“Табигать-тиңсез хәзинә”
материал по окружающему миру (подготовительная группа) на тему
Предварительный просмотр:
Яр Чаллы Муниципаль берәмлеге башкарма комитетының мәктәпкәчә белем бирү идарәсе “Нурчәчәк” исемендәге №23 балалар бакчасы
Мәктәпкә әзерлек төркемендә уздырылган экологик кичә.”
Тема: “Табигать-тиңсез хәзинә.”
Үткәрде: .
тәрбияче Волочай А.З.
эш стажы 3ел
Яр Чалы шәһәре
2014
Зал урман аланына охшатып бизәлә, ”аланга” балалар утырышкан.Берничә кыз һәм малай,зур-зур чәчәк бәйләмнәре тотып, залга керә һәм зал уртасын-да туктап кала.
Әдилә. Инде шактый җир үттек, арыдык, әйдәгез утырыйк, ял итик.
Айсылу.Чәчәкләрне чирәмгә куегыз, нигә басып торасыз?Утырыгыз.Бигрәк күп чәчәкләр җыйдык.Өйгә алып кайтып җиткерә алырбызмы икән без бу чәчәкләрне?
Марат.Әйе, өебез бик ерак шул, чәчәкләрнең яртысын калдырмыйча да булмас.
(Менә аланда Илназ күренә,тиз генә агач янына барып ,аның ботагын сындыра һәм шуның белән куакларга суккалый башлый.Шулчак кошчык булып киенгән бала,куак артыннан күтәрелеп,”очып” китә).
Айсылу.Илназ, нишлисең син, әнә кошчыкны куркыттың бит.Әкрен генә йөрсәң ни була?
Илназ.Аларның әле йомыркалары да бардыр.Әйдә карыйбыз.
(Балалар йөгереп куак янына киләләр, яфракларын аралап, оя эзлиләр).
Марат.Әнә ул оя!Таптым,таптым!
Әдилә. Кагылма ояга,Марат.
Марат.Ничек инде кагылма?Әнә йомыркалары нинди кечкенә, матур.Хәзер мин аларны алам.(Кулын суза).
Тавыш ишетелә.Кем әле анда кош оясын туздырырга җыена? Күпме чәчәкләрне әрәм иттегез,агачларны сындыргансыз.
Марат.Чү!Кем тавышы соң бу?(Барысы да,куркып ,артка чигенә.Ә имән агачы артыннан “Урман хуҗасы” чыга).
Урман хуҗасы. Бу мин, табигать сакчысы - Урман хуҗасы.Явызлардан,усаллардан табигатьне саклыйм.Шулай ук гөмбә,җиләк һәм чикләвекләрне дә.Бу урманда барлык табигать хәзинәләренә мин хуҗа.Әгәр хәзер таягымны селкеп җибәрәм икән,сез өегезгә юлны бөтенләй тапмассыз.Аңладыгызмы?
Балалар.Урман хуҗасы, кичер безне!Без бүтән беркайчан да алай эшләмәбез.
Урман хуҗасы.Бу юлга гафу итәм, тик бер шартым бар, шартымны үтәрсезме?
Балалар.Үтәрбез, бабакай. Шартыңны әйт.
Урман хуҗасы.Шартым шундый.Әнә теге агачлыкны күрәсезме?
Балалар.Күрәбез,күрәбез.
Урман хуҗасы.Шул агачлык артында лагерь бар.Анда быел балалар ял итәләр,ә алар - табигатьнең чын дуслары. Урманны чүп-чардан арындыралар, кош оялары ясыйлар. “Зәңгәр күл” тирәсен чистартып,үзләренә су коену урыны да ясадылар. Ә менә бүген “Табигать-тиңсез хәзинә”дигән темага кичә уздыралар.Концерт куялар. Алар сезне дә чын табигать сакчылары булырга өйрәтерләр.Минем белән шунда барырсыз.
Балалар.Без риза,риза.Хәзер үк шунда барырбыз.(“Урман хуҗасы” белән балалар залны әйләнеп чыгалар һәм “лагерьда ял итүчеләр” янына килеп туктыйлар.)
Урман хуҗасы.Исәнмесез,балалар!
Балалар.Исәнмесез.
Урман хуҗасы.Менә сезгә кунаклар да алып килдем.
1 бала.Күптән көтәбез сине,Урман хуҗасы.Хәзер концертны башлыйбыз. Рәхим итеп утырыгыз.
И күңелле җәй көнендә-
Табигать кочагында
Менә шуны истә тоту
Кирәктер шул чагында.
Агачларны сындырмагыз,
Кош оясын ватмагыз,
Суларны да пычратмагыз,
Пыяла,чүп атмагыз.
Эссе чакта,коры чакта
Урманда ут якмагыз.
Барысы бергә.Табигать- ул безнең әни,табигатьне яклагыз!
(Урман хуҗасы белән килгән нәниләр оялып башларын аска ияләр)
А.б. Ә хәзер безнең Альбина туган ягыбыз табигатенә багышланган “Шушы яктан,шушы туфрактан без” дигән җыр башкара.
А.б.Һәркем өчен үзенең торган җире,туган ягы бик тә кадерле.Чөнки бөтен нәрсә туган җирдән, балачактан башлана. Шуңа күрә дә кечкенәдән үк табигатьне яратырга, сакларга өйрәнергә кирәк.Ә хәзер мин сезгә урманда булган бер хәл турында сөйлим.
Бара поши бик сак атлап,
Бәлки сизәдер җаны-
Агач арасында качып
Сагалый мылтык аны.
Карурманны кинәт кенә
Гөрселдәү чорнап алды,
Поши алга ыргылды да
Шапылдап җиргә ауды.
Ничә еллар...
Һич онытмыйм
Шушы авыр мизгелне
Ничек кенә аклансам да
Юк, кичермим үземне.
Ята күк поши һаман да
Агачлар арасында.
Калган күк үпкә сүзләре
Күзләре алмасында.
Синең мондый битарафлык
Хәят белән дуслыкмы?
Күрдең, нигә кисәтмәдең
Яшеренгән мылтыкны?(Ә.Габиди)
Менә шундый гомер буе үкенерлек хәлләр дә була бу дөньда.Дөрес,әлегә безнең урманнарыбыз бик бай.Әйдәгез,әле хәзер Айсылуның ничек итеп дәү әнисенә җиләк җыюы турында җыр тыңлап китик.
Дәү әнигә бүләккә.
1. Җиләк җыям чиләккә
Дәү әнигә бүләккә
Ул бүләккә шатланыр,
Мине тагын яратыр.
Куш.Бүләккә,бүләккә
Җиләк җыям чиләккә.
Бүләккә,бүләккә
Җиләк җыям чиләккә.
2. Йөгерә-йөгерә мин җыям,
Чиләккә салып куям.
Чиләгем тиздән тулыр,
Дәү әнием шат булыр.
Кушымта.
А.б.Әйе,балалар,урманның матурлыгы –искиткеч. Нинди генә тәмле җи-ләкләр пешми анда.төрледән-төрле гөмбәләрен әйтеп тә торасы юк.Әле бит ул үзенең дару үләннәре белән күпме авыруларны да дәвалый?! (Башларына төрле чәчәк битлекләре кигән балалар чыга,алар ярым түгәрәк булып басалар).
Гөлҗимеш (Г.Лилия). Әрәмәдә үсәм мин
Җимеш тә мин,
Гөл дә мин.
Витаминның оясы-
Барасы да җыясы.
Каен. Өстемдәге ак күлмәгем ак кына.
(Ләйсән) Кара парча бизәге бар,вак кына.
Челтәр шәлемне җилпим мин сак кына.
Миннән такта яралар,дарулар да алалар.
Җыр. Ак каен.
Кычыткан.Шат булырсыз һәрвакыт ашасагыз кычыткан
(Альбина) Витамин ул-кычыткан,авырмассыз һичкайчан.
Тузганак.”Тузганак” дип әйтсәләр дә тузгыганым юк бер дә.
(Нәргизә) Алтын сыман чәчәк атып утырам балкып җирдә.
Яратам мин таң нурын...Дару минем тамырым.
Шикәрем дә җитәрлек,чәй ясасаң кыздырып,
Тәме исең китәрлек.
Балан. Суымны эч авырсаң;йөткерсәң я карлыксаң-
(Рәфия) Шәп дару юк моннан да.
Дару ясыйлар минем
Хәттә кабыгымнан да.
“Су кызы” киеменнән бер кыз керә,ул авыр ыңгыраша,уфылдый.
Су кызы.Уф...Уф...үләм бугай.
А.б.Кем син,чибәр кыз.Нигә уфылдыйсың?Ни булды,сөйлә тизрәк. Су кызы.Минме сезгә хезмәт итмәдем,кешеләр? Мин сулыш бирдем,сусавыгызны бастым, Юдым сезне,тазарттым, Назладым сезне ,хушландырдым, Инде хәзер Су була торып, Үзем пычрандым,шакшыландым,тәмам агуландым. Мин –су, Су-кранып яшим. Су-садым чисталыкка- Ничек чистарыныйм? Мин –су,тончыгам, Су-лы-шым кысыла. Су-кыр булмасагыз,коткарыгыз! (“Су кызы” егыла).
А.б.Чынлап та,балалар,суны тизрәк коткарырга кирәк.күрәсезме,аңа әллә ниләр ябышып беткән.Менә агу савыты,бусы иске күгәргән чиләк.Чери башлаган агач кисәкләре,хәттә бер кисәк сабын да бар. (Берничә бала суны чүп-чардан чистарталар).
Су кызы.(җиңел сулар куя,торып баса).Рәхмәт сезгә!Мине шакшыдан чистарттыгыз.Менә хәзер суымны эчәргә дә ярый инде.
А.б. Су кызы,син утырып ял ит.Ә хәзер Айсылу сиңа Р.Бәшәрнең “Сандугачлы ак инеш”дигән шигырен сөйләр.
Исәнме,Ак инеш!Аптырап калдың мәллә.
Бу,дип,нинди кунаклар?
Ярыңа утыртырга
Алып килдек куаклар.
Юкса тирә ягыңда
Агачлар бетеп бара,
Сулыклар кибеп бара
Казларың бөтенләйгә
Очып китсә нишләрсең?
Балыкларың диңгезгә
Качып китсә нишләрсең?
Сандугачлар кунарга
Яшел талың калмаса.
Керәшәле ярларга
Ак дулкының какмаса.
Син дә кибеп бетәрсең,
Кешегә үпкәләрсең.
Ә син агарга тиеш,
Ә син чабарга тиеш,
Сабантуйлар каршына
Бары тик ап-ак килеш,
Сандугачлы Ак инеш.
А.б.Шулай, балалар, суны, җирне, һаваны пычратмаска, аларның кадерен белергә кирәк.
Су кызы.Әйе суны пычрату-бик тә зарарлы.Агулы,пычрак суны эчеп,кеше үзе дә авырый башлый.Су үлсә,кеше үзе дә,бар тереклек тә үләргә мөмкин.
А.б.Балалар хәзер “Болын” дигән шигырьне сөйләрләр.
Рәфия Авылның ике башында
Ямь-яшел болын иде.
Мин анда һич гамь белмәүче
Бер иркә колын идем.
Яз җиттеме шул болында
Тургайлар җырлый иде.
Җанны иркәләүче моңнар,
Көн буе тынмый иде.
Төнбоеклы тугаенда
Аккоштай йөзә идек,
Уха ашыйсы килгәндә,
Балык та сөзә идек.
Гөлнур.Ул болынны тракторлар
Ертып үткәннәр инде.
Балачагым эзен алар
Күмеп киткәннәр инде.
Тигәнәк,шайтан таягы
Болынны баскан инде,
Күзеңнең явын алырлык
Ямьнәре качкан инде.
Тургайлар да килми хәзер
Җыр сузарга бирегә,
Яргаланган туфракны
Кояш кына көйдерә.
Нигә шулай табигатнең
Ямен тетәбез икән?
Кызыл китапка үзебез
Килеп кермәбез микән?!
А.б. Табигатьне кадерләп,саклап тормасаң,ул бозыла ямен югалта.Менә без-нең балалар шул урманда ял итәләр.Бер үк вакытта файдалы эш тә башкара-лар.Әйдәгез әле,уңган балаларыбызны мактап,бер җырлап,биеп алыйк. (Үзгәртелгән “Кәрия-Зәкәрия” җыры башкарыла).
1. Илназ яшелчәләр үстерә,Илназ яшелчәләр үстерә.
Вакытында суын сибеп,помидорын пешерә.
Куш.Кәрия-Зәкәрия коммая,
Кәри комма, Зәкәрия, Зәкәрия коммая.
2. Марат яшелчәләр үстерә,Марат яшелчәләр үстерә.
Вакытында чүбен утап,кыярын да үстерә.
Кушымта.
3. Лилия чәчәкләрне үстерә, Лилия чәчәкләрне үстерә.
Вакытында сулар сибеп,матур гөлләр үстерә.
Кушымта.
4. Айнур-бик тырыш малай, Айнур-бик тырыш малай.
Аның эшләве яхшы,аннан үрнәк алыгыз.
Кушымта.
А.б.Җиребез,суыбыз,һавабыз да безнең яхшы эшләребезгә яхшылык белән җавап кайтаралар.Агачларда тәмле җимешләр пешә,түтәлләрдә төрле яшелчәләр,кырларда мул игеннәр,болын һәм урманнарда хуш исле чәчәкләр үсә.Без аларга карап сокланабыз.Ә кызларыбыз исә кайчак ул чәчәкләрдән такыяләр үреп башларына кияләр.Хәзер без дә “Такыя үрәм” дигән уен уйнарбыз.(Башларына чәчәк рәсемнәре кигән балалар зур түгәрәк ясап басалар,алып баручы уртада кала.Ул җырлый).
Мин йөрим болында,
Чәчәкләр күп монда.
Чәчәкләр җыям,такыя үрәм.
(Алдан балаларның һәрберсенә чәчәк исеме кушылган була).
А.б. Тукранбаш-бал кисмәге икәнлеген белегез
Хуш исләрен сибеп торыр,такыя итеп үрегез.
(Тукранбаш чәчәге уртага чыга.Алып баручы белән тукранбаш чәчәге икесе ике якка йөгереп китәләр,буш урынны алырга торышалар.Кем урынсыз кала, шул уенны дәвам иттерә.Чәчәк чакыру сүзләре).
Елан күзе.Елан күзе, Елан күзе,исеме бик сәер үзе.
Исеме сәер булса да,гаҗәеп матур үзе.
Ромашка.Сары күзле,ак керфекле ромашка да бар әле.
Такыя бик матур булыр,кочагыңа ал әле.
Миләүшә.Аллы-гөлле миләүшә безнең белән сөйләшә.
-Мине онытып калдырма,такыя үр,- дип дәшә.
А.б.Күрдегезме инде,уенда катнашкан чәчәкләребез матур итеп җырлый да,бии дә беләләр.Шулай итеп,концертны тәмамлар вакыт та җитте.
Урман хуҗасы.Ничек соң,бәләкәчләрем,бу уңган балаларның концерты сезгә ошадымы соң?
Балалар.Бик тә ошады.
Илназ.Мин дә үз ялгышымны аңладым.Чынлап та,әгәр мин теге чикләвек агачын сындырмасам,киләсе елда аның чикләвеге тагын да күп булыр иде.
Әдилә. Без дә чәчәкләрне алай күп итеп җыймабыз.Өйгә алып кайту өчен берничәсен сак кына өзәрбез.
Марат.Хәзер без дә сезгә шигырьләр сөйләп күрсәтәбез.
Туган ил күгендә йодызлар тоныкланса бер көн,нишләрмен?
Мин үскәч корыса соңгы тал,серемне кемнәргә сөйләрмен?
Илназ.Сандугачлар бизсә бакчамнан,ят күрсә җиремне торналар,
Нишләрмен,кипсәләр күлләрем,корыса күкеле урманнар.
Айсылу.Тургайлар очмаса биектә,тозланса саф сулы чишмәләр,
Саекса илемдә елгалар,киләчәк буыннар нишләрләр?
Әдилә. Саф җилләр сыйпасын чәчемнән,
Саф һавасы аллатсын битемне,
Юлымда чирәмнәр үссеннәр,
Бергә. Кешеләр саклагыз җиремне!
Урман хуҗасы.Минем дә сезгә әйтер сүзем бар (Ф.Яруллинның «Рәнҗемәсен» шигырен сөйли).
Җыр.”Чишмәләр иле” .
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
занятие по теме "Без табигать балалары"
Конспект посвящен о поведении детей на лоне природы...
"Табигать-тиңсез хәзинә" итоговая деятельность по экологическому воспитанию детей в подготовительной группе
Экологическая деятельность на татарском языке для детей подготовительного возроста ДОУ. Песни, стихи, игры о природе. ...
Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе.
Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе....
Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе.
Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе....
"Без табигать дуслары" (экологик кичә)
Максат:1. Балаларда туган якның, төбәкнең, табигатенең гүзәллеге, аның байлыгы белән таныштыру, кызыксыну уяту, аңа мәхәббәт тәрбияләү.2. Үзебезнең төбәктә үскән файдалы чәчәк, үләннәрне, агач - куакл...
"Табигать һәм сәламәтлек"
Табигать һәм сәламәтлекнең бер-берсенә йогынтысын аңлату; балаларда сәламәтлекләренә карата кызыксыну тәрбияләү; сәламәтлекне кайгыртырга өйрәтү, табигатькә сакчыл караш булдыру....
Занятие:"Әйдәгез урманга һәм кырга - табигать китабын укырга.”
Занятие по обучению родному языку+слайды к нему...