“Кышкы табигать”
методическая разработка по окружающему миру (старшая группа) по теме
Зурлар төркеме балалары белән үткәрелгән эшчәнлекнең план - конспекты
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kyshky_tabigat.docx | 16.4 КБ |
Предварительный просмотр:
МКУ «Балтач муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге”
Зурлар төркеме балалары белән үткәрелгән
эшчәнлекнең план - конспекты
Тема: “Кышкы табигать”
Гилязутдинова И.В.
МБМББУ “Балтач 2 нче номерлы балалар
бакчасы”ның 1 нче квалификацион
категорияле тәрбияче
2013 – 2014 уку елы
Тема: “Кышкы табигать”
Эшчәнлек тере: танып белү
Максат: Балаларда экологик культура башлангычлары тәрбияләү.
Бурычлар: Балаларның кыш, аның үзенчәлекләре турында белемнәрен ныгыту;
Җил, буран, тавыш, җәнлекләрнең хәрәкәтләрен күрә Һәм ишетә белү сәләтләрен үстерү;
Бирелгән алгоритм буенча хикәя тезергә өйрәтү
Җиһазлау:Конверт, картиналар, хат, схема – сызым, альбом бите, карандашлар
Алдан эшләнгән эш: Әңгәмә, рәсемнәр карау, шигырьләр, җырлар өйрәнү, күзәтүләр
Эшчәнлекнең барышы:
Оештыру өлеше:
Уен “Зирәк булсаң, әйт тизрәк” (балаларга сораулар бирелә, алар җавап табалар. Мәсәлән, урамда кайсы вакыт? Кыш ничә айдан тора?һ.б.)
Төп өлеше:
Ишек шакыйлар. Хат бирәләр. Тәрбияче конвертны алып хатны укый.
“Исәнмесез минем нәни дусларым!
Сезгә хатны Белмәмеш яза. Миңа сезнең турында Карлсон сөйләде.Мин сезнең табышмаклар яратканыгызны беләм. Сезгә 3 табышмак җибәрәм.
1 нче табышмак :
Минем белән булган хәлне сөйлисем килә.
Кыш көне авылда булганым юк, шуңа күрә җәйге авылымны танымадым.Чирәм, чәчәкләр, агачлар ялангач, бар җирдә дә – кар. Мин аптырадым.Җиләк, гөмбә җыйган урманга чаптым. Урманда тып – тын. Балыкларның уйнаганнарын, бакаларның сикергәннәрен, кешеләрнең коенганнарын карарга елгага киттем. Барсам – елга юк. Бар җир ап-ак. Мин шаккаттым.Балалар, миңа нәрсә булганын аңлатып бирегез әле?
(Тәрбияче әңгәмә алып бара).
- Кыш көне чәчәкләр, чирәм, агачлар кайда?
- Ни өчен кошлар сайрамый?
- Кая качты елга?( Балалар җавабы).
Тәрбияче: Балалар, ә сезнең кышкы урманга барасыгыз киләме?
(Балалар җавабы)
Тәрбияче: Нәрсә белән барырбыз икән?
Балалар: Поезд, самолет, чана
Тәрбияче:Әйдәгез, без бүген чаңгыда барыйк. Җылырак киеник, чаңгыларга басыйк (имитация). Кузгалыйк (балалар урманга китәләр).Менә аланлыкта күренә. Бераз ял итеп алыйк. Чаңгыларны салып куегыз.
(Экранда слайд – урман күренеше).(Балаларның игьтибарларын экранга юнәлтү).
Сезнең белән урман көен тыңлап китик әле.(Аудиоязмада буран, бүре улавы, ботак тавышлары...)
- Сез нәрсә тавышлары ишеттегез?
- Ни өчен аю күренми?
- Ни өчен кошлар җырламыйлар? Һ.б.( Балаларның җавапларын тыңлау)
(Урман буенча йөрү).
2 нче табышмак:
Әйдәгез, карыйк әле, безгә Белмәмеш тагын нәрсә җибәргән? (Тәрбияче схема – сызым ала.Балалар схема буенча конвертларны табалар.Конвертта – биремнәр белән картиналар.)
- Бу кайчан була?
- Нәрсә артык?
- Җәнлекне койрыгы буенча тап
- Экологик пирамида
- Кем кайда яши?
3 нче табышмакны карыйк. Алгоритм мисалын чишү өчен карта.
(Балалар кәүсәсе, яфраклары, ылыслары буенча агачны табалар һәм атыйлар).
Тәрбияче: Балалар, безгә кайтырга да вакыт җитте.Чаңгыларны киегез. Юлга кузгалыйк.(Имитация).Менә бүлмәбезгә кайтып та җиттек.
Балалар, әйдәгез, Белмәмешкә рәсем ясап җибәрик әле.Рәсемне әйтелгән хикәя буенча ясыйк.
- Кыш көне кояш чыга, ләкин җылытмый.
- Кар ява.
- Урманда агачлар ялангач, үзенең өендә тиен, агач астында аю йоклый.
Без бу рәсемнәрне Белмәмешкә хатка салып җибәрербез.
Йомгаклау:
- Балалар, сезгә бүген эшчәнлек ошадымы?
- Нәрсә күбрәк ошады?
- Кайсы бирем авыррырак бирелде?
- Белмәмешнең барлык табышмакларын да чиштек.
Белмәмешкә күпме рәсем ясадык, аны куандырдык!
- Рәхмәт сезгә, балалар!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
занятие по теме "Без табигать балалары"
Конспект посвящен о поведении детей на лоне природы...
"Табигать-тиңсез хәзинә" итоговая деятельность по экологическому воспитанию детей в подготовительной группе
Экологическая деятельность на татарском языке для детей подготовительного возроста ДОУ. Песни, стихи, игры о природе. ...
Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе.
Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе....
Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе.
Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе....
"Без табигать дуслары" (экологик кичә)
Максат:1. Балаларда туган якның, төбәкнең, табигатенең гүзәллеге, аның байлыгы белән таныштыру, кызыксыну уяту, аңа мәхәббәт тәрбияләү.2. Үзебезнең төбәктә үскән файдалы чәчәк, үләннәрне, агач - куакл...
"Табигать һәм сәламәтлек"
Табигать һәм сәламәтлекнең бер-берсенә йогынтысын аңлату; балаларда сәламәтлекләренә карата кызыксыну тәрбияләү; сәламәтлекне кайгыртырга өйрәтү, табигатькә сакчыл караш булдыру....
Занятие:"Әйдәгез урманга һәм кырга - табигать китабын укырга.”
Занятие по обучению родному языку+слайды к нему...