Суган утырту проекты.
проект по окружающему миру (средняя группа) по теме
“Суган утырту.”
Проектның этаплары:
- Проектның максатын кую, проблеманы билгеләү.
- Проектның план-схемасын төзү.
- Кирәкле материаллар туплау.
- Проект белән эшләү.
- Нәтиҗә ясау, презентация үткәрү.
Проектның максаты:
- Яшелчә (суган) белән тирәннәнрәк таныштыру.
- Безнең бакчаларда үсүче яшелчәләрне аерырга өйрәтү.
- Яшелчәләр турында табышмаклар, шигырьләр, җырлар, өйрәтү, әкиятләр уку.
- Караган, өйрәнгән яшелчәләрне рәсемнәргә төшерү,пластилиннар белән әвәләү.
- Балаларны күзәткән әйберләре буенча фикер йөртә белергә, чагыштыра белергә өйрәтү, күзаллауларын, иҗади фикерләү сәләтен үстерү.
План-схема
№ |
| Эшнең эчтәлеге |
1 | Февраль | Үсемлекләргә савыт, туфрак әзерләү.Суган, борчак, су әзерләп кую, утырту. |
Утырткан үсемлекләрне күзәтү, су сибү. | ||
| ||
2
| Март | Утырткан үсемлекләрне күзәтү, су сибү. Чагыштыра, аера белү. Шигырьләр, табышмаклар өйрәнү. Әкиятләр карау. |
3 | Апрель
Май | Бакча яны участогында да,өйләрендә дә үстергән яшелчәләрне күзәтү. |
Тәҗрибә үткәрү: “Суган утырту”
Бурычлар:
1. Балаларда суган үстерү теләге тудыру, хезмәткә хөрмәт тәрбияләү.
2. Балаларда логик фикер йөртү күнекмәләре үстерү.
3. Суганның файдалы яшелчә икәне турында төшенчә бирү, суган үстерү турында белемнәрне тулыландыру.
Сүзлек: Җылылык, яктылык, итләч, йомры.
Җиһазлар: туфрак, тартма, утырту өчен суганчалар, сулы лейка, тартмада һәм түтәлдә үскән суган рәсемнәре.
Эшчәнлек барышы:
1. Рәсемнәр карау ( түтәлдә һәм тартмада үскән суган рәсемнәре.)
- Бу рәсемнәргә карап, сез нәрсә әйтә аласыз?
- Яшелчәләрне түтәл ясап кайсы вакытта утырталар?
- Тартмада суган утыртуның нинди уңай ягы бар?
- Суган үсен өчен нәрсәләр кирәк? ( яктылык, җылылык, су )
2. “ Табышмак әйтәм – җавабын тап ”
А) Кечкенә генә йорт, эче тулы корт. (кыяр)
Б) Өсте яшел, асты кызыл, җирдә үсә. Ул нәрсә? (кишер)
В) Кат-кат тунлы, карыш буйлы. (кәбестә)
Г) Җир астында җиз бүкән, ул ни икән? (бәрәңге)
Д) Туп түгел – түгәрәк, тычкан түгел койрыклы. (чөгендер)
Е) Итләч, йомры, яшелен, өзеп алдым, яшердем.
Гаҗәпләндем бераздан – кояшсыз да кызарган .( помидор)
Ж) Үскәндә яфрагын ашыйлар,
Үсеп җиткәч, үзен ашыйлар. (суган)
. Үстерешле диалог. ( суган үзенчәлекләрен әйтү)
- Ул нинди формада? - Нинди төстә?
- Катымы, йомшакмы? - Тәме нинди?
- Суган ни өчен кирәк? - Суганның файдасы нинди?
- Суганнан нинди ризыклар пешереп була?
4.Суган утырту. Балалар белән бергәләп суган утырту. Суган утырту тәртибен сөйләмдә ныгыту.
5. Сузле – хәрәкәтле уен: “Аш пешерү .”
Ярдәм көтеп тормыйбыз,
Яшелчәләр турыйбыз,
Чиста итеп юабыз,
Бераз кишер кырабыз,
Ваклап суган турыйбыз.
Тозлап майлап алабыз.
Яхшылап болгатабыз,
Бигрәк тәмле ашагыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Суган һәм борчак белән танышу, аларны чагыштыру
Яшелчә (суган) һәм кузаклылар семьясы (борчак) белән тирәннәнрәк танышу. Безнең бакчаларда һәм басуларда үсүче үсемлек, яшелчәләрне аерырга өйрәтү....
“ Яшелчә бакчасында кабак , ташкабак һәм патиссон утырту. “
Балаларга яшелчәләрнең орлыклардан үсүен аңлату ; орлыкларын аерырга өйрәтү ( барлык орлыкларда яссы , овал формасында , төсләре һәм зурлыклары буенча аерымлыклары бар . ) Чәчү алымнары белән таныштыр...
Социально-коммуникативное развитие младших дошкольников в рамках реализации ФГОС. Долгосрочный проект «Дорожная грамота». Паспорт проекта. Тип проекта- практико-ориентированный, коллективный. Вид проекта - долгосрочный, сентябрь 2018 года - май 2019 года
Актуальность проекта.Ежедневно в дорожно-транспортных происшествиях получают травмы, и гибнет много людей. Дошкольники составляют четвертую часть от общего числа пострадавших в ДТП дете...
Проект "Спортивная зима" Спортивно-познавательный проект «Спортивная зима» Цель проекта: Расширение представлений детей о зимних видах спорта. Задачи проекта: - создавать условия для сознательного изучения детьми здорового образа жизни; • ознакомление с
Спортивно-познавательный проект «Спортивная зима» Цель проекта: Расширение представлений детей о зимних видах спорта. Задачи проекта: - создавать условия для сознательного изучения детьми здоро...
Паспорт проекта «Пчёлкин огород». Тип проекта : среднесрочный, исследовательский. Участники проекта : дети, воспитатели, родители воспитанников. Возраст детей: 6 – 7 лет. Цель проекта: Создание условий в группе и на участке для развития познавательного и
Задачи проекта:Расширять знания детей и представления о культурных растениях и цветах (их строении и полезных свойствах овощей).Знакомить детей с особенностями выращивания цветов и культурных ра...
МАДОУЦРР д/c «Теремок» Проект «Волшебница вода» " в средней группе «Почемучки» Воспитатель: Ганшу О.А.. 2022г. Проект: краткосрочный (с1.02 -20.02.22) Тип проекта: познавательно – исследовательский. Участники проекта: дети средней группы, воспитат
Проблема: Отсутствие у детей представлений о значении воды в жизни всего живого на земле.Актуальность проекта: Экологическое воспитание, как никогда, является одной из актуальнейших проблем...
Проект в подготовительной группе на тему: «Зимующие птицы» Вид проекта: познавательно-исследовательский, информационно-творческий. Продолжительность проекта: краткосрочный (1 неделя. С 19.12.2022 – 23.12.2022) Авторы проекта: воспитатель Анисимова
Проект в подготовительной группе на тему:«Зимующие птицы»Вид проекта: познавательно-исследовательский, информационно-творческий. Продолжительность проекта: краткосрочны...