Суган һәм борчак белән танышу, аларны чагыштыру
творческая работа учащихся по окружающему миру (младшая группа) по теме

Гайфуллина Альмира Шагидуловна

Яшелчә (суган) һәм кузаклылар семьясы (борчак) белән тирәннәнрәк танышу. Безнең бакчаларда һәм басуларда үсүче үсемлек, яшелчәләрне аерырга өйрәтү. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt_sugan_usteru.docx778.24 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе «Янил авылы балалар бакчасы»

Проектның этаплары:

  1. Проектның максатын кую, проблеманы билгеләү.
  2. Проектның план-схемасын төзү.
  3. Кирәкле материаллар туплау.
  4. Проект белән эшләү.
  5. Нәтиҗә ясау, презентация үткәрү.

Проектның максаты

  1. Яшелчә (суган) һәм кузаклылар семьясы (борчак) белән тирәннәнрәк таныштыру.
  2. Безнең бакчаларда һәм басуларда үсүче үсемлек, яшелчәләрне аерырга өйрәтү.
  3. Яшелчәләр турында табышмаклар, шигырьләр, җырлар, өйрәтү, әкиятләр уку.
  4. Караган, өйрәнгән яшелчәләрне рәсемнәргә төшерү,пластилиннар белән әвәләү.
  5. Балаларны күзәткән әйберләре буенча фикер йөртә белергә, чагыштыра белергә өйрәтү, күзаллауларын, иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

План-схема

Эшнең эчтәлеге

1

Февраль

Үсемлекләргә савыт, туфрак әзерләү.Суган, борчак, су әзерләп кую, утырту.

Утырткан үсемлекләрне күзәтү, су сибү.

2

Март

Утырткан үсемлекләрне күзәтү, су сибү. Чагыштыра, аера белү. Шигырьләр, табышмаклар өйрәнү. Әкиятләр карау.

3

Апрель

“Без яшелчәләр яратабыз, сәламәт булабыз” дигән балалар иртәсе уздыру. Презентация карау.

Доклад

 “Сабырлык  һәм тырышлык белән алынган белем , хәтер белән бирелгән белемгә караганда артыграк”. Л.Н.Толстой.

Әйләнә-тирә белән аралашу һәм аның белән элемтәгә керү, яңадан- яңа максатлар куеп аларга ирешу кешенең иң яхшы сыйфатлары. Бала тууының беренче көненнән алып үзен әйләндереп алган дөньяны ача һәм  өйрәнә.

Кытай халык мәкале болай ди: “Сөйлә - мин онытырмын, күрсәт - мин истә калдырырмын, үземә эшләтсәң - мин аңлармын ди.” Балаларда мәкальдәгечә үзләре күргән, ишеткән һәм тотып караган әйберләрне генә исләрендә калдыралар. Шуңа күрә, безнең күзәтү эшчәнлеге балалар бакчасында бик ныклы урын алып тора. Ул балалар өчен дә, олылар өчен дә бик кызык һәм мавыктыргыч күренеш.

Беркем өчендә сер түгел, мәктәпкәчә яшьтәге балалар үзләренең табигатьләре белән үк эзләнүчеләр. Яңа кичерешләргә омтылу, экспериментларга омтылу, яңа мәгълуматлар эзләү балаларның уз – узләрен тотышының гадәти күренеше. Эзләү, ачу, өйрәнү, табу ул танылмаган, тикшерелмәгән дөньяга таба бер адым. Матурлыкны куреп, һәм матурлык турында ишетеп торган кеше үзе дә гел матурлыкка омтыла. Шуңа күрә без балаларны бары тик матурлык белән генә чорнап алырга тиеш.

Проект эшләү вакытында ул (бала) яңадан- яңа белемнәргә омтыла,  ижади сәләтләрен ача, һәм үз чиратында  мөстәкыль үсеш юлына баса. Проект методының төп үзенчәлеге шунда , аның асылында баланың иҗади эшчәнлеге , тикшеренү эше ята. Бала иҗади фикерләргә, нинди дә булса проблеманы чишәргә, уйланырга, төрлечә фикер йөртеп карарга тиеш. Мәсәлән, бала нәрсә дә булса ясарга теләде дә, карандаш алып , бу хыялын тормышка ашырды, ди. Бу әле проект эшчәнлеге була алмый. Бала эшли башлаганчы төрлечә план корырга, ничек эшләсәң ничегрәк килеп чыгасын уйларга, күз алдына китерә белергә, алар арасыннын иң отышлысын сайлап алып ахыргы максатына ирешергә тиеш.Билгеле , күп вакытта баланың күзаллавы аның техник мөмкинлекләреннән калышырга мөмкин. Шуңа күрә бергәләшеп эшләргә, ярдәмгә әти-әниләрне дә тартырга мөмкин. Проект эшчәнлегенең икенче үзенчәлеге- аның мотивы булуда. Бу гади кызыксыну гына түгел, ә бәлки ахыргы ахыргы нәтиҗәнең кирәклеген тоюда чагыла. Без моны нәрсә өчен эшлибез, бу нәрсәгә кирәк дигән сорау куелырга тиеш һәм һәр катнашучы ахыргы нәтиҗәнең уңышы өчен тырышырга тиеш. Проект эшчәнлегенең өченче аермалы ягы – ул эшчәнлек кемгә дә булса тәкъдим ителергә тиеш. Проект эшчәнлеге дөрес оештырганда ул баланың иҗади фикерләвен үстерүдә ярдәм итә, күзалларга , план төзеп эшләргә,чагыштыра, нәтиҗә ясый белергә өйрәтә. Балалар бакчасы шартларында проектның түбәндәге төрләрен кулланып була:

  1. Иҗади- тикшеренү эшчәнлеге: балалар нинди дә булса тәҗрибә ясыйлар,нәтиҗәләрен үзләрен фотога төшереп стенгазета яки албомнар ясарга мөмкин, яисә кечкенә генә балалар иртәсе уздырып аласың. Мәсәлән : “Без яшелчәләр яратабыз, сәламәт булабыз .” һ.б.

  1. Сюжетлы иҗади уеннар: Бу проект иҗади уен элементлары белән алып барыла. Балалар әкият персоналлары сүрәтенә кереп үзләренең алдына куелган проблемаларын чишәләр.

  1. Магълүмати –практик  юнәлештәге эшчәнлек: Балалар нинди дә булса күренеш, предмет турында  төрле чыганаклардан үзләренә кирәкле белемнәр туплыйлар. Һәм аларны социаль кызыксынучанлыкларына карап торымышка ашыралар.

  1. Иҗади: кагыйдә буларак аларда өлешләргә буленгән структура , һәм                                     катнашучыларның  бергә эшләнелгән нәтиҗә балалар бәйрәме рәвешендә оештырыла, яки газета һәм альбомнар рәвешендә күрсәтелә.

Проектның этаплары булып түбәндәгеләр тора:

  1. Проектның максатын кую, проблеманы билгеләү.
  2. Проектның план-схемасын төзү.
  3. Кирәкле материаллар туплау.
  4. Проект белән эшләү.
  5. Нәтиҗә ясау, презентация үткәрү.

Узган уку елында без үзебезнең Янил балалар бакчасында кечкенәләр төркеме белән “Без витамин үстердек” дигән проект өстендә эшләдек. Без аны өч айга төзедек .Балалар белән февраль аенда суган белән борчак утыртып күзәтү эшләрен башладык. Бу эш балаларда бик уызыксыну уятты , чөнки алар барсы да үзләре, үз куллары белән тотып эшләделәр, утырттылар , су сиптеләр, чүпләрен чүпләделәр һ.б. Яшелчәләрнең ничек тишелеп чыкканнарын , үсү дәверендә нинди үзгәгешләр булганын, бер-берсенә ошаганмы юкмы шуларны чагыштырдылар.Шул нәтиҗәләрдән чыгып өч айга план –схема төзелде, түбәндәге максатлар билгеләнде.

  1. Яшелчә (суган) һәм кузаклылар семьясы (борчак) белән тирәннән     таныштыру.
  1. Безнең бакчаларда һәм басуларда үсүче үсемлек, яшелчәләрне аерырга өйрәтү.
  2. Яшелчәләр турында табышмаклар, шигырьләр, җырлар, өйрәтү, әкиятләр уку.
  3. Караган, өйрәнгән яшелчәләрне рәсемнәргә төшерү,пластилиннар белән әвәләү.
  4. Балаларны күзәткән әйберләре буенча фикер йөртә белергә, чагыштыра белергә өйрәтү, күзаллауларын, иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

Бу проектны тормышка ашыру өчен күрсәтмә материаллар (альбом, картиналар, дидактик материаллар),кулланма материаллар (балчык , савытлар) ,күзәтү көндәлеге булдырылды. Проект эшчәнлеге белән ата-аналарны да таныштырдык , ата-аналар җыелышында аларга үзебезнең максатыбыз турында аңлаттык . Алар үзләренең уңай карашларын һәм безнең белән берлектә эш алып барырга ризалыкларын белдерделәр. Бу проект өч айга дип исәпләнелде, план-схема  төзедек . Балаларга  шөгыль вакытларында суган һәм борчак турында мәгълүматлар бирелде, рәсем шөгыльүендә бу яшелчәләр буенча рәсем ясадылар, пластилиннар белән эшләделәр. Матур әдәбият шөгыльләрендә әкиятләр тыңладылар, шигырьләр өйрәнделәр .Проектны тормышка ашыру буенча без эксперемент шөгыль уздырдык . Балалар үз куллары белән суган, борчак утырттылар. Көнаралаш су сиптеләр, чүпләрдән арындырдылар. Проект барышында без көндәлеккә яшелчәләрнең торышына анализ яза бардык. Бу анализ балаларда зур кызыксыну уятты. Алар һәрбер чыккан яшел үсенте өчен чын күңелдән шатландылар.Әти-әниләренә дә бу үсентеләрне зур шатлык белән күрсәттеләр. Уртак, тырыш хезмәтнең нәтиҗәсен күрү алар өчен куаныч булды.Апрель аенда “Без витамин үстердек” дигән  бәйрәм иртәсе – уздырылды һәм әти-әниләр икенче группа тәрбиячеләре һәм балалары өчен  презентациясе күрсәтелде. Без бу проект өстендә эшләп балаларда хезмәткә хөрмәт, күмәк эшләү, бер-берсе белән дус-тату эшләүне тәрбияләдек дип уйлыйм.

        Минем уйлавымча бу проект буенча башкарган эшләр балалар күңелендә зур тәэсир калдырды. Чөнки, проектның эшчәнлеге төгәлләнгәннән соң да балалар үзләренең яшелчәләр белән кызыксынуларын дәвам иттеләр. Бакча яны участогында да ,өйләрендә дә үстергән яшелчәләрне күзәтү аларның гадәтләренә әйләнде , аларның яңа сораулары, яңа фикерләре  туа торды. Шуңа күрә мин үзебезнең алга куйган бурычыбыз үтәлде дип уйлыйм һәм проект методының балаларның иҗади сәләтен үстерүдә отышлы алым икәнен үз тәҗрибәмдә күрдем.

“Без витамин үстердек” дигән исемдәге балалар иртәсе.

Тәрбияче: Исәнмесез, карале безнең бакчага күпме кунаклар килгән икән. Сез кемнәр буласыз соң?

                  Бала:      Без витаминнар иленнән,

                                 Яшелчәләр булабыз.

                                 Ә мин үзем иң өлкәне, иң зурысы,

                                 Кәбестә булам инде.

                                 Ягез хәзер калганнар,

                                 Таныштырсыннар инде.

                                 Үзләренең кем икәнен,

                                 Әйтеп бирсеннәр әле.

Тәрбияче: Алайса менә мин сезне сынап карыйм әле. Сезгә табышмаклар әйтәм, танырсыз микән үзегезне:

                                 Утыра бер ак чүлмәк,

   Өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә)

Бу мин булам әлбәттә. (Кәбестә алга чыгып баса)

                                 Түгәрәк кенә кызыл йорт,

                                 Эче тулы корт. (Помидор)

                          1б: Мин помидор, таныйсыздыр

                                          Үсәм мин бакчаларда.

                                          Үзем кызыл, үзем түгәрәк,

                                          Ашыйлар мине бик тәмләп.

Бер кисмәктә мең егет. (Кыяр)

                                    2б: Ә мин кыяр, беләсездер,

                                          Өлгерәм бераз иртәрәк.

                                          Салатка да ярыйм мин,

                                          Тозлагач та бик әйбәт.

                                          Кечкенә  генә сары карт,

   Кигән туны утыз кат. (Суган).

                                    3б: Ой – ой – ой мин таныш,

                                          Таный мине һәр бала,

                                          Кабыгымны салдыруга

                                          Күзләреннән яшь ага.

                                          Ә шулайда, миннән башка

                                       Бер көннәре дә үтми,

                                       Миндәге кадәр витамин

                                       Берегездә дә җитми.

                                      Яшь чагымда кыягымны,

                                      Тәмләп ашка салалар

                                      Өлгергәчтен үземне

                                      Күпләп җыеп алалар.

                                        Җир астында алтын казык,

Без алдык аны казып. (Кишер)

                            4б:    Мин тәмле дә, бик баллы да,

                                     Озын булып мин үсәм.

                                     Минем белән дус баланы

                                     Сау – сәламәт үстерәм.

                              5б: Төсем минем җете кызыл,

                                    Исемем минем – чөгендер.

                                    Пешерәләр бакчада да,

                                    Пешерәләр өйдә дә.

                                    Озынча да, түгәрәк тә

                                    Булып үсәм түтәлдә.

Балалар (яшелчәләр) биеп күрсәтәр дә, өсләренә кигән яшелчә рәсемнәрен салалар.  

                Җыр “Витаминнар үстердек”

                          Бакчаларда, түтәлләрдә,

                          Яшелчәләр үсәләр.

                          Җир казыйбыз, утыртабыз,

                          Тырыш хезмәт куябыз.

                          Сулар сибеп үстерәбез,

                          Чүпләр үссә утыйбыз,

                          Үзебезгә буласы бит

                          Бер дә иренеп тормыйбыз.

                          Помидоры, кыяры,

                          Кишере һәм суганы

                          Бик тырышып үстерәбез

                          Бар да бездә булганы.

                          Витаминнар үстердек без,

                          Сәламәт булырга дип.

                          Ел тәүлеге яшелчәдән,

                            Бер дә өзелеп тормыйбыз.

Тәрбияче: Ай – яй балалар бигрәк тырыш, уңган икәнсез. Күпме яшелчәләр, витаминнар үстергәнсез. Шул яшелчәләрдән безнең пешекче апалар сезгә бик тәмле ашлар пешереп, салатлар ясап ашатырлар, ә сез сәламәт булып үсәрсез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"яшелчәләр белән танышу" тирә-юнь белән танышу дәресе.(уртанчылар төркеме)

Максат: Яңа сүзләр белән таныштыру:чөгендер,кишер,озынча,сала,җыялар.Балаларны яшелчәләр белән таныштыруны дәвам иттерү,аларның сыйфатларын билгеләү.Дәрестә игътибарлы булуларына ирешү.Картинага карап...

Тема:Йорт хайваннары һәм аларның кеше тормышындагы әһәмияте.Тирә-юнь белән танышу.(уртанчылар төркеме)

Максат:Балаларны тере организмнар белән таныштыру, күзалларга өйрәтү: яшәү шартлары,туклануы. Табигатьнең тере организмнарына карата сакчыл караш тәрбияләү. Балаларның сөйләм телен үстерү.Материал:Кон...

Тема: Светофор белән танышу.Тирә-юнь белән танышу дәресе.(уртанчылар төркеме)

Максат: Балаларны светофорның төсләрен аерырга, тәрбияче күрсәткән төскә туры китереп хәрәкәт итәргә өйрәтү. Игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү.Җиһазлау: Светофор рәсеме.Барышы:Балалар, бүген мин с...

Транспорт төрләре һәм аларның аермалыклары

Блаларның үзләренә таныш булган транспорт төрләре турындагы белемнәрен ныгыту, "пассажир" дигән сүз белән таныштыру. Хәтер һәм фикерләүне (анализлау күнекмәләрен) игътибарлылыкны үстерү....

Суган утырту проекты.

“Суган утырту.”Проектның этаплары:Проектның максатын кую, проблеманы билгеләү.Проектның план-схемасын төзү.Кирәкле материаллар туплау.Проект белән эшләү.Нәтиҗә ясау, презентация үткәрү.Про...

Тема «Танышу. Кабинет белән танышу.»

Цель:·Познакомить детей с помещениями группы и их назначением.·Учить детей ориентироваться в кабинете.·Воспитывать у детей аккуратность, умелое, бережное отношение к предметам....

Артикуляция һәм яңгырашлары буенча якын торган [ ш ] [ж] авазларын чагыштыру.

Максат:Аерым авазны сүздән  интонация  белән аерып  алып әйтү күнекмәсен ныгыту. Бирелгән авазны аерып алу, артикуляция   һәм яңгырашлары  буенча якын торган авазларны ча...