Артикуляция һәм яңгырашлары буенча якын торган [ ш ] [ж] авазларын чагыштыру.
план-конспект занятия по обучению грамоте (подготовительная группа)
Максат:Аерым авазны сүздән интонация белән аерып алып әйтү күнекмәсен ныгыту. Бирелгән авазны аерып алу, артикуляция һәм яңгырашлары буенча якын торган авазларны чагыштыра белү(терминнарны кулланмыйча гына) күнекмәсен формалаштыру.Балаларның сөйләмен гомумиләштерүче сүзләр(киемнәр, хайваннар,үсемлекләр)белән баету һәм гомумиләштерә белү күнекмәсен булдыру
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
artikulyatsiya_hm_yangyrashlary_buencha_yakyn_torgan_sh_zh_avazlaryn_chagyshtyru.docx | 17.13 КБ |
Предварительный просмотр:
Белем бирү эшчәнлеге
Тема:Артикуляция һәм яңгырашлары буенча якын торган [ ш ] [ж] авазларын чагыштыру.
Максат:Аерым авазны сүздән интонация белән аерып алып әйтү күнекмәсен ныгыту. Би-релгән авазны аерып алу, артикуляция һәм яңгырашлары буенча якын торган авазлар-ны чагыштыра белү(терминнарны кулланмыйча гына) күнекмәсен формалаштыру.Балаларның сөйләмен гомумиләштерүче сүзләр(киемнәр, хайваннар,үсемлекләр)белән баету һәм гомумиләштерә белү күнекмәсен булдыру
Җиһазлау:Р.К.Шәехова “ Мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы”.Авазларны уйнатып:эш дәфтәре №1 8-9 бит
Шөгыль барышы:
- Психологик халәт.(кәефләрен күтәрү)
- Кояш кебек елмаеп
Бәхет керсен өйләргә
Хәерле иртәләр телим
Җирдәге һәркемгә дә.
2.Оештыру өлеше.
Ахырын тап!
Өйдә аны кабызгач
Яктыра бөтен түшәм,
Өстәлдә утыраул,
Аның исеме... (шәм).
Минем энемнең
Яраткан уенчыгы бар.
Шәһәргәбаргаңсаен
Әти ала аңа ... (шар).
Минем песиемһәрчак тук
Шуңаул ... (шук).
Анаграмма.
Кайсы яктан укысаң да,
Үзгәрмәс ул.
Яхшы корсаң,
Җил-яңгыр да үткәрмәс ул.
(шалаш.)
3.Мотивация
Иҗекләргә хәрефләр өстәп сүзләр китереп чыгар:
жи...(жилет) ...раж (гараж) жи...(жираф) ...раж (фураж) жи...(жигули) ...гаж (багаж)
Фонетик күнегү
- Кигәвен ничек выжылдый?
- Коңгызочканда нинди тавыш чыга? (Ж-ж-ж...)
2. Әгәрсүздә ж авазы ишетсәгез, кулыгызны күтәрегез:
шар, жилет, багаж, щетка, карандаш, чемодан, башак, жираф, шайтан, гараж, тираж, мираж, әтәч, кояш, фураж, таш, фуражка, журнал.
Ш авазына сүзләр уйлап әйтү.
4.Актуальләштерү:
-Балалар мин ике авазның бәхәсләшкәнен ишеттем.Кайсы нинди аваз икәнен ачыйклыйлар.Әйдәгез булышыйк аларга.Шавазы турында нәрсә әйтерсез.Колакларга ишетеләме.Юк ул саңгырау аваз.
-ж авазы бн танышыйк
-нәрсәгә ошаган? (коңгызга)Ике6 пласмас к хәрефен бергә кушабыз.
Зилә белән ислам әйдәгез аркагызны аркага терәп ж хәрефен ясыйбыз.Таякчыклар белән дә төзеп карарбыз.
5.Яңа күнекмәләр үзләштерү (үткән материалны кабатлау)
Хәзер игътибар бн тыңлагыз.
Илләр аша карлар ташып,
Выжылдыйбыз: — Выж-ж-ж!..
Юллар көрәп, көртләр өеп,
Ыжылдыйбыз: — Ыж-ж-ж!..
1. шигъри табышмакны укып чыгам, аның җавабын әйтергә кушам.
Кабатлап укып, балаларда табышмакны истә калдыру теләге уятам.
2. шигъри табышмакны тагын бер тапкыр сәнгатьле итеп, [ж]
авазын интонация беләнаерыпалыпукыйм.
Балаларгарәсемнәрбуенчаҗилыжылдагантавышишетелгәнавазлы
сүзләрнеәйтепбирергәтәкъдимитә. Һәрсүздә[ж] авазын интонация белән
аерыпкүрсәтергә кушам.
3. Балаларрәсемнәрбуенча «яфракларкыштырдавы» [ш] авазыишетелгән
сүзләрнеатыйлар.
6. Динамик пауза (физ.мин.)
Паласка барып ятабыз
Аяк кулларны селкетәбез.
Жук упал и встать не может,
Ждет он,кто ему помложет.
7. Практик эш (каралган булса яки интеллектуаль, дидактик, сүзле, сюжетлы- рольле, абстракт фикерләүгә уеннар логик фикерләүгә,иҗади фикерләүгә уеннар/сайланган уен астына сызып куела/)
. «Кем күбрәк сүз әйтә?» уены.
Балалар [ж] авазы кергән сүзләр уйлап әйтәләр. Дөрес җаваплар өчен
фишкалар бирелә. Күбрәк фишкалар җыйган бала җиңүче итеп таныла.
Сүзләр белән эш:
[ш]: кашык, көнбагыш, башлык, кош, груша;
[ж]: жилет, журнал, жираф, пирожный.
8.Рефлексия.
-Нинди авазны без бүген ишеттек һәм әйттек ?
.-Нинди сүзләрдә ишетелде?
-Молодцы,әйдәгез үзебезнең кәефләребезне магнит такталарга смайликлар ярдәмендә ябыштырыйк.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Суган һәм борчак белән танышу, аларны чагыштыру
Яшелчә (суган) һәм кузаклылар семьясы (борчак) белән тирәннәнрәк танышу. Безнең бакчаларда һәм басуларда үсүче үсемлек, яшелчәләрне аерырга өйрәтү....
«Калын һәм нечкә әйтелә торган тартык [с] һәм [сь] авазларын ишетү һәм сүздән интонация белән аерып алу».
Балаларда сүздән авазны интонация белән аерып алу һәм аның калынлыгын-нечкәлеген саклап калып, башка авазлардан аерып әйтү күнекмәсен булдыру....
Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.
Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...
Иң якыным, иң кадерлем – әтием hәм әнием.
Сценарий занятия по татарскому языку....
Мәңгелеккә үтеп бара торган дан
Балаларда тарихка карата кызыксыну уяту....
Муса абый-балаларның якын дусты
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан балаларны патриотик шагыйрь Муса Җәлил иҗаты белән таныштыру. Бу сценарийда Шагыйрьнең тормыш юлы, аның сугыш кырларында иҗат иткән һәм балалар өчен язылган шигырьләре ...
“Көнкүрештә кулланыла торган “машиналар”!
Транспорт и бытовая техника облегчает труд в повседневной жизни....