Иң якыным, иң кадерлем – әтием hәм әнием.
учебно-методический материал по теме
Предварительный просмотр:
Иң якыным, иң кадерлем – әтием hәм әнием.
Максат: Иң якын кешеләрнең атамалары исәбенә балаларның сүз байлыгын камилләштерү.Теге- яки бу эш хәрәкәтнең кем тарафыннан башкарылуына караган сорауларны аңлый белүләре hәм дөрес җавап бирүләрен ныгыту.Нишли ? Нишләде? Кемнеке? Кебек сорауларны аңлап җавап бирү, фигыльләрне җөмләдәурынлы куллану мөмкинлекләрен баету. Гаиләгә карата игътирам хисе тәрбияләү, яхшы мөнәсәбәттә булырга өндәү. Халык авыз иҗатын, мәкальләр өйрәнү эшен җәелдерү.
Материал:Тартма, гаилә рәсеме, hәр балага җитәрлек карточкалар, түбәтәй, чалбар , читек, күлмәк,күзлек, телефон.
1 Тәрбияче: Исәнмесез,хәерле көн, балалар!
Балалар: Исәнмесез.
Тәрбияче: Әйдәгез, кунаклар белән дә исәнләшәбез.
-Исәнмесез.
Тәрбияче: Балалар кунакларны сезнең белән таныштырып китәм.
-Синең исемең Настямы?
-Юк, минем исемем Оля.
-Синең исемең Ромамы?
-Әйе минем исемем Рома.
-Син Ксенияме?
-Юк, мин Лера.
Балалар бер-берсеннән сорыйлар.
Оля: Коля, сиңа ничә яшь?
Коля: Миңа алты яшь.
Даша:Рома, сина ничә яшь?
Рома: Миңа алты яшь.
2 Тәрбияче: Ш. Маннур ”Яратам” дигән шигырендә болай ди:
Яратам мин өемне,
Әти белән әнине,
Абый белән энемне,
Бишектәге сеңлемне.
-Без бүген сезнең белән гаилә турында сөйләшүне дәвам итәбез.Барыбыз да игътибар белән әлеге рәсемгә карыйк әле.
Гаилә рәсеме эленә.
-Бу кем ?
-Бу әти.
-Әти нишли?
-Әти китап укый.
-Бу кем ?
-Бу әни.
-Әни нишли?
-Әни бәйли.
-Бу кем?
- Малай.
-Малай нишли ?
-Малай яза.
-Бу кемнәр?
-Бу кыз белән малай.
-Кыз белә н малай нишли?
-Кыз белән малай туп уйный.
-Бу нинди гаилә?
-Бу зур, тату гаилә.
3. Балаларга гаилә әгъзаларының эш- гамәлләре күрсәтелгән рәсемнәр тарату. hәр бала тәрбияченең нишли? дигән соравын аңлап җавап бирергә тиеш.
Мәсәлән: Кыз уйный, әби тәлинкә юа, әни бәйли h.б.
4 Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, минем кулымда нинди серле тартма бар. Андагы әйберләр кемнеке икән? Шуны белергә тырышырбыз.
(Тартмага түбәтәй, күзлек, күлмәк, чалбар,читек салына).
Түбәтәй күрсәтелә.
-Бу нәрсә?
-Түбәтәй.
-Түбәтәй кемнеке?
-Түбәтәй бабайныкы. (Уен шулай дәвам итә)
5 “Бармак” уены.
Бармаклар М. Гәзизов
Бармакларымны саныйм ,
Берәмләп бүлеп карыйм:
Баш бармак. Бер . Әткәйгә.
Әткәй- өйдә баш кеше.
Имән бармак.Монысы-
Әнкәемнең өлеше.
Бер- булды, ике булды,
Урта бармак өченче.
Бусы инде, билгеле,
Әбиемә тиешле.
Дүрткә- абый чиратта,
Аңа- атсыз бармагым.
Ай, үзем иңазакта
Чәнти булып калганмын.
Чәнти- чәнти- чәнтекәй,
Ул да, мин дә бәләкәй!
Бишебезгә биш тиде,-
Hәркемгә өлеш тиде.
6 Тәрбияче: Балалар, үз гаиләгез белән мине дә таныштырып китегез әле. Оля синең гаиләдә кемнәр яши? Алар кайда эшли?
(2-3 бала сөйли)
7 Тәрбияче: Гаилә турында сөйләшкәч , Г. Тукайның “Безнең гаилә” шигырен дә искә төшерми мөмкин түгел.
(2-3 бала сөйли)
8 Тәрбияче:(Телефон күрсәтә) Балалар, бу нәрсә?
Бала: Телефон.
Тәрбияче: Ә сез телефоннан сөйләшергә яратасызмы?
Бала: Әйе.
Тәрбияче: Әйдәгез телефоннан аралашып алыйк әле.Мин сораулар бирермен, ә сез игътибар белән тыңлап җавап бирерсез.
-Исәнме Рома.
........
-Әниең өйдәме?
.......
-Әниең нишли?
.........
-Син нишлисең?
.........
-Саубул.
(2-3 бала белән сөйләшү)
9 Тәрбияче: Бүген гаилә темасына багышланган мәкаль өйрәнербез . Әлеге мәкальдәге сүзләр сезгә таныш.Әлеге рәсемнәр аны тиз истә калдырырга ярдәм итәр.
(Слайдта әти, әни, шикәр бал рәсемнәре)
Балалар башта сүзләрне искә төшерәләр.Р. К. Шаехованың “Раз- словечко, два- словечко ярдәмлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Шул рәсемнәрне дөрес урнаштырып, “Әти-шикәр, әни- бал” мәкале өйрәнелә.2-3 баладан кабатлатыла.
Тәрбияче: Балалар, без бүген бик күп эшләдек, әйдәгез ял итеп уйнап алабыз.
10 Уен” Агыйдел”
Агыйделнең суларында
Ак чиләгем күмелде.
Әйдә , дустым, безнең якка
Безнең яклар күңелле.
Зәңгәр чәчәк җыя-җыя,
Зәңгәрләттем кулымны.
Бергә- бергә уйныйк әле
Бир , дускаем,кулыңны.
Тәрбияче: Без бүген бик күп эшлэдек, уйнадык.Ә хәзер кунаклар белән саубуллашыйк.
-Саубулыгыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Әнием-кадерлем"!
Әниләр көненә багышланган кичә....
Кадерле әнием!
"Әни" диеп язып куйдымЯңа яуган ак каргаТаптамагыз һич ярамый "Әни" сүзен таптарга!!!!...
Әнием иң кадерлем
Әниләр көненә багышланган кичә....
“Әнием -кадерлем”
Сценарий на 8 марта для воспитателей...
Әнием, иң кадерлем син минем
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениясендә әниләр көненэ багышланган бәйрәм иртәсе...
СЦЕНАРИЙ «ӘНИЕМ, ӘНИЕМ, ИН КАДЕРЛЕМ СИН МИНЕМ!»
Коннэр якты булсын очен,Йокы татлы булсын оченБергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!Жил янгырдан саклар очен,Усаллардан яклар оченБергэ: ЭНИ КИРЭК, ЭНИ КИРЭК!Ашлар тэмле булсын очен,Донья ямьле булсын оченБергэ...
"Иң якыным, иң кадерлем - әнием һәм әтием"
Материал поможет воспитывать у детей чувство уважения и любви к родителям. Можно использовать в образовательной деятельности или на совместном празднике, посвящённый родителям, семье....
Комментарии
Иң якыным, иң кадерлем
Занятие для подготовительной группы на основе различных игровых ситуаций.