Праздник навруз
план-конспект занятия по музыке (старшая группа) на тему

Габдрашитова Диляра Ринатовна

В этом конспекте написано про татарский национальный Праздник Навруз.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon neuruz.doc67 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Музыка әкренәя. Сәхнәга алып баручы чыга.

2 бала сөйли башын.

1 бала

Көн әйтәдер - мин озын!

Төн әйтәдер - мин озын!

Күктә кояш көлеп тора-

Икебез дә бер бүген!

Көн - кояшка авыша,

Төн авыша - аена. 

2 бала

Көн дә, төн дә әйтә: «Әйе,

Икебез дә бер бүген»

Көн белән төн тигезләшкән,

Яз килеп җиткән икән.

Яз килеп җиткән дә икән,

Һәм хәбәр иткән икән:

Бәрәкәтле булсын язлар,

Нәүрүз мөбарәкбад!

Нәүрүз мөбарәкбад! икесе бергә әйтә

Тәрбияче: -Хөрмәтле балалар, тәрбияче апаларыбыз, әти-әниләр, кунаклар! Без бүген бирегә язны - Нәүрүзбикәне - каршы алу бәйрәменә җыелдык. Бәйрәм тамашасына рәхим итегез! Нәүрүз - борынгы  бәйрәм, әби-бабаларыбыз үткәргән язны каршылау бәйрәме ул. Бу көнне малайлар һәм кызлар һәр өйгә кереп, хуҗаларга такмаклар-такмазалар әйткәннәр, аларны бәйрәм белән котлаганнар.

Күч безнең күңелгә,

Җыр яме, җир яме!

Рәхим ит түрдән уз,

«Нәүрүз» бәйрәме!

- Әйдәгез, балалар, өйдән өйгә кереп хуҗаларны яз белән котлап, аларнын барысына да сәламәтлек теләп, сый-хөрмәт җыеп килик.

Ач ишегең:  керәбез! «Нәүрүз» әйтә киләбез!

(балалар бер өйгә киләләр)

  Әй, Ишбабай, Ишбабай,

Мич башыннан төш бабай
Биш тиен акча бир бабай.
Нәүрүз мөбәрәк бад

(бабай чыга)

Бабай: Исәнмесез оланнарым, Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Балалар: Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Бабай: Оланнарым, мондый мөхтәрәм бәйрәм өчен биш сум акча гына табабыз инде. Кая әле минем янчык? Ягез әле, кайсыгыз өлгеррәк икән?  (акча чәчә).

Торыгыз, тор, хуҗалар!
Нәүрүз җитте беләмсез?
Нәүрүзчеләр килде сезгә,
Ни сөенче бирәсез?(Әби өенә киләләр)

Өйдәме түтәй?

Җәтрәк бир күкәй.

Бирсәң безгә өч күкәй,

Тавыгың салыр йөз күкәй.(Түтәй күкәй бирә).

Нәүрүзгә табак кирәк,

Табакка кабак кирәк,

Май, күкәй, калак кирәк.

Күмәчең дә кызганма,

Озак яшә, сызланма! (Түтәй күмәч бирә)

Әби: Әй, балакайларым, күптән көтә идек инде сезне Ишбабагыз белән. Күчтәнәчләрне дә әзерләп куйган идек. Иң элек биеп күрсәтегез әле. Күчтәнәчне бит аны хезмәт куеп алсаң  - тәмлерәк була.

 Түгәрәктә  татар халык биюе.

Әби: Менә булдырдыгыз ичмасам,

Менә сезгә күчтәнәч.

Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез, әби белән бабайның үзләрен дә биетик әле.

(бииләр)

Тәрбияче: Рәхмәт Сезгә әби, бабай.

Борын үткән заманнан,

Болгар белән Казаннан,

Җаек белән Иделдән,

Бу бәйрәм безгә килгән!

Нәүрүз Мөбәрәкбад!

Әйдә, кояш, сип нурыңны,

Кызганма бер дә,

Зур бәйрәм, күңелле бәйрәм

Нәүрүз бүген бездә!

Тизрәк кил, безгә, җылы яз,

Тизрәк, тизрәк кил!

Куяннар туңып беткәндер,

Иссен җылы җил!

Урманда бит җылы өй дә,

Җылы мич тә юк.

Куяннарның әбиләре

Бәйләми оек!

Тизрәк кил,җылы яз,

Тизрәк-тизрәк кил!

Чыпчыкларга җырлар өйрәт,

Уйнат, сайрат, көл!

Җыр «Нәүрүз килә».

Урманда бит пешермиләр

Түгәрәк калач.

Песнәкләрнең туннары юк,

Тамаклары ач!     

Тизрәк кил безгә, жылы яз,
Тизрәк-тизрәк кил!
Балыкларны коткар берүк,-
Боз астында кул.


Чәчәкләр белән күмелсен
Без яшәгән ил.
Тизрәк кил безгә, җылы яз,
Тизрәк-тизрәк кил!

Яз килә, яз килә.
Кояш нурларын сибә.
Тып – тып итеп тамчы тама
Инде кар эреп бетә.

Тамчылар бии тып  та тып,
Тамчылар сикерәләр
Аларны булмый туктатып,
Алар яз китерәләр.

«Йөзек салыш» уены.

Тимур: Әйдәгез Йөзек салышлы уйныйбыз!. Кем сала?

Азалия: Мин салам. Йөзек кемдә сикереп чык.

Шамил: Йөзек миндә.

Азалия: Нинди җаза бирәбез?

С.Мәрьям.: Әтәч булып кычкырсын.(кычкыра)

Шамил: Йөзек кемдә сикереп чык.

Г.Камилә: Йөзек миндә.

Шамил: Нинди җаза бирәбез?

М.Мәрьям: Җырласын.(«Әбием әбекәем»)

Г.Камилә: Йөзек кемдә сикереп чык.

Ралина: Йөзек миндә.

Г.Камилә: Нинди җаза бирәбез?

Мансур: Шигырь сөйләсен.

Яз килде, яз килде.
Үрдәк белән каз килде.
Былбылдан аваз килде -
Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Кил син, язым, тизрәк кил,
Бик сагынып көтәбез.
Җырлар җырлап сөеп, зурлап,
Сине тәбрик итәбез!

Ашыгабыз сине тизрәк күрергә
Яшь үләннән ялан тәпи йөрергә.
Кил син тизрәк, бөтен дөнья уянсын
Сайрар кошлар, күбәләкләр куансын!

Бөре чуклары белән,
Сыерчыклары белән,
Яз килә, яз килә.
Яз ишекләрдән керә,
Яз тәрәзәдән көлә.
Кар суында йөгерә.

Бию «Куш кулым»

Тәрбияче: Балалар ә сез яз турында мәкальләр беләсезме соң?


Яз ләйсән булып ява,
Яз күкри – тетри һава,
Яз кошлар белән кайта,
Язны һәркем ярата.

Дуслар, эшегез уң булсын,
Теләгегез юш булсын.
Күңелегез хуш булсын.
Нәүрүз мөбәрәк булсын!

 

 Тәрбияче:  - Кыш китте, яз килде,

Үрдәк белән каз килде.

Нәүрүз бәйрәме килә,

Безнең җырлыйсы килә.

 

Җыр  “Яз килә”

 Музыка ишетелә(гөрләвек тавышы).

 

Тәрбияче: Нинди серле чишмә тавышы! Балалар, кар сулары да, шушы чишмә суларына кушылып, гөрләвекләр булып агалар. Димәк, табигатебезгә яз килә. Әнә тегендә, язның килүен хәбәр итеп, беренче умырзая чәчәкләре баш калкыта.

 Тәрбияче: Менә нинди матур чәчәкләре белән яз килә икән. Шулай ук язның хуҗабикәсе дә килеп җитәр, Нәүрүзбикәне бергәләп чакырыйк әле.(чакыру).

Нәүрүзбикә: Исәнмесез, кадерле дусларым!

Агымсулар кичтек без,

Сезгә килеп җиттек без,

Нәүрүз әйтеп үттек без,

Нәүрүз мөбарәк булсын!

Тәрбияче: Хуш киләсең Нәүрүзбикә. Түрдән уз!

Нәүрүзбикә: Әйдәгез әле балалар, уен уйнап алыйк әле.

“Түбәтәй” уены.

 

Кыш бабай килеп керә.

Кыш бабай: -Бу нинди тавыш монда, кем әле минем җирләремә баш булмакчы?

Тәрбияче: Кыш бабай, юкка ачуланасың. Синең көннәрең үтеп бара бит инде. Җирләреңне язга –Нәүрүзбикәгә тапшырырга вакыт җитте. Кара әле тәрәзәгә,гөрләп-шаулап яз килә.

Кыш бабай: - Туктагыз әле,туктагыз. Үзе белән сөйләшим.

Миңа әйтми килгәнсең,

Кышны җиңәм дигәнсең,

Ха-ха-ха-ха!

Бер өрермен-җил исәр,

Шыткан чәчәкне кисәр.

Ике өрсәм-кар ятар,

Елга, күлгә боз катар.

Кит, Нәүрүз,кит!

Нәүрүзбикә:

- Шып, дисәм - җилең тынар,

Елмайсам-карың елар.

Үзең кит, Кыш!

Кыш бабай: - Кар яу, яу,

Нәүрүздән яса зур тау!

Нәүрузбикә:

- Кояш, чык, чык!

Тәти кашык базарда,

Ботка пешәр казанда,

Батыр карны елак ит,

Җылың белән кунак ит!

 Кыш бабай: 

Коела бара тешләрем,

Ямьсез керә төшләрем,

Кара куна җиремә-

Уңа бара төсләрем.

Ай, еладым,еладым-

Әле яшәп туймадым.

Юк, юк, мин китмим. Тартышмыйча гына язга - Нәүрүзбикәгә җирләремне бирү юк.

 

“Кил, Нәүрүз ” җыры.

Кыш бабай: 

Минем беренче шартым:

Менә кашык, менә күкәй,

Тот кулыңа, чибәркәй!

Син дә йөгер, мин дә калмам,

Кем  узар бу ярышта?(2 команда ярыша.,Нәүрүзбикә командасы җиңә,Кыш бабай әкрен).

Кыш бабай:  –Әйдә хәзер биюдә көч сынашыйк.(1 төрекем-Нәүрүзбикә түгәрәгендә, икенче төркем   Кыш бабай төркемендә бии. Кыш бабай хәле бетеп егыла,  балалар торгызалар).

Кыш бабай:

Бетте,барысы да бетте,

Актык сәгатем сукты,

Сау булыгыз, дусларым,

Хушыгыз, күз нурларым.

Шатланыгыз, көлегез.

Уйнагыз. Сау булыгыз!(кереп китә).

Тәрбияче: 

Салкын кышны яз җиңде,

Моны барчагыз күрде.

Кулны кулга тотынышып

Бәйрәм итик көн буе.

 

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе “Катнаш төрдәге Актаныш 6 нчы балалар бакчасы”

“Нәүрүз килә”

        

Тәрбияче Габдрашитова Диләрә Ринатовна

        Зурлар төркеме


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий праздника "Навруз"

Я размещаю свой материал - сценарий праздника "Навруз" и надеюсь на то, что данный материал поможет педагогам при проведении этого народного праздника с русскоязычными детьми. На земле нет такого...

Праздник Навруз

Совместно с педагогами – специалистами  разработали  проект по ознакомлению с татарской национальной культурой, итогом   которого стал праздник- развлечение «Праздник Навруз»...

Сценарий праздника "Навруз - весенний праздник"

“НӘҮРҮЗ – ЯЗГЫ  БӘЙРӘМ”“НАВРУЗ---ВЕСЕННИЙ  ПРАЗДНИК” Алып баручы:  Рузалия ВасиловнаВедущая:  Наталья АнатольевнаКыш бабай:  Татьяна ЛеонидовнаНәүрүз:  Индира Ильдар...

Праздник "Навруз"

Праздник «Навруз»Для средних, старших и подготовительных групп     Навруз - на земле нет такого народа, который бы не отмечал и не гордился бы своими праздниками. Ибо в праздник ко...

Праздник Навруз.

Навруз – это праздник Нового года по старинному календарю, проводы зимы и встреча весны, а весна пробуждение всего живого.Дети ходили по домам , рассказывали хозяевам стихи, а хозяева давали им ...

Методическая разработка "Формирование музыкально-двигательного творчества в танце у детей дошкольного возраста" и сценарий праздника "Навруз"

Методическая разработка "Формирование музыкально-двигательного творчества в танце у детей дошкольного возраста"...