Каз өмәсе. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре өчен музыкаль кичә
план-конспект занятия по музыке (старшая группа) на тему
Балалар бакчасына йөрүче балаларны халкыбызның йола- гадәтләре белән таныштыру максатыннан без күңелле бәйрәм оештырдык.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kaz_omse.doc | 51.5 КБ |
Онлайн-тренажёры музыкального слухаМузыкальная академия
Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей
Современно, удобно, эффективно
Предварительный просмотр:
Зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемнәре өчен музыкаль кичә
Зал бәйрәмчә бизәлгән. Стеналарга чигүле эшләнмәләр эленгән. Бер почмакта өстәл өстенә самовар куелган, өстәл өстендәге ризыкларга чигүле ашъяулык капланган. Балалар барысы да матур итеп киенгәннәр: кызлар чигүле калфак һәм алъяпкыч кигәннәр, ә малайлар ак күлмәк һәм башларына түбәтәй кигәннәр.
Чиләк- көянтәләр күтәреп “Каз канаты” көенә җырлап кызлар керәләр. Бер әйләнеп киләләр дә чиләк- көянтәләрен куялар.
Әби: Рәхмәт яугырлары, буш килмәгәннәр. Үзләре белән су да алып килгәннәр. Бабай, кая син кызлар килеп җитте.
Бабай: Әү, карчык, әйдәгез хәерле сәгатьтә. ( Алдан юкәдән каз бәйләргә баулар әзерләнә, казлар ясала)
Әби: Әйдәгез балакайларым бауларны алыгыз, Аллаһка тапшырдык. Чыгалар.
Казлар каңгылдаган тавыш.
Кызлар кулларына казлар тотып керәләр, каз йолкырга утыралар.
1 кыз: И кызлар, казлары бигрәк симез әйеме.
2 кыз: Шырпылы гына була күрмәсен инде.
3 кыз: Иртәгә каз өмәсе кемнәрдә икән?
4 кыз: Бәдри әбиләрдә.
Әби: Әйе, иртәгә каз йолкырга Бәдри әбиегезгә барырсыз инде.
- Безнең дә бар иде яшь чаклар, каз өмәләре үтә иде. Кызлар каз йолкыганда егетләр килеп күңел ачып китәләр иде.
(Егетләр керә)
Алмаз:
- Исәнмесез кызлар.
Кызлар:
- Исәнмесез егетләр.
Ислам:
Кызларыгыз симез булсын.
Әй, юк ла казларыгыз симез булсын.
Кызлар: Рәхмәт.
Әби: Көзләр җиткәч җырлый- җырлый,
Казлар йолка кыз бала.
Авылларда хәзер каз өмәсе.
Өмә җыры һәрбер ызбада
Уз, рәхим ит, әйдә, кунакка.
Өреләре чыккан каз ашларын
Табалмассың башка, юллап та.
Зәлия:
- Егетләр сезгә кем кирәк?
Альмир:
- Безгә матур кыз кирәк.
Динария:
-Ул кызыбыз бик елак.
Алмаз:
-Конфет, прәннек бирербез.
Диләрә:
- Конфет, прәннек яратмый.
Әбдерәхим:
- Яратмаса, эләкми.
( Конфетны яшереп куя. – Үзем дә бик яратам мин аны...)
Ислам:
- Сез нишлисез, кызлар?
Диләрә:
- Без йон йолкыйбыз.
Әби:
- И, балакайларым, егетләрнең килүе бик әйбәт булды әле.
Әйдәгез бергәләп безнең яшь чактагы “ Чума үрдәк, чума каз” уенын уйнап алабыз.
Зилия:
- Кызлар, егетләр, әйдәгез каз юарга барабыз.
Әби:
- Барыгыз, бар, балалар, сез кайтуга мин самавыр яңартып куярмын.
( Әби чыга.)
Кызлар көянтәләренә каз асып әйләнеп киләләр. ( Гармунчы уйный каз канаты өенә.)
(Балалар ярымтүгәрәккә басалар.)
Ислам:
Әй, каз өмәсе гөрли,
Юл буена канат сипкәннәр.
Кызларыбыз белән казларыбыз
Кай арада үсеп җиткәннәр.
Җыр. “Каз өмәсе”
Әби:
Табигать тын. Моңсу.
Көзне көтеп алган,
Әйтерсең, дөньяны
Сагыш сарып алган.
Сирәк карый кояш,
Болыт арасыннан
Табигать үзе дә
Уйга талган сыман.
Динария:
Авылларда каз өмәсе гөрли,
Юл буена канат сипкәннәр.
Канат өсләренә баса-баса,
Кызлар каз юарга киткәннәр.
Диләрә:
Әллә нинди генә сәер чак бу,
Үзе моңсу, үзе күңелле.
Каз гомере кире кайтмый торган,
Яшьлек кебек кыска гомерле.
Зилия:
Ап-ак яуган ак мамыклар
Тузып кала пар ат артыннан
Кыңгыраулар хәтта әбиләрне
Яшьлек елларына чакырган
Ислам:
Авылларда бүген каз өмәсе.
Бөтен дөнья акка күмелгән
Һәм әбиләр сүзсез генә җырлый.
Үз яшьлеген, җырын сагынган.
Зилә:
Көзләр җиткәч, казлар киткән кебек
Вакыт җиткәч китә кыз бала.
Авылларда бүген каз өмәсе.
Өмә җыры һәрбер ызбада.
Әби:
Очар кошлар очсын,
Зәңгәр күкне кочсын.
Ә без калыйк туган төбәктә.
Туган җирнең яме,
Яшәешнең тәме,
Тамыр җәйгән безнең йорәктә.
- Бигрәкләр дә булдырасыз балалар, әйдәгез әле бер күмәк җыр җырлап алыйк.
Җыр “Дүдәк”
1. Ишек алдым саз гына ла,
Үрдәк белән каз гына.
Әй, дүдәк, дүдәк, дүдәк,
Басма өстендә каз үрдәк.
2. Йөгерә-йөгерә тота алмадым,
Кырда йөргән үрдәкне.
Әй, дүдәк, дүдәк, дүдәк,
Басма өстендә каз, үрдәк.
3. Бакча буе озын киртә,
Йөгерә үрдәк, күл күрсә.
Әй, дүдәк, дүдәк, дүдәк,
Басма өстендә каз, үрдәк.
Әби: Менә шулай уеннар, кул эшләре эшләп таң атканын да сизми кала идек оланнар. Әйдәгез әле кич утырып каз каурые сыдырып алыйк. (Балалар төркемләп утырып каз каурые сыдыралар савытларга.)
Менә шулай балалар, каз каурыйларын ишек төбеннән су буена кадәр чәчеп бара идек. Әйдәгез әле чишмә юлына кадәр чәчик.
әби алдан бара, балалар аның артыннан каурый чәчеп баралар.
Әби сөйләнә: Алдан барсын әткәсе, арттан барсын әнкәсе, әткәсенә- әнкәсенә иярсеннәр утыз- кырык бәбкәсе.
Исламия:
Менә шулай каз өмәсен
Татарда үткәргәннәр.
Ә яшь кызлар күңел биреп,
Бу эшкә өйрәнгәннәр.
Алисә:
Әйдә, дустым, алып барам
Алма коелган җиргә.
Бер җырламый булмас инде,
Дуслар җыелган җирдә.
Әбдерәхим:
Җырла, җырла дип әйтәсез,
Җырчы егет мин түгел.
Кычкырып җырлап җибәрсәм,
Артистан да ким түгел
Алия:
Каз чайкыйлар безнең кызлар
Куллары эшкә ята,
Мактаудан башка бер сүз юк
Бу кызларга карата.
Алинә:
Безгә килгән егетләр
Нигә килгәннәр икән?
Егетләрне биетик,
Ничек биерләр икән?
Бергә:
- Биетәбез, биетәбез.
(малайлар бии)
Әби:
Егетләребез бигрәк уңган,
Бигрәк булганнар икән.
Тәрбияче:
- Балалар, әйдәгез әле мәкаль әйтешеп уйнап алыйк.
Эшләмәгән ашамый шул,
Бу бик дөрес әйтелгән.
Эш турында тагын нинди
Бар ул мәкаль- әйтемнәр.
- Бәлеш ашыйсың килсә,
Бергәләп:
Мич башында утырма.
- Кешене тун җылытмый,
Бергәләп:
Эш җылыта.
-Эшләсәң, май кабарсың,
Бергәләп:
Эшләмәсәң, буш тәлинкә яларсың.
-Бүгенге эшне
Бергәләп:
Иртәгәгә калдырма.
- Эшләп ашасаң,
Бергәләп:
Арыш икмәге дә тәмле.
-Җәй эшләсәң,
Бергәләп:
Кыш ашарсың.
-Сүзең белән мактанма,
Бергәләп:
Эшең белән мактан.
-Аз сөйлә,
Бергәләп:
Күп эшлә.
Әби: Күп мәкальләр беләсез икән балакайларым. Мин дә берне әйтеп карыйм әле.
Эш беткәч...
Эш беткәч, уйнарга ярый.
Кәрия - Зәкәрия җырлы уенын уйнау.
Әби: Бигрәк күңелле үтте бәйрәмебез, әйдәгез балалар коймакларым пеште. Коймак белән чәй эчеп алыйк.
Балалар: Рәхмәт сиңа әбекәй!
“Каз өмәсе” йола - уены чәй эчү белән тәмамлана.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Әтилəр катнашында зурлар һəм мəктəпкə əзерлек төркемнəре белəн «Аҗаган» уены.
Мəктəпкəчə яшьтəге балаларга хəрби – патриотик тəрбия бирү, хəрби белгечлек, гаскəр төрлəре белəн таныштыру, балаларда Туган илне сакларга омтылыш уяту, мөстəкыйльлелек, аңлы дисциплина, үзара дустанə...
Зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемнәрендә балаларга патриотик тәрбия бирү.
Туган ил, туган җир. Бу сүзләр мәгънәсенә шулай ук әти, әни, әби, бабай, безнең якын кешеләребез, гомумән, барлык тереклек дөньясы керә....
Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә математик күзаллауларын формалаштыру буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты, "Казлар - аккошлар эзләре буйлап"
Әкият һәм төрле уеннар аша балаларның санау күнекмәләрен формалаштыру, мәсьәләләр чишү....
Әбием сандыгы. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре өчен музыкаль кичә
Балаларда татар халкының җырлы – биюле уеннарына, авыз иҗатына мәхәббәт уяту...
Яңа ел килә. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә күңел ачу
Печкин (укый)Тыңлагыз, тыңлагыз,Урмандагы бар җанвар!Тиздән чыршы бәйрәме-Кыш бабайдан хәбәр бар.Онытмагыз үзегез беләнҖыр-биюләр, уеннарныЯрамый калдырырга!...
Орчык өмәсе (зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме өчен бәйрәм сценарие)
Максат: Милли хәзинәбез булган татар халык йола- бәйрәмнәре турында балаларның белемнәрен гомумиләштерү.Бурычлар:1 балаларда милли мәдәнияткә, гореф – гадәтләргә, туган телгә мәхәббәт тәрб...
"Муса Җәлил- безнең йөрәкләрдә". Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә бәйрәм сценариясе"
сцСценарий праздника в средней и подготовительной группе по творчесиву Мусы Джалиля....