Открытый просмотр по ФЭМП
план-конспект занятия по математике (средняя группа)
"Йомры икмәккә ярдәм итик", открытое занятие в средней группе для воспитателей
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 23.01 КБ |
Предварительный просмотр:
Дата: 28 ноябрь
Программа:
- Примерная основная общеобразовательная программа дошкольного образования: “От рождения до школы” под редакцией Н.Е. Вераксы, Т.С. Комаровой, М.А. Васильевой
- З.Г. Шәрәфетдинова, И.З. Хәбибуллина, Ф.В. Хәзрәтова “Математикага өйрәнәбез”
Группа: уртанчылар төркеме
Интегральләшү: “Сөйләм үстерү”, “Физик үсеш”
Максат: геометрик фигураларны өйрәтүне дәвам итү; 5 кә кадәр анауны дәвам итү.
Бурычлар:
- Алдан әйтелгән санга туры китереп, предметларны санарга өйрәнү;5 кә кадәр санау күнекмәләрен ныгыту
- Түгәрәк, квадратны аера белергә һәм дөрес әйтергә өйрәтүне дәвам итү;
- Чагыштыруларга нигезләнеп, балаларны предметларның озынлыгын билгеләргә өйрәтү;
- Игьтибарны, хәтерне, фикерләүне, тапкырлыкны, уку эшчәнлекләрен үстерү;
- Ярдәмчеллек, пөхтәлек, математикага кызыксыну тәрбияләү.
Метод һәм приемнар: күзәтү, уен.
Форма: коллектив, подгруппалап, индивидуаль.
Җиһазлау: квадрат, өчпочмак, саннар (1-5), математик түгәрәк, агач
К.җ: куян, бүре, аю, төлке, йомры икмәк, кубик.
Ө.җ: геометрик фигуралар, кар бөртекләре, кошлар
Алдан эшләнәчәк эш: геометрик фигураларны көнкүреш предметларда күзәтү.
Сүзлек буенча эш: куб
Эшчәнлек барышы
I өлеш. Кереш өлеш
Хәерле иртә, балалар. Минем кәефем бүген бик әйбәт. Сезгә дә яхшы кәеф өләшим әле. Әйдәгез бер – беребезгә матур елмаю бүләк итик әле.
Бүген безгә кунак килде. Нинди кунак килде икән? Беләсегез киләме? Мин сезгә табышмак әйтәм. Сез анын җавабын белсәгез, кунакны танырсыз
Әбидән дә, бабайдан да
Йөгереп киткән.
Бу нәрсә? (Йомры икмәк)
II өлеш. Үткән материалны кабатлау
Кубик чыга. Исәнмесез, балалар. Мин сезгә кунакка килдем.
Балалар: Бу йомры икмәк түгел.
Т: Нәрсә бу?
Б: Бу кубик.
Т: Ни өчен кубик дип уйлыйсыз?
Б: Чөнки аның почмаклары бар, ә түгәрәкнең почмаклары булмый.
Т: Дөрес, бу кубик. Аның 4 почмагы бар. Балалар, әйдәгеә кубикларны алыгыз әле, тәгәрәтеп карыйк. Тәгәриме?
- Түгәрәкләрне алыйк. Тәгәрәтеп буламы?
III өлеш. Төп өлеш.
. Йомры икмәк чыга. Исәнмесез балалар. Мин шундый уйнарга яратам. Куп итеп уйнадым һәм әби белән бабай янына кайтырга юлны оныттым. Сез миңа булыша алмассызмы? Бабай миңа схема да сызып биргән иде, әмма мин аны югалттым. Миндә мондый рәсем генә калган. Ярдәм итегез.
Балалар, без йомры икмәккә булышабызмы?
- Эйе.
Балалар рәсемне карыйлар һәм театр почмагына барырга кирәклеген ачыклыйлар.
Куян: Исәнмесез балалар.
Т: куян ничәнче? Беренче
К: Мин сикерергә яратам. Мин сезгә саннарны күрсәтәм. Нинди сан күрсәтәм, шуның кадәр сикерергә кирәк була. (Балалар коврикларга басалар. Хәм куян нинди сан күрсәтә, шуның кадәр сикерәләр). 1-5
Балалар, мин фотога төшәргә яратам. Мине фотога төшерегез әле. (Фотога төшерәләр). Йомры күмәч, бабай сиңа ярдәм итәргә кушты. Бу рәсемне бирергә кушты.
Балалар рәхмәт әйтәләр һәм математик почмакка юлны тоталар. Каршыларына бүре очрый.
Бүре: Исәнмесез балалар.
Т: Бүре ничәнче? Икенче
Б: Минем балаларым уйнарга яраталар. Алар балалар бакчасына киттеләр. Сезгә дә уенны уйнатим әле. (фигура, төс, санны урнаштыралар). Бүре йомры күмәчкә бабайдан рәсем тапшыра. Фотога төшәләр әм балалар юлларын табигать почмагына тоталар.Аю каршы чыга
Аю: Исәнмесез, балалар.
Т: Аю ничәнче? Өченче.
Аю: Мин ел фасылын бутадым. Миңа ярдәм итегез әле. Хәзер нинди ел фасылы? Күпме кошлар бар икән. Санап күрсәтегез әле. Балалар саныйлар. Мәсәлә чишәләр.
Фотога төшәләр. Аю бабайдан рәсем бирә. Балалар юлны физкультура почмагына тоталар, юлларында төлке очрый.
Төлке: Балалар, мин уйнарга яратам. Бергәләп уйнап алыйк әле.
Физкультминутка ясыйлар.
Баш артында өч тапкыр : шап-шап-шап!
Алдыбызда икене: шап – шап!
Уң кулны яшердек артка!
Һәм сикерәбез без алга!
Фотога төшәләр. Төлке бабайдан рәсем бирә. Балалар өстәлләргә таба баралар. Схема буенча геометрик фикураларны тезәләр. Фотога төшкән рәсемнәр ярдәмгә киләләр. Йомры икмәк беләш саубуллашалар. Төркемгә кайтыр өчен елга аша гына чыгарга кирәк. Елганы чыгар өчен баулардан күпер ясыйлар. Кайсы бау туры килә. Елганың киңлеген үлчиләр. Кыска, кыскарак, озын, озынрак сүзләрне кулланалар.
IV өлеш. Йомгаклау.
-Сезгә эшчәнлек ошадымы? Иң ошаганы нәрсә булды? Кайсы биремнәр ошады? Кайсысы авыр булды?
Сез миңа бүген бик тә ошадыгыз.
Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Кариле балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем биру учреждениесе
Б.Б.Ө Танып белү
Гади математик кузаллаулар формалаштыру
Тема: “Йомры икмәккә ярдәм итик”
Уртанчылар төркеме
I квалификацион категорияле
тәрбияче Хусаенова Э.А.
2019-2020 нче уку елы
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытый просмотр для слушателей курсов повышения квалификации - занятие по ФЭМП "Теремок"
Занятие по ФЭМП " Теремок" было приготовленно для открытого просмотра слушателей курсов повышения квалификации. Участвовали дети возраст 4-5 лет. Занятие предназначенно для групповой работы на занятии...
Конспект открытого просмотра занятия по ФЭМП в подготовительной группе Тема: «В гости к царю - Считаю»
В данном конспекте представлен материал с учётом возрастных особенностей дошкольников. В игровой форме дети закрепляют знание последовательности чисел в пределах 10; знание состава числа 7...

открытый просмотр по ФЭМП на тему "Колобок"
Программные задачи:Формировать умение ориентироваться по элементарному плану, правильно определять расположение предметов в пространстве.Учить сравнивать предметы по одному признаку или свойству, разв...

Конспект открытого просмотра НОД по Познавательному развитию(ФЭМП) с детьми подготовительной группы. Тема: «Волшебные часы».
Занятие по обучению детей ФЭМП на примере работы часов....

Открытый просмотр НОД по ФЭМП "Путешествие по сказкам"
Открытый просмотр по ФЭМП в старшей группе "Путешествие по сказкам"...