Открытый просмотр по ФЭМП
методическая разработка по математике (старшая группа)
Квест игра по познавательному развитию в старшей группе
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 29.22 КБ |
Предварительный просмотр:
Дата: 30 сентябрь 2020 нче ел
Программа:
- Примерная основная общеобразовательная программа дошкольного образования: “От рождения до школы” под редакцией Н.Е. Вераксы, Т.С. Комаровой, М.А. Васильевой
- З.Г.Шәрәфетдинова ,И.Җ.Хәбибуллина,Ф.В.Хәзрәтова «Мате-матикага өйрәнәбез» (зурлар төркеме):мәктәпкэчэ белем бирү оеш-малары өчен методик кулланма
Группа: зурлар төркеме
Интегральләшү: “Сөйләм үстерү”, “Физик үсеш”, “Иҗади - эстетик”
Максат: геометрик фигураларны өйрәтүне дәвам итү; 5 кә кадәр санауны дәвам итү.
Бурычлар:
- биш саны чикләрендә санау күнекмәләрен ныгыту; берьюлы ике санны, предмет атамаларын һәм аларның урнашу урыннарын истә калдыру күнегүләрен үтәү. Квадратны, турыпочмаклыкны аеру осталыгын ныгыту. Аларны берберсенә туры китереп кәгазь битендә урнаштыру, аста, өстә, сулда, уңда, уртада сүзләрен кулланып, фигураларның төрлечә урнашуларын билгеләү. Предметларны үз-үзеңнән төрле юнәлештә урнашканлыгын билгеләргә өйрәтү: алда, артта һ.б.;
2) игътибарлылык, сөйләм, логик фикерләү, күреп танып белүне үстерү. Тәрбияче әйткән биремнәрне дөрес итеп, тырышып башкарырга өйрәтү;
3) юл йөрү кагыйдәләренә карата кызыксыну тәрбияләү, пөхтәлеккә игътибарны арттыру.
Метод һәм приемнар: күзәтү, уен.
Форма: коллектив, подгруппалап, индивидуаль.
Җиһазлау: математик набор, рәсемнәр
К.җ: УМК материалы: карточкалар
Ө.җ: карточкалар, математик набор
Алдан эшләнәчәк эш: геометрик фигураларны көнкүреш предметларда күзәтү.
Сүз байлыгын үстерү: атна көннәре
Эшчәнлек барышы
I өлеш. Кереш өлеш
Хәерле иртә, балалар. Минем кәефем бүген бик әйбәт. Сезгә дә яхшы кәеф өләшим әле. Әйдәгез бер – беребезгә матур елмаю бүләк итик әле.
Мин сезгә бүген уен алып килдем. Квест уен. Сез уйнарга әзерме?
II өлеш. Үткән материалны кабатлау
Балалар, әйдә бер карточка сайлап алыгыз. Карточка буенча ике командага бүленәбез. Квадрат һәм турыпочмак. Карточка буенча өстәл артына утыралар. Квадрат командасы 1 нче якка китәләр. Прищепка һәм лента ярдәмендә алар саннарны чагыштырырга тиеш. (Чагыштыру өчен картиналар бирелә. Квадрат командасы зур тамгасы астында предметларны табып прищепка ярдәмендә лентага ябыштырырыга тиеш)
2 нче команда “Турыпочмаклар” “Иҗади лаборатория” дә пластилин ярдәмендә елмайган турыпочмакны ясарга тиеш булалар.
Аннары командалар алышына.
“Турыпочмак” командасы прищепка һәм лента ярдәмендә алар саннарны чагыштырырга тиеш. (Чагыштыру өчен картиналар бирелә. Турыпочмак командасы кечкенә тамгасы астында предметларны табып прищепка ярдәмендә лентага ябыштырырыга тиеш)
“Квадрат” командасы “Иҗади лаборатория” дә пластилин ярдәмендә елмайган квадратны ясарга тиеш булалар.
III өлеш. Төп өлеш.
- Өстәл артына утыралар. “Учимся считать” конструктор ярдәмендә эшлилшр
3 турыпочмак алабыз. Аларның алдына 1 квадрат куябыз. Турыпочмаклар астына 2 шәр түгәрәк куябыз
- Ничә турыпочмак?
- Ничә түгәрәк?
- Квадрат кайда урнашкан?
- Кайсы күбрәк?
Физкультминутка
Балалар, әйдә бераз ял итеп алыйк. Әмма ял иткән арада файдалы эш тә эшләп алыйк. Әйдә җыештырып алыйк. Бу өстәлгә квадратка ошаган, ә бу өстәлгә турыпочмакка ошаган әйберләрне җынштырырга кирәк.
- Әфәрин балалар, булдырдыгыз.
- Карточкалар алалар. Урыннарына утыралар. Схема буенча сөйлиләр
- Коверга утырабыз
Атна көннәре белән танышалар
IV өлеш. Йомгаклау.
-Сезгә эшчәнлек ошадымы? Иң ошаганы нәрсә булды? Кайсы биремнәр ошады? Кайсысы авыр булды?
Сез миңа бүген бик тә ошадыгыз.
Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Кариле балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем биру учреждениесе
Б.Б.Ө Танып белү
Гади математик кузаллаулар формалаштыру
Тема: Квест уен
Зурлар төркеме
I квалификацион категорияле
тәрбияче Хусаенова Э.А.
2020-2021 нче уку елы
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытый просмотр для слушателей курсов повышения квалификации - занятие по ФЭМП "Теремок"
Занятие по ФЭМП " Теремок" было приготовленно для открытого просмотра слушателей курсов повышения квалификации. Участвовали дети возраст 4-5 лет. Занятие предназначенно для групповой работы на занятии...
Конспект открытого просмотра занятия по ФЭМП в подготовительной группе Тема: «В гости к царю - Считаю»
В данном конспекте представлен материал с учётом возрастных особенностей дошкольников. В игровой форме дети закрепляют знание последовательности чисел в пределах 10; знание состава числа 7...

открытый просмотр по ФЭМП на тему "Колобок"
Программные задачи:Формировать умение ориентироваться по элементарному плану, правильно определять расположение предметов в пространстве.Учить сравнивать предметы по одному признаку или свойству, разв...

Конспект открытого просмотра НОД по Познавательному развитию(ФЭМП) с детьми подготовительной группы. Тема: «Волшебные часы».
Занятие по обучению детей ФЭМП на примере работы часов....

Открытый просмотр НОД по ФЭМП "Путешествие по сказкам"
Открытый просмотр по ФЭМП в старшей группе "Путешествие по сказкам"...

Открытый просмотр по ФЭМП
quot;Йомры икмәккә ярдәм итик", открытое занятие в средней группе для воспитателей...