Уртанчылар Һәм кечкенәләр катнаш төркемендә математикадан белем бирү эшчәнлеге.
план-конспект занятия по математике (младшая, средняя группа) на тему
Уртанчылар Һәм кечкенәләр катнаш төркемендә математикадан белем бирү эшчәнлеге.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
achyk_dres-urtanchylar_torkeme-matematika.docx | 17.13 КБ |
Предварительный просмотр:
Уртанчылар Һәм кечкенәләр катнаш төркемендә
математикадан белем бирү эшчәнлеге.
Белем бирү бурычы: Балаларның геометрик фигуралар турындагы белемнәрен ныгыту (түгәрәк, квадрат, овал, өчпочмак, турыпочмаклык). Әйбернең биеклеген, тәбәнәк булуын чагыштырырга, тасмаларны озынлыклары буенча үлчәргә өйрәтү. Зур һәм кечкенә төшенчәсен ныгыту. Үстерү бурычы: Уйлау, фикерләү сәләтләрен, зиһенне, игътибарлылыкны үстерү. Тәрбия бурычлары: Математика фәненә мәхәббәт, ярдәмчел буласы килү теләге тәрбияләү. Кулланма материал: “тылсымлы юл”, геометрик фигуралар: түгәрәк, квадрат, овал, өчпочмак, турыпочмаклык, ике чыршы: биек, тәбәнәк, ике куян: зур һәм кечкенә, ике кәрҗин: зур һәм кечкенә, кишерләр: зур һәм кечкенә. Тарату өчен материал: һәрбер балага: поднос белән берәр геометрик фигура, тасма (төрле төстә,озын яки кыска), кишер (зур яки кечкенә). Барышы: Хәерле иртә, балалар! Кәефләрегез ничек? - Әйдәгез кәефләребез тагында яхшырак булсын өчен, бер-беребезгә елмаю буләк итик. Елмаегыз әле бер-берегезгә карап, көн буе күңелләрегез күтәренке булсын! -Балалар,бүген безгә бик күп кунак апалар килгән, әйдәгез апаларгада елмаю бүләк итик һәм матур итеп исәнләшик. –Бүген без сезнең белән сэяхәткә барырбыз . Ә сезнең минем белән барасыгыз киләме? Ә безгә сәяхәткә барарга менә шушы тылсымлы юл ярдәм итәр. Балалар, ә без бу юл буйлап бара алырбыз микән? Ни өчен? Уйлыйк әле барыбызда. (балаларны активлаштыру). “Тылсымлы юл” нишләгән? (балаларның җаваплары, җавпларны гомумиләштерү). –Дөрес балалар, без барасы юл, ватылган, тишелгән, зур трактор үтеп киткән һәм юл ватылган, безгә юлны төзәтергә кирәк. Ә сез игътибар белән карагыз әле, бу юлдагы тишекләр нәрсәләргә ошаган? (балаларны активлаштыру, җавапларын тыңлау). Ә без өчпочмак, квадрат, овал, турыпочмаклык, түгәрәкне бер сүз белән ничек әйтәбез? –Дөрес геометрик фигуралар. –Балалар сезнең алдыгыздагы тәлинкәләрдә геометрик фигуралар бар,хәзер шуларны алабыз һәм юлны ямыйбыз. (балалар геометрик фигураларны алалар һәм кемдә нинди геометрик фигура шул фигураны “тылсымлы юл”дагы геометрик фигурага куеп юлны тигезли) –Булдырдыгыз балалар. –Әйдәгез хәзер геометрик фигураларның рус телендә әйтелешен кабатлап алыйк әле. (аерым һәм күмәк кабатлаулар). -“Тылсымлы юл” безне кайда алып килде? (балаларның җаваплары тыңлана). - Нәрсәләр үсә монда? (чыршылар). – Алар нинди? -Бу чыршы нинди? (биек-высокий),(аерым һәм күмәк кабатлаулар). - Ә бу чыршы нинди? (тәбәнәк-низкий), (аерым һәм күмәк кабатлаулар). -Чыршылар тагын нинди? (матур). - Ә тагын да матур булсыннар өчен нишләп була? (бизибез).-Балалар, сезнең подноста тасмалар бар, әйдәгез алыйк әле тасмаларны. Тасмалар нинди төстә? Алисә синең тасма нинди төстә? Ислам, Ильгина, Ариана. –Әйдәгез хәзер сезнең белән парлашып басыйк әле кызыл тасма белән кызыл, зәңгәр белән зәңгәр, яшел елән яшел, һ.б. Парлашып бастык, хәзер әйдәгез уйлык әле безнең тасмалар барысыда бертигез микән, моны белер өчен нишләрбез икән? (балаларның җавапларын тыңлыйбыз, җаваплар гомумиләштерелә).-Дөрес балалар, үлчибез, әйдәгез өстәл яныны килик, тасмаларны тигез итеп куябыз, бер башын тигезлибез, менә шулай. Үлчәдегезме? Тасмалар нинди? (Озын һәм кыска). –Әйдәгез кабатлыйк әле озын ,кыска, (длинний, короткий). - Уйлыйк әле балалар, озын тасмалар белән кайсы чыршыны бизәрбез икән, ә кыска тасмалар белән?(балалар чыршы бизиләр). –Чыршыны ничек итеп бизәдек? -Балалар, сез берәр тавыш ишетмисезме? (елаган тавыш). Кемдер елый түгелме? Сез берәрсен күрмисезме? (Чыршы төбендә куяннар) –Нәрсәләр болар балалар? (куяннар). Алар нигә елыйлар икән? –Балалар, куяннар нәрсә яраталар әле алар? (кишер) Әйдәгез без аларны кишер белән сыйлыйк, менә монда кәрҗиннәр бар, ә сезнең подноста кишерләр, уйлый әле балалар, кәрҗиннәр нинди? (зур, кечкенә), ә кишерләр? (балаларның җаваплары) зур кишерләрне кайсы кәрҗингә салырбыз икән, ә кечкенәләрен? Дөрес балалар. Хәзер безгә кәрҗиннәрне куяннарга бүләк итәсе калды. –Бу куян нинди балалар? (зур). –Ә монысы? (кечкенә). –Бу кәрҗинне кайсы куянга бирербез икән? Ни өчен? Ә монысын? (балаларны активлаштыру, җавапларын тыңлау). -Булдырдыгыз, балалар. -Әйдәгез хәзер куяннар белән уйнап алыйк: “Куянкай”. -Балалар, безнең куяннарның өйгә кайтасылары килә, аларны Аяз, тамчыгөл һәм Эмиль озатып куйсыннар.-Балалар, сезгә бүгенге эшчәнлек ошадымы? Нәрсәләр ошады сезгә? (Балаларның җавалары тыңланыла һәм гомумиләштерелә). -Балалар, инде безгәдә төркемебезгә кайтырга вакыт, әйдәгез килгән “тылсымлы юл”ыбыздан тыныч кына кайтыйк.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
ТЕРЕ ҺӘM УЕНЧЫК КОШЛАР. Кечкенәләр төркемендә турыдан туры белем бирү эшчәнлеге үрнәге.
Танып белү һәм иҗади тәрбия өлкәсендә эш үрнәге....
Беренче кечкенәләр төркемендә "Авылда кунакта" дигән темага белем бирү эшчәнлеге конспекты һәм презентация
Беренче кечкенәләр төркемендә "Авылда кунакта" дигән темага белем бирү эшчәнлеге конспекты һәм презентация...
2 нче кечкенәләр төркемендә "Сәнгати-эстетик үсеш" өлкәсеннән (Әвәләү) оештырылган белем бирү эшчәнлеге
Сәнгати-эстетик үсеш өлкәсеннән (Әвәләү) оештырылган белем бирү эшчәнлегеТөркем: 2 нче кечкенәләр төркемеТема: Печенье Максат: түгәрәк формадагы предмет әвәләргә, уч белән басып, түгәрәк фор...
Уртанчылар төркемендә белем бирү эшчәнлеге "Табигать сукмагы буенча сәяхәт"
тәрбияче Идиатуллина Лилия Гаяз кызы...
Икенче кечкенәләр төркемендә белем бирү эшчәнлеге "Көзге урманнга сәяхәт"
Икенче кечкенәләр төркемендә белем бирү эшчәнлеге “Көзге урманга сәяхәт”Максат:. Табигатьтәге матурлыкны күрә һәм аңлый белергә өйрәтү.Тәрбия бурычы:...
Икенче кечкенәләр төркемендә турыдан –туры белем бирү эшчәнлеге өчен шөгыльнең конспекты
Икенче кечкенәләр төркемендәтурыдан –туры белем бирү эшчәнлеге өчен шөгыльнең конспекты ...
“Ни өчен куян кызы әнисен тыңламаган?” темасына мәктәпкә әзерлек төркемендә оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты
Балаларны бер- берсен тыңларга өйрәтү,Әти –әни сүзен тыңларга,мәрхәмәле булырга өйрәтү Тәрбияче биргән сораларга җавап бирү күнекмәсе булдыру, балаларның мөстәкыйль фикер...