математикадан йомгаклау занятиесе
план-конспект занятия по математике (старшая группа) на тему
Зурлар төркемендә микъдәр һәм саннар тәртибен, геометрик фигураларны ныгыту.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tema_matem.shogyl.doc | 36.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема:
Программа эчтәлеге: Микъдар санын һәм тәртип санын санау күнекмәләрен ныгыту. Ритм, башта, соңыннан төшенчәләрен аңлап эшләүләренә ирешү. Предметларны чагыштыруны, пространстводан геометрик фигураларга охшаш предметларны таба белү күнекмәләрне арттыру.
Материал. 1-8 гә кадәр цифрлар, нокталы карточкалар, рәсемле картинкалар (яз, җәй, көз, кышны билгеләгән төсле картон,агач рәсемнәре макетлары, чәчәкләр, әкият геройлары һәрбалага 8әр түгәрәк, өчпочмак, чагыштыру өчен карандашлар, төсле полоскалар).
Барышы:
-Елның кайсы вакыты һәм без аны нинди төс белән билгелибез?
-Елның яз вакыты без аны яшел төс белән билгелибез.
-Хәзер ел фасылларын шушы төсләр белән эзлекле тәртиптә куярга кирәк.
-Кыш,яз, җәй, көз (ак,зәңгәр, яшел, сары ...).
-Игътибар белән карагыз безнең нәрсә килеп чыкты?
-Төсләр кабатлана, билгеле бер ритм.
Әие дөрес әйттегез.
-Яз көне без агачлар утыртабыз. Агач утырту өчен башта нәрсә , соңыннан нәрсә эшлиләр? Рәсемнәргә карап эзлекле тәртиптә тезәргә кирәк.
-Балалар рәсемнәрне тезэләр .
-Ничә төрле эш башкарылган бергәләп саныйк. 1-8 гә кадәр санау.
-Беренче эш итеп нәрсә эшлиләр һәм онытмас өчен аны цифрлар белән язып барыйк. (Балалар ничәнче эш икәнен әйтеп тәртип саннарын куеп баралар).
-Агачлар үсеп җимеш биргәнче бик күп вакыт кирәк икән балалар.
-Дидактик уен “ Кайсы сан юк ?”
-Рәсемдә каен һәм имән агачлары. Игътибар белән карагыз алар бер-берсеннән кайсы яклары белән аерылып торалар?
-балалар җаваплары.
-Каен агачы имән агачыннан нечкәрәк.
-Имән агачы каеннан юанырак.
-Имән агачы каеннан тәбәнәк һ.б.
-Аларны юан, нечкә, биек, тәбәнәк икәнен ничек беләбез?
-Балалар җаваплары. Такта янында макетлар ярләмендә күрсәтеп сөйлиләр.
-Өй салырга нинди агачны сайлар идегез ни өчен? (бал. Җ.)
-Безнең “ Теремкәй” не салыпта куйганнар.(рәсемнән өйне карау).
-Теремкәй янына матур чәчәкләр утыртканнар.(урыннарда балалар зәңгәр түгәрәкләр куеп баралар).Теремкәйгә җәнлекләр килә башлаганнар. (сары өчпочмаклар куялар).Хәзер теремкәйдә җәнлекләр күбрәкме әллә чәчәкләрме? Ничек итеп беләбез?
-Парлап куябыз.
-Нәрсәләр күбрәк? Тигез булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?
-1-8гә кадәр санау, Берне куеп тигезләү.
-Җәнлекләрдән тычкан, бүре, аю калган .калганнары өйгә кереп киткәннәр.
-Аларга рәсем ясарга карандаш кирәк булган. Тычкан рәсем ясарга кыска карандаш сораган. Аю озынын. Ничек итеп сайлап бирербез. Кем алып бирә.
-Берсе янына берсен куеп.
-Алар менә шулай нокталы карточкалар ясаганнар. Нокталы карточкаларны тиешле саннары янына куярга кирәк.
- Ә башка җәнлекләр сөлгеләр юып элгәннәр.
-Ничә озын сөлге(5), кыска (7), тар(7), киң(5).
Урыннард эш альбом “Игралочка” 60 бит.
Тема:”Сәяхәтче бака”
Программа эчтәлеге:Предметларның үзлекләрен, таблица белән эшләү күнекмәләрен ныгыту.Санау күнекмәләрен, аларны чагыштыруны, тамгаларны куллануны ныгыту.Геометрик фигураларны ныгыту.
Материал:таблица, тамгалар, таякчыклар, саннар, бака үткән сызыклар, кисемтә кушу,алу мисалларын эшләр өчен.
Барышы.
Сәяхәтче бака безгә бик күп биремнәр алып килгән.Без аны бүген бергәләп чишәрбез. Менә бу рәсемгә карарбыз ул нәрсә дип атала?
-Әйе таблица.
-Игътибар белән карагыз ничә рәттән тора?(3).
-Ничә баганадан? (4)
-Өченче баганадагы предметлар турында нәрсә әйтә аласыз?
-Өченче баганада өс киемнәре.
-Икенче рәттәге предметлар турында?
-Икенче рәттә төрле предметлар,ләкин төсләре бер төрле.
-Дидактик уен “Предметны тиз генә тап” (мәсәлән: 2рәттә, 3 баганада нәрсә?).
-Икенче таблицаны карау.
-1нче рәттәге фигуралар нәрсәсе белән охшаш?
-Бу рәттәге фигуралар төсләре белән охшаш, формасы, зурлыклары белән аерыла.
-2нче рәттәге фигуралар нәрсәсе белән охшаш?
- Бу рәттәге фигуралар формасы белән охшаш, төсе, зурлыклары белән аерыла.
-3нче рәттәге фигуралар нәрсәсе белән охшаш?
- Бу рәттәге фигуралар зурлыклары белән охшаш, төсе, формасы белән аерыла.
-Бака үзенең сәяхәтен дәвам итә, ләкин ул каршылыкларга очырый. Аңа ярдәм итәбезме.
-Бу нинди билге (кушу).
-Улнинди сызыктан бара? (кәкре сызыктан).
-Бу нинди тамга?(ала).
-Ул хәзер нинди сызыктан бара?(сынык сызыктан).
-Бака сынык сызыктан барганда кычкырып барган ул ничә тапкыр кычкырды икән? (1-10га кадәр санау эчтән).
- Бу нинди тамга?(зурлык,кечелек).
- Ул хәзер нинди сызыктан бара?(туры сызыктан).
-Туры сызыктан барганда ул төрле эленеп торган ленталар күргән.
-Озын ленталар ничә?(4).
-кыска ленталарничә?(5).
-Онытмас өчен язып куябыз.
-Саннарны чагыштыру, зурлык. Кечелек тамгаларын дөрес итеп кую.
-Бака нинди сызыктан бара? (кисемтәдән).
-Бака икенче ноктада тора иде алга таба ике тапкыр сикерде ул ничәнче ноктада булыр? Нинди тамга кулланабыз?
-Ул 4нче ноктада була кушу тамгасы кулланабыз.
-Шул ноктадан бер тапкыр артка таба сикерде хәзер ничәнче ноктада булыр?
-Ул 3нче ноктада була алу тамгасы кулланабыз.
-Баканың сәяхәте тәмам, ләки аның биремнәре бар әле.
-Таякчыклардан фигуралар төзергә кирәк.
-Квадрат. Аның почмагы нинди? (туры).
-Өчпочмак . Почмагы(кысынкы)
-Бишпочмак. Почмагы (җәенке)
-урыннарда эш.
-Альбом “игралочка”
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Занятиес детьми младшего школьного возраста: « Весёлые человечки из бельевых прищепок».
Занятие с использованием бельевых прищепок. Для детей демонстрируется способ обыгрывания историйц со сказочными человечками...
“Әти-әнием һөнәре” зурлар группасында туган тел занятиесе конспекты
конспект занятия по родному языку...
"Кызыл калфакка ярдәм итик" математикадан йомгаклау шөгыле
Тема: Кызыл калфак.(зурлар төркеме) Максат: Балаларның логик фикерләү сәләтләрен үстерүТәрбия бурычы: Балаларда мөстәкыйльлек, эшчәнлеккә карата кызыксыну тәрбияләү.Үстерү бурычы: 1- 10 кад...
Мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән математикадан йомгаклау шөгыленеӊ конспекты
Мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән математикадан йомгаклау шөгыленеӊ конспекты Максат: Балаларныӊ белемнәрен тикшерү, 1–10-га кадәр тәртип буенча санау hәм...
“Яз килде” темасын йомгаклау буенча уртанчылар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты
Максат - Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.- Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.- Фикерләү сәләтен арттыру.- Сүзлек запасын арттыру....
“Ноябрь – көзнең соңгы ае” темасын йомгаклау буенча зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлегендә йомгаклау конспекты
Максат - Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.- Фикерләү сәләтен арттыру.- Сүзлек запасын үстерү....
Музыкальное занятиес элементами арт-педагогики для детей старшей группы с ЗПР(Синдром Дауна) .
Конспект музыкального занятия включает в себя элементы арт-педагогики, развитие и коррекция психических процессов....