Конспект по конструированию на татарском языке "Домики из сказок"
план-конспект занятия по конструированию, ручному труду (средняя группа) по теме
Предварительный просмотр:
Тема: Җәнлекләр өчен өйләр.
Максат: Балаларның конструктив осталыкларын үстерү; төзү материалларының исемнәрен ныгыту; биремнәрне төгәл үтәүләренә ирешү; кулларының вак моторикасын ныгыту; әкият геройларына ярдәм итү теләге тудыру; күңел күтәренкелеге булдыру.
Җиһазлау: Төзү материаллары ( шакмаклар, кирпечләр, түбәләр), “Теремкәй” әкиятенең персонаңлары, агачлар, кошлар, гөмбәләр, зәңгәрсу тукыма, чикләвекләр.
Сүзлек өстендә эш: Төзү материаллары, кирпеч, шакмак, түбә.
Кулланылган әдәбият: Л.Х.Дәүләтшина. Бармакларны уйнатабыз-сәйләм телен үстерәбез.- Казан: РИЦ « Школа», 2009.
Барышы:
- Балалар, мин сезгә табышмак әйтәм, игътибар белән тыңлагыз һәм җавап бирерсез:
Үзе кырда тора,
Җәнлекләр көтеп тора.
- Теремкәй.
- Карагыз әле, балалар, теремкәй җимерелгән. Әйдәгез, бергәләп аны төзибез: сез миңа материалларын биреп барыгыз, мин төзермен.
Балалар, менә ул өй.Без аны нәрсәдән төзедек?
- Төзү материалларыннан.Шакмаклар һәм түбә кулландык.
- Өй нинди өлешләрдән тора?
- Стена, түбә, ишек, тәрәзә.
- Теремкәйдә кемнәр торган соң?
- Тычкан-чыелдык, Бака-бакылдык, Куян –озынколак, Хәйләкәр төлке, Соры бүре.
- Ә кем теремкәйне җимергән?
- Аю.
- Балалар, Аюның өйне бердә җимерәсе килмәгән. Ул бары тик сыймаган. Ни өчен ул сыймаган?
- Чөнки Аю зур, ә өй кечкенә.
- Ә калган җәнлекләр кая качып беттеләр?
- Урманга.
- Әйдәгез, урманга барып, аларны эзләп кайтабыз.
Монда елга бар икән. Урманга юл елга аша үтә.Елга аша чыгар өчен безгә басма төзергә кирәк. Басманы нәрсәдән төзибез?
- Кирпечләрдән. ( Басма төзү)
- Әйдәгез басманы бармаклар белән дә ясап күрсәтик.
Безгә басма аша
Тизрәк чыгарга кирәк.
Теремкәй җәнлекләрен
Эзләп табарга кирәк.
- Юлыбызны дәвам итик.( Физкультминутка)
Тигез юл буйлап
Балалар бара
Ашыкмый атлап.
Зур-зур ташларны
Сикереп үтәләр
Һәм көтмәгәндә
Егылып китәләр
Бух!!!
- Балалар, менә без урманга да килеп җиттек. Карагыз әле, урманда нәрсәләр бар?
- Агачлар.
- Әйдәгез. Бармаклар белән аларны күрсәтик.
Яшь чыршылар киң итәкле
Күлмәкләрен кигәннәр.
- Нәрсәләр үсә?
- Гөмбәләр.
- Күрсәтәбез.
Гөмбә, гөмбә, гөмбәкәй,
Нигә син бик бәләкәй!?
- Нәрсәләр очып йөри, агач ботакларында да утыралар?
- Кошлар.
- Аларны да күрсәтик.
Гөрләшәләр, сайрашалар,
Җырчы кошлар урманда.
- Булдырдыгыз. Әнә бит безнең җәнлекләребез дә! Исәнләшик алар
белән. Без аларның һәрберсенә аерым өй төзербез. ( балалар мөстәкыйль рәвештә өй төзиләр)
- Инсаф, син өйне нәрсәдән төзедең?
- Гөлия, Бу нәрсә?( Түбә) Түбә нинди төстә?
- Айзат. Бу материал нәрсә дип атала?( Шакмак)
- Гүзәл, синең өең Динәнекенә караганда нинди? ( Зур)
- Динә. ә синеке нинди? ( Кечкенә)
- Булдырдыгыз балалар, матур өйләр төзедегез. Хәзер өйләргә җәнлекләрне генә урнаштырасы калды.Балалар, Гүзәлнең өенә кемне кертәбез?
- Аюны.
- Ни өчен Аюны?
- Чөнки Аю иң зурысы, Гүзәлнең дә өе иң зурысы.
- Иң кечкенә өй кайсысы, анда без кемне кертәбез?
- Динәнеке. Тычканны кертәбез.
- Баканы, Бүрене, Төлкене, Куянны да өйләренә кертик.( Җәнлекләрне өйләргә урнаштыру)
- Безнең җәнлекләргә үз өйләрендә рәхәт инде.Алар тату яшәрләр һәм бер-берсенә кунакка йөрерләр. Сезгә рәхмәт әйтеп күчтәнәч әзерләгәннәр- чикләвекләр. Аларга рәхмәт әйтик тә, без дә урманнан кайтып китәрбез.
- Балалар без сезнең белән бүген занятиедә нишләдек?
- Урманга бардык, басма төзедек, өйләр төзедек. Җәнлекләрне өйләргә урнаштырдык.
- Бүгенге занятиедә без сезнең белән бик күп файдалы эш эшләдек. Занятиебез бүгенгә тәмам.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Конспект сказки "Колобок" на татарском языке.
Конспект для воспитателей кто ведет театральный кружок....
«Конструированию объёмных коллажей для инсценирования сказок., конструированию объёмных коллажей»
Для оформления стен групп, я использую как детские работы, так и коллажи на темы сказок. При изготовлении коллажей можно использовать различный упаковочный материал для подарков и цветов: фетр,...
Конспект занятия по обучению татарскому языку в старшей группе Тема: “Тылсымлы кыш.”
Хочу вашему вниманию представить конспект, интегрированное занятие по обучению татарскому с элементами фольклора, нетрадиционного рисования. В конспекте использованы такие методические приемы: вхожде...
Конспект занятия "Тукай - солнце татарской поэзии" для детей старшего возраста
Итоговое занятие по развитию речи для детей старшего возраста...
Конспект занятия по рисованию "Татарский орнамент."
презентация...
Конструкт НОД по конструированию. Тема "Путешествие в страну сказок" старшая группа
Конспект занятия по конструированию (старшая группа)...
План-конспект занятия (конструирование, ручной труд, средняя группа) на тему: Конспект интегрированного занятия по конструированию
План-конспект занятия (конструирование, ручной труд, средняя группа) на тему: Конспект интегрированного занятия по конструированию...