Конспект
план-конспект занятия по аппликации, лепке (младшая группа) на тему
Предварительный просмотр:
Татарстан республикасы Сарман муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе гомуми үсеш төрендәге 2-нче санлы "Лилия" балалар бакчасы.
«Кояшка кунакка»
(Беренче кечкенәләр төркемендә әти-әниләр җыелышы өчен катнаш шөгыль)
Сарман 2013 тәрбияче: Гайнемова С. Р.
Максат: Яңа сүзләр өйрәнү аша сүз байлыгын арттыру, сөйләм телен үстерү. Тәрбияче биргән сорауларга дөрес җавап бирә белергә, пиктограммалар аша 2 – 4 сүздән тора торган җөмлә төзәргә өйрәтү. Предметның билгеләрен дөрес әйтүгә ирешү.Игътибарлык, кызыксынучанлык тәрбияләү.
Җиһазлар: Мольберт, кояш һәм болыт төшкән рәсем, әтәч (бибабо), пиктограмма, пазл, балаларга рәсем ясау өчен ватман, сары төстә гуашь, куллар сөртү өчен салфетка.
Шөгыль барышы:
Тәрбияче: – Балалар, безгә бүген кунаклар килгәннәр, әйдәгез, алар белән исәнләшик.
Балалар: – Исәнмесез!
Тәрбияче: – Алтын алма елмаеп
Күк йөзендә яктырта.
Бик, бик кайнар нуры белән
Тирә якны җылыта.
Тәрбияче: – Нәрсә ул, балалар? Әйе, кояш (мольбертта кояшны күрсәтәм). Ул нинди? Әйе, кояш җылы, түгәрәк, ягымлы. Ул нәрсәгә ошаган?
Балалар: – Алмага, коймакка, тәлинкәгә ошаган.
Тәрбияче: – Кояш нинди төстә?
Балалар: – Сары.
Тәрбияче: – Булдырдыгыз. Балалар, карагыз әле, безнең кояшны, нигә моңсуланган ул?(Мольбертта кояш, болытлар). Әйе, аны болыт каплаган. Балалар, кояшны болыт каплагач нәрсә була?
Балалар: – Салкын, караңгы, яңгыр ява.
Тәрбияче: – Әйдәгез, кояшны коткарыйк, болытны куып җибәрик, кояшка нурлар ясыйк. (Балалар белән эш)
Тәрбияче: – Балалар, карагыз, ничек итеп кояш сөенә! Ул сезгә рәхмәт әйтә, елмая. Без дә елмайик аңа, бер – беребезгә.
Тәрбияче: – Кояшның сезнең белән уйныйсы килә. (“Кояш һәм яңгыр” уен)
- Әйдәгез, шундый матур кояшлы көндә уйнарга чыгыйк! (Балалар бүлмә буйлап биеп, сикереп, уйнап йөриләр. “Яңгыр килә!” диюгә, урыннарына йөгерәләр.
Тәрбияче: – Кем кояш белән тора,
Бар кешене уята,
Бик нык кычкырып җырлый,
Безгә йокларга бирми?
Балалар: – Этәч!
Тәрбияче: – Әйе, әтәч (кулга бибабо этәчне киям). Карагыз әле, балалар, ул сезгә башы белән селки, исәнләшә һәм әтәчебез буш кул белән килмәгән, ул рәсем алып килгән, әйдәгез, бергәләп сөйләп карыйк әле (Пиктограмма куела)
Балалар: – Бу этәч, ул кош, сарайда яши.
Тәрбияче: – Әтәчнең нәрсәсе бар? (Баш, гәүдә, канаты, аяклары).
Тәрбияче: – Әтәч нәрсә ярата ашарга?
Балалар: – Җим, чирәм, су эчә.
Тәрбияче: – Булдырдыгыз, әтәч турында дөрес сөйләдегез. Ә хәзер этәчне өлешләрдән җыеп карагыз.
“Пазладан этәчне җыю” (дид. уен)
Тәрбияче: – Әйдәгез, әтәч белән бармак уенын уйнап алабыз:
- Син, бармак, кая бардың?
- Бу бармак белән кунакка бардым,
- Бу бармак белән кояшны күрдем,
- Бу бармак белән әтәчне күрдем,
- Бу бармак белән уен уйнадым!
Тәрбияче: – Балалар , әтәчкә ошады бездә кунакта, ләкин аңа китәргә кирәк. Ул безгә рәхмәт әйтә һәм саубуллаша.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект занятия в подготовительной группы педагога-психолога со слабослышащими детьми
Дата проведения: 21 февраля 2012 г. Участники: дети подготовительной группыПроводит: педагог-психолог Панова М.М.Цель:способствовать формиров...
Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект занятий
Познакомить детей с числом и цифрой 6.Совершенствовать навыки счета и сравнения совокупностей предмета.Формировать умение детей различать понятия вчера, сегодня, завтра.Закреплять знания о геоме...
Конспект проведения комплексного занятия «Грибной дождь», Конспект проведения комплексного занятия «Первы снег», Конспект проведения комплексного занятия «Снег идёт»и Физкультминутка«БУРАТИНО»
1. Проведения занятия, учить детей замечать изменения происходящие в природе.2. Проведения занятия, учить детей группировать предметы по цвету и форме.3. Проведения занятия, Развивать у детей целостно...
Конспект НОД " Азбука безопасности" .Конспект НОД: Тема «Азбука безопасности» Составила : Рахимова Зарифа Тахировна. К конспекту прилагается презентация.
Составила : Рахимова Зарифа Тахировна.Цель: Обобщить и систематизировать знания о безопасности в доме.Задачи:Образовательные:— Формировать умения видеть вокруг себя потенциальные опасности в доме...
Конспект целевой прогулки «Наблюдение за сезонными изменениями: весеннее пробуждение природы» (старший дошкольный возраст) Конспект целевой прогулки «Наблюдение за сезонными изменениями: весеннее пробуждение природы» (старшая группа) Конспект целевой про
Конспект целевой прогулки «Наблюдение за сезонными изменениями: весеннее пробуждение природы» (старший дошкольный возраст)Конспект целевой прогулки «Наблюдение за сезонными изменениями: весеннее пробу...
праздника Конспект по сказке «Теремок» Веселится народ, праздник Пасхи у ворот. Конспект совместной деятельности педагогов с детьми с ОВЗ «Звуки весны», План - конспекта Тема: Совместная образовательная деятельность «Рукавичка" и другие
Методическая разработка праздника «По дорожке весело наши ножки шли»для детей со сложным дефектом совместно с родителями.Праздник посвящается Дню Матери.Цели и задачи:Коррекционно-ра...
Конспект занятия «Путешествие в Африку. Как помочь удаву?» план-конспект занятия по математике (подготовительная группа) на тему план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа)
Конспект занятия «Путешествие в Африку. Как помочь удаву?»Программное содержание: 1. Образовательные: учить пользоваться условной меркой при определении величины предметов....