Конспект занятия "Түбәтәй"
план-конспект занятия по аппликации, лепке (средняя группа) на тему

Максат: балаларга кайчы белән эшли белү алымнарын өйрәтүне дәвам итү, милли киемнәр(түбәтәй,калфак, читек) белән таныштыру, төсләрне аеру, татар бизәкләре(лалә чәчәге, яфрак) кисәргә өйрәтү. Ясалган эшкә уңай тәэсир тудыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_aliny_ashatovny.docx19.73 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №181 комбинированного вида»  Советского района города Казани

Тема: “Түбәтәй”

Выполнила:воспитатель

Сибгатуллина А. А.

                                г. Казань, 2013

Тема: «Түбәтәй”

Максат: балаларга кайчы белән эшли белү алымнарын өйрәтүне дәвам итү, милли киемнәр(түбәтәй,калфак, читек) белән таныштыру, төсләрне аеру, татар бизәкләре(лалә чәчәге, яфрак) кисәргә өйрәтү. Ясалган эшкә уңай тәэсир тудыру.

Җиhазлау:кайчы, клей, төсле кәгазь , татар бизәкләре.

Бурычлар:

  1. Өйрәтү: балаларны кайчы тотып дөрес кисәргә өйрәтү.
  2. Үстерү: фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерү.
  3. Тэрбияви: балаларда татар халкының гореф-гадәтләренә карата кызыксыну үстерү.

Балалар белән алдан эшләнгән эш: төрле бармак уеннары уйнау, физкультминуткалар, татар халкының милли киемнәре белән таныштыру.

Эшчәнлек барышы

1.Оештыру моменты:

Тәрбияче: -Балалар мин сезгә табышмак әйтәм, җавабын тапсагыз, буген нәрсә кисеп ябыштырачагыбызны белербез:

Әнием ак сәйлән тезеп

Чиккән яшел бәрхетне

Баш түбәмдә (түбәтәем)

Мин буген бик бәхетле.

2. Әңгәмә:

Тәрбияче: - Балалар ,димэк, нәрсә кисеп ябыштырачакбыз?

Балалар:  -Түбәтәй.

Тәрбияче:  -   Балалар  сез татар халкының нинди киемнәрен беләсез?

 Балалар:    -    Тубәтәй, калфак, читек, камзул h.б.

Тәрбияче:   -     Малай белән кызның киеме нәрсә белән аерыла?

 Балалар:  -       Малайлар түбәтәй, камзул, кулмэк кия, ә кызлар калфак, кулмэк, читек кия.

Тәрбияче:   -  Булдырдыгыз балалар!

Тәрбияче: -Ә хәзер өстәлгә күз салабыз. Безнең каршыбызда без кулланачак җиhазлар. Иң беренче итеп каты кәгазьне горизонталь буенча куябыз. Аннары кайчыны дөрес итеп тотып сызык буенча түбәтәй формасын кисеп алабыз. Балалар әйдәгез бармакларны ял иттереп алабыз.

Бармаклар уены:

Без инде хәзер зурлар

Күп эшли безнең куллар

Без кисә дә беләбез,

Без яза да беләбез,

Без уйный да беләбез,

Без саный да беләбез.

Әйдәгез саныйк әле,

Бер, ике, өч, дүрт, биш,

Алты, җиде, сигез, тугыз, ун.

Без инде хәзер зурлар

Күп эшли безнең куллар.

Тәрбияче: - Балалар дәвам итәбез:

Каты кәгазь өстенә түбәтәй формасын куеп ябыштырабыз. Түбәтәйнең уртасына алдан эшләнгән лалә чәчәген, яннарына яфракларын, лалә чәчәге уртасына тамчы ябыштырабыз.

Менэ түбәтәй әзер, без аны “Безнең хезмәтләр” почмагына элеп куябыз.Ә хәзер әйдәгез “ Түбәтәй” уенын уйныйбыз.

Башыңа син матур итеп

                     Түбәтәен кигәнсең.

                      Безнең белән уйнарга дип

                      Ераклардан килгәнсең.

                     Түп, түп, түбәтәй

                     Түбәтәен укалы.

                     Чиккән матур түбәтәең

                      Менә кемдә тукталды.  

Тәрбияче: - Балалар әйдәгез искә төшерәбез, без сезнең белән бүген нәрсә ясадык?  Булдырдыгыз балалар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект логопедического занятия учителя - логопеда Туровской С. В.Конспект занятия" Звук "У""

Тема. Звук У. Цель. Закрепить навыки четкого произношения звука .   Задачи образовательные: 1.            Познакомить детей со звуком ...

Конспекты занятий По математике Конспект занятия по математике в средней группе Тема: План (карта путешествий) Программные задачи: Формировать умение ориентироваться по элементарному плану, правильно определять взаимное расположение предметов в про

Конспекты занятийПо математикеКонспект занятия по математике в средней группе Тема: План (карта путешествий)Программные задачи:Формировать умение ориентироваться по элементарному плану, правильно...

Конспекты занятий Занятия по развитию речи Конспект итогового занятия по развитию речи «В гости к бабушке»

Конспекты занятийЗанятия по развитию речиКонспект итогового занятия по развитию речи        «В гости к бабушке»...

Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект занятия в подготовительной группы педагога-психолога со слабослышащими детьми

Дата проведения:  21  февраля  2012  г. Участники:   дети подготовительной группыПроводит:  педагог-психолог Панова  М.М.Цель:способствовать формиров...

Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект занятий

Познакомить детей с числом и цифрой 6.Совершенствовать навыки счета и сравнения совокупностей предмета.Формировать умение детей различать понятия вчера, сегодня, завтра.Закреплять знания о геоме...

Конспект занятия «Путешествие в Африку. Как помочь удаву?» план-конспект занятия по математике (подготовительная группа) на тему план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа)

Конспект занятия «Путешествие в Африку. Как помочь удаву?»Программное содержание: 1. Образовательные: учить пользоваться условной меркой при  определении величины предметов....

Конспект занятие по развитию речи с детьми старшей дошкольной группы по теме «Транспорт» с использованием интерактивной доски (на основе конспектов логопедических занятий Нищевой Н.В.) + Игры для ИД к занятию.

В современном обществе интерактивные технологии прочно вошли в нашу жизнь. Мы уже на представляем себя без компьютеров и геджетов. А как же иначе, ведь они так облегчают жизнь, дают неогранниченный ис...