НОД по развитию речи и аппликации "Ашъяулык бизэклэре"
план-конспект занятия по аппликации, лепке (старшая группа) на тему
Знакомство детей с татарской народной культурой, орнаментами
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
achyk_eshchnlek_ashyaulykny_bizu.doc | 40 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: “Ашъяулык бизәкләре”
Максат: балаларга татар халык мәдәнияте турында мәгълүмат бирү.
Бурычлар: татар халкының мәдәнияте турында, кием узенчәлекләре турында белемнәрен киңәйтү; сөйләм телен үстерү; үз хезмәтенә ихтирам тәрбияләү.
Сүзлек эше: читек, ашъяулык, кыңгырау, яфрак, ләлә, орнамент, бизәк.
Материал һэм җихазлар: татар халык киемнәре, милли татар киемнәре төшерелгән рәсемнәр, техник чаралар (магнитофон, ноутбук), бизәклэр үрнәкләре, бизәр өчен ак төстә ашъяулык, клей, пумала, чүпрәк.
Алдан башкарылган эш: киемнәр темасын өйрәну, җырлар һәм шигырьләр, татар халык уеннарын өйрәнү, бизәкләр үрнәкләре, калыплар әзерләү.
Белем биру өлкәләре интеграциясе: аралашу, социальләштерү, сәламәтлек, музыка, иҗади сәнгать, матур әдәбият уку, куркынычсызлык.
Эшчәнлек барышы:
Группада тыныч татарча музыка уйный. Балалар кереп ярымтүгәрәккә басалар.
Балалар: Исәнмесез, исәнмесез,
Хәерле иртә, сәламәтлек сиңа, миңа
Һәм барлык кешегә.
Тәрбияче: Балалар, безнен республиканың исеме ничек? Республикабызда нинди милләтләр яши? Без нинди милләт кешесе икәнен ничек белә алабыз?
Балалар: Безнең республикабыз - Татарстан. Монда татарлар, руслар, чувашлар, марилар һәм башка халыклар яши. Милләтләрне телләре, киемнәре, киемдәге орнаментлары буенча аерып була.
Тәрбияче: Дөрес. Ә минем киемем сезгә ошыймы? Мин нинди халыкның милли киеменә киенгәнмен.
Балалар: Ошый. Сез татар милли киемен кигәнсез.
Тәрбияче: Ә хәзер без сезнең белән татар милли киемнәре күргәзмәсенә барып кайтабыз.
Күргәзмәдә татар милли киемнәре куела: түбәтәй, калфак, читек, алъяпкыч, кулъяулык.
Тәрбияче: Кем татар милли киемнәре турында шигырьләр белә?
Гөлназ: Калфак кигән кыз баланың багып алчы йөзенә,
Нинди гүзәл татар кызы, күз тимәсен үзенә.
Айназ: Килешеп тора түбәтәй аның күркәм йөзенә.
Нинди матур татар улы, күз тимәсен үзенә.
Тәрбияче: Булдырдыгыз. Күрәсезме барлык әйберләрдә дә орнамент төшерелгән. Ул ничек дип атала?
Балалар: Бу орнамент - чәчәк – үсемлекле орнамент дип атала.
Тәрбияче: Дөрес. Татар милли орнаментының төп бизәкләре: чәчәкләр, үсемлекләр: ләлә, канәфер, кыңгырау, чалмабаш чәчәкләре, өчяфраклар. Борынгы заманда барлык кеше дә кием сатып ала алмаган, алар киемнәрне үзләре теккәннәр. Ә аларны бизәу өчен үрнәкләрне каян күргәннәр?
Балалар: Кешеләр бизәү өчен үрнәкләрне табигатьтән күргәннәр.
Тәрбияче: Дөрес. Бу матур киемнәр нәселдән нәселгә бирелеп килгән һәм шулай музейларга да эләккән.
Ә хәзер татар милли бизәкләрен кабатлау өчен уен уйнап алыйк.
Бу конвертларда читекләр. Сез аларнын парларын табарга тиеш.
“Читекнен парын тап” уены.
Тәрбияче: Татар милли киемнәргә багышланган уенны уйнап алыйк әле.
“Түбәтәй” уены уйнала.
Тәрбияче: Без дә музейга үзебезнең өлешебезне кертик. Музейга бүләккә ашъяулыкны бизәп тапшырыйк.
Өстәл артына утырганда балаларга туры утыру күнекмәсе искә төшерелә.
Тәрбияче: Сезнең өстәлегездә бизәкләр калыплары ята. Сез аны төсле кәгазьләргә төшереп, кайчы белән кисеп алырсыз.
Балаларга кайчыны дөрес итеп тоту күнекмәсе искә төшерелә.
Аннары бер-бер артлы бизәкләрегезне минем өстәлдә ятучы ашъяулыкка ябыштырырсыз.
Эшкә тотынганчы бармакларга зарядка ясап алыйк.
Менә минем бармаклар, шаян алар, шук алар,
Бармаклар гел уйныйлар, уйный-уйный туймыйлар.
Баш бармак, имән бармак, урта бармак, атсыз бармак һәм чәнти.
Гел бергә алар, бик дуслар.
Балалар кисеп ябыштыруы вакытында татар халык көе уйный.
Тәрбияче: Балалар, ашъяулыгыбыз бик матур композицияле килеп чыккан. Чиста итеп ябыштыргансыз. Күргәзмә эшчеләре бик шат булыр.
Нинди орнаментларны кулландыгыз?
Ә хәзер эш урыннарыгызны җыештырыгыз. Эшчәнлегебез тәмам.
Кулланылган әдәбият:
- Ф.Х.Валеев “Народное декоративное искусство Татарстана”, Казань, Татарское книжное издательство,1984.
- Г.Ф.Валеева-Сулейманова, Р.Г.Шагеева “Декоративно-прикладное искусство Казанских татар”, М, “Советский художник”,1990
- Закирова К.В., Мортазина Л.Р. “Балачак – уйнап-көлеп үсәр чак”, Казань, Редакционно-издательский центр, 2012
- Сергеева Н. “Гомер агачы-Дерево жизни”, “Татарская вышивка”, Казань, Издательство “Магариф”, 2008
- . http://fotki.yandex.ru/users/lady-shay/view/232468/?page=0 21.
- http://madaniyat.ru/265/tatarskiy-natsionalnyiy-ornament.html
- http://luiza-m.narod.ru/foto/bashkiem/tubet58.htm
- http://ooo-sahtian.yapokupayu.ru/buy/109035-tatarskaya_natsionalnaya_obuv 15.
- Авторские рисунки.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
НОД по развитию речи и аппликации "Ашъяулык бизэклэре"
Знакомство детей с татарской народной культурой, орнаментами...
Консультация для родителей по развитию речи «Развитие речи в домашних условиях, через развитие мелкой моторики»
Развитие речи ребенка с помощью подручных материалов. Значение развития мелкой моторики. ...
Развитие речи как средством общения и культуры, развитие речевого творчества, развитие звуковой и интонационной культуры речи
Теоретические аспекты формирования детского словотворчества...
Методическая разработка Конспект непосредственно - образовательной деятельности по развитию звуковой культуре речи в первой младшей группе. «Путешествие на ферму» по развитию речи звуковая культура речи. Звук «К»
Методическая разработка Конспект непосредственно - образовательной деятельности по развитию звуковой культуре речи в первой младшей группе. «Путешествие на ферму» по развитию р...
Конспект непрерывной образовательной деятельности по развитию речи в средней группе по мотивам сказки «Три медведя» Интегрированное занятие по развитию речи, познавательному развитию в средней группе.
Развитие речи детей по средствам игровой деятельности...
РАБОЧАЯ ПРОГРАММА КОРРЕКЦИОННОГО КУРСА РАЗВИТИЕ РЕЧИ Для дошкольников 6-7 лет с тяжелыми нарушениями речи (общим недоразвитием речи II – III уровня речевого развития). Подготовительная группа
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение«Детский сад № 322 «Морозко» Принята решением...
Методическая разработка по развитию речи .Конспект занятия в старшей группе по развитию речи «Звуковая культура речи: дифференциация звуков с-ш»
«Звуковая культура речи: дифференциация звуков с-ш»...