План самообразования
учебно-методический материал (средняя, старшая, подготовительная группа)
Мәктәпкә әзерлек ,зурлар һәм уртанчылар төркемендә балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү планы.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
samoobrazovanie_plany.docx | 39.17 КБ |
Предварительный просмотр:
«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Сабабаш “ Кояшкай” балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе тәрбиячесе Юнусова Гөлназ Илдус кызының 2018-2023 уку еллары өчен үз белемен күтәрү планы.
Тема: Мәктәпкә әзерлек ,зурлар һәм уртанчылар төркемендә балаларга
рухи-әхлакый тәрбия бирү.
Максат: Балаларда рухи-әхлакый тәрбия аша күңел байлыгы үстерү,әйләнә- тирә мохиткә, кешеләргә,дусларга, туган авылыңа мәхәббәт аша рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләү
Бурычлар:
1. Педагогик эшчэнлекне ойрэну
2. Бирелгэн юнэлештэ узеннен эшчэнлегенне системалаштыру.
Нәтиҗә:
- туган җиреңә,туган авылыңа аның табигатенә,гаиләңә,дусларыңа мәхәббәт,кайгырту хисләре тәрбияләү.
- балаларны гаилә бәйрәмнәрен,авылыңның йола-гореф-гадәтләрен белергәһәм ихтирам итәргә өндәү.
- перспектив план төзү.
- рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әти-әниләр йогынтысы да булырга тиешлегената-аналарга аңлату.
Инсаннар үзләрен гомер буе тәрбияләргә тиешләр
Ризаэддин бине Фэхреддин.
Тәрбия эше буыннан буынга, дөньяга беренче кеше барлыкка килгәннәналып, бүгенге көндә дә актуаль проблема булып тора. Тәрбия өлкәсендәбик күп хезмәтләр язылган. Һәр халыкның үз тәрбиячеләре, мәгърифәтчеләре, булган. Татар халкының мәгърифәтчеләреннән без кемнэрне белэбез? Алар: Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗәни, Хөсәен Фәезхан, Габденнәсыр Курсави, Ризаетдин Фәхретдиннэр.
Актуальлелек:
Олуг галимебез Ризаэддин Фәхретдин “Тәрбия – акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер” дип язып калдырган. Гасырлар дәвамын-да буыннан-буынга бирелгән гомумкешелек сыйфатлары һәм кыйммәтләре булып, илне, Ватанны ярату, олыны олы, кечене кече итеп тану, бер-берең белән тату, килешеп яшәү, ярдәмчел, шәфкатьле, мәрхәмәтле, изгелекле, иге-лекле булып яшәү һ.б. санала. Шушы идеяләр нигезендә авыллар, шәһәрләр генә түгел, хәтта дәүләтләр бер-берсе белән килешеп яшәгән, бәхәсле мәсьә-ләләрне уртага салып, сөйләшү, аңлашу юлы белән хәл иткәннәр.
Яшь буынга заманча тәрбия бирүдә иң мөһим юнәлешләрнең берсе – рухи-әхлакый тәрбия бирү. Ул белем бирү оешмаларына дәүләт заказы бу-лып тора һәм, әйткәнебезчә, төп гомуми белем бирү программалары нигезен-дә гамәлгә ашырыла. Аңлавыбызча, бу – мәгариф оешмалары җаваплылы-гында гына булган көнүзәк проблема түгел. Ул гаиләнең, җәмгыятьнең, дәү-ләтнең таләп-ихтыяҗларын берләштерә, һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүдә бердәм эшчәнлек алып барганда гына көтелгән нәтиҗәләргә ирешергә мөм-кин булачак.
Балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, тәрбияле итеп тәрбияләү – әти-әниләрнең җаваплы һәм изге бурычы. Үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре бирү гаиләдә, балалар бакчасында башлана. Тәрбия – ата-аналарның, тәрби-ячеләрнең зур осталыгын, тырышлыгын һәм түземлеген таләп итә торган дә-вамлы эш. 2 яшькә кадәрге балалар күбесенчә гаиләдә тәрбияләнә. Димәк, әдәплелек кагыйдәләре өйдә әти-әни, әби-бабай тарафыннан өйрәтелә. Бу эш ата-аналардан зур тырышлык һәм сабырлык тәлап итә. Балаларга “алай яра-мый”, “болай эшләмә” дип өзлексез тукып, кисәтеп торулар гына уңай нәти-җәләр бирми. Әхлак тәрбиясе бирү эзлекле, даими алып барылырга тиеш. Гаиләдә нигез итеп салынган балалар бакчасында тагын да үстерелә, камил-ләштерелә. Тәрбия эше кешелек җәмгыяте барлыкка килгәннән бирле яши. Тәрбия иҗтимагый күренеш. Тәрбия эшеннең стратегик максаты, асылда, ба-ла шәхесенең барлык эчке табигый көчләрен хәрәкәткә китерүдән, аны физик һәм рухи яктан әзерләп, яңа җәмгыять шартларында интелектуаль – әхлакый шәхес буларак эш итә алучы ирекле бер зат итеп тәрбияләүдән гыйбрәт. Рухи ярлылык әхлаксызлык тудыра. Әхлаксыз җәмгыятнең киләчәге юк.Шуңа кү-рә бала кечкенә булганда үк әхлак тәрбиясенә игътибар бирергә дип саный-быз. Яхшыны яманнан, яманны яхшыдан аера белү тәрбиясе кешедә яштән үк тәрбияләнә.
Балаларның социаль-шәхси үсеше “Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасының” “Бала һәм әйләнә-тирә дөнья”, “Әхлак тәрбиясе”, “Хезмәт тәрбиясе”, “Культура-гигиеник күнекмәләр тәрбияләү” бүлекләренд-ә ачыклана. Балаларның предмет тирәлеге һәм җәмгыять тормышы күренеш-ләре белән танышулары “Бала һәм әйләнә-тирә дөнья” бүлегендә тәкъдим ителә.
Әхлак тәрбиясе бирү балалар бакчасының барлык төркемнәредә дә, барлык төр балалар эшчәнлеге барышында да тормышка ашырыла. Әхлак тәрбисе бирү нәтиҗәсендә балаларда:
-әйләнә-тирә дөньяга карата уңай караш тәрбияләнә;
-гаиләсенә, туган ягына, туган авылына, туган иленә мәхәббәт тәрбияләнә;
-коллективта үзара мөнәсәбәтләр, үз-үзеңне культуралы тоту күнекмәләре, бергәләп уйнау һәм эшләү осталыгы, үзеңнең һәм башкаларның эшләгән эшләрен гадел бәяләү сәләте формалаша;
– социаль-иҗтимагый сыйфатлар тәрбияләнә.
Шуңа күрә тәрбияче һәр балага хөрмәт белән карарга тиеш, балаларның бер-берсе белән эмоциональ-уңай мөнәсәбәттә аралашуны оештыра белергә тиеш дип саныйбыз.
Әхлак тәрбиясе бурычлары беренче кечкенәләр төркеменнән башлап тор-мышка ашырыла. Бу төркемдә балаларга аларның җенес буенча аерымлау турында башлангыч мәгълумат бирелә: малайлар кыска чәчле була, алар күл-мәк, чалбар, шорты кияләр, ә кызлар озын чәчле булалар, алар бантик тага-лар, матур, чәчәкле күлмәк кияләр. Икенче кечкенәләр төркемендә бу белем-нәр тирәнәйтелә: малайлар күбрәк машина, туп белән уйнылар, ә кызлар курчак белән, малалар көчлерәк, кыюрак булалар, ә кызлар көчсезрәк. Уртанчылар төркемендә инде малайларда кызларга карата, ә кызларда малайларга карата хөрмәт тәрбияләнә башлый. Зурлар төркемендә малай-ларны кызларга карта игътибар күрсәтергә өйрәтәләр: кызларга урындык алып килергә, аларга булышлык күрсәтергә һәм башкалар. Кызларда исә тый-наклык тәбияләргә, әйләнә-тирәдәгеләрне кайгыртырга, малайлар күрсәткән игътибарга рәхмәт әйтергә өйрәтергә кирәк. Мәктәпкәчә әзерлек төркемендә малайларда һәм кызларда үз җенесе вәкилләренә хас булган сыйфалар тәрбияләүне дә-вам итәргә кирәк: малайларда кызларга булышу, ярдәмчеллек, урын бирү, ишектән чыкканда алдан үткәрү сыйфатларын, ә кызларда – тыйнаклык, кайгыртучанлык, пөхтәлек кебек сыйфатларны.
Ата-аналарга гаиләдә бу күренешләрне тәрбияләргә киңәш ителә. Аларны шулай үк төрле матур әдәбият, сюжетлы ролле уеннар аша бирү мөһим. Мәсәлән: без үзебезнең төркемдәге ата-аналарга шундый китаплар тәкъдим итәбез: “Иң матур сүз”, “Гөлбакча”, “Уйный-уйный үсәбез”, “Тел күрке сүз”, “Тел дигән дәрья бар”, шулай ук бу китапларны төркемдә режим моментларында актив кулланабыз. Аларның эчтәлеген сөйлибез, морален аңлатабыз. Ә сюжетлы-ролле уеннар, мәсәлән, “Гаилә” уеныныда гаилә мөнәсәбәтләре, әти-әниләргә хөрмәт тәрбияләнә, ә инде “Кибет”, “Яшелчә кибетендә”, “Аптека” һәм башка уеннарда олыларга хөрмәт, сөйләшкәндә ягымлы сүзләр кулланырга өйрәтәлә.Шулай итеп, безнең балаларыбыз инсафлы, тәртипле һәм әдәпле булсын өчен, киләчәктә тормышлары якты, матур, күңел тынычлыгы булсын өчен аларны кечкенәдән үк бу әйберләрне өйрәтеп үстерү төп максатларыбызның берсе. Максатларны тормышка ашыру – ата-аналарның һәм тәрбиячеләрнең зур тырышлыкларын тәләп итә торган эш.
2018 – 2019 уку елы.
Бүлек | Вакыты | Эчтәлек | Нәтиҗә | |
Методик эш | Ел дәвамында | - рухи-әхлак тәрбиясе буенча әдәбият уку -галимнәр фикерләре белән танышу; -үз практикаңда куллану -шөгыльләр үткәрү; -ачык занятиләр күрсәтү; - тәрбиячеләр белән тәҗрибә уртаклашу; -конкурсларда катнашу; -ата-аналар белән эшләү; -тема буенча ата-аналарга мәгьтүматләр бирү;(анкеталар һ.б.) - ата-аналар җыелышларында чыгышлар | ||
Балалар белән эш | Сентябрь | Әңгәмә: «Яхшылык һәм явызлык» Әңгәмә: «Нәрсә ул яхшы һәм нәрсә ул начар?» Әңгәмә: «Дуслык нинди була?» | Күмәк эш: «Дуслык иле» | |
Октябрь | “Ватаным-Россия” –дип аталган стенд эшләү. Занятие «Гаиләм һәм туган өем» Әңгәмә:”Туган җирем- Татарстан” Ачык дәрес: “Авылым чишмәләре. Әбием йолалары” Экскурсия в Мечеть. | (Россия, Татарстан, район,авыл фотолары, мәгълүматлар, әйтемнәр, шигырьләр аша) (ЛЕПБУК) эшләү. | ||
Ноябрь | Әңгәмә: «Өлкәннәр-әбиемнәр һәм бабамнар хакында)» Әңгәмә: «Әнидән дә кадерле кеше юк! » Занятие(сөйләм теле):”Туган җирем- алтын бишек!” Занятие (рәсем): «Минем әни-иң матуры» Занятие (әвәләү): «Таныш портрет» Занятие (аппликация): «Әниемә гөлләмә» Занятие (конструирование): «Шкатулка для украшений» | Аналар көненә балалар чыгышы. | ||
Декабрь | Әңгәмә: «Авылымда Яңа ел утлары» Бәйрәм иртәсе:Бакчада: «Яңа ел бәйрәме» Әңгәмә:»Чыршыларга сак караш” Занятие (рәсем): «Бәсле каеннар» Занятие (әвәләү): «Яңа ел уенчыклары» Занятие (аппликация): « Яңа ел чыршысы» Занятие(конструирование):«Новогодний лабиринт» | Күмәк эш: «Яңа ел әкияте» | ||
Январь | Әңгәмә: «Кышкы табигать» | Күргәзмә: «Яңа ел чыршылары» | ||
Февраль | Әңгәмә: «Герой шагыйрь- Муса Җәлил-безнең йөрәкләрдә!” Муса Җәлил тормыш юлы белән танышу, шигырьләрен ятлау. | Күмәк эш: «Җәлил һәйкәленә чәчәкләр” | ||
Март | Язны каршылау бәйрәм иртәсе:» Хуш киләсең Нәүрүз!” | Авылда Нәүрүзне каршы алу йолалары белән мәдәният йортында балалар белән чыгыш ясау | ||
Апрель Май | Занятие: (сөйләм үстеру) Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру. Ачык дәрес:»Кечкенә Апуш белән сөйләшү” Занятие (рәсем): «Бала белэн Кубэлэк» Занятие (әвәләү): «Кэжэ белэн Сарык» Занятие (аппликация): «Безнен авыл» (күмәк эш) Занятие (конструирование): «Су анасы»(Басма-мост) Занятие:«Табигатькә дөрес карашта бул!” | Тукай әсәрләренә күргәзмә. Рәсем күргәзмәсе: «Безнең гаҗәеп дөньябыз!”» | ||
Июнь | Әңгәмә: Татар халкының милли бәйрәме- Сабантуй! | Презентация «Сабантуй. Милли Көрәш. Сабантуй уеннары» | ||
Гаилә белән эш | Сентябрь | Әти- әниләр белән әңгәмә:»Тормышны, кешеләрне, бар тереклекне яратыгыз” | ||
Октябрь | “Рухи –әхлакый тәрбия буенча бөек галимнәр фикерләре” | |||
Ноябрь | Памятка: «Гаиләдә уңай рухи халәт тудыру» | |||
Декабрь | Памятка: «Милли татар бәйрәмнәре» | |||
Январь | Памятка: «Шелтәләү һәм гафу итә белергә өйрәтү» | |||
Февраль | Чыгыш :»Ни чәчсәң-шуны урырсың!” | |||
Март | Консультация:»Алма агачыннан ерак төшми» | |||
Апрель | Памятка: «әдәп-әхлак кагыйдәләрен тотып яшик» «Агачлар утыртыйк» акциясе. | |||
Май | Памятка:"9 Май-Бөек Җиңү көне!»» | |||
Июнь | Әңгәмә: «Балаларда сөйләм культурасы үстерү.” | |||
Кулланылган әдәбият | Ел дәвамында | Альбом: «Авылым тарихына сэяхэт» Ин матур суз балалар бакчасы тэрбиячелэре хэм эти-энилэр эчен хрестоматия : Хрестоматия для воспитателей детских садов и воспитателей / тэзуче-авторы К. В. Закирова. Закирова К.В., Кадыйрова Р.Э. “ Эхлак нигезе - матур гадэт Гаилэдэ hэм балалар бакчасында эдэп-эхлак тэрбиялэу. |
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениесе Сабабаш “ Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Юнусова Гөлназ Илдус кызының
2018-2023 уку еллары өчен үз белемен күтәрү планы
№ п\п | Эшнең эчтәлеге | Үткәрү вакыты | ||
2018-2019 уку елы | ||||
Методик тема:” Мәктәпкә әзерлек зурлар һәм уртанчылар төркемендә балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү” | ||||
1 | “Рухи-әхлакый тәрбия” буенча мәгълүмат туплау | сентябрь | ||
2 | Тәрбиячеләрнең методик технологияләре белән танышу | ел дәвасында | ||
3 | Ата-аналарга “Гаиләдә рухи-әхлак тәрбиясе ” дигән темага материал тарату | декабрь | ||
4 | Педагогик киңәшмәләрдә актив катнашу һәм ачык шөгыль күрсәтү | график нигезендә | ||
5 | Балалар бакчасында чараларда эшне тагында җанландыру | даими | ||
6 | Ел дәвамында үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү: яңалыклар белән танышу, газета – журналларга язылу: “Ачык дәрес”, “Тылсымлы куллар”, “Саба таңнары”, “Мәгариф”, интернет челтәреннән файдалану “Маам.ру”, “нспортал.ру.”, “Сабыем” сайтлары | ел дәвамында | ||
7 | Әти – әниләр белән бәйрәмнәр, әңгәмәләр үткәрү | ел дәвамында | ||
8 | Район методик берләшмәсендә тәрбиячеләрнең тәҗрибәләре белән уртаклашу | график нигезендә | ||
9 | Тәрбиячеләрнең эш тәҗрибәсен уртаклашу максатыннан ачык чараларда катнашу | ел дәвамында | ||
2019-2020уку елы | ||||
1 | Эш программалары төзү | сентябрь | ||
2 | Методик әдәбият белән танышу | сентябрь | ||
3 | Иҗади лабораторияне яңарту | даими | ||
4 | Туган авылым минем” дип аталган альбом ясау | ноябрь | ||
5 | Ата-аналар җыелышына Лепбук ясау(аңлату) | февраль | ||
6 | Үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү: газета – журналларга“Ачыкдәрес”, “Тылсымлыкуллар”, “Ребенок в детском саду”, “Мәгариф”,”Салават күпере”язылу, Маам.ру, дошколенок.ру сайты,Сабыем.ру яңалыклары белән танышу, курсларда уку | ел дәвамында | ||
7 | Йомгаклау | май | ||
2020-2021 уку елы | ||||
1 | Эш программалары эшләү | сентябрь | ||
2 | Районда үткәреләчәк семинар, конференцияләрдә катнашу | август | ||
3 | Ата –аналар почмагын яңарту | 1-2 нче атна | ||
4 | “Рухи-әхлакый тәрбия буенча” уеннар туплау | ел дәвамында | ||
5 | Балаларга уеннарны өйрәтү | ел дәвамында | ||
6 | Стенд,лепбук,альбомнар ясау | ел дәвамында | ||
7 | Үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү:яңалыклар белән танышу, газета-журналларга“Ачык дәрес”, “Тылсымлы куллар”, “Мәгариф”,”Салават күпере” язылу, интернет челтәреннән Маам.ру, Сабыем.ру, нс портал сайтларын карау. | ел дәвамында | ||
8 | Ата-аналарга милли йолаларны күрсәтү максатыннан “Авылым чишмәләре. Әбием йолалары” сценариен күрсәтү. | октябрь апрель | ||
9 | Ата-аналарга консультацияләр:”Ни чәчсәң шуны урырсың”, “Әдәп төбе-матур гадәт”һ.б. | ел дәвамында | ||
10 | Ата - аналар белән бәйрәмнәр “Әниләр көне”, “Яңа ел”, “Әтиләр безнең батырлар”, “Әнием-кадерлем” үткәрү | ел дәвамында | ||
11 | Ата-аналарга ачык ишекләр көне үткәрү | декабрь май | ||
2021-2022 уку елы | ||||
1 | Эшчәнлекләр өчен эш программалары әзерләү | сентябрь | ||
2 | Мониторинг үткәрү | октябрь | ||
3 | Үзбелемеңне күтәрү өстендәэшләү: яңалыклар белән танышу, газета-журналларга: “Ачыкдәрес”, “Тылсымлыкуллар”, “Мәгариф”,”Салават күпере” язылу, интернет челтәреннән Дошколенок.ру, маам.ру., сабыем.ру сайтларын карау, курсларда булу | ел дәвамында | ||
4 | Иҗади лабораторияне баету | ел дәвамында | ||
5 | Район методик киңәшмәләрдә катнашу | график нигезендә | ||
6 | Сайтта тәрбиячеләр белән тәҗрибә уртаклашу | ел дәвамында | ||
8 | Ата-аналарга консультацияләр үткәрү | ел дәвамында | ||
9 | Ата-аналарга ачык ишекләр көне үткәрү | декабрь май | ||
10 | Мониторинг үткәрү | май | ||
2022-2023 уку елы | ||||
1 | Еллык эш программалары төзү | сентябрь | ||
2 | Методик әдәбият белән танышу | ел дәвамында | ||
3 | Газета-журналларда чаралар белән танышып бару. | ел дәвамында | ||
4 | Интернет челтәре аша тәрбиячеләр белән тәҗрибәләр уртаклашу | ел дәвамында | ||
5 | Уеннар картотекасын тулыландыру | ел дәвамында | ||
6 | Әти-әниләр алдында, тәрбиячеләр алдында чыгышлар ясау. | ел дәвамында | ||
7 | Йомгаклау | май | ||
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
План самообразования по теме «Развитие мелкой моторики дошкольников второй младшей группы» План самообразования на 2016-2017 уч. год воспитателя Мамонтовой О.И.
План самообразования по теме«Развитие мелкой моторики дошкольников второй младшей группы» План самообразования на 2016-2017 уч. год воспитателя Мамонтовой О.И....
Отчет по плану самообразования Тема самообразования: «Здоровье сберегающие технологии в работе с детьми»
Отчет по плану самообразования Тема самообразования: «Здоровье сберегающие технологии в работе с детьми»...
Отчет по плану самообразования Тема самообразования: «Развитие индивидуальных способностей дошкольников-посредством использования метода куклотерапии»
Отчет по плану самообразованияТема самообразования: «Развитие индивидуальных способностей дошкольников-посредством использования метода куклотерапии»...
Творческий план самообразования педагога Черемухиной С.Ю. в группе общеразвивающей направленности детей 4-5 лет на 2019-2020гг Тема самообразования: Математические развлечения как средство формирования элемент
В этом году я взяла новую тему по самообразованию. Разработала план по самообразованию для детей 4-5 лет. Придерживаясь плана, мы работаем в системе. Он очень помогает мне в моей работе....
Индивидуальный план самообразования воспитателя Тема самообразования: Формирование математических представлений через дидактические игры
Цель: изучение актуальности использования занимательного игрового материала при формировании элементарных математических представлений у дошкольников....
Индивидуальный план самообразования воспитателя Тема самообразования : « Речевое развитие детей в младшей группе через сказку »
Речь - великий дар природы, благодаря которому люди получают широкие возможности общения друг с другом. Однако на появление и становление речи природа отводит человеку очень мало времени – ранни...
Самообразование. План самообразования. Консультация для педагогов
Самообразование – одна из форм повышения профессионального мастерства педагога «Мастерство учителя – это специальность, которой надо учиться» А.С. МакаренкоПедагогу самостоятел...