Килдебәктә аулак өй
план-конспект занятия (старшая группа)

Губайдуллина Фарида Ильдусовна

Ата-бабаларыбыздан сакланып калган матур гореф-гадәт уеннарын бакча балалары белән сәхнәләштерү. "Түбәтәй", "Йөзек салыш", "Наза" кебек уеннары аша балаларда әхлак сыйфатларын тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kildebkt_aulak_oy.docx36.67 КБ

Предварительный просмотр:

                                                    Килдебәктә  Аулак өй

    Зал бизәлеше: зал түрендә өйнең эчке күренеше, анда борынгы сандык, чиккән мендәрләр, сөлгеләр, идәндә тукыган паласлар җәелгән.

                                                              Бәйрәмнең барышы:

     Залда өй күренеше, залның икенче башында чишмә, агачлар.... Әби белән бабай сөйләшеп керәләр.

  Әти: Әй, әнисе сиңа әйтәм, эш бетте, әллә мин әйтәм, Сабага җизниләргә кунакка барып кайтыйк микән?

 Әни: Бик яхшы булыр әтисе.

Әти: әйдә аласа тизрәк әзерлән!

Әни: Тукта инде, тукта, өйне кемгә калдырыйк икән әтисе? Күрше Бибинур әби чирләп тора бит!

Әти: Нигә юкка кайгырасың, Гүзәлиябез олы кыз бит, аны өй сакларга калдырып була инде. Карт кыз янына яшьләр килми инде, әнисе.

Әни: Ярар, алайса, шулай итәрбез. Кызыбызны кисәтеп калдырыйк!

Әти: (Гүзәлияне чакыра) Кызым, әй, кызым, кер әле.

Әни: Гүзәлия кызым, без Сабага җизниләргә кунакка барабыз. Берүк өйне сакла, сеңелең  Зөһрәгә дә күз-колак булырсың. Егетләр, кызлар җыеп аулак өйләр ясап ята күрмәгез!

Гүзәлия: Юк, юк әни тыныч кына йөреп кайтыгыз!

(Әти белән әни саубуллашып чыгып китәләр)

Зөһрә керә: Гүзәлия апа, мин барысында ишетеп тордым. Әйдә апа аулак өй ясыйбыз.

Гүзәлия: Абау! Әти белән әни мине олы кыз диеп, күз-колак булырга кушып калдырдылар бит. Ачуланмаслармы икән? (Гөлназ үпкәләгән кебек басып тора)

Гүзәлия: Я ярый, чакырсаң чакырырсың  инде иптәш кызларыңны!

Зөһрә: (апасын кочаклап ала) Рәхмәт сиңа апа, хэзер тиз генә суга тошеп менәм чишмәгә шунда кызларныда чакырам.

Гүзәлия:
 Ә мин тиз генә өйне тәртипкә китереп куя торам. Кунаклар килгәндә өй чиста, күркәм булырга тиеш.
(Зөһрә чиләк- көянтәсен алып экрен генә әйләнә, залның икенче башына чишмәгә бара.Су ала, икенче кызда суга килә, тагын икенче кыз килә, шулай берничә кыз килә. Ул арада агачлар артыннан посып кына бер малай аларны күзәтә һәм сызгырып иптәшләрен чакыра ).
1 кыз: Ай кызлар егетләр килә, нишлибез.
1 егет: Хәерле көн кызлар! Көн шундый эссе сусадык су эчерегез чиләгегездән.(1 кыз янына килә)
2 кыз: Рәхим ит күпме кирәк шуның кадәр эч (чишмәгә күрсәтә)
1 егет: Ә минем сезнең чиләктән эчәсем килә иде.
3 кыз: Ә бәлки минем учымнан эчәрсең?
1 егет: (Сөенеп) бик рәхәтләнеп. (1 кыз учы белән су алада егет су эчәргә дип кызның кулына илә шул вакыт кыз учы белән суны егеткә сибә. Барысыда көләләр.)
1 егет: Ә-ә-ә әле сез шулаймы?
Кызлар: Әйе без төшеп калганнардан түгел (Көләләр, тиз генә барысыда түгәрәккә басалар,  егет кызны куа башлый теге кыз тиз генә икенче кыз алдына  килеп баса егет икенче кызны куа башлый. Әзерәк уйнап алалар).
4 кыз: Әйдәгез назалы уйнап алабыз.

Наза уены
 

1. Синмени, килдеңмени?

Зәйтүн гөле өч тармаклы,

Аның берсе синмени?

Кушымта. Алсуланып кояш чыга таң аткач,

Ник сызгырып уятмадың, ошаткач?


2. Исемнәре Нургата,

Синең кебек ялкау бака

Күпер астында ята.


3. Кара каеш ник будың?

Эш эшләргә ярамагач,

Җан көйдереп ник тудың?


4. Исемнәре Алтынбай.

Бер битендә балкый кояш,

Бер битендә балкый ай.

Зөһрә: Кызлар, онытып торам әйдәгез тизрәк кайтыйк, бездә бүген аулак өй, әниләр кунакка киттеләр.
5 кыз: Шулаймыни (сөенеп), кызлар кул эшләрегезне алыгызда әйдәгез Гөлназларга.
2 егет: Безнедә кертәсезме соң?
6 кыз: Тәртибезгә карарбыз инде.  
(Кызлар чиләкләрен алмакчы булалар егетләр тиз генә чәчәкләр алып кызларга биреп чиләкләрне үзләре алалар.         Өйгә кадәр бергә кайталар Голназ чиләкләрен алып өйгә керә, ә башкалар чыгып китәләр ).

Гүзәлия: Кайтып җиттеңме? Я ничек иптәшләрең киләбез диделәрме? (Ул арада кызлар киләләр). Бәрәч, кызлар килеп тә җитте. Каршы ал сеңлем  кунакларны.

Зөһрә: Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә

Кирәк һәммәбезгә дә.

Бәйрәмнәр бик күп болай да.

Ә шулай да, ә шулай да.

Халкыбызның йолаларын

Искә төшерик әле,

Күңелле итеп бүген

“Аулак өй “үткәрик әле.

( Җиңелчә көй астында кызлар утырып чигү чигә башлыйлар)

Гүзәлия: Кызлар эшләгәндә берәр җыр җырласак эшләребеәдә тизрәк эшләнер , күңелле дә булыр иде.Әйдәгез әле “Сөлге чигәм”н җырлыйк.(җыр башкарыла)

Сөлге чигәм

Сөлге чигәм асыл җепләр белән.
Йөрәк хисен салып бу җырга.
Насыйп булса иде бу бүләгем
Мәйданнарда җиңгән батырга.

Ефәк җепләр белән сөлге чиктем,
Уртасында чәчәк-гөл генә.
Җиңеп алсаң, егет, бу бүләкне,
Вәгъдә бирәм сиңа мәңгегә.

(Егетләр җырлаган тавыш ишетелә)

7 кыз:-Кызлар! кызлар! Егетләр килә түгелме? Кертәбезме?

8 кыз:-Кертик,кызлар! Әзрәк утырырлар да кайтып китәрләр.

Егетләр: исәнмесез,кызлар-йолдызлар!

Кызлар: исәнмесез! Егет сезгә кем кирәк?

Егетләр:  Кара кашлы кыз кирәк! Кызлар ачыгыз инде ишегезне!

Кызлар: Ач булсагыз, ашап килегез,бер кочак акча алып килегез!

Егетләр: Акча бездә бер букча.

Кызлар: Ишек бавы бер алтын

                Безнең кызлар мең алтын!

Егетләр: Кызлар кертегез инде. безнең дә уйныйсыбыз килә.

Кызлар:  Бусага ялын түләмичә кертмибез!

 Егетләр: Түлибез, түлибез, кертегез инде!

Кызлар: Ялыгыз нинди?

Егетләр (берәм-берәм): Мин биим, мин җырлыйм, мин такмак әйтәм!

Хәлимә: Ярый инде керсеннәр!                (Егетләр кереп исәнләшәләр)

1 егет:     Исәнмесез саумысез?
               Нигә кәҗә саумыйсыз?
               Әтәчегез күкәй салган
               Нигә чыгып алмыйсыз?

 Аның каршысына бер кыз йөгереп чыга:

1 кыз:      Әй, Әпсәләм, Әпсәләм!

Сәлам бирдем Әпсәләм.

Синнән безгә тиештер бит

Вәгаләйкемәссәләм!

Кара-каршы күмәк җырлы уен” Челтәр элдем читәнгә” уйнала.

Егетләр бер рәткә, кызлар аларга каршы басалар. Кара-каршы җырлыйлар.

Кызлар.

Челтәр элдем читәнгә, җилфер-җилфер итәргә.


Егетләр.

Без килмәдек буш китәргә, килдек алып китәргә.

Кызлар.

Алын алырсыз микән, гөлен алырсыз микән?

Урталарга чыгып сайлап, кемне алырсыз микән?


Егетләр.

Алларын да алырбыз, гөлләрен дә алырбыз,

Күңелебезгә кем ошаса, шуны сайлап алырбыз.

Хәлимә:
 И,безнең яшьләр дә бик булдыра икән! Аулак өйгә килгәч төрле уеннар уйныйк идек. Мәсәлән: “Капкалы” , “Такмак әйтү”, “Түбәтәй”  һәм башка төрле уеннар.

Кыз: Әйдәгез “Түбәтәй” уенын уйныйбыз. Уен барышында түбәтәй кемдә кала шул бала я җырлый, я бии, я сикерә.....һ.б.

“Түбәтәй уены”.

Балалр түгәрәкләнеп басалар. Түбәндәге җырны җырлый-җырлый, түбәтәйне бар-берсенә бирәләр:

Түбәтәеңне кигәнсең, бик ераклардан килгәнсең,

Төскә матурлыгың белән шаккатырыйм, дигәнсең.

Түп – түп-түбәтәй, түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең менә кемдә тукталды.

Җыр ахырында түбәтәй кемдә калса, шуңа җәза бирелә (бии, җырлый, әтәч булып  кычкыра һ. б.). Уен шулай дәвам итә.

2 кыз: “Йөзек салыш” уенын бергәләп уйнап алыйк!

“Йөзек салыш” уены уйнала.

3 кыз: Үзем саныйм. Зәй. Зәй, Зәйнәбем. Атны кайда бәйләдең?

Алмагачка бәйләдем.

Алма төште шап итеп, Зәйнәп чыкты ялт итеп!

                 (Кемдә йөзек , шул сикереп чыга)

4 кыз:  Нинди җәза бирәбез?

2 егет: Әтәч булып кычкырсын (уен ике мәртәбә уйнала)

2 нче отылган бала шигырь сөйли:

Әбием аулак өйләрдә

Халык җыры җырлаган

Халык җыры - бай мирас, дип

Бу көнгәчә саклаган!

3 нче отылган бала иптәшләренә үзе шигъри юллар белән җәза бирә:

Игътибар белән тыңлагыз

Җәзаны үзем бирәм

Матур – матур сүзләрне

Кайсыгыз күбрәк белә.

Түгәрәккә утырган балалар чиратлашып матур – матур сүзләр әйтәләр: алмам, күгәрченем, былбылым, йолдызым, матурым, алтыным, чибәрем, йомшагым һ.б.

 4 нче отылган бала: Кунак килсә сый – хөрмәтсез

Камыр – ашсыз булмый бит.

Кем нинди ашамлык белә?

Я, дуслар, әйтеп карыйк

Татар халык ашларын

Без тукталмыйча саныйк.

Балалар халык ашларын әйтешәләр: чәк – чәк. өчпочмак, коймак, тәбикмәк, бәлеш, кыстыбый, кош теле һ.б.

(Әти белән әни кайталар, кунаклар белән исәнләшәләр)

 Әни: Әллә аулак өй оештырганнар инде(ачуланып)

Әти: Ярар, инде,әнисе, ачуланма, яшь вакытта үзебездә аулак өй оештырырга бик ярата идек. Әйдәле кунак кызларын , кунак малайларын күчтәнәчләр белән сыйлыйк.

Әти: Үзебезнең матур йолаларыбызны, гореф- гадәтләребезне онытмагыз!

Әни: Җәй көннәрендә эштән соң- болынлыкларда үткәрелгән “Кичке уен”ны, кышкы озын кичләрдәге”Аулак өй”кебек матур бәйрәмнәрне сез, балалар, киләчәк буыннарга  да җиткерергә тиешсез!
   И, онытып та торам бит. Кунактан күп итеп күчтәнәчләр алып кайткан идем. Әйдәгез, ак өйгә чыгып, күчтәнәчләр белән чәй эчеп алыйк.

Алга бер бала чыга:

Дуслык җебе өзелмәс ул

Халык моңы бар җирдә

Безнең мондый очрашулар

Истә калсын гомергә.

(Балалар залдан татар көенә биеп чыгып китәләр.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Аулак өйдә

   Безнең бакча тормышын һәм аның оештыруда бу бәйрәмнәр бик әһәмиятле чара.Балаларыбыз онытылып барган гореф - гадәтләребез турында тирән мәгълүмәтләр алганнар, дөньяга, үзләрен чолг...

Аулак өй

Авыл өе. Залның ике ягына сәке куелган, өсләренә сугылган палас җәелгән. Лирик, талгын музыка яңгырый. Өйнең бер ягыннан әби белән бабай килеп керәләр. Әби:Бабай, әйдә кунакка барабыз?Бабай...

Аулак өй

Приурочена к историка-культурному наследию Татарстана. Музыкальное развлечение для детей подготовительной группы....

Аулак өй

Приурочена ккультурно-историческому наследию Татарстана....

“ Аулак өй”

(Балалар иҗатында халык бизәлешләренең чагылышы)Максат: 1.Балаларны татар халкының борынгы сәнгатьбизәкләре белән таныштыру.2. Балаларның татар халкының борынгы йолаларына карата мәхәббәт х...

Сценарий праздника "Аулак ой"

Сценарий праздника на татарском языке для детей подготовительной группы «Аулак өй» Максат: Балаларда халкыбызның йола бәйрәмнәренә кече яшьтән үк кызыксыну уяту.Бурычлар:балаларны милл...

Күңелемә илһам бируче син - Килдебәгем минем, Килдебэгем

1977  елның  август  аенда “ Октябрь” күмәк хуҗалыгы  идәрә  утрышы   карары  нигезендә  оешкан бу  ясле-  бакчаны ,  шул...