Статья "1 сентябрь - "Белем бәйрәме"
статья (старшая группа)
Мәктәп еллары һәрберебезнең хәтерендә гомерлеккә уелып кала. Уку – җиңел эш түгел, юкка гына анны энә белән кое казу, димәгәннәр. Бу уку елында балалар яңа белемнәр тупласын, кызыксынып укысын, укучыларның да, укытучыларның да иҗади уңышлары күп булсын. Яңа уку елы белән!
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
1_sentyabr_-_belem_byrme.docx | 15.57 КБ |
Предварительный просмотр:
1 сентябрь – Белем бәйрәме.
Менә тагын җәйләр узды һәм сагынып көтеп алган 1 – сентябрь – Белем бәйрәме килеп җитте. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә, хәтта бакчага йөргән балалар да. Җәйнең үтеп китүе бераз моңсу булса да, бүген без моңаймыйбыз. Чөнки бүген зур бәйрәм - Белем бәйрәме. Бу көнне “Ямаширмә “Йолдыз”балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме дә аеруча зур түземсезлек белән көтеп алалар. Белем көне - ул чәчәкләр һәм ак тасмалар бәйрәме. Бу көнне безнең балалар да , чәчәк бәйләме тотып, яраткан бакчабызга ашыга. Җәйге яллардан соң сезне балалар бакчасы яңадан каршы ала. Җәйге матур көннәрдә балалар никадәр зур үскәннәр, кояшта кызынып, гомумән, рәхәтләнеп ял иткәннәр. Моның шулай булуы балаларның нурлы йөзләрегездән күренә, алар үзләре дә кояш нурларыдай балкыйлар. Никадәр һәм ничек кенә ял итсәк тә, без бүген барыбыз да үзебезнең яраткан балалар бакчасына җыелдык. Бәйрәмне зурлар төркеме матур итеп башлап җибәрде. Балалар үзләренең шигырьләрен матур итеп сөйли башлаган вакытта, көтмәгәндә залга убырлы килеп керде. Балаларга тагын бер күңеллелек өстәлде. Ул балаларны төрле яктан сынап карады: әле санап күрсәтергә кушты, әле җитезлекләрен сынап карап ярыштырды. Убырлының “А в школе – что?” уенын, шулай ук рус телендә булган табышмакларын балалар бик яраттылар. Аның бу сынауларын бик тиз һәм җитез генә үтәп чыктылар. Убырлы үзе дә балаларга кушылып уеннар уйнады, биеде, җырлады. Балалар үзләренең тәрбиячеләрен дә онытмыйча, аларны бәйрәм белән котлап үзләренең шигырләрен сөйләделәр. Бәйрәм бик матур, күңелле үтте.
Алыгыз сез бүген бүләк итеп
Чәчәкләрнең шушы бәйләмен.
Каршылагыз тагын бик күп еллар
Бүгенгедәй хезмәт бәйрәмен!
Мәктәп еллары һәрберебезнең хәтерендә гомерлеккә уелып кала. Уку – җиңел эш түгел, юкка гына анны энә белән кое казу, димәгәннәр. Бу уку елында балалар яңа белемнәр тупласын, кызыксынып укысын, укучыларның да, укытучыларның да иҗади уңышлары күп булсын. Яңа уку елы белән!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Конспект интегрированного занятия "Зимушка-зима, ты белым-бела"
Материал представляет собой интегрированное занятие по музыкальному воспитанию и изобразительной деятельности для детей старшего дошкольного возраста с интересными методическими приемами....
Мастер-класс по теме: "Зимою белой, белой..." Коллаж с использованием кружева.
Ознакомление педагогов с опытом работы вне занятий путем показа последовательности действий, методов, приемов. форм педагогической деятельности. Коллаж - однин из самых интересных для детей дошкольног...
Сказка. «Как случилось, что Белый Медведь всегда в белой шубке ходит».
Авторская сказка для детей младшего дошкольного возраста в рамках экологической акции в защиту Белого медведя....
Поделка "Губка Боб" из бросового материала.Для работы использовали:пустую коробку,водоэмульсионка белая,колер желтый,гуашь красная и белая,остатки утеплителя,оракл черный,кусок пласмассовой трубы(рук),пенопласт,клей титан,картон красный,синий,белый. для
Здравствуйте уважаемые коллеги! Предлагаю Вам посмотреть на нашу поделку Губка Боба из бросового материала.А делали мы Губка Боба с моими сыновьми дома .Нам захотелось в детски...
"БЕЛЕМ БӘЙРӘМЕ" 1 сентябрь бәйрәменә багышланган сценарий
Хорошо продуманный сценарий по проведению праздника "День знаний" поможет малышам понять, почему необходимо получать знания, какую пользу они приносят им, что надо уметь для того чтобы пойти в ш...
ПЕРСПЕКТИВНОЕ ПЛАНИРОВАНИЕ ВОСПИТАТЕЛЬНО - ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЙ РАБОТЫ НА сентябрь 2021 г. (на неделю с 7 сентября по 11 сентября ) Тема: «Осень: Во саду ли в огороде» под ред. Н.Е. Вераксы, Т.С.Комаровой, М.А. Васильевой .
ПЕРСПЕКТИВНОЕ ПЛАНИРОВАНИЕ ВОСПИТАТЕЛЬНО - ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЙ РАБОТЫ С ДЕТЬМИ РАЗНОВОЗРАСТНОЙ ГРУППЫ ( 5 - 7 ЛЕТ) ПО ТЕМЕ " Осень: Во саду ли в огороде "....
"1 НЧЕ СЕНТЯБРЬ -БЕЛЕМ КӨНЕ".
сценарий...