Конспект занятие "Гаилә"
план-конспект занятия (средняя группа) на тему

Рахимова Гульфия Ильдусовна

О нравственном воспитании.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_zanyatie_gail.docx21.69 КБ

Предварительный просмотр:

Рахимова Г.И.,

I квалификацион категорияле тәрбияче

                                                           (МБМББУ “Мамадыш шәһәре 4 нче  “Әкият” балалар бакчасы ).

                                                               Тема:”Гаилә”.

                                           (Уртанчылыр төркемендә әхлак шөгыле)

Максат:1) балаларда гаилә әгъзасы буларак үзләре турында күзаллаулар формалаштыру; кеше тормышында гаиләнең әһәмиятен күрсәтү;

2)үз гаилә әгзаларе турында сөйләү осталыгын ,кабул итүләрен,игътибарын, хәтерен үстерү;.сөйләмнең грамматик төзелешен камилләштерү;сүзлек байлыгын ныгыту;

3) гаилә әгъзаларына карата хөрмәт, ярату,горурлык хисләре , ихтирам,эстетик зәвык тәрбияләү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: иҗтимагый-коммуникатив, танып-белү,сөйләм теле,

сәнгати-эстетик, физик үсеш.

Алдан эшләнгән эшләр:балаларның гаилә фотографияләрен карау,якыннары турында сөйләмнәре,гаилә рәсемнәре күргәзмәсе,гаилә турында табышмаклар өйрәнү.

Җиһазлау:клоун,шар,ноутбук,проектр,экран;әти,әни,әби,бабай,бала ясалган төрле төстә чәчәкләр; төсле карандашлар,җилем,төсле чәчәкләр (һәр балага 5 әр),кәгазь битләре һәр балага.

 Эшчәнлек барышы:

Җырлап,шар тотып клоун килеп керә.

Клоун: “Ля- ля- ля- ля, ля -ля –ля- ля

 Мин сезгә кунакка килдем дуслар!

             Сезнең белән очрашуыма бик шат.

             Исәнмесез балалар-кызлар һәм малайлар!

             Әйтегезче дусларым, мин кая килдем?”

Балалар: Балалар бакчасына.

Клоун: Нәрсә соң ул балалар бакчасы?

Тәрбияче:Ә хәзер балалар сиңа әйтерләр:

Ямь-яшел бакчада

Бик матур бакча бар:

Чынбакча түгел тик, –

Ул – ике катлы өй,

Салганнар безгә дип.

Эчедә, тышы да

Матурбик, чиста бик.

Шулөйне без инде

Йөртәбез «Бакча» дип.

Бикматуршул

Балалар бакчасы.“ Безнең бакчабыз” (Б.Рәхмәт)

Клоун:Менә хәзер белдем.Ә мин бер табышмак беләм,тыңлагыз:

Бер ананың биш баласы, кайсын тешләсәң, шунысы авырта.
Балалар:Бармаклар.

Клоун: Афәрин балалар,каян белдегез,нәрсә соң ул бармаклар?

Балалар:(Балалар җаваплары)

Тәрбияче: Балалар сез бармаклар белән уйнарга яратасызмы?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Әйдәгез уйныйбыз:

“Бармак уены”

Бубармак – бабай,

Бу бармак – әби,

Бу бармак–әти,

Бу бармак – әни,

Бу бармак – бәби,

Аның исеме Чәнти.

Менә бу минем гаилә

Клоун:  Нинди кызык уен,нәрсә турында ул,кем миңа әйтә?

Балалар: Гаилә.

Тәрбияче:Дөрес балалар.Гаилә – ул бик олы сүз. Без үзебезне гаиләдә иң кирәкле, иң яраткан кеше итеп тоябыз. Әти-әни, әби-бабай – гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре. Гаиләдә кешеләр бер-берсен кайгыртып яшәргә, бер-берсенә таяныч булырга тиеш.

Клоун:  Балалар экранга карагыз әле,менә монда кул килеп чыкты.Миңа иң кечкенә бармакны күрсәтегез.

Балалар: Күрсәтәләр.

Тәрбияче:Балалар сезнең гаиләдә иң кечкенәсе кем? Сезгә ничек итеп эндәшәләр? (Балалар җаваплары).

Тәрбияче:Тактага матур чәчәкләр куелган. Шулар арасыннан бала рәсеме ясалган чәчәчкне сайлап алыйк әле.(Балалар сайлап алалар)

Тәрбияче:Тыңлагыз шигырь укыйм:

Әнием минем матур,

 күзләре якты, көләч.  

Шундый күңелле була,

ул өйгә кайтып кергәч.

Битләре аның кайнар,

ә куллары йоп-йомшак.

Конфет та кирәк түгел, ул

кирәк түгел курчак та,

Тәрбияче:Кем турында укыдым?

Балалар: Әни турында.

                                                        Шар белән уен.

Клоун:Балалар ,минем матур шарым бар,әйдәгез аның белән уйнап алабыз.Түгәрәккә басабыз да,бер-беребезгә шарны җибәрәбез.Шар сезнең кулда булганда,әниегез сезгә ничек иркәләп эндәшә шул сүзне әйтәсез һәм шарны күршегезгә бирәсез.

Тәрбияче:Әни ясалган чәчәчкне сайлап алабыз.

Тәрбияче:Алга таба шигырь тыңлыйсыгыз киләме?

Тәрбияче:Балалар сезнең әтиләрегез нинди,аларны мактагыз әле.Мине әти шундый...

Балалар: (Балалар әтиләрен мактыйлар ,әти ясалган чәчәкне табалар)

Клоун: О,балалар, сезнең әтиләрегез шундый мени!

Тәрбияче:Балалар ял итеп алыйк әле .(Тәрбияче әби шигыр укый,балалар шигырьгә туры китереп хәрәкәтләр ясылар)

«Ладушки, ладушки,
Где были? У бабушки!
(Хлопают в ладоши)
А у бабушки ладони-
Все в морщинах собраны.
(Показывают руки ладонями вверх)
А у бабушки ладони
Добрые-предобрые.
(Поглаживают ладони друг о друга)
Все работали ладони
Долгими годами.
(Постукивают кулачком ладони и шагают на месте)
Пахнут добрые ладони
Щами с пирогами.
(Подносят ладони к лицу и нюхают ладошки)
По кудрям тебя погладят
Добрые ладони.
(Гладят свои волосы)
И с любой печалью сладят
Теплые ладони.
(Складывают ладони, подносят к груди и совершают движение отталкивания от нее, как будто что то выбрасывают)
Ладушки, ладушки,
Где были? У бабушки!»
(Хлопают в ладоши)

Тәрбияче:Балалар сезнең әбиләрегез нинди? (Балалар җаваплары,әби ясалган чәчәкне табалар).

Тәрбияче:Экранга карыйк әле,кайсы бармакны оныттык?

Балалар: Зур бармакны,бабайны.

Тәрбияче:Дөрес балалар.Бәлки бабай турында шигырь сөйләрсез. (Шигырь сөйлиләр,соңгы чәчәкне табалар.)

Клоун:Дусларым минем! Карагыз,нинди матур букет-гаилә килеп чыкты.Балалар белгәнегезчә,гаиләдә дус яшәргә,бер-берегезне яратырга,хөрмәт итәргә,кайгыртырга,ярдәм итәргә кирәк.

-Балалар сез чәчәкләр яратасызмы? Ә якыннарыгыз? Әйдәгез без аларга матур букет ясыйбыз.

Клоун:Сез ясаган вакытта мин җыр җырлыйм.

(Балалар кәгазь битенә  кулларын төшерәләр, шуңа чәчәкләр ябыштырылыр)

Тәрбияче:Бик матур җырладың,рәхмәт сиңа.

Балалар:Рәхмәт.

Клоун:Сезнең дә букетларыгыз матур килеп чыкты.Миңа бик күңелле булды,хәзер миңа китәргә вакыт.Саубулыгыз.

Йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект занятия в подготовительной группы педагога-психолога со слабослышащими детьми

Дата проведения:  21  февраля  2012  г. Участники:   дети подготовительной группыПроводит:  педагог-психолог Панова  М.М.Цель:способствовать формиров...

Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект занятий

Познакомить детей с числом и цифрой 6.Совершенствовать навыки счета и сравнения совокупностей предмета.Формировать умение детей различать понятия вчера, сегодня, завтра.Закреплять знания о геоме...

Конспект проведения комплексного занятия «Грибной дождь», Конспект проведения комплексного занятия «Первы снег», Конспект проведения комплексного занятия «Снег идёт»и Физкультминутка«БУРАТИНО»

1. Проведения занятия, учить детей замечать изменения происходящие в природе.2. Проведения занятия, учить детей группировать предметы по цвету и форме.3. Проведения занятия, Развивать у детей целостно...

Конспект НОД " Азбука безопасности" .Конспект НОД: Тема «Азбука безопасности» Составила : Рахимова Зарифа Тахировна. К конспекту прилагается презентация.

Составила : Рахимова Зарифа Тахировна.Цель: Обобщить и систематизировать знания о безопасности в доме.Задачи:Образовательные:— Формировать умения видеть вокруг себя потенциальные опасности в доме...

Конспект целевой прогулки «Наблюдение за сезонными изменениями: весеннее пробуждение природы» (старший дошкольный возраст) Конспект целевой прогулки «Наблюдение за сезонными изменениями: весеннее пробуждение природы» (старшая группа) Конспект целевой про

Конспект целевой прогулки «Наблюдение за сезонными изменениями: весеннее пробуждение природы» (старший дошкольный возраст)Конспект целевой прогулки «Наблюдение за сезонными изменениями: весеннее пробу...

праздника Конспект по сказке «Теремок» Веселится народ, праздник Пасхи у ворот. Конспект совместной деятельности педагогов с детьми с ОВЗ «Звуки весны», План - конспекта Тема: Совместная образовательная деятельность «Рукавичка" и другие

Методическая разработка праздника «По дорожке весело наши ножки шли»для детей со сложным дефектом совместно с родителями.Праздник посвящается Дню Матери.Цели и задачи:Коррекционно-ра...

Конспект занятия «Путешествие в Африку. Как помочь удаву?» план-конспект занятия по математике (подготовительная группа) на тему план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа)

Конспект занятия «Путешествие в Африку. Как помочь удаву?»Программное содержание: 1. Образовательные: учить пользоваться условной меркой при  определении величины предметов....