комплексно-тематический план старше-подготовительной группы (на татарском язые)
календарно-тематическое планирование (старшая, подготовительная группа) на тему
Комплексно-тематический план старше-подготовительной группы (на татарском языке)
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
zurlar_torkemenen_kompleksly-tematik_plany.docx | 32.15 КБ |
Предварительный просмотр:
Зурлар төркемендә комплекслы-тематик план
(2016-2017 ел)
№ | Атналык тема | Үткәрү вакыты | Максат | Йомгаклау шөгыле | |
1 | “Безнең бакча. Минем группам” | 1-10 сентябрь | Балаларны яңа килгән балалар белән таныштыру, көндәлек режимга өйрәтү; күзәтүчәнлекләрен, игътибарлылыкларын үстерү; балалар бакчасына карата ярату хисләре тәрбияләү. | 1.Группалар буенча экскурсия. 2.Сюжетлы-рольле уен. “Балалар бакчасында”. | |
2 | “Хуш киләсең, ямьле көз!” | 12-17 сентябрь | Балаларнын көз турындагы белемнәрен киңәйтү;көзге табигатьнең матурлыгына соклана белү, күзәтүчәнлек һәм кызыксынучанлык сыйфатлары, табигатьне ярату хисләре, аңа сак караш тәрбияләү. | “Алтын көз” темасына рәсем конкурсы | |
3 | “Көз күчтәнәчләре” | 19-24 сентябрь | Балаларның үз җирлегендә үсә торган яшелчә-җиләк-җимешләр турында белемнәрен арттыру, аларның файдалы якларын, сәламәтлек өчен нинди файда китерүләрен ачыклау; яшелчәләргә, җиләк-җимешләргә карата сак караш тәрбияләү; көзге табигатьнең байлыгын, матурлыгын күрә белү теләген уяту. | “Көзге могҗизалар” дип исемләнгән күргәзмә. | |
4 | “Саубулыгыз, кошкайлар!” | 26 сентябрь-1октябрь | Балаларга кошлар турында гомуми күзаллаутудыру; күчмә һәм кышлаучы төрләргә аера белергә өйрәтү; логик фикерләү сәләтен, кызыксынучанлыкларын, бәйләнешле сөйләм телен үстерү; кошларга карата сак караш, алар турында кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү. | Табышмаклар кичәсе. | |
5 | “Икмәк – яшәү терәге” | 3-8 октябрь | Балаларның көз турындагы белемнәрен киңәйтү, күзәтүчәнлек һәм кызыксынучанлыкларын арттыру; икмәкнең һәркемгә кирәклеген төшендерү, аны үстерү этапларын сөйләү; игенче хезмәтенең авыр һәм мактаулы эш икәнен аңлату, игенчегә хөрмәт тәрбияләү. | «Менә бит ул икмәк!» күргәзмәсен оештыру һәм әти-әниләр белән бергәләп чәй эчү. | |
6 | “Мин һәм минем сәламәтлегем” | 10-15 октябрь | Балаларга сәламәтлекне саклауда табигатьнең әһәмиятен аңлату, чыныгу чаралары белән таныштыру; сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш булдыру; балаларда үз сәламәтлекләренә карата игътибарлылык, сак караш тәрбияләү. | Сәламәтлек көне. Спорт уеннары оштыру. | |
7 | “Көзен кыргый хайваннар тормышы” | 17-22 октябрь | Балаларны кыргый хайваннар, аларның тышкы билгеләре, яшәү рәвешләре белән таныштыруны дәвам итү; кыргый хайваннарга карата кызыксыну һәм сакчыл караш тәрбияләү. | “Уңыш бәйрәме” . Күңел ачу кичәсе. | |
8 | “Йорт хайваннары, кошлары һәм аларның балалары” | 24-29 октябрь | Балаларның йорт хайваннары һәм кошлары турындагы күзаллауларын системалаштыру, кешенең алар турында ничек кайгыртуын күзаллый белүен формалаштыру; кыргый хайваннардан аера белү күнекмәләрен үстерү; барлык тереклек ияләренә карата мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү. | “Хайваннар – безнең дусларыбыз” темасына фотокүргәзмә оештыру. | |
9 | “Минем гаиләм, өем, йорт җиһазлары” | 31 октябрь – 5 ноябрь | Балаларның “Гаилә” темасы буенча белемнәрен үстерү; җир йөзендә яшәүче халыкларның торак йортлары, аларның яшәү урыннарына бәйле булуы турында аңлату; йорт җиһазлары турындагы белемнәрен баету, тирәнәйтү, мөстәкыйль һәм гомумиләштереп фикерләү сәләтен үстерү; йорт җиһазларына сакчыл караш, аларны ясаучыларга хөрмәт тәрбияләү. | “Хыялымдагы йорт” темасына иҗади конкурс. | |
10 | “Россия – безнең илебез” | 7-12 ноябрь | Балаларның Россия башкаласы Мәскәү турындагы белемнәрен баету, Россия символикасы турында мәгълүмат бирү; туган илне ярату, аның белән кызыксыну, туган илгә тугрылык сыйфатлары, башка милләт вәкилләренә карата хөрмәт тәрбияләү. | “Мин – Россия гражданины» темасына рәсем күргәзмәсе. | |
11 | “Мин яратам сине, Татарстан!” | 14-19 ноябрь | Балаларга Ватан, туган як турында аңлатма бирү; Татарстан Республикасының символикасын, табигать байлыкларын өйрәнү; Татарстанда яшәгәндә башка халыкның мәдәниятын хөрмәт итәргә, туган җирең белән горурлану хисе тәрбияләү. | “Туган илем-Татарстан” . Күңел ачу. | |
12 | “Су – яшәү чыганагы” | 21 - 26 ноябрь | Гади тәҗрибәләр һәм уеннар аша балаларның су үзенчәлекләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү; күзаллауларын, мөстәкыйль фикер йөртә белү сәләтен үстерү; яшәү чыганагы булган суга сак караш тәрбияләү. | “Су кайда яши?” Күңел ачу сәгате. | |
13 | “Транспорт. Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!” | 28 ноябрь – 3 декабрь | Балаларны транспорт төрләре белән таныштыруны, төркемнәргә аерырга өйрәтүне дәвам итү; юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен арттыру; балаларда игътибарлылык һәм транспорт хезмәткәрләренә ихтирам тәрбияләү. | ГИБДД хезмәткәрләре белән очрашу. “Юллар имин булыр бергәләп”. Күңел ачу чарасы. | |
14 | “Хуш киләсең, карлы кыш!” | 5 - 10 декабрь | Балаларның кыш, кар үзенчәлекләре турындагы белемнәрен баету; чагыштырып тасвирлый белү күнекмәләрен үстерү кышкы табигатьнең матурлыгына соклана белү, экологик бәйләнешләрне күрә белү сыйфаты, табигатькә сак караш тәрбияләү. | “Исәнме, ямьле кыш!” Рәсем күргәзмәсе. | |
15 | “Кайда ничек кышлыйлар? Кошларга ярдәм итик” | 12 - 17 декабрь | Балаларны хайваннар, кошлар, аларның яшәү рәвешләре белән таныштыруны дәвам итү, аларга карата сакчыл караш, кайгыртучанлык, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү, рәнҗетмәскә кирәклеген төшендерү. | “Җимлек ясыйк кошларга”. Җимлек ясау конкурсы. | |
16 | “Төньяк полюска сәяхәт” | 19 - 24 декабрь | Балаларның төньякта яшәүче хайваннар һәм кошлар турындагы белемнәрен үстерү; андагы табигать белән мондагы табигатьне чагыштыру; кызыксынучанлык тәрбияләү. | Мультфильмнар карау | |
17 | “Планета буйлап Яңа ел атлый” | 26 – 31 декабрь | Балаларга Яңа ел символы - бәйрәм елкасы һәм кышкы уеннар турында белем бирү; Яңа елның безнең илдә ничек узуы турында күзалларга булышу; бәйрәмнәргә карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү. | “Хуш киләсең Яңа ел” Күңел ачу кичәсе | |
18 | “Без салкыннан курыкмыйбыз. Кышкы уеннар” | 9 - 14 январь | Балаларның кышкы табигать турындагы күзаллауларын киңәйтү; табигать объектлары белән кызыксынучанлыкларын, сүз байлыкларын үстерү; кышкы табигатькә соклану хисләре, мәхәббәт, уеннар вакытында балалар арасында дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү. | Кышкы спорт уеннары. | |
19 | “Кем булырга? Һөнәр ияләре” | 16 - 21 январь | Балаларның һөнәр ияләре турында белемнәрен арттыру; төрле һөнәр ияләренә карата кызыксынучанлыкларын үстерү; хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү. | Укытучы һөнәр иясе белән очрашу сәгате оештыру | |
20 | “Уттан сак бул!” | 23 - 28 январь | Балаларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итү, янгын чыгу очрагында үзләрен дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту; ут чыгу куркынычы булган әйберләр белән сак булу сыйфаты тәрбияләү. | “Шырпы уенчык түгел”. Үстерелешле, танып-белү чарасы. МЧС хезмәткәрләре белән очрашу. | |
21 | “Хуш исле нәфис гөлләр” | 30 январь - 4 февраль | Бүлмә гөлләрен үзләренә генә хас үзенчәлекләре буенча танып, бер-берсеннән аерырга өйрәтү, кеше тормышында аларның әһәмиятен аңлату; бүлмә гөлләренә карата сак караш тәрбияләү. | Группа гөлләрен тәрбияләү. | |
22 | “Безнең якташлар-күренекле кешеләр” | 6 – 11 февраль | Балаларны үзебезнең төбәктән чыккан күренекле шәхесләр белән таныштыру; аларның тормышы, иҗат юлы белән кызыксынуларын үстерү, аларга хөрмәт белән карау. | “Шушы яктан, шушы туфрактан ул”. Күңел ачу. | |
23 | “Муса Җәлил иҗаты” | 13 – 18 февраль | М.Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты турында мәглүмат бирү; сүз запасын баету; матур әдәбият әсәрләре белән танышуны дәвам итү; М.Җәлил батырлыгына соклану хисләре, иҗатына мәхәббәт тәрбияләү. | “Җыры белән җиңде дошманны”. Күңел ачу. | |
24 | “Батырлыкта – матурлык. Безнең армия” | 20 - 25 февраль | Балаларга Ватанны саклаучылар турында башлангыч төшенчә бирү; Ватанны саклау теләге, әтиләре белән горурлану хисе тәрбияләү. | “Әтием – горурлыгым”. Күңел ачу кичәсе. | |
25 | “Без язны яратабыз” | 27 февраль – 4 март | Балаларны язгы табигать күренешләре, язның үзенчәлекле билгеләре белән таныштыруны дәвам итү, аларны күреп, сөйләп бирә белергә өйрәтү; язгы табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү | “Нәүрүз – язгы бәйрәм”. Күңел ачу сәгате. | |
26 | “Иң якыным, иң кадерлем-әнием һәм дәү әнием” | 6 – 11 март | Балаларның 8 март халыкара хатын-кызлар көне турында белемнәрен гомумиләштерү; өлкәннәргә хөрмәт белән карарга, ярдәм итәргә әзер булу күнекмәләрен үстерү; хатын-кызларга карата ихтирам, хөрмәт тәрбияләү. | “Әнием – йөрәк тибешем” Күңел ачу кичәсе | |
27 | “Сыерчык белән карга яз килүгә шатлана” | 13 - 18 март | Кошлар турында белешмә бирүне, тышкы билгеләренә карап танырга өйрәтүне дәвам итү, кешеләрне алар турында ничек кайгыртуын күзаллый белүне формалаштыру; балаларның күзаллау, тасвирлый белү сәләтен үстерү; кошларга сак караш һәм кайгыртучанлык хисе тәрбияләү. | “Канатлы дусларыбыз”. Уен-викторина. | |
28 | “Халыклар дуслыгы. Татар халкының күңел бизәкләре” | 20-25 март | Балаларда халкыбызның туган җиренә, теленә, үткәненә, тарихына, мәдәниятына кызыксыну үстерү; туган җирең, халкың белән горурлану, төрле милләт халыкларына хөрмәт, дуслык хисләре тәрбияләү, мәдәниятен хөрмәтләү. | Төрле милләт халкының уеннарын уйнау, җырларын җырлау. | |
29 | “Китап – безнең дустыбыз. Әкиятләр ” | 3 - 8 апрель | Балаларда китапханәче хезмәтенә карата ихтирам, китапханәдә үз-үзеңне тота белү сыйфатлары тәрбияләү; китапка карата мәхәбәт тәрбияләү, аны ертмаска, саклап кына тотарга кирәклеген аңлату. | “Минем китабым”. Балаларның үз куллары белән ясалган китаплар күргәзмәсе. | |
30 | “Зәңгәр күктә ниләр бар?” | 10-15 апрель | Балаларда күк йөзе, һава турында беренче күзаллау формалаштыру; тәрбияче белән бергәләп нәрсәнең һавадан авыр, нәрсәнең җиңелрәк булуы белән танышу; күзәтү, фикер алыша белү, нәтиҗә ясый белү сәләтләрен үстерү; тирә-юньгә карата кызыксынучанлык тәрбияләү | “Ю.Гагарин-беренче космонавт”. Түгәрәк өстәл артында сөйләшү. | |
31 | “Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар?” | 17-22 апрель | Балаларга әхлак кагыйдәләрен өйрәтүне дәвам итү; начар гамәлләргә, сыйфатларга тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү. | Әхлак кагыйдәләләрен үз эченә алган мультфильмнар карау. | |
32 | “Габдулла Тукай-бөек шагыйрь” | 24-29 апрель | Балаларның татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай турында белемнәрен киңәйтү, Г.Тукайның күпкырлы иҗатына, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү; балаларда Г.Тукай әсәрләрләренә карата кызыксыну уяту. | “Тукай яши безнең йөрәкләрдә” . Бәйрәм иртәсе. | |
33 | “Урман – безнең байлыгыбыз” | 1- 6 май | Ел вакытына карап, урмандагы үзгәрешләрне күрә белергә, урмандагы һәр тереклекнең бер-берсе белән бәйләнештә торуын, урманның кеше тормышындагы әһәмиятен өйрәтү; туган ягыбызны ярату хисләре, матурлыкка соклану, табигатькә сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияләү. | “Әйдәгез урманга һәм кырга – табигать китабын укырга“ | |
34 | “Җиңү алып килде май” | 8 - 13 май | Сугышчыларыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклар турында белемнәрен киңәйтү; туган ил вакыйгалары белән кызыксынучанлыкларын үстерү; сугыш һәм хезмәт ветераннарына хөрмәт тәрбияләү. | ”Алар безгә җиңү бүләк итте”.Сугыш ветераннары белән очрашу. Ветераннарыбызга рәхмәт йөзеннән җырлы-биюле бәйрәм уздыру. | |
35 | “ Кояшлы җәй” | 15-20 май | Балаларның җәй, бөҗәкләр турында күзаллауларын киңәйтү; сөйләм телен, фикерләү сәләтен, танып-белү активлыгын үстерү. | “Җәйге Сабан туйлары”. Уеннар оештыру. | |
36 | “Хуш бакчам, исәнме мәктәп! | 22-27 май | Балаларны мәктәп тормышы белән таныштыру, мәктәп белән кызыксыну хисләре уяту, белем алырга омтылыш тәрбияләү | “Хуш сөекле бакчабыз!”дип исемләнгән күңел ачу кичәсе. |
“Раслыйм”:
“Каратун “Гөлчәчәк”
балалар бакчасы мөдире
_________Садриева М.И.
Зурлар төркеменең комплекслы-тематик планы
(2016-2017 ел)
Төзеделәр: тәрбиячеләр
Миннуллина Л.Ә.
Хөснуллина Э.Р.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Комплексно-тематическое планирование для старшей-подготовительной групп на основе Примерной общеобразовательной программы дошкольного образования «Детство» ( сентябрь-июнь)
Комплексно-тематическое планирование для детей младшего дошкольного возраста ориентировано на работу педагога в рамках проектной деятельности (итоговое событие), представлены темы по месяцам (се...
Комплексно-тематическое планирование в старшей,подготовительной группе
Комплексно-тематическое планирование в старшей,подготовительной группе...
Комплексно-тематическое планирование в старше-подготовительной к школе группе на тему "Мой город, моя страна"
Данный материал предназначен для воспитателей детских учреждений. План поможет четко и грамотно раскрыть перед детьми тему "Мой город, моя страна". Здесь представлен материал о государственном праздни...
комплексно-тематический план первой младшей группы (на татарском языке)
комплексно-тематический план первой младшей группы (на татарском языке)...
Комплексно-тематическое планирование в старшей/подготовительной группе
Календарно-Тематическое планирование в старшей/подготовительной группе с сентября по январь...
Комплексно-тематический календарный план по теме "Волшебный мир театра" в старшей группе.
Комплексно-тематический календарный план по теме "Волшебный мир театра" в старшей группе в форме мини-проекта. Театр – уникальное средство эмоционально-эстетического воспитания де...
Комплексно-тематический календарный план по теме "Моя семья", старший дошкольный возраст
Семья – это самое главное в жизни каждого человека! Это близкие и родные люди, те, кого мы любим, с кого берем пример, о ком заботимся, кому желаем добра и счастья!Это ответственность, заб...