Проект " Тылсымлы су"
проект (старшая группа) по теме

Гараева Гульназ Рузалифовна

Цель пректа : использование произведений Г.Тукая   в изучении свойства воды.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt.docx862.53 КБ

Предварительный просмотр:

Алабуга муниципаль районының “Салават күпере” 34 нче балалар бакчасы   мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия –белем бирү муниципаль оешмасы.        

            «Тылсымлы  су»

                   исемле проект эшчәнлегендә Г.Тукай иҗатын куллану.

                                             

                                                                        Әзерләде:  Гәрәева Гөлназ Рузалифовна

                         

                            Проектның төре:

                      танып-белү һәм тикшеренү.

                    Проектның  дәвамлылыгы:

                             3 атна – декабрь ае.

                            Катнашучылар:

           5-6 яшьлек балалар,тәрбиячеләр,әти-әниләр.

                           Проектның әһәмияте:

беренчедән, проект балаларга үзләрен тикшерүнечеләр итеп хис итәргә ярдәм итә, икенчедән, проект алымын куллану балаларны, әти- әниләрне һәм тәрбиячеләрне бердәм эшчәнлектә туплый.

                             Куелган проблема:

Балаларың су, аның кеше тормышындагы әһәмияте турында күзаллауларының тулы булмавы.

                             Эш формалары:

әңгәмәләр, күзәтүләр, әдәби әсәрләр уку, үстерелешле, танып – белү, хәрәкәтле уеннар уйнау, тәҗрибәләр ясау.

                          Балалар эшчәнлеге:

Төрле уеннар уйнаганда,режим моментларында  әйләнә-тирә белән кызыксыну; күзәтү;тәҗрибәләр үткәрүдә катнашу, суның үзлекләрен белергә омтылу; чагыштырып карау, танып-белү; монологик һәм диологик сөйләмне үстерү; тере булмаган табигать күренешләре ( су,боз,кар) турында шигырьләр өйрәнү, рәсемнәр ясау.

                       

               

                 Теманың актуальлелеге:

Проектның нигезендә балаларга экологик тәрбия бирү проблемасының бүгенге көн өчен бигрәк тә  актуаль булуы ята. Планетабызның бүгенге көндәге экологик хәленең начарлана баруы кешелек дөньясыннан үзенә карата сакчыл караш таләп итә.

Экологик тәрбиянең төп бурычы –ул балаларда кешелеклелек хисләре, табигатькә ,үзенә , кешеләргә сакчыл караш тәрбияләү, матурлыкны күрә һәм тоя белү күнекмәләре бирү, беренче чиратта үзенең тәртибенә һәм кылган гамәлләренә җаваплы була алу хисләре тәрбияләү. Менә шуларны күздә тотып, мин балаларны кече яшьтән үк, кызыксынырга, күзәтергә, тәҗрибәләр үткәрүдә катнашырга өйрәтәм.  Кече яшьтән үк алар үсемлекләрне, хайваннарны танып белергә, гомумән, тере һәм тере булмаган табигатьне өйрәнеп, аның күптөрле һәм бер-берсе белән бәйләнештә булуын өйрәнәләр.

Балаларның табигатьтәге  суның әйләнеше һәм кеше тормышындагы әһәмияте турында күзаллауларны формалаштыру да экологик тәрбия бирүнең бер баскычы булып тора. Җир шарының иң күп өлешен алып торган сулыкларның бүгенге көндә пычрануын, кешеләр тарафыннан суның бихисап рәвештә әрәм ителүен балаларга җиткерү зур әһәмияткә ия. Шуңа дабу проект темасын алган вакытта мин балаларның көн дә куллана торган табигый материал - суга өстенлек бирдем. Юынганда, чыныкканда,гөлләргә су сипкәндәбалаларның  су белән кызыксынулары теманың актуаль булуын күрсәтте. Күбебез суга гади генә карый. Тик шушы гади суның бик күп серләргә ия булуын балаларга аңлатуда проект эшчәнлеге ярдәмгә килә дә инде.

                           Проектның максаты:

Балаларның суның табигатьтәге һәм аның кеше тормышындагы әһәмияте турында күзаллауларын формалаштыру. Сулыклар янында үз-үзләрен дөрес тоту күнекмәләренә өйрәтү.

                         Проектның бурычлары:

1. Суның үсемлекләр, хайваннар, кошлар һәм кеше  тормышындагы әһәмиятен ачыклау,     Г. Тукай иҗаты аша балаларда табигатьне ярату, суга сакчыл караш тәрбияләү.

2. Табигатьтә суның кайда һәм нинди халәттә очравы турында мәгълүмат бирү.Суның 3 төрле халәттә: су, пар, боз (кар) булуын ачыклау. Тәҗрибәдән нәтиҗә ясарга  өйрәтү.

3.  Балаларның  күзәтүчәнлекләрен , иҗади эшчәнлекләрен,  фикерләү, уйлау сәләтләрен үстерү.

                         Проектның этаплары

      Әзерлек этабы:

  1. Проект темасы буенча  мәгълүмати материаллар туплау.
  2. Тәҗрибәләр өчен махсус әйберләр әзерләү.
  3. Балаларның су турында белемнәрен билгеләү.
  4. Дөньядагы су ресурслары турында иллюстрацияләр,видеофильмнар туплау.
  5. Аудиоязмалар: “ Диңгез шавы”,”Чишмә агышы”, “Тамчы тама”.
  6. Татарча мультфильм:  “Җил һәм яңгыр”Г. Тукай шигыре буенча.
  7. Матур әдәбият әсәрләрен туплау. ( Г. Тукайның шигырьләре, су, боз,кар турында табышмаклар, “Су анасы” әкияте.)
  8. Дидактик һәм хәрәкәтле уеннар әзерләү.
  9. Проект эшчәнлегенең планын әзерләү.

                     Әти-әниләр белән эшчәнлек:

1 атна.

Анкета үткәрү: “Гаиләдә -экологик  тәрбия”, косультация “Суның үзлекләрен өйрәнәбез.”

2 атна.

Сулыкларга экскурссия ясау. Г Тукайның “ Бу кайсы вакыт”? шигыренә иллюстрацияләр ясау.

3 атна.

Балалар белән өйдә тәҗрибәләр ясау,экология почмагын су темасына багышланган экспонатлар белән тулыландыру. “Суны-саклыйк” темасына рәсем ясау.

                                   Төп этап.

1 атна “ Табигатьтә су нинди була”?

Максат:тереклек дөньясында суның әһәмиятен билгеләү; елгалар,күлләр,дигезләр һәм анда яшәүче тереклек ияләре турында күзаллауларны формалаштыру;  суның  үзлекләре белән танышу; сулыклар янында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен өйрәтү; сулыкларның матурлыкларын күрә белергә өйрәтү,аларга карата сакчыл караш тәрбияләү.

Әңгәмәләр: “Кайда су – шунда тормыш”, “Сулыклар нинди була һәм нәрсә яши анда”,

“Мин һәм елга”.

Саф һавада күзәтүләр: кар явуны күзәтү, эрегән кар бөртекләренең су тамчысына әйләнүенә игътибар иттерү.

Тәҗрибәләр: “Су –сыеклык”, “Су – төссез һәм иссез”, “Су – эреткеч”, “Нәрсә ул - бәс”?

Матур әдәбият белән танышу: Г. Тукай “ Елның дүрт фасылы” шигырен, “ Су анасы әкиятен уку; су турында табышмакларга җаваплар табу.

Әвәләү: “ Миңа иң ошаган су хайваны” темасына әвәләү.

Дидактик уеннар: “Су - нинди була”( яңгыр, чык,кар, боз),  “Елгада нәрсәләр яши”?

Хәрәкәтле уеннар: “ Кояш һәм яңгыр”, “ Су анасы”.

Музыка: “Диңгез шавын” тыңлау.

Мультфильм карау: “Яңгыр һәм кояш”Г. Тукай шигыре буенча.

           2 атна  “Әгәр суны катырсак...”

Максат:  суның бер халәттән икенче халәткә күчү үзлекләрен ныгыту; бозлыклар һәм айсберглар турында белемнәрне баету; бозлыкларның төче су запасы икәнен аңлату; бозлавык вакытында игътибарлы булырга кирәлегенә төшендерү.

Әңгәмәләр: “ Нәрсә – ул боз?”, ”Бозлавыктан ни өчен сакланырга кирәк?”.

Саф һавада күзәтүләр: бозны күзәтү, аның да суның бер халәте булуын аңлату, тере булмаган табигать турында белемнәрне тирәнәйтү.

Тәҗрибәләр: “ Су бозга ничек әйләнә?”,  “ Төймәләрне боз катламыннан коткарыйк”.

Матур әдәбият белән танышу: Г. Тукайның   “Кыш кич ”, “Кар бабай” шигырьләрен уку; боз турында табышмакларга җаваплар табу.

Ябыштыру: “ Кар бабай”.

Сүзле  уеннар: “Су нинди?”, “Боз нинди?”.

Хәрәкәтле уен: “Яр – су”

Видеофильм карау: “ Бозлыклар һәм айсберглар”.

Музыка тыңлау: “Тамчы тама”.

       

                3 атна: “Кешегә су ни өчен кирәк”?

Максат: кеше өчен суның әһәмиятен ачыклау,суны әрәм итмәскә кирәклеген аңлату, суга карата сакчыл караш тәрбияләү.

Әңгәмәләр: “Су һәм сәламәтлек”, “Суны нәрсә пычрата”, “ Су ни өчен тормыш нигезе”?

Күзәтүләр: суның краннан агуын , суның кайнаганын күзәтү.

Тәҗрибәләр: “ Суның температурасын билгелибез”, “Суга чистарырга ярдәм итик”.

Матур әдәбият белән танышу: Г .Тукайның  “Җир йокысы” шигырен уку.

Рәсем: “Кышкы елга”

Музыка тыңлау: “ Чишмә челтерәве”

                     Йомгаклау этабы.

“Су  турында нәрсәләр беләбез?” исемле викторина үткәрү.

“Суны саклагыз”! темасына әти – әниләр белән берлектә рәсем күргәзмәсен оештыру.

Эш тәҗрибәсен кулланып презентация ясау.

                                     Нәтиҗә.

Проектны тормышка ашыру балаларның төрле практик эшчәнлекләре аша башкарылды. Балаларны суның үзлекләре белән таныштырудан, Җир шарындагы барлык тереклек ияләре өчен әһәмиятле булуын ачыклаудан, суга карата сакчыл караш тәрбияләүдән чыгып түбәндәге нәтиҗәләрне ясап була:

• балаларның су турында күзаллаулары формалашты;

• танып-белү эшчәнлегенә кызыксыну артты;

• балалар суның тормыш чыганагы буларак әһәмиятле булуын  аңладылар;

• сүзлек запасы баетылды;

• суга сакчыл караш формалашты;

• бакчада эшләнелгән тәҗрибәләрне балалар өйдә дә    кабатлап эшли алалар;

• тормышта һәм төрле уеннар уйнаганда су турында алган белемнәрне дөрес итеп кулланырга өйрәнделәр.

Проект эшчәнлегендә кулланылган Г. Тукай шигырьләре

Ак бабай.

Бетен дөнья аппак булып кар яуганда, 
Ишек алда, урам, түбә агарганда, 
Аппак булып кайтып килә безнең Бабай, 
Безгә төрле-төрле уенчык алган да.

Шатланышып без әйтәбез: «Рәхмәт, Бабай, 
Сиңа тагын күп ел гомер бирсен ходай!» 
Бабай, мескен, кар-яңгырга карамыйча, 
Безне шатландырмак өчен йөри шулай.

Елның дүрт фасылы

Боз һәм кар эрде, 
Сулар йөгерде; 
Егълап елгалар, 
Яшьләр түгелде.

Көннәр озая, 
Төннәр кыскара. 
Бу кайсы вакыт? — 
Иә, әйтеп кара.
(Яз көне)

Ашлыклар үсте, 
Башаклар пеште; 
Кояш пешерә, 
Тиргә төшерә.

Халык ашыга, 
Китә басуга, 
Урагын ура,— 
Бу кайчак була?
(Җәй көне)

Кырлар буш кала, 
Яңгырлар ява; 
Җирләр дымлана,— 
Бу кайчак була?
(Көз көне)

Һәр җир карланган, 
Сулар бозланган; 
Уйный җил-буран,— 
Бу кайчак, туган?
(Кыш көне)

.Җир йокысы

Кырга ак кардан 
Юрган ябылган; 
Җир язга чаклы 
Уйкуга талган.

Ул тормас, йоклар, 
Кышлар үтмичә,— 
Кыйбладан кошлар 
Кайтып җитмичә.

Язның  айлары, 
Апрель, майлары, 
Бик  матур  сызлып 
Аткан  таң  нары;

Урман шаулавы, 
Кошлар сайравы, 
Күкләр  күкрәве, 
Яңгыр  аннары.

Коену көн  саен 
Кояш  нурында; 
Аннан соңтагын 
Төшкән  чык  төндә.

Бу  хәлләр  җиргә 
Барчасы   бергә 
Калган тик инде 
Төштә  күрергә.

Җир  йоклый  тыныч, 
Күрептәмле  төш. 
Уяныр  әле, 
Тукта, үтсен кыш!

Яңгыр

Былчыракта яңгыр артыннан балалар йөгрешә, 
Кычкыралар: «Җиргә, дип, алтын төшә! алтын төшә!»

— Шауламагыз, и балалар! Без җыярбыз барчасын, 
Тиз ул алтыннарны амбарга төярбез барчасын.

Тик җыярбыз юл буе шыгрым тулы йөкләр көе, 
Бар келәтләр туп-тулы хуш исле орлыклар кәе!

Яңгыр илә кояш

Кояш әйтте: «Һаман мин яктырырмын
Вә бер дә батмамын, янып торырмын».

Диде Яңгыр да: «Һәр көнне явармын,
Кара җирне юешләр, елгалармын».

Кояш каршы диде: «Син бик юешле, 
Явасың былчыратып һәммә төшне.

Суыңнан  анда  баткак, монда  баткак,— 
Синең бар белгәнең җир былчыратмак.

Юешлектән  иген, ашлык   черидер, 
Мужиклар  яумаса  иде дип  телидер».

Диде  Яңгыр  җавапта: «Син   кызасың, 
Игенне  яндырасың  һәм  кырасың».

Ачуланды  Кояш бу сүзгә, кызды,
Ачудан  эсселектә  хәлдән узды.

Диде: «Мин бит җимешләрне   пешергән,
Нурымнан  җанлы-җансыз  файда  күргән».

Диде  Яңгыр: «Аларны  син  пешерсәң,
Ә мин бит үстерәм  әм су эчертәм.

Әгәр мин яумасам, багълар   шиңәрләр,
Болынлыклар, яшеллекләр   кибәрләр».

Кояш  Яңгыр  белән  күп  кычкырышкач,
Бере-берсен  яманларга  тырышкач,—

Татулашты, килештеләр  ахырда
Бу  көннән  сүз  көрәштермәскә бер дә.

Шулай бете боларда сүз  вә  тартыш,
Күрергә  булдылар  нәүбәт  белән   эш.

Кояш  әйтте: «Кызам  үз  нәүбәтемдә,
Ә син я   урәхмәтең  лә  нәүбәтеңдә».

Кояш, Яңгыр  әле  бу көнгә  чаклы
Бозып  эш  кыйлмыйлар  бу   иттифакъны.

Суның төрле халәтен тасвирлаган табышмаклар.

 1.Исе юк, төсе юк,

Аннан башка тормыш юк.

                                        (Су)

2. Башы тауда, аягы диңгездә.

                                    ( Елга)

3. Җәйге эссе көннәрдә,

    Мине сагнып көтәләр.

    Мин аз гына күренсәм,

    Качып-посып бетәләр.

        ( Яңгыр)

4. Борысыз чыпчык боз тишә.

                                      ( Тамчы)

5. Элек үзе судан туды,

    Хәзер үзе су тудыра.

    Ак мамык кебек,

    Ялтырый алмаз кебек.

        ( Боз)

6. Тышка куйдым таш булды,

     Өйгә керттем су булды.

                                      ( Боз)

7.Утта янмый, суда батмый.

                                      ( Боз)

8. Ак ашъяулык таптым,

    Җир өстенә яптым.

                                     ( Кар)

9. Йолдыз кбек вак кына,

    Ак мамык сымн гына.

    Өс киеменә куна,

    Тәнгә тисә су була.

                                     (Кар бөртеге)

10. Ишегалдында таш була,

     Өйгә керсә су була.

                                      (Боз)

11.Җир өстендә ак мамык.

                                       ( Кар)

12. Ялт-йолт ялтырый,

      Җирнең өсте калтырый. ( Боз)

                 Су турында кызыклы мәгълүматлар.

Җир күршесендәге берәр планетаны телескоптан күзәткәндә, астроном һәрвакыт анда су һәм кислород булу-булмавы белән кызыксына. Бу тикмәгә генә түгел. Әгәр берәр планетада су һәм кислородның җитәрлек микъдарда булуы беленә икән, анда тереклек тә бар һәм ул Җирдәге шикеллерәк булырга тиеш дигән нәтиҗә көтелә. Чөнки нәкъ менә шул су Җиребезне без белгән Җир иткән, тереклек барлыкка китергән. Әле ул гына да түгел: су — ул Җирдәге иң гаҗәеп матдәләрнең берсе һәм суны күбрәк танып-белгән саен аның үзлекләре безнең исебезне китәрә.

              Ихтимал, сезнең күбегез суның искиткеч үзлекләре барлыгын башына да китерми торгандыр һәм бу аңлашыла да, чөнки су безгә һәркайда очрый, безнең планетада иң гадәти нәрсә ул. Җир өслегенең 3/4 өлешен су алып тора. Коры җир өстенең -1/5 өлеше чамасы каты су — боз һәм кар белән капланган, ә инде яртысыннан артыграгы су пары һәм вак кына су тамчыларыннан торган болытларга төренгән.  Болыт әсәре булмаган урыннарда да һавада һәрвакыт су пары була.

Кеше тәненеңдә 71 проценты судан тора. Ә гадәти  нәрсә  бер  кайчан да гаҗәп   тоелмый. Ләкин суның  шул кадәр  гадәтилеге  гаҗәпләндерә  дә. Чөнки Җирдәге  бер генә  матдәнең дә шул кадәр куп микъдарда һәм өстәвенә  берьюлы өч төрлех  аләттә: каты, сыек  һәм  газ  сыман  хәлдә  очраганы  юк.

Җирдәге  климатны су тудырган. Әгәр ул  булмаса, җиребез инде  күптән  суынып  беткән  һәм  терелек тә  әкренләп  сулган  булыр  иде. Суның җылысыешлыгы  гаять  зур. Җылынганда  ул  бик  күп  җылылык йота.

Авыр  гына  нәрсәләрне  дә  өслек   элпәсе  үз  өстендә   тотып тора. Әгәр  корыч  энә, лезвие кебек  әйберләрне   элпә  ертылмаслык  итеп  саклык  белән  генә су өстенә  куйсаң, алар  батмый.

Күп  кенә  бөҗәкләрнең  тереклеге  өслек  элпәсенә бәйле. Су кандаласы (водомерка) һәрвакыт су өстендә тереклек итә, беркайчан да суга чуммый  һәм корыга да чыкмый. Ул йөзә дә белми, бары тик аякларын  аерып  басып, чаңгычы кар өстеннән шуган кебек, тигез су өстеннән  шуышып  йөри. Ул үзенең төкле тәпиләренең очлары белән генә суга баса. Өслек  элпәсе су кандаласы  авырлыгы  белән бераз сыгыла, ләкин беркайчан да ертылып   китми.

Черки  личинкалары, суда яши  торган  вак   коңгызлар, төрле  әкәм-төкәмнәр су элпәсенә  аскы  яктан   ябышып  торалар. Әкәм-төкәмнәр исә аңа бышып тору гына  түгел, элпә  буйлап  шуышып та йөри  алалар, каты әйбер  өстеннән  үрмәли  дип  белерсең.

Су никадәр чиста булса, аның  өслеген  ерту  өчен  шул  кадәр  зуррак  көч  куярга  кирәк  булуын  галимнәр  инде  күптән  күреп  алганнар. Суда эрегән  матдә   молекулалары (беренче  чиратта газ молекулалары), су молекулалары  арасына   кереп, аның  ныклыгын  киметәләр. Чистартылган су (әлбәттә, тулысынчатүгел, чөнки  анда  һәрвакыт  бер  кадәр  микъдарда башка матдә   молекулалары кала) гаҗәп  нык  була. 2,5 сантиметр диаметрлы су баганасын  өзү   өчен 900 килограмм чамасы  көч кую таләп   ителә. Кайбер сорт корычларның да ныклыгы  шул  кадәр. Әле  бу да чик түгел. Галимнәр шундыйук диаметрлы абсолют чиста су баганасын  өзүөчен 95 тонна чамасы  көч  кирәк  булачагын  исәпләп чыгарганнар. Әгәр Җир йөзендә шундый  саф  сулы  күл  булса, аның  өстеннән атлап  йөрергә  һәм  хәтта  боз  өстендәге  кебек  тимераякта  шуарга да булыр  иде.су теләсә  нинди тере организм составына  керә. Үсемлек  яфрагын  кулга  алып  ышкып, йомшартып  карауга ук аның шулай булуына  ышанасың.Үсемлекнең теләсә  кайсы   өлешендә су була. Карбызда, кыярда суның ничек күп икәнен сез үзегездә беләсез. Хәтта  үсемлекнең коры орлыгында да су бар. Гадәттә  хайваннарның  тән  массасының  яртыдан  күбрәк   өлешен су тәшкил   итә. Тере организм сунны даими файдалана һәм анны һәрвакыт тулыландырып тору сорала. Мәсәлән, кешегә бер көнгә ике литрдан  артык су кирәк. Ул  аның  яртысын  эчә, ә яртысы  ризык  белән  керә.Бер  уйлаганда  Җирйөзендә  кешегә  кулланырөчен су шундый  күп, ләкин  шуны   искәртик: суның  күп өлеше  диңгезләрдә  һәм   океаннарда  тупланган, ә океан һәм  диңгез  сулары   тозлы. Ә кешегә  кулану  өчен  төче су кирәк, андый су Җир  йөзендә   әллә ни күп  түгел. Җир   шарындагы  суның 90%ы – тозлы  диңгез  сулары, бары тик 3%ы гына төче   сулыклар. Шуңа  күрә сунны  пычранудан  сакларга  кирәк.Суларны   саклауга  һәркем   игътибарлы  булсын   өчен, табигать  көннәренә су көнен керткәннәр. 22 март – Бөтендөнья Су көне.

«Гаиләдә   экологик  тәрбия» темасына әти-әниләр өчен анкета

                               Сораулар

      Җаваплар

1

Сезне экология проблемасы борчыймы?

Әйе

   Юк

Кайвакытта

2

 Табигатькә карашыгыз ничек, хайваннарны,кошларны, үсемлекләрне яратасызмы?

Әйе

Юк

Кайвакытта

3

Балагызга экологик тәрбиябирүне кирәк дип санысызймы?

Әйе

Юк

Кайвакытта

4

Сез  ничек  уйлыйсыз, балагызга экологик тәрбия бирүне кем башкарырга тиеш?

Әйе

Юк

Кайвакытта

5

Табигатьтә үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәсе белән балагызны таныштырасызмы?

Әйе

Юк

Кайвакытта

6

Бу  кагыйдәләрне  үзегез  үтисезме?

Әйе

Юк

Кайвакытта

7

 Өегездә бүлмә гөлләре бармы?

Әйе

Юк

Кайвакытта

8

Аларны  карарга  балагызга  йөклисезме?

Әйе

Юк

Кайвакытта

9

 Йорт хайваннарыгыз бармы?

Әйе

Юк

Кайвакытта

10

Аларны  карауны  балагызга  йөклисезие?

Әйе

Юк

Кайвакытта

11

Табигать турында балагызга китаплар укыйсызмы?

Әйе

Юк

Кайвакытта

12

“Хайваннардөньясында”, «Теретабигать»һ.б. экологиктелевизионтапшыруларныбалаларбеләнбергәкарыйсызмы

Әйе

Юк

Кайвакытта

13

Балагыз белән урманда еш буласызмы?

Әйе

Юк

Кайвакытта

14

Балагыз урманда йөрергә яратамы?

Әйе

Юк

Кайвакытта

15

Сезнеңчә,балагыз гаиләдә экологик тәрбия аламы?

Әйе

Юк

Кайвакытта

                               

                                 Су  белән тәҗрибәләр.

    1 Су- сыеклык. Өч төрле савыт алыны: түгәрәк, озынча, өчпочмак       формасында. Аларны су белән тутырабыз һәм балалардан суның нинди форма алуын сорыйбыз. Су савыт формасын ала. Димәк, су сыеклык. Чагыштыру өчен комны салып күрсәтергә була. Ком өелеп кала.

2.Суныӊ үтә күренмәле булуын ачыклау.1 стаканда су, 2 – сөт. Сулы стаканга калакны  тыгабыз. Калак күренәме? Сөтле стаканга  тыгабыз – калак  күренәме? Сулы  стаканда  күренә, сөтледә – күренми. Нәтиҗә: су үтә  күренмәле, ә сөт үтә күренмәле  түгел.

3.Суныӊ төсен  билгеләү.

Су – төссез, ә сок – саргылттөстә.

4. Суныӊ тәмен  билгеләү.

Суныӊ тәмеюк, ә сок – баллы.

Суныӊ исен  билгеләү.Балаларның  күзләрен бәйләп төрле исле сыеклыкларны иснәтү.

Су – иссез, ә сок – исле.

5.Суда һавабарлыгынисбатлау.

Көпшә  аша суга өрәбез. Суда куыклар барлыкка килә. Димәк, суда һава бар. Шуӊа  күрә суда җәнлекләр яши ала, үсемлекләр үсә ала.

Сез балык булсагыз, нинди суда яшәр  идегез? Ни өчен? Су чиста булсын  өчен  нәрсә  эшләргә? Яки нәрсә  эшләргә  ярамый?

6.Суныӊ агу үзлеген  билгеләү.

Суны кәстрүлгә  бушатабыз. Су нишли? Ага. Чөнки  у  сыеклык. Бу суны кая куярбыз? Гөлләргә  сибәрбез.

7.Кайнап чыккан  судан пар күтәрелүен  күрсәтү.Термоска кайнар су салабыз. Аны ачкач пар күтәрелә. Өстен пыяла белән ябабыз, бераздан анда су парлары пәйда була.

8.Суныӊ боз хәлендә булуын күрсәтү.

9. Су – эреткеч.  Ике стаканда су . Берсенә тоз, ә икенчесенә елга комы салына, болгатыла. Тоз юкка  чыкты. Су кайбер матдәләрне эретү үзлегенә ия.

10.Суның температурасын билгеләү. Бер стакага салкын,ә бер стаканга җылы су салабыз. Балаларга тоып карага тәкъдим итәбез. Нәрсә белән аерыла? Димәк су кайнар һәм салкын була. Бу температурага бәйле. Аны термометр белән үлчиләр. Термометрга аңлатма бирү. Суның температурасын үлчәү.

11. Бәс ничек барлыкка килә. Стаканга кайнар су салабыз. Аның өстенә агач ботагы куела һәм салкынга куябыз. Агач ботагын кар каплый, ә кар яумый. Бу нәрсә? Бу бәс.

12. Суны чистарту. Боз белән карны эретеп карыйбыз. Суның талык булуын һәм пычрак булуын ачыклыйбыз. Суны чистартып буламы? Алдан әзерләнгән фильтр аша чыгарып суның чистару үзлегенә ия булуын ачыклыйбыз.

                         

                       Кулланылган әдәбият

1.Балачак аланы: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләре өчен хрестоматия.-Казан:РИЦ,2011.

2.Доошкольое воспитание. №10 /Москва: 2015.

3. Карпухина Н.А. Конспекты занятий в старшей группе детского сада.Знакомство дошкольников с окружающим миром. Дилактические игры: Практическое пособие для воспитателей и методистов ДОУ./Воронеж:ИП Лакоценин С.С.2009.

4.КомароваТ.С.Занятия по изобразительной деятельности в старшей группе детского сада:Конспекты занятий.М:Мозайка-Синтез,2014.

5. Кравченко И.В., Долгова Т.Л. Прогулки в детском саду. Старшая и пдготовительная к школе группы: Метод. пособие/ Под ре. Г.М. Киселевой,Л.И.Понаморевой.М.:ТЦ Сфера,2009.

6.Туган телдә сөйләшәбез: 5-6 яшьлек балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү буенча методик ярдәмлек/ З.М. Зарипова, Л.Н.Вәҗиева һ.б.-Казан: ФОЛИАНТ,2012.

7. Интернет чыганаклары:

www.maam.ru/.../anketa-dlja-roditelei-po-yekologicheskomu-vospitaniy...

www/pedagog.kamardin.com/index.php/2011-01-06-20-27...-/245-q-q-38

www.igelek.ru › СУ ТУРЫНДА

www/nsportal.ru/nachalnaya-shkola/okruzhayushchii.../su-hm-anyn-uzleklre

C:\Users\Линуза\Desktop\Новая папка (2)\DSC02355.JPG

C:\Users\Линуза\Desktop\Новая папка (2)\DSC02361.JPG

  C:\Users\Линуза\Desktop\Новая папка (2)\DSC02367.JPG

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по обучению татарскому языку в старшей группе Тема: “Тылсымлы кыш.”

Хочу вашему вниманию представить конспект, интегрированное занятие по обучению татарскому с элементами фольклора, нетрадиционного рисования.  В конспекте использованы такие методические приемы: вхожде...

"Тылсымлы сүзләр". Гомуми сөйләм җитлекмәгәнлеге булган өлкән мәктәпкәчә балалар өчен инновацион проект.

Хәзерге вакытта ата-аналар балаларга тирә-юньдәге кешеләр белән аралашуга күбрәк ирек бирергә омтылалар, башка кешеләр белән аралашу культурасын тәрбияләүгә тиешле игътибар бирмиләр. Билгеле аралашу ш...

Проект "Тылсымлы чәчәк"

Детский сад -это первое звено в системе образования. Чтобы стать высокообразованным, человек должен овладеть всеми богатствами татарского языка. Поэтому одна из главнейших задач детского сада &md...

Проект Тылсымлы су

ПРОЕКТНЫҢ ТӨРЕ :ТАНЫП –БЕЛҮ . Проектныңэтаплары: 1.     Проектныңмаксатын кую, проблеманыбилгеләү.2.     Проектның план-схемасынтөзү.3....

Икенче кечкенәләр төркеме өчен танып белү проекты "Тылсымлы буяулар илендә"

—Һәр бала үзенчә сәләтле. Ләкин баланың сәләте кечкенә орлык кебек. Әлеге орлыктан көчле һәм матур чәчәк үсеп чыксын өчен күп көч куярга кирәк. Әлеге проект ярдәмендә минем балаларны буяулар иленең ты...

Тылсымлы бизәкләр проекты

Тылсымлы бизәкләр  проекты...