Выступление "Татар теле шөгыльләрендә һәм режим моментларда эшчәнлекне оештыруның бер төре буларак "Лэпбук" дидактик уены
консультация
Предварительный просмотр:
Татар теле шөгыльләрендә hәм режим моментларда
эшчәнлекне оештыруның бер төре буларак “Лэпбук” дидактик уены
Балада әйләнә-тирәдәге мохит турындагы күзаллаулар уен аша булдырыла. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен уен – ул сабыйның кызыксынуын тудыручы очкын.
Шулай итеп, балаларны татар теле hәм ана теленә өйрәтү өчен булдырылган укыту-методик комплектларны тормышка ашыруның төп максаты булып нәниләрдә сөйләм күнекмәләре формалаштыру тора.
Уен ярдәмендә балада мөстәкыйльлек, җаваплылык, ярдәмчеллек, бер-береңә яраклаша белү, башлаган эшне ахырына кадәр җиткерү кебек шәхси сыйфатлар формалаша. Алга таба әлеге сыйфатлар бала тормышының, аның уку, хезмәт эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген билгели.
Балалар белән уку елы дәвамында татар теле шөгыльләрендә өйрәнелгән лексиканы ничек кабатларга соң?
Билгеле, уен формасында, чөнки уен мәктәпкәчә яшьтәге нәниләрнең – төп эшчәнлек формасы. Шуны да онытмаска кирәк: Федераль дәүләт белем бирү стандарты нигезендә уен балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килерлек, нәниләрнең кызыксынуларын исәпкә алып корылган булырга тиеш. Кабатлауны оештыруның нәтиҗәле формасы буларак игътибарыгызга дидактик уеннарның бер төрен тәкъдим итәм.
ЛЭПБУК – күз явын алырлык матур рәсемнәр, төрле төстәге күптөрле кесәләр белән балаларның игътибарын җәлеп итәрдәй, эстетик яктан зәвык белән картоннан яки башка материалдан эшләнгән дидактик уеннар җыелмасы ул. Лэпбук яңа теманы, лексиканы җиңел үзләштеререгә, фикерләү сәләтен үстерергә ярдәм итә.
Ләкин лэпбук – күптөрле рәсемле китап, җыелма гына түгел. Ул мәктәпкәчә яшьтәге балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләнгән кулланма. Шуңа күрә дә иң беренче итеп әлеге кулланманың нинди максатны күздә тотып эшләнелүен алдан уйлап бетерергә кирәк. Ә моның өчен, билгеле, әлеге лэпбукта кабатларга тиешле темаларның планын эшләү зарур.
Лэпбукның макетын компьютерда "Компас-3D" проектлау программасында эшләргә мөмкин. Интернет челтәрендә мондый инструкция бихисап. Компьютер технологияләре белән эш итә белмисез икән, лэпбукны кулдан сызымын ясап та эшләргә мөмкин.
Лэпбукны ясаганда сезгә кирәк булачак материаллар: картон папка, төрле төстәге кәгазь, пленка, кайчы, клей-карандаш, супер-клей, степлер, скотч hәм, билгеле инде, фантазиягез кирәк булачак.
Детальләрне кисеп алып, үз урыннарына ябыштырабыз. Бары шуннан соң гына бала белән шөгыль оештыра башлыйбыз.
ЛЭПБУКНЫҢ бурычлары:
- бәйләнешле диалогик сөйләм үстерү;
- сүзлек байлыгын арттыру;
- иҗади фикерләүне үстерү;
- игътибарлылыкны, хәтерне үстерү;
- мөстәкыйльлек тәрбияләү.
Лэпбукта «Күлмәк тегәбез», «Салат әзерлибез», «Алсу белән Марат исемле курчакларны киендер», «Табышмаклы яфраклар», «Пазлларны җый», «Тылсымлы сүзләр ромашкасын җый», «Сыйла» h.б. игътибарлылык, хәтер, логик фикерне үстерүне күздә тотып эшләнгән унике уен урнаштырылган. Уеннар танып-белү эшчәнлеген,зирәклекне, күзаллауны, образлы, логик фикер йөртә белүне үстерү.
ЛЭПБУКНЫ куллануның нәтиҗәсенә килгәндә исә, шуны әйтергә кирәк: әлеге җыентык, уеннар җыелмасы игътибарны җәлеп итә, кызыксыну уята, hәм бала үзе дә сизмәстән татар телендә аралашу өчен уңай мохиткә кереп китә. Сабыйлар, үзләре дә сизмәстән, үзара диалогка керәләр, татар лексикасын – сүзләр hәм җөмләләрне тизрәк hәм уңышлырак үзләштерәләр, кайбер татар авазларын дөрес әйтергә өйрәнәләр.
Әлеге җыентык зурлар төркеме өчен “Уйный-уйный үсәбез” проектын кабатлауны оештыру өчен эшләнгән. Биредә күптөрле табышмаклар урнаштырылган.
Димәк, ЛЭПБУКНЫ куллану:
• Программа материалын әйбәт үзләштерергә, алган белемнәрне тирәнәйтергә ярдәм итә,
• Сүзлек байлыгын арттыра,
• Уен формасында сөйләм материалын ныгытырга булыша,
• Фикерләү сәләтен үстерә,
• Балаларда татар телендә аралашуга кызыксыну уята.
Уен – ул балаларның тәҗрибә үзләштерүгә юнәлдерелгән шартлы ситуацияләрдәге эшчәнлек формасы. Борынгы гасырлардан ук уен өйрәтүнең бер төре буларак кулланыла, аның максаты – күнекмә-осталык формалаштыру. Уку-укыту процессында да уен уңышлы файдаланыла. Һичшиксез, уеннар оригиналь булырга тиеш, эчтәлекләрендә ниндидер сорау, проблема булу – шарт, шул очракта гына алар балада кызыксыну уяталар.
Әлеге очракта ЛЭПБУКНЫ куллану нәтиҗәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар предметларның формасын, төсен h.б. сыйфатларын танып-белергә өйрәнәләр. Безнең очракта исә уенга корылган кабатлау нәтиҗәсендә укыту-методик комплектлары буенча өйрәнелгән материалны кызыклы формада ныгытуны оештырырга мөмкин. Бүген төрледән-төрле дидактик уеннарны күпләп кибетләрдә сатып алып та була. Ә менә шундый уеннарның беркайда да очрамый торган, үзенчәлекле төрен тәрбияче үзе эшли ала. Моның өчен аңа бары тик иҗадилыгын, фантазиясен генә эшкә җигәргә кирәк. Тәрбияче тылсымлы дөньяны хәтерләткән шундый күпфункциональ җыентык эшләсә, татар теле шөгыльләрендә яңа материалны өйрәтү hәм кабатлау процесслары да күпкә кызыклырак, нәтиҗәлерәк булачак.
Бала теге яки бу предметның матур, ачык төсләрдә ясалган, иътибарны җәлеп итәрдәй рәсемен күрсә, ул балада кызыксыну уятса, нәни уенга бик теләп тартылса, әлеге предметның татарча исемен ныграк истә калдырачак hәм сөйләмендә кулланачак.
Гомумән, бала тормышында уен иң зур урынны алып тора. Уеннар баланың яшәеш, көнкүреш турындагы белемнәрен тирәнәйтергә, күзәтеп, предметларны төп сыйфатлары (формасы, төсе, зурлыгы) буенча аера, аларны чагыштыра, үзара аралаша белергә өйрәтә, алга таба яңа белемнәрнең уңышлы үзләштерелүенә төп шарт булып тора.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Ана теле шөгыльләрендә заманча алымнар
Педагогик киңәшмәдә чыгыш....
Ана теле шөгыльләрендә интеграль эшчәнлек алымнарын куллану.
Ана теле шөгыльләрендә интеграль эшчәнлек алымнарын куллану. Безнең балалар бакчасы иҗади-эстетик юнәлештә эшләүче бакча. Шуңа күрә белем бирүне нәкъ шушы юнәлешткә туры килүче төрле...
Сөйләм үстерү шөгыльләрендә математик төшенчәләр белән таныштыру
Сөйләм үстерү шөгыльләрендә математик төшенчәләр белән 1 кечкенәләр төркеменнән таныштыра башлыйбыз. Әлеге яшьтәге балалар белән программа буенча шөгыльлә...
Балаларны социаль тормышка әзерләүдә театраль эшчәнлекнең роле.
Балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм театр түгәрәкләрен җитәкләүче педагоглар өчен...
“Мин диңгез ясыйм...” Зурлар төркемендә тәрбияче белән балаларның иҗади сәнгать буенча уртак эшчәнлекнең конспекты
Максат: балаларны традицион булмаган юллар белән рәсем ясарга өйрәтү.Бурычлары: балаларның диңгез, аны тасвирлап язучы рәссамнар турындагы белемнәрен үстерү; диңгездә яшәүчеләрнең атамаларын ныгыту; б...
Матур әдәбият белән таныштыру шөгыльләрендә сүз байлыгын арттыру.
Матур әдәбият белән таныштыру шөгыльләрендә сүз байлыгын арттыру....
Татар телен өйрәтү шөгыльләрендә куллану өчен презентацион дидактик уен мастер –класс “ТАТАРЧА ӨЙРӘНӘБЕЗ”
Тәрбия эше рус телендә алып барыла торган балалар бакчаларында татар телен өйрәтү өчен куллану....