"Куркыныч әйберләр"
план-конспект занятия по обж (подготовительная группа)
Балаларның, табышмак аша, фикерләү сәләтләрен үстерү, ике әйбернең тышкы охшаш билгеләрен чагыштырырга өйрәтү. Сөйләмдә гади һәм кушма җөмләләрне куллану күнекмәләрен ныгыту. Тормыш өчен куркыныч әйберләр турында белемнәрен үстерү. Кыен чакта бер-берсенә ярдәм итү теләге тәрбияләү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kurkynych_yberlr.docx | 17.38 КБ |
Предварительный просмотр:
Куркыныч әйберләр.
Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен.
Максат: Балаларның, табышмак аша, фикерләү сәләтләрен үстерү, ике әйбернең тышкы охшаш билгеләрен чагыштырырга өйрәтү. Сөйләмдә гади һәм кушма җөмләләрне куллану күнекмәләрен ныгыту. Тормыш өчен куркыныч әйберләр турында белемнәрен үстерү. Кыен чакта бер-берсенә ярдәм итү теләге тәрбияләү.
Җиһазлар: Телефон, тышкы билгеләре буенча охшаш парлы рәсемнәр: кадак-гөмбә, шырпы-матрешка, чәйнек-кәстрүл, үтүк-суыткыч, чүкеч-барабан таяклары, кайчы-күзлек; ватман, клей, куркыныч әйберләрнең силуэтлары, фишкалар белән конверт.
Дәрес барышы:
(Телефон шалтырый)
Тәрбияче: Әйе! Әйе! Мин сезне тыңлыйм! (трубканы куя)
Балалар, безгә таныш булган Белмәмеш шалтыратты. Ул безгә килергә чыккан, миңа калса, ул бик пошаманда иде. Нәрсә булды икән?
(Ишек кагалар, Белмәмеш керә, бик моңсу тавыш белән сөйли)
Белмәмеш: Исәнмесез, балалар.
Балалар: Исәнмесез!
Тәрбияче: Исәнме Белмәмеш. Минемчә, син бик моңсу. Сөйлә әле, нәрсә булды?
Белмәмеш: Балалар, сез бит беләсез, мин ничек бүләк яратканны. Кичә, күрше кызы миңа рәсем җыентыклары бүләк иткән иде, табышмаклар белән. Мин аларны карап утырдым да, ялгыш идәнгә тәшердем, алар барысы да буталып беттеләр. Ә хәзер инде мин табышмакка дөрес рәсемне куя белмим.
Тәрбияче: Балалар, Белмәмешкә ярдәм итәбезме?
Балалар: Әйе, итәбез.
Тәрбияче: Син Белмәмеш табышмакны укы, ә балалар игътибар белән тыңлап, рәсем җавабын әйтерләр.
(Һәрбер табышмакка икешәр рәсем куялар, тышкы билгеләре белән охшаш булырга тиешләр. Балалар ике рәсем арасыннан кирәклесен алалар һәм ни өчен икәнен аңлаталар)
Белмәмеш: 1. Эшләпәсе дә бар,
Тимер аягы да.
Балалар: Кадак.
Тәрбияче: Ни өчен кадак, гөмбәнең дә бит бар эшләпәсе, аягы да.
Балалар: Бу кадак, чөнки табышмакта “тимер аяк” дип әйтелә.
Белмәмеш: 2. Ике кызның юк буе,
Ут табалар көн буе.
Балалар: Бу – шырпы.
Тәрбияче: Балалар, бу дус кызлар бәлки курчаклардыр?
Балалар: Юк, курчаклар ут чыгармыйлар, шырпы гына ут кабыза ала.
Белмәмеш: 3. Нәрсә тотып кулларга,
Кадакны кагып була?
Балалар: Чүкеч белән.
Тәрбияче: Бәлки бу барабан таякларыдыр?
Балалар: Таяклар белән кадак какмыйлар, барабанга кагалар.
Белмәмеш: 4. Озын борын түгәрәктә
Чыңлый-чыңлый су кайный.
Балалар: Чәйнек.
Тәрбияче: Кәстрүл түгелмени? Ул да бит түгәрәк.
Балалар: Аның бит борыны юк, кәстрүлдә чәй кайнатмыйлар.
Белмәмеш: 5. Ике чатлы, ике кыршаулы
Уртада тора кадак.
Балалар: Бу кайчы.
Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, күзлекнең дә ике чаты һәм ике кыршавы бар. Нәрсә белән аерыла кайчыдан?
Балалар: Күзлекнең кадагы юк.
Белмәмеш: 6. Ялтырый, үзе шома
Сырларны тиз тигезли.
Балалар: Үтүк.
Тәрбияче: Бәлки бу суыткычтыр, ул да бит ялтырый да, шома да.
Балалар: Суыткыч белән сырларны тигезләмиләр, моны кайнар үтүк белән эшлиләр, ә суыткычта ашамлыкларны саклыйлар. Утка тыккач суыткыч салкын була, ә үтүк кайнар була.
Тәрбияче: Күрәсеңме Белмәмеш, балалар сиңа дөрес рәсем-җавапларны табарга ярдәм иттеләр. Аларда тормыш өчен куркыныч булган әйберләр сүрәтләнгән. Хәзер балалар бер уен уйныйбыз. Бу уен “Ярый- ярамый” дип атала. Менә сезгә фишкалар белән конверт. Фишкалар кызыл һәм яшел төстә.(тәрбияче тормыш өчен куркыныч булган әйберләрне бер рәткә куя) Нинди әйберләр дип атала болар?
Балалар: Тормыш өчен куркыныч.
Белмәмеш: Нәрсәсе куркыныч аларның?
Балалар: Әгәр дөрес кулланмасаң, олылардан сорамыйча алсаң, күңелсез хәлләр килеп чыгарга мөмкин.
Тәрбияче: “Ярый-ярамый уенын уйнау өчен, сезнең һәрберегезгә берәр кызыл һәм яшел фишка алырга кирәк. Кызыл төс- бу әйберне балаларга алырга ярамый дигән сүз. Ә яшел төс- алырга ярый, ләкин бик сак кына(балалар фишкалар ала).
Тәрбияче: Хәзер мин сезгә куркыныч әйберләр белән рәсемнәр күрсәтәм, ә сез кайсы фишканы күтәрергә икәнен уйларга тиеш. Менә чәйнек рәсеме. Нинди фишка күтәрәсез?
Балалар: Кызыл, чөнки кайнар суга пешәргә мөмкин.(шулай һәрбер рәсемгә)
Белмәмеш: Әфәрин, балалар, рәхмәт, шундый нык ярдәм иттегез миңа. Шулай да мин барысын да истә калдырмадым әле: кайсына тияргә ярый, кайсына ярамый!
Тәрбияче: Белмәмеш, ашыкмый тор әле. Синең исеңдә яхшы калсын балалар сиңа “Куркыныч әйберләр” дип аталган күрсәтмә ясарлар. Шулаймы балалар? Ә син ул күрсәтмәне өйгә каөткач диварга элеп куярсың һәм бик тиз өйрәнерсең. Балалар, өстәлдә тормыш өчен куркыныч булган әйбер рәсемнәре ята. Шул рәсемнәрне зур кәгазьгә беркетеп куегыз әле.(балалар беркетәләр) Менә күрсәтмә әзер! Ничә әйбер булды?
Балалар: Алты. Бу күрсәтмәне Белмәмеш, без сиңа бүләк итәбез. Рәхим итеп өйрән!
Белмәмеш: Бик зур рәхмәт балалар, сау булыгыз!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Презентация. 1 нче кечкенәләр төркемендә балаларны шәхси гигиена әйберләре белән таныштыру
Шәхси гигиена...
Конспект "Шәхси гигиена әйберләре белән дөрес файдалану"
"Шәхси гигиена әйберләре белән дөрес файдалану"...
Сәйлән үрү техникасы кулланып бизәнү әйберләре (алка) ясау. Мастер - класс
Зурлар төркеме өчен...
Бала өчен куркыныч әйберләр. Балаларны көнкүрештә үз-үзләрен сакларга өйрәтү”(чыгыш)
Балаларның тормыш иминлеген саклау – һәр әти-әнинең дә, тәрбияченең иң зур бурычларыннан берсе, шуңа күрә без балалар бакчасыннан ук балаларга һәртөрле куркыныч очракларда үзләрен ничек тотарга ...
Өйдә куркыныч предметлар
Балаларның өйдә куркыныч предметлар белән уйнарга ярамый....
«Шәхси гигиена әйберләреннән дөрес файдалану”
laquo;Шәхси гигиена әйберләреннән дөрес файдалану&rdquo...