Бала өчен куркыныч әйберләр. Балаларны көнкүрештә үз-үзләрен сакларга өйрәтү”(чыгыш)
классный час (средняя группа) на тему

Губайдуллина Фарида Ильдусовна

Балаларның тормыш иминлеген саклау – һәр әти-әнинең дә, тәрбияченең иң зур бурычларыннан берсе, шуңа күрә без балалар бакчасыннан ук балаларга һәртөрле куркыныч очракларда үзләрен ничек тотарга кирәклеген өйрәтә  башлыйбыз. Бигрәк тә әңгәмәләр оештыру, төрле куркыныч очракны чагылдырган рәсемнәр, слайдлар буенча сөйләшү, уен рәвешендә өйрәнгәннәрне гамәли яктан ныгыту эшләренә әһәмият бирәбез. Әңгәмәләр вакытында куркыныч ситуацияләрне сурәтләүгә, мәсәлән, таныш булмаган кеше белән сөйләшмәскә, аңа ияреп китмәскә (төрле уенчыклар яки тәмле әйберләр күрсәтсә дә) кирәклеген аңлату һ.б. игътибар итәбез.

Скачать:


Предварительный просмотр:

“Бала өчен куркыныч әйберләр. Балаларны көнкүрештә үз-үзләрен
сакларга өйрәтү”(чыгыш)

Балаларның тормыш иминлеген саклау – һәр әти-әнинең дә, тәрбияченең иң зур бурычларыннан берсе, шуңа күрә без балалар бакчасыннан ук балаларга һәртөрле куркыныч очракларда үзләрен ничек тотарга кирәклеген өйрәтә  башлыйбыз. Бигрәк тә әңгәмәләр оештыру, төрле куркыныч очракны чагылдырган рәсемнәр, слайдлар буенча сөйләшү, уен рәвешендә өйрәнгәннәрне гамәли яктан ныгыту эшләренә әһәмият бирәбез. Әңгәмәләр вакытында куркыныч ситуацияләрне сурәтләүгә, мәсәлән, таныш булмаган кеше белән сөйләшмәскә, аңа ияреп китмәскә (төрле уенчыклар яки тәмле әйберләр күрсәтсә дә) кирәклеген аңлату һ.б. игътибар итәбез.

Юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәткәндә, әңгәмәләр, төрле рәсемнәр, альбомнар аша транспортта йөргәндә үзләрен ничек тотарга тиешлекләрен аңлатабыз. Бала башка кешеләргә уңайсызламыйча, этешми-төртешми транспортка керә белергә, кергәч, тыныч кына утырырга, кычкырып сөйләшмәскә кирәклегенә төшенергә тиеш.

Җәйге чорда, транспорта тәрәзәләр ачык вакытта, тәрәзәгә башны тыгуның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын аңлатырга: баганага яки каршыга килүче транспортка бәрелү мөмкинлеге турында кисәтергә кирәк.

Велосипедта йөргәндә тиешле урыннардан гына йөрергә, транспорт юлына чыкмаска, туп белән бары тик балалар мәйданчыкларында гынауйнарга кирәклеген кат-кат өйрәтергә тиешбез.

Шундый ситуацияләрне чагылдырган мультфильмнарны яки театрлар куя торган спектакльләрне караганнан соң, әңгәмә оештыру балага күргәннәрен хәтерендә сакларга ярдәм итә.

Төрле куркыныч хәлләрне һәм аларның нәтиҗәләрен сурәтләп күрсәтү өчен, уенчыклар белән сюжетлы уеннар уйнау да әйбәт нәтиҗә бирә. Мәсәлән, аю урман юлы буйлап велосипедта  бара . Туп белән уйнаучы төлке балаларының тубы юлга тәгәрәп чыга, ә аю велосипедын туктатырга өлгермәячәк. Нинди хәл булуы мөмкин? Балалар бу сорауга дөрес яки көтелгән җавапны биргәнче әңгәмә дәвам итә. “Ну, погоди!” мультфильмында юл кагыйдәләрен бозу (ул таныш булмаган сулыкта моторлы көймәгә утырып, куянны куарга чыга) очраклары күп. Аны карауны оештыргач, балалар белән әңгәмә оештырыла. Балалар төрле сорауларга җавап бирәләр:

  • Бүре нинди хаталар ясады?
  • Ул көймәне рөхсәтсез алырга  тиеш идеме?
  • Бүре үзе белмәгән сулыкка кереп дөрес эшләдеме?( һәр караган мультфильмнан соң да, әңгәмә оештырырга, нәтиҗәне аңлатырга)

Һәр сорауга да балалар дөрес җавап бирәләр. Монда тәрбия моментының икенче ягы да бар. Балалар бүренең мактанчык булуын, уйламый-нитми эшләвен, шуның аркасында үзенең зур зыян күрүен дә ассызыклап үтәләр.

Группа белән йөрергә чыккач, асфальта акбур белән сызып, төп юлны, тротуарны билгеләп, юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту максатыннан, дөрес йөрү һәм, киресенчә, кагыйдәләрне бозу очракларын күрсәтеп уйнау да кызыклы.

Кайбер очракларда урамдагы хуҗасыз калган эт-мәчеләр дә балалар тормышына куркыныч тудырырга мөмкин. Гадәттә, балалар мәчеләрне үз итә, кулларына тотып уйныйлар, өйгә алып кайталар, ә мондый хайваннарның йогышлы авырулары да булуы мөмкинлеген бала аңлап бетерми. Шуңа күрә әңгәмәләр үткәргәндә, бу турыда бик тулы итеп аңлату кирәк.

Урам этләре дә вакыт-вакыт кешеләргә ташлана. Балалар андый этләргә якын барырга тиеш түгел, чөнки ул этләр тешләргә, кайвакыт әгъзаларны нык җәрәхәтләргә, ә котырган булулары сәламәтлеккә зур зыян салырга мөмкин. Балаларга урам хайваннары белән аралашуның  нәтиҗәләре турында аерым әңгәмәләр үткәрү планда каралырга тиеш.

Куркынычлы ситуацияләр өйдә дә җитәрлек. Балаларның үзләрен генә калдырган чакта шырпы белән уйнап, янып үлү очраклары, я булмаса, электрга тоташтырылган әйберләр, бигрәк тә үтүк яки башка приборлар белән уйнап,  аянычлы хәлләр килеп чыгуы турында кат-кат аңлату бер дә комачауламый.

Таныш булмаган кешене өйгә кертергә ярамаганны күп балалар аңлыйлар, ләкин начар кешеләрнең төрле оешмалардан килдек дип, мәсәлән, газны, электрны тикшерү сылтавы белән өйгә үтеп керергә мөмкин икәнлекләре турында да балалар бик яхшы белергә тиешләр.

Җәйге айларда балаларның төрле агулы җимешләр яки гөмбәләр ашап хастаханәләргә керү очраклары бар. Димәк,  бу өлкәдә дә аңлатуны даими эшләргә тиешбез. Агулы гөмбәләрне ашарга яраклысыннан         аера белү, таныш булмаган җимешләрне авызга кабарга ярамау турында сөйләгәндә, аларның төсле рәсемнәрен күрсәтү дә мөһим.

Җәй көне ата-анадан башка су буйларына барырга һәм суга керергә ярамавын бала һәрчак истән чыгармасын өчен, әңгәмәләр үткәрү кирәк.

Сəламəт бала-бəхетле бала. 
Россия Федерациясенең «Мəгариф турындагы» законында «Белем бирү учреждениесе балаларының сəламəтлеген саклау һəм ныгытуны гарантиялəүче шартлар тудыра» диелгəн. Шунлыктан, бүгенге балалар бакчасының алдында балаларның сəламəтлеген саклау һəм ныгыту бурычы иң мөһим мəсьəлəлəрнең берсе булып тора. 
Сəламəт яшəү рəвеше белəн тəрбия арасындагы бəйлəнеш гасырлар буе сузылып килə. «Тəне сəламəт кеше эссегə дə, салкынга да түзə ала. Нəкъ менə рухы сəламəт кеше явызлыкка да, кайгыга да, шатлыкка да калган хислəргə дə түзə», ди Эпиктет. 
Олы кешенең дə, баланың да оптималь эшкə сəлəтлелек халəте аның үз-үзен яхшы хис итүенə, организмындагы барлык органнарның əйбəт эшлəвенə нык бəйлəнгəн. Сəламəт бала эшчəнлекнең барлык төрлəренə (интеллектуаль –танып белү, хезмəт, иҗтимагый, физик культура, уен) рəхəтлəнеп һəм шатланып катнаша. Ул оптимист, көр күңелле, яшьтəшлəре һəм педагоглар белəн җиңел аралаша. Ə бу исə шəхеснең, аның сыйфатларының һəм үзенчəлеклəренең уңышлы үсеше өчен нигез булып тора. Бу — бəхетле балалар һəм шулардан чыгып, бəхетле, үзэшчəнлеклəре белəн канəгать булган педагоглар дигəн сүз. 
«Яхшы сəламəтлек,-дип яза бүгенге көндə иң популяр сəламəтлəндерү системаларының берсен иҗат иткəн П.С.Брегг, — чын күңелдəн «Мин үземне искиткеч əйбəт хис итəм! Мин яшим – нинди хозурлык!» дип əйтергə мөмкинлек бирə торган рəхəтлек хислəре ул.» Тормышның төп максаты бəхет икəне һəркемгə билгеле. Лəкин аңа бер генə юл – нык сəламəтлек илтə. Аңардан башка бəхет булла алмый. 

Шуңа күрә балаларыбызның сәламәтлеген ныгыту өстендә дә эшлик. Табигать шартларына карап киендерү,  саф һавада ешрак йөрергә, төрле уеннар оештырырга, төрле химикат әйберләрне ераграк, балаларның буе җитмәслек урыннарга куярга. Куркынычсызлык кагыйдәләрен гел искәртеп торырга, балаларның берүзләрен генә уйнарга чыгармаска, күзалдыннан югалтмаска.  Өлкәннәрнең бер минутка гына игътибардан югалтуы, бик зур фаҗигага әверелергә мөмкин.
Баланың өс-киемнәренә игьтибар итсәгез иде, әти-әниләр. Һәр кигән киеме балага уңайлы , таман булырга тиеш, бигрәк тә аяк киемнәре. 1-2 размерга зур аяк киеме киеп үзегез йөреп карагыз, я булмаса үзегезгә зуррак, я кечерәк размердагы кием белән йөреп карагыз, үзегезне ничек хис итәрсез икән.

Теләгем шул, барыбыз да сау-сәламәт булсак иде, тормышка яраклы сау-сәламәт балалар тәрбияләсәк иде. Без аларны бу дөньяга тапканбыз икән, без алар өчен җаваплы. “Бала 70тә дә бала” –дип халык тикмәгә генә әйтмәгәндер!!!

Гомумән, балалар бакчаларында ата-аналар белән җыелышлар үткәргәндә, болар турында елына бер мәртәбә әти-әниләрнең исенә төшерү дә зарар итмәс, чөнки кайчакта ата-ана үзе үк кагыйдәләрне боза һәм, кызганычка каршы, моны баласы каршында башкара. Нәтиҗәдә тәрбияче ел дәвамында башкарган эш ата-ананың бер саксыз хәрәкәте аркасында юкка чыгарга мөмкин. Димәк, әти-әниләр өчен дә әңгәмәләр үткәрү һәм һәрберсеннән инструктаж үтүе турында кул тамгасын алу да аларның җаваплылыгын арттырачак.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләдә балаларны тәрбияләүдә халык авыз иҗатының әhәмияте. Ата-аналар өчен чыгыш.

     Балалар тормышында уеннарнын эhэмиятен кем генэ белми.Без «Сәламәт тәндә - сэламэт акыл», - дибез. Кеше ул йөзе белэн дэ, сузе белэн дэ ,жаны б\н дэ, матур булырга тие...

Чыгыш.Тема:"Балаларның логик фикерләү сәләтен үстерү" (Ата-аналар җыелышы өчен чыгыш)

Балачак – кеше тормышында иң бәхетле чор. Мәктәпкәчә яшьтәге бала бик хәрәкәтчән һәм актив. Аны тирә-юньдәге бар нәрсә кызыксындыра, ул олыларга бик күп сораулар яудыра, аның бөтен ...

Чыгыш “Балаларның математик күзаллауларын үстерүдә уеннар куллану.”

Балачак – кеше тормышында иң бәхетле чор. Мәктәпкәчә яшьтәге бала бик хәрәкәтчән һәм актив. Аны тирә-юньдәге бар нәрсә кызыксындыра, ул олыларга бик күп сораулар яудыра, аның бөтен нәрсәне беләсе, аңл...

Чыгыш "Балаларның фикерләү сәләтен үстерү"

Чыгыш "Балаларның фикерләү сәләтен үстерү"...

Чыгыш: "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү"

"Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү"...

"Куркыныч әйберләр"

Балаларның, табышмак аша, фикерләү сәләтләрен үстерү, ике әйбернең тышкы охшаш билгеләрен чагыштырырга өйрәтү. Сөйләмдә гади һәм кушма җөмләләрне куллану күнекмәләрен ныгыту. Тормыш өчен куркыныч әйбе...