Теманың актуальлеге. Проект эшенең темасы: “Якташым – Габдулла Галиев”. Әлеге теманы сайлавыбыз очраклы түгел.
Беренчедән, драматург, шагыйрь, язучы Габдулла Гали улы Галиев- безнең райондашыбыз. Минем әниемнең авылдашы. Төбәк язучыларның иҗатын өйрәнү, аларны пропагандалау - һәркемнең намус эше.
Икенчедән, илебез Бөек Ватан сугышында җиңүнең 78 еллыгын билгеләп үтте. Габдулла аганың әсәрләрендә шушы авыр сугыш елларында үз күзләре белән күргән вакыйгаларны, җиңүгә зур өлеш керткән тылда хезмәт күрсәткән балаларның һәм хатын-кызларның батырлыкларын хәзерге буыннарга җиткерергә кирәк.
Әлеге проект эшемнең төп максаты – драматург, шагыйрь, язучы Габдулла Гали улы Галиевның әдәби мирасын барлау һәм әдәби телендәге үзенчәлекләрен өйрәнү.
Тикшерү предметы буларак, Габдулла Галиевның тормыш юлы һәм иҗаты билгеләнде.
Тикшерү объекты: якташ әдибебезнең китаплары, газета-журналларда чыккан мәкаләләр белән танышу.
Проект эшем биш өлештән тора. Төп метод күзәтү, әдәби анализ, модуль төзү, архив материаллары белән танышу.
Вложение | Размер |
---|---|
proektnaya_rabota_9_klass.docx | 34.24 КБ |
Кереш өлеш
Теманың актуальлеге. Проект эшенең темасы: “Якташым – Габдулла Галиев”. Әлеге теманы сайлавыбыз очраклы түгел.
Беренчедән, драматург, шагыйрь, язучы Габдулла Гали улы Галиев- безнең райондашыбыз. Минем әниемнең авылдашы. Төбәк язучыларның иҗатын өйрәнү, аларны пропагандалау - һәркемнең намус эше.
Икенчедән, илебез Бөек Ватан сугышында җиңүнең 78 еллыгын билгеләп үтте. Габдулла аганың әсәрләрендә шушы авыр сугыш елларында үз күзләре белән күргән вакыйгаларны, җиңүгә зур өлеш керткән тылда хезмәт күрсәткән балаларның һәм хатын-кызларның батырлыкларын хәзерге буыннарга җиткерергә кирәк.
Әлеге проект эшемнең төп максаты – драматург, шагыйрь, язучы Габдулла Гали улы Галиевның әдәби мирасын барлау һәм әдәби телендәге үзенчәлекләрен өйрәнү.
Тикшерү предметы буларак, Габдулла Галиевның тормыш юлы һәм иҗаты билгеләнде.
Тикшерү объекты: якташ әдибебезнең китаплары, газета-журналларда чыккан мәкаләләр белән танышу.
Проект эшем биш өлештән тора. Төп метод күзәтү, әдәби анализ, модуль төзү, архив материаллары белән танышу.
Тормыш юлы
Габдулла Гали улы Галиев 1928нче елның 10 гыйнварында Әгерҗе районының Төрдәле авылында туа. Аның күп кенә яшьтәшләре кебек үк, язучының балачагы һәм яшьлеге сугыш һәм сугыштан соңгы елларга туры килә, кече яшьтән үк күп эшләргә туры килә: җир сөрә, колхоз тракторларына ягулык ташый, көзен икмәкне элеваторга ташый, кышын Лубян урманнарында эшли. 1943нче елда Кырынды авылында җидееллык мәктәпне тәмамлый, аннан Алабугада бер еллык ветеринария курсларында укый, 6 ел колхозда ветеринар һәм зоотехник булып эшли. Шулай да белемгә тартылу Галиевнең төп асылының берсе була: гаилә кешесе буларак та, ул Алабуга медицина училищесын тәмамлый, 1952-1955 нче елларда укый, аннары утыз елдан артык Балтач авылында участок хастаханәсендә фельдшер, Кырынды һәм Татар Шаршадысы авылларында медпункт мөдире булып эшли.
1989 нчы елда лаеклы ялга чыккач, рухи эшен дәвам итә – Кырынды (Төрдәле) авылы мәчете имамы була. Җирле халыкның рухи үсешенә зур өлеш кертә.
Районыбызның Россиянең Рекордлар китабына кертелгән, 86 яшендә КФУның Алабуга институтын тәмамлаган , 1999 нчы елдан Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Габдулла ага Галиев туган авылында гомер кичереп, 40 еллап авылдашларының сәламәтлеге сагында торган, күп еллар имам буларак халыкка хезмәт иткән, ун китап авторы . Моннан тыш аның әсәрләре "Мирас", "Мәйдан", "Казан утлары" журналларында, "Яңарыш" һәм "Әгерҗе хәбәрләре" газеталарында еш басылган.
Габдулла Галиев - драматург.
Габдулла абый 3-4 нче сыйныфларда ук шигырьләр, кечкенә хикәяләр язган. Алар мәктәп стена газетасында урын алган.
Беренче иҗат җимешләре – сәхнә әсәрләре. Аның "Солдат кайтты", "Айдар" пьесалары 1978 нче елда Минзәлә Татар дәүләт драма театры (куючысы Сабир Өметбаев) тарафыннан Казан сәхнәсендә уңышлы куелган. Алтмышынчы елларда "Яшел алан", "Гөлгенә", "Минем әбием " пьесалары авыл сәхнәләрендә зур уңыш белән куелып килгән. "Солдат кайтты" комедиясе Әгерҗе типографиясендә китап булып басылган.
Язучы персонажларның эчке дөньясын, үзара мөнәсәбәтләрен тел-сурәтләү чаралары ярдәмендә ача: фразеологик әйтелмәләр, авыл сөйләме оста файдаланган.
Габдулла Галиев - шагыйрь.
Һәр язучы, шагыйрь үз әсәрләрендә туган ягының гүзәллеген күрсәтә.
Туган ягының үсеше, даны өчен горурлана. Г. Галиевның шигырьләре 1998 нче елда Ижау шәһәрендә басылып чыккан "Күңел чишмәләре" китабында дөнья күрде. Бу китапта Татарстан Республикасының Әгерҗе төбәгендә яшәп иҗат итүче шагыйрьләрнең шигырьләре кертелгән. Җирдән, туган туфрактан, чын йөрәктән шытып чыккан шигырьләр. Аларны төп 5 темага бүлергә була: туган як, тормыш турында уйлану, мәктәп еллары, әнисенә, дингә багышланган шигырьләр. Г. Галиев туган җирен данлый, олылый. Туган төбәге – Әгерҗе яклары – шагыйрь өчен илһам чыганагы , күңелендә шигъри ялкын, сүнмәс дәрт кабызган җир.
Кырынды, Кырынды –
Күңелем нуры,
Әткәм-әнкәм яшәгән җир
Гомерем юлы.
Г. Галиев шигырьләре пөхтәлекләре, музыкаль аһәңнәре, интонацяләре һәм тел-стиль чаралары белән аерылып тора. Шигырьләрдә рифма-ритм байлыкларын тирәнтеп аңлап һәм белеп эш итүе күренә. Шагыйрь риторик сорауларны, риторик өндәү җөмлә еш куллана.
Ялгыз былбыл һаман моңаямы,
Башын игән бөдрә талында?
Хезмәтең җырлансын иң матур җырларда!
Тагын шундый гүзәл яклар
Насыйп икән кемнәргә?
Г. Галиев – хис кешесе. Ул музыканы яхшы тоя. Аның шушы сыйфатлары шигырьләрендә дә сизелә. "Әгерҗем", "Кырынды таулары", "Киләсеңме, иркәм, Иж буена" шигырьләренә композиторлар көй яздылар. Ә "Әгерҗем" җыры районыбыз гимнына әверелде, ә “Кырынды” җыры туган авылы гимны булып тора.
Габдулла Галиев – язучы
Габдулла Галиев – язучы, чәчмә әдәбиятта үзенең ныклы юлын тапкан әдип. Аның “Солдат кайтты” (1965), “Гөлгенә” (1985),Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан "Үкенеч" (1995), "Кичер мине, Сурия" (1997), "Хәзрәт малайлары" (2002), "Кырык дүртнең буранлы кышы " (2006) , “Йөрәк ярасы” (2012), “Кырынды авылы тарихыннан хәтирәләр” (2017), “Мәхәббәт һәм мәкер” (2017) һәм Ижау Республика типографиясендә басылган "Минем бабай умартачы" (2005) китаплары укучылар тарафыннан яратып кабул ителде.
Язучының балалык чоры авыр сугыш вакытына туры килә. Сугыш чоры авылы – аның яраткан темасы. Шул елларда үз күзләре белән күргән вакыйгаларны тасвирлый. "Атлар да елый икән", “Акбәкәл", "Әпүк", "Үкенеч", "Кырык дүртнең буранлы кышы" әсәрләре шундыйлардан. Бу әсәрләрдә сугыш чоры балаларның җилкәсенә төшкән авыр тормыш сурәтләнә. Габдулла Галиев балаларны яратып, үз итеп яза. Аның әсәрләрендә балалар дөньясы тулылыгы белән чагылыш таба. Бала күңелен нечкәлеге, чисталыгы, бар җылылыгы, мәхәббәт белән тасвирлана. Аның әсәрләре гади, халыкчан тел белән язылган. Аның хикәя, повестьларында кызыклы, гыйбрәтле вакыйгалар безне үзенә җәлеп итеп тора.
Әсәрләрендәге көчекләр, колыннар үзләре дә балалар кебек үк, шуклар, шаяннар. Алар ак өметләр тулы, күңелле дөньяда – сабыйлар дөньясында яшиләр.
Г. Галиев – авыл кешесе, ул аның авырлыгын да, рәхәтен дә тоеп яши.Ул үзе күргән-кичергән тойгыларны чын, матур калыпка салып, әдәби геройның холык-фигыле, эш-гамәле, уй-хисләре рәвешендә бирә алу сәләтенә ия язучыларның берсе. Сугыш чоры балаларының язмышы турында безнең райондышыбыз Габдулла Галиев – үз күзләре белән күргән вакыйгаларны, шулар эчендә кайнаган геройларның холык-фигыльләрен оста итеп тасвирлаучы язучы.
Габдулла ага Галиев әсәрләренең үзенчәлеге шунда ки, әсәрләр "түшәмнән алып" кына кәгазьгә төшерелмәгән, болар -– чынбарлыктан, көндәлек тормыштан алынган гыйбрәтле хәлләр, вакыйгалар. Язучының геройлары да гадәти авыл малайлары, кызлары, әмма аларның эш-гамәлләре, омтылышлары якты, гүзәл. Габдулла ага хикәяләре автобиографик характерда. Аның авыл тормышын чынбарлыгы белән тасвирлап бирә белүе белән бик уңышлы.
Сугыш чоры авылы – төп темаларның берсе. Сугыш китергән кайгы-хәсрәт, балаларның кечкенәдән тормыш дилбегәсен тартуы, зур сынаулар аркылы үтүе, кешеләрнең бер-берсенә булган мөнәсәбәте "Кырык дүртнең буранлы кышы", "Кичер мине, Сурия" әсәрләрендә күрсәтелә. "Кырык дүртнең буранлы кышы" хикәясе – автобиографик әсәр. Габдулла ага – сугыш чоры күрсәткән авырлыкларның җанлы шаһиты. Әсәрдә сугыш еллары авылы күз алдына баса: хәерчелек, ачлык, кешеләрнең авыр физик хезмәт башкаруы.
Габдулла абый әсәрләрендә әти-әнигә, абый-апага, эне-сеңелгә, җәнлекләргә, туган якка, авылга мәхәббәт, әдәп-әхлак, туганлык мөнәсәбәтләре чагылыш таба.
"Авыл фельдшеры язмалары" автобиографик повесть. Әсәрдә язучы үзенең тормыш юлын сурәтли. Образлар үз исемнәре белән бирелә. Шулай ук әсәрне укыганда Кырынды һәм Төрдәле авылларында булган вакыйгаларны күз алдына китерергә мөмкин. Язучы авыл кешеләренең бер-берсенә булган мөнәсәбәтләрен, милләтләр арасындагы дуслык, авыл халкының борчуларын һәм шатлыкларын "авыл язучысы" күзлегеннән бирә.
Әдип “Кырынды авылы тарихыннан хәтирәләр” китабында Кырынды, Төрдәле авылының бай тарихын, үз күзләре белән күргәннәрен, аның кешеләре кичергән гыйбрәтле вакыйгаларны чын матур әдәби калыпка салып, уй-хисләр, фотосурәләр белән баетып бирә. Туган авылының елдан-ел матурая, ямьләнә баруы белән горурлана.
Габдулла Галиевның иҗатының үзенчәлеге – гыйбрәтле хәлләрне сурәтли алуында. Ул аны халык педагогикасы белән бәйләп фәлсәфи нәтиҗә ясый. "Кеше күз яше, рәнҗеш бер тота ул, тота." ("Рәнҗетелгәннәрнең каргышыннан саклан"), "...йомшак сүзләрем белән ачкыч таптым мин" (" Шпана"), "Бу ямау әйтерсең, бүре вакыйгасы онытылмасын өчен бер истәлек булып калды" ("Акбәкәл").
Әсәр стилендә өстенлек алган чаралар: фразеологизмнар, алынма сүзләр. Сөйләү һәм сөйләшүләрдә һәрдаим күзәтелә. Фразеологизмнар арасында халык мәкальләрен, әйтемнәрен турыдан-туры куллану күп: "телен йоткан кебек", "балавыз сытып", "балда- майда йөзеп үскән", "корт күче кебек гөж килә", "өлешеңә тигән көмешең", " колакка чалынды", "чир китсә дә гадәт китми", "черем итеп алу" , "эчтә ач бүреләр улый", "бугазыма төер утырды", "терсәкне тешләп булмый", "эчемә җылы кергәндәй булды".
Габдулла Галиев яшәп иҗат итә торган Кырынды авылында татар һәм рус халкы тату гомер сөрә. Аның әсәрләрендә рус алынмалары күп кулланылган. Бу сүзләрнең күбесе телебезгә сингармонизм законына буйсынып кергән , ә кайбер сүзләрнең башында сузык аваз өстәлгән: папылавок, станса, матай, прәннек, дизәртир, лисапид, кило, мужыт, свулыч, бригат, дисан, шельма һәм башкалар.Татар классиклары телендә бу күренеш сирәк чагыла. Ә Габдулла Галиевның соңгы әсәрләрендә еш күзәтелә.
Беренче җырчы кошларның тавышлары ишетелгәндә, елгалар бозлардан ачылганда 2018 нче елның 6 нчы апрелендә, Габдулла Галиев вафат булды... Ул гомер азагына кадәр иҗат белән шөгыльләнгән, гомуми хөрмәткә лаек булган: ветеринар, фельдшер, табиб, имам, язучы, шагыйрь булып кеше күңеленә кереп калган.
Аның исемен безнең районда мәңгеләштерделәр. 2019 нчы елның 5 нче апрелендә Кырынды авыл китапханәсендә әйдәп баручы китапханәче Артемьева Фәридә Фридовна тарафыннан туган якны өйрәнү музее ачылды. Якташыбыз Г. Галиевның тормыш һәм иҗатына багышланган 6 витрина, 8 стенд, күп кенә тематик папкалар һәм фотоальбомнар рәсмиләштерелде.
Йомгаклау
Габдулла Галиев – төрле жанрларда эшләгән һәм күпкырлы талант иясе. Ул әсәрләрендә кызыклы һәм гыйбрәтле вакыйгаларны гади, халыкчан тел белән тасвирлый. Дөньяны күп күргән, аның ачысын-төчесен мулдан татыган каләм иясенең язганнары ныклы сюжетка, эзлекле вакыйгалар чылбырына корылган. Аның авыр сугыш елларында үз күзләре белән күргән вакыйгаларны, хәзерге көннәрдәге гыйбрәтле хәлләрне, шулар эчендә кайнаган геройларның холык-фигыльләрен оста итеп тасвирлавы безнең күңелләрне кузгата, тыныч тормышның кадерен белергә ярдәм итә.
Язучының һәр фикере укучыны әхлакый яктан тәрбияли. Әсәрләре әхлак тәрбиясе бирүдә бик әһәмиятле. Алар уңай әхлак сыйфатлары булдыруга хезмәт итә. Язучының үрнәгендә хезмәт сөю һәм намус кебек гүзәл сыйфатлар формалаштыру беренче урында тора. Кешелек җәмгыятен һәрвакыт борчып килгән әхлак мәсьәләләр: намус, гаделлек, җирдә дөрес итеп яшәү, әти-әни һәм Ватан алдындагы бурычны үтәү, мәрхәмәтле булу кебек төшенчәләр мәңгелек, һәркем өчен уртак. Язучы барлык гомумкешелек кыйммәтләрен үзе күргән һәм белгән кеше образлары аша ача.
Ахырда әйтәсе килгән сүзем: Габдулла аганың язмышы халык тормышыннан аерылгысыз, зирәклеге һәм намусы белән ул мәңге шулай булып калачак. Һәр сүзе, һәр әсәре – аның җаны, аның тормышы, авылдашлары тормышы, аның үз халкына, укучысына карата мәхәббәте. Ул үз фикерләрен үз әсәрләрендә җиткерә. Габдулла ага гомер буен үз халкына ветеринар буларак, фельдшер буларак, имам буларак, язучы, драматург һәм шагыйрь буларак багышлый. Минем якташым Габдулла Гали улы Галиев легендар һәм хөрмәтле шәхес.
Файдаланылган әдәбият.
10. Р. Гайнетдинова "Бәхет үлчәмгә салынмый". "Яңарыш" г. 2005. №39.
11. Р. Зарипова "Бәхет эзләп читтә йөрмәгез". "Әгерҗе хәбәрләре".
2007. №43.
Юрий Алексеевич Гагарин
Мост из бумаги для Киры и Вики
Мороз и заяц
Сверчок
Воздух - музыкант