I.Кереш өлеш. Китапсыз күңел –буш күңел
II. Төп өлеш. «Буктрейлер – яшүсмерләрдә китап укуга кызыксыну
уяту чарасы”
1. Наилә Харисова - “ Гомер йомгагын сүтәм” китабы авторы.
2. Буктрейлер – нәрсә ул?
3. Movavi Video Editor программасы.
4. Харисова Н. Я. ның “Гомер йомгагын сүтәм”китабына буктрейлер.
IV. Йомгаклау.
V. Кулланылган әдәбият
Вложение | Размер |
---|---|
proekt.docx | 270.5 КБ |
Татарстан Республикасы Әгерҗе шәһәре муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе 1нче номерлы гимназия
Проект эше
Буктрейлер – яшүсмерләрдә китап укуга кызыксыну уяту чарасы.
Проект җитәкчесе: Закирова Г.Р.
Башкарды:Әгерҗе шәһәре 1 нче
гимназиясенең 9б сыйныфы укучысы
Закиров Рифат
.
2022-2023 нче уку елы
Эчтәлек:
I.Кереш өлеш. Китапсыз күңел –буш күңел
II. Төп өлеш. «Буктрейлер – яшүсмерләрдә китап укуга кызыксыну
уяту чарасы”
1. Наилә Харисова - “ Гомер йомгагын сүтәм” китабы авторы.
2. Буктрейлер – нәрсә ул?
3. Movavi Video Editor программасы.
4. Харисова Н. Я. ның “Гомер йомгагын сүтәм”китабына буктрейлер.
IV. Йомгаклау.
V. Кулланылган әдәбият
Кереш өлеш. Китапсыз күңел –буш күңел.
Без шундый катлаулы, авыр заманда яшибез, халкыбызның буыннан-буынга тапшырыла торган иң кадерле, иң изге мирасы – телебезгә караш үзгәрде. Ә туган телгә, халкыбыз тарихына, гореф-гадәтләргә ихтирам китаплар аша тәрбияләнә. Бүгенге көндә безнең төп тухи таянычыбыз китап булырга тиеш. Китапсыз күңел –буш күңел, китапсыз йорт – нурсыз йорт, китапсыз милләт – киләчәксез милләт.
Ә без, яшүсмерләр, китап укудан бизеп барабыз. Безнең күбебез компьютер, интернет дөньясына чумган .Кулына китап тоткан укучылар саны көннән –көн кими. Ә китап укымаган баланың фикерләү сәләте түбән, күңеле, эчке дөньясы, шулай ук сүзлек хәзинәсе бик ярлы була.
Укучыларда китап укуга кызыксынуны ничек уятырга соң? Бу сорау бигрәк тә укытучыларны, әби-бабайларны , әти-әниләрне борчыйдыр дип уйлыйм мин. Бүгенге көндә компьютер технологияләрен куллану заманча мәктәп укучыларында әдәби әсәр укуга кызыксыну уятырга мөмкин .
Төп өлеш. . «Буктрейлер – яшүсмерләрдә китап укуга кызыксыну
уяту чарасы”
Мондый эшнең бер мисалы - китаплар буенча буктрейлерлар булдыру .
Әлеге проектымның темасы да - «Буктрейлер – яшүсмерләрдә китап укуга кызыксыну уяту чарасы”
Актуальлеге: әдәби әсәр укуны пропагандалау өчен реклама булдыру буенча иң кызыклы материаллар туплау
Максат – буктрейлер төзү
Бурычлар:
Эзләнү объекты: буктрейлер
Эзләнү предметы: Харисова Н. Я.ның шигырьләр җыентыгына буктрейлер төзү
Эзләнү гипотезасы: укучыларны китап укуга кызыксындыру уяту максатыннан Movavi Video Editor программасы буенча буктрейлер төзү
Эзләнү алымнары:
Эш нәтиҗәсе: Харисова Н. Я. ның “Гомер йомгагын сүтәм” китабына буктрейлер
Наилә Харисова - “ Гомер йомгагын сүтәм” китабы авторы
Харисова Наилә Ясәви кызы 1959 елда Актаныш районының Яңа Семиостров авылында дөньяга килә. Язмышын Әгерҗе җире белән бәйләвенә үкенмичә, матур шигырьләр, чәчмә әсәрләр иҗат итә, тирән эчтәлекле мәкаләләр яза. Районның "Күңел чишмәләре" әдәби иҗат берләшмәсенең актив әгъзасы. 2010 елдан 2014 елга кадәр аның җитәкчесе була. Татар теленә, милләт язмышына битараф булмаган Наилә ханым гомерен балаларга белем бирүгә багышлап Әгерҗе шәһәрендәге 1нче гимназиядә хезмәт куеп лаеклы ялга чыкты. Хәзерге көндә әдәбият сөючеләрне үзенең иҗат җимешләре белән сөендереп тора.
“Гомер йомгагын сүтәм” шигырьләр җыентыгы китабы –авторның тәүге китабы. Туган ягын сагыну белән бергә, торган җиренә рәхмәт хисләре, яшьлек ихласлыгы белән тормыш тәҗрибәсе булган ханымның зирәклеге, мәхәббәт белән нәфрәт, халык язмышы, тормыш мәгънәсе турында уйланулар – барысы бергә үрелеп, Наилә Харисовнвның киңкырлы иҗат тематикасын тәшкил итә.
Яшүсмерләрнең әдәби әсәрләр укуга мөнәсәбәтен ачыклар өчен, мин мәктәп укучыларына анкета эшләдем һәм аларга тәкъдим иттем. Нәтиҗәне экранда күрергә мөмкин.
Анкетаның соңгы соравы миңа әлеге проектны эшләүгә этәргеч булды.
Беренче чиратта, мин Харисова Н. Я. ның “Гомер йомгагын сүтәм” шигырьләр җыетыгын укып чыктым. Игътибар белән укып чыккач, укучыларны кызыксындыра алырдай шигырләрен аерып алдым. Интернет-ресурслардан шигырьләрнең эчтәлеген чагылдыра торган рәсемнәрне тупладым. Шулай ук аның шигырьләренә язылган берничә көйне дә тыңладым. Наилә Ясәвиевна белән элемтәгә кереп,кайбер мәгълүматларны үзеннән алдым.
Нәрсә соң ул буктрейлер? Кыскача һәм гади итеп әйткәндә, ул - китапка реклама ясый торган видеоролик. Әйе, китапка да реклама кирәк хәзер. Тарату өчен менә дигән канал – Интернет, ә популяр формат булып видеоформат санала. Һәм, миңа калса, хәзерге вакытта мондый рекламалар яңа бастырылган әсәрләр өчен генә түгел, ә син укучыга җиткерергә теләгән теләсә нинди әсәрләр өчен дә тудырырга мөмкин.
Буктрейлерны төрле ысуллар һәм вариантлар белән тудырырга була. Иң мөһиме, минем фикеремчә, әсәрнең укучыны кызыксындыра алырлык әсәр турында тулырак һәм кызыклырак итеп сөйләүче элементларын аерып алырга кирәк. Бер үк әсәр буенча, бу, укучының яшенә карап, төрле видеороликлар булырга мөмкин.
Видео-ролик булдыру өчен, миңа Movavi Video Editor программасы белән танышырга туры килде. Бу программаларда мин түбәндәгеләрне өйрәндем:
1.Объектларны (рәсемнәр, видео, тавыш, текст) куярга һәм бетерергә;
2.Объектларны формалаштырырга һәм редакцияләргә;
3. Объектларны анимацияләү, керү һәм чыгу юлы белән эшләргә һ.б.
4.Бер объектны икенчесенә көйләргә.
Movavi Video Editor программасында эшләү белән танышканнан соң, мин аның барлык яхшы яклары һәм җитешсезлекләре турында белдем. Бик күп җитешсезлекләрнең берсе - аны кискәндә видео-роликны саклап калу мөмкинлеге булмау. Ә бу программаның өстенлеге - ул башлап җибәрүче кулланучылар өчен эштә бик җиңел һәм видеоны саклаганда кечкенә күләмгә ия булуы. Минем уйлавымча, һәр укучы мөстәкыйль рәвештә программаны өйрәнә һәм анда видео төзи ала.
Барлык материалны өйрәнгәннән соң, буктрейлер ясыйсым гына калды.
Беренче чиратта, мин Movavi Video Editor программасы белән эшли башладым. Мин сайлаган барлык картиналарны куйдым, аларның һәркайсының күрсәтү вакытын билгеләдем. Буктруйлерның башыннын алып ахырына кадәр Наилә Ясәвиевнаның шигыренә язылган Динар Шәймәрдәнов башкаруында “Күңел чишмәләре” җырының көен куйдым.
Проектны саклап калып, буктрейлер булдыру эше тәмамланды.
Йомгаклау.
Сайланган тема Наилә Ясәвиевнаның шигырьләре белән якыннанрак танышырга, буктрейлерның нәрсә икәнен, аның ничек барлыкка килүен белергә мөмкинлек бирде. Movavi Video Editor программасы белән эшләргә өйрәндем. Минемчә, программалар белән эшләү темасы һәм күнекмәләре өстендә эшләү буенча алган белемнәр миңа алга таба кирәк булачак. Ә минем төзегән буктрейлерым укучыларга әлеге шигырләрне укып чыгар өчен кызыксыну уятканмындыр дип уйлыйм.
Кулланылган әдәбият.
1. Гудков, Н. Буктрейлер: методика создания// Библиополе.-2014.-№10.-с.22-
25
2. Сиппель Н.О. Буктрейлер: как создать? / Н. О. Сиппель // Современная
библиотека.– 2014. – № 7 (47). – С.18-23.
3. Харисова Н. Я. “Гомер йомгагын сүтәм”, Казан: “Илһам” нәшрияты, 2013г.
4. https://nsportal.ru/sites/default/files/2020/12/16/buktreyler_-_sovremennyy_sposob_prodvizheniya_knigi.docx
Новый снимок Юпитера
Как Снегурочке раскатать тесто?
Рисуем простой осенний лес в геометрическом стиле
Сказка "Колосок"
Стеклянный Человечек