"Кирәк чиста булырга" (1-нче кечкенәләр төркеме)
план-конспект занятия (младшая группа)
Материал (эшчәнлек эшкәртмәсе - конспект) балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kirk_chista_bulyrga_-_26.04.2018.doc | 35 КБ |
Предварительный просмотр:
“Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы ш.т.б. Байлар Сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге Саба №2 “Әллүки” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе
”Кирәк чиста булырга!”
(1-нче кечкенәләр төркеме өчен)
1 кв. категорияле тәрбияче Шакирова Эльвира Альфред кызы
Максат: шәхси гигиена предметлары, аларны куллана белү турында белемнәрен ныгыту.
Җиһазлау: савыт белән су, стаканнар; сабын, сөлге; Алсу курчак.
Әңгәмә барышы:
Тәрбияче: -Бүген безгә кунакка Алсу курчак килгән.
-Исәнме, Алсу!
- Исәнмесез, балалар!
Тәрбияче: - Ой, исәнме шапшак кыз.
Кайда шулай булдың?
Кулларың кап-кара.
Беләкләреңне кара!
- Урамда уйнадым.
Тәрбияче: - Балалар, әйтегез әле, мондый пычрак килеш йөрергә ярыймы?
Балалар: - Ярамый.
Тәрбияче: - Нигә ярамый?
Балалар: - Пычрак - ул микроб. Аннан чирләргә мөмкин.
Тәрбияче: - Әйе, һәрвакыт чиста булырга кирәк. Балалар, Алсуга нишләргә соң хәзер?
Балалар: - Юынырга кирәк.
Тәрбияче: - Балалар, әйдәгез, Алсуга юынырга булышыйк. Юыну өчен безгә нәрсәләр кирәк була? Су, сабын, сөртенү өчен сөлге кирәк.
Курчакны юындырам:
Мә, сиңа су,
Бит, кулыңны ю.
Чиста су,чиста су,
Ю, ю, ю.
- Рәхмәт, балалар. Мин хәзер нинди чиста!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"кәҗә һәм кәҗә бәтиләре"танып белү эшчәнлеге буенча шөгыль(икенче кечкенәләр төркеме)
Это занятие на родном языке для моих воспитанников.Мы любим играть в театрализованные игры....
"транспорт төрләре" шөгыль коспекты (кечкенәләр төркеме)
Максат: Балаларны транспорт төрләре белән таныштыру,аларда игътибарлылык,ярдәмчеллек,хәлгә керә белү сыйфатлары тәрбияләү.Җиһазлар: Телевизор макеты,транспорт рәсемнәре,төзелеш материаллары,уенчык эт....
Кечкенә шырпы - зур бәла.( кечкенәләр төркеме өчен тирә - юнь дәресе)
“Кечкенә шырпы – зур бәла”( II кечкенәләр төркеме).Максат: Балаларны янгын сүндерүчеләр бел...
Урманга сәяхәт(икенче кечкенәләр төркеме өчен)
балаларның җиләк-җимеш,яшелчәләр ,урман җәнлекләре турындагы белемнәрен ныгыту.Урманга"бару"."серле агач"белән очрашу.ял иту."серле капчык"җәнлекләрне сыйлау.бүлмәгә кайту....
Көз бәйрәме икенче кечкенәләр төркеме өчен
Көзге бәйрәм!!!Алып баручы залга керә, исәнләшә һәм килгән кунакларны котлый. - Исәнмесез кадерле кунаклар, әти –әниләр һәм әби-бабайлар. Хәзер әйдәгез без әзерләгән бәйрәм кичәсен карап узыйк.К...
1нче кечкенәләр төркеме өчен яңа ел сценариясе
Кар кызы һәм Кыш бабайда кунакта.Музыка астында балалар залга керәләр. Чыршы тирәли түгәрәккә басалар.Алып баручы: Балалар, карагыз әле чыршыга, ул бүген нинди матур, купшы, күпме уе...