"Сәламәт яшәү серләрен өйрәнәбез" Масстер - класс
материал (подготовительная группа)

Мотыгуллина Резеда Ильдаровна

Масстер - класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл масстер - класс32.52 КБ

Предварительный просмотр:

“Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы “Миляшкай” Олы Кайбыч балалар бакчасы” МБМББУ

“Сәламәт яшәү серләрен өйрәнәбез”

Мәктәпкә әзерлек төркемендә мастер-класс

Төзеде һәм үткәрде тәрбияче

Мотыгуллина Резедә Ильдаровна

2016 ел

“Сәләмәт яшәү серләрен өйрәнәбез”

Максат:балалар шәхесенең төрле яклап үсешенә ярдәм итү, балаларның яшәү рәвеше турындагы белемнәрен ныгыту; халык педагогикасы тәҗрибәсенә нигезләнеп, балаларны физкультура-сәламәтләндерү чараларына һәм спортка җәлеп итү, сәламәтлекне сакларга өйрәтү.

Бурычлар:

Белем бирү бурычлары: балаларны сәламәт яшәү кагыйдәләре белән таныштыру; физкультура-сәламәтләндерү чараларына һәм спортка җәлеп итү, сәламәтлекне сакларга өйрәтү, спорт белән шөгыльләнүнең сәламәт яшәү нигезе икәнен аңлату.

Үстерү (ныгыту) бурычлары: хәрәкәт координациясен, җитезлек һәм сыгылмалылыкны; игътибарны, бәйләнешле сөйләм телен, бармак очларының сиземләвен үстерү.

Тәрбияләү бурычлары: коллективта үз-үзеңне дөрес тоту, ярдәмләшү, спорт белән кызыксыну ихтыяҗын булдыру, үзеңнең сәламәтлеген турында кайгырту.

Тәрбияче:

Исәнмесез, хөрмәтле коллегалар, килгән кунакларыбыз!

Ягез әле, бер тавыштан әйтегез әле, сез балаларны яратасызмы? Әйеме, юкмы?

Килдегез сез бүген безгә кунакка,

Кәефегез бармы, нотык тыңларга? Әйеме, юкмы?

Мин сезне аңлыйм....

Коллегалар, нишлик соң?

Балалар проблемасын безгә бит чишәргә.

Җавап бирегез әле: кем булышырга әзер? (Без)

Алайса, башлыйк әйдә.

Шулай итеп “Сәламәт яшәү серләрен өйрәнәбез” дип исемләнгән чарабызны башлыйбыз.

Хәзерге вакытта глобаль проблемаларның берсе булып сәләмәтлек, балалар сәләмәтлеге тора. Сәламәт бала үстерү  ул әти-әниләрнең генә бурычы түгел, ә без тәрбиячеләрнеке дә. Балаларыбызның сәламәтлеге - киләчәк буыннарның сәламәтлеге. Ә сәламәт булу өчен нишләргә, нинди яшәү рәвеше алып барырга?Безшушы сорауга җавап табарга тиешбез.

Чыннан да, дөньяда иң кирәкле нәрсә - саулык, сәламәтлек. Сәламәтлек- ул кешенең иң зур байлыгы. Озак һәм бәхетле яшисе килсә, һәр кеше иң беренче чиратта үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш. Ә без, үз чиратыбызда, балаларны моңа өйрәтергә тиешбез.

Без дә балалар бакчасында балаларның сәләмәтлекләрен ныгыту өчен төрле методлар кулланабыз, әйтик бармак уеннары, бармак гимнастикалары,  массаж һәм үз-үзеңә массаж ясау, иртәнге гимнастика, йокыдан уяну гимнастикасы, дөрес сулыш алу күнегүләре, Су-джок терапиясе,ком терапиясы, кинезиологик күнегүләр. Болар барысы да сәламәтлек саклау технологиясе ысуллары.

Һәм менә бүген без сезнең белән шул ысулларның берсен кулланып карыйбыз. Ул ком терапиясе дип атала. Бу терапия – сәнгать аша терелтүдә кулланыла. Галимнәр фикеренчә ком белән уйнаган балалар агрессив булмый, елауны киметә, фантазияне арттыра, ачу хисен бетерә.

Минем янга 3 кеше чакырыла. Без хәзер комда рәсем ясау ысулы белән танышабыз. Сез үзегезне беркадәрле вакытка балалар дип хис итегез. Сез әзерме?

  • Балалар, сез сәяхәт итәргә яратасызмы? Алай булгач кулга кул тотынышабыз да, күзләрне йомабыз һәм тылсымлы сүзләрне кабатлыйбыз.

Без кая эләккәнне,

Бик тиздән беләрбез.

Ерак сәяхәт иленә

Без килеп җитәрбез.

(Тәрбияче салфетканы ача)

Без ком илендә, ләкин монда бер әйбер дә юк әле. Сез ягымлы тылсымчыларга әйләнерсез. Әйдәгез әле, кулларны  (уч табаннарын )комга куябыз һәм кул эзен ясыйбыз.

(Кулларны куйгач әзерәк кенә кул белән басарга һәм үзләренең тоемлауларын сизәргә тиешләр)

Тәрбияче: балалар, уң кулыгызны комга куегыз әле, сез нәрсә тоясыз? Ком нинди?

  • Кулларыгызны алып карагыз әле, нәрсә калды комда?
  • Уч табаны сүрәтен  нәрсәгә охшатып була?

(Тәрбияче белән балалар күбәләкнең  калган олешләрен ясап бетерәләр)

Тәрбияче: Кинәт җил чыкты, күбәләк очып китте. (Балалар ком өстен уч табаннары белән тигезлиләр)

Тәрбияче: балалар, әйдәгез икенче кул, сул кул белән комны тотып карыйк әле, уч табаннарын  комга куябыз. Кинәт тагын җил чыкты, ул яңгыр болытын  алып килде, яңгыр ява башлады.....

(балалар тамчыларны ике кул бармагы белән дә ясыйлар, ә күлләвекләрне уч табаны белән тигезлиләр)

(Тәрбияче балаларны, кулларының уч табаннарын өске якка каратып, комга куярга куша)

  • Хәзер мин сезгә табышмак әйтәм.

Тешләре күп – ашамый,

Минсез эшен башламый.  (Тарак)

(Балалар тарак рәсемен ясый)

Тэрбияче: менә тагын да көчлерәк җил исте.(комны тигезлиләр) һәм без урманда пәйда булдык ( урман, зур һәм кечкенә агачлар ясыйлар) Менә сукмак, ә сукмактан түгәрәк, тәмле, кызарып пешкән .......(йомры икмәк) тәгәри. (Йомры икмәкне уч белән сибеп ясыйлар, ясаганда “Йомры икмәк” җырын җырларга ярый.)

Тәрбияче: безнең бармакларыбыз Ком илендә йореп ардылар, димәк безгә өйгә кайтырга кирәк. Әйдәгез Ком иле янында кулга кул тотынышып басабыз, күзләрне йомабыз һәм тылсымлы сүзне әйтәбез: 1, 2, 3, кабаттан өйдә булыйк!

Хөрмәтле коллегалар!  Минем тәҗрибә үткәрү вакытында  ярдәм итүегез өчен  Сезгә барыгызга да зур рәхмәт!

Ә хәзер әйдәгез әле, үзебезнең балаларыбызны каршы алыйк.

Хәерле көн, балалар! Әйдәгез, килгән кунакларыбыз белән дә исәнләшеп алыйк.

Балалар, кеше тормышында иң әһәмиятлесе – сәләмәтлек. Без сезнең белән кешенең сәләмәтлеге, сәламәт булуда спортның әһәмияте турында күп сөйләштек. Сәламәтлек – кешенең иң зур байлыгы, сәләмәт кешенең генә матур булуы турында да беләбез. Ә сәламәт булу өчен, без ниләр эшләргә тиеш соң? Әйдәгез шул турыда сөйләшик әле.

Балалар:

  • Иң мөһиме: көндәлек режимны үтәргә кирәк дип уйлыйм. (слайд №1)
  • Сәләмәт булу өчен, дөрес тукланырга кирәк (слайд № 2)
  • Дөрес ял итә белергә кирәк.

Тәрбияче: Бик дөрес, балалар, матур итеп җаваплар бирдегез. Шагыйрә Гөлфия Юнысова кешенең сәләмәтлеге өчен иртәнге зарядканың әһәмияте турында нинди матур шигырь язган. Безгә хәзер аны Гайнуллин Ильназ сөйләп күрсәтә.

Урыныңнан сикереп тор да

Зарядкага бас!

Чыныгып үсеп булмый бит,

Иренеп яткач.

Тәрәзәне ачып куйдым –

Зарядкага бас!

Их, нинди саф һава керә –

Югал, йокы, кач!

Бер, ике, өч, бер, ике, өч –

Тик ялгышмый бас!

Елмай, кояш, ис, җиләс җил,

Күңелләрне ач!

Тәрбияче: балалар, мин сезгә бер сер ачам. Беләсезме, сәламәтлекне кояш белән чагыштырып була. Кояшның никадәр күп нурлары, ә шул нурларның һәрберсе сәламәтлек нуры. Ул нурлар безнең тәнебезнең һәрбер өлешендә яшиләр.

1 нче нур –“Хәрәкәттә – көч”

Тәрбияче: димәк көчле булыр өчен безгә хәрәкәт кирәк. Балалар, әйдәгез әле без сезнең белән бераз хәрәкәтләнеп иртәнге гимнастика ясап алыйк.

Тәрбияче:
Ә хәзер игътибар! Группа равняйсь, смирно! Беренче һәм икенчегә саналыгыз! Икенче номерлы балалар ике адым алга атлагыз!

 (Диск. Җыр: “Нәниләргә физкультура”)


Налево (бер, ике)
Шагом марш. (Хәрәкәтләргә туры китереп төрле музыка яңгырый)


Тәрбияче гәүдәне дөрес торышына карый (гәүдәне төз туры тотабыз, башларны югары күтәрәбез, бер-беребезнең баш артына карыйбыз, бер-беребезгә якынаймыйбыз, араны саклыйбыз)
Аяк очларында йөрү
Әйдәгез еракка карыйбыз (уң куллар ны маңгайга куябыз, сул куллар билдә, аяклар туры)
Тәрбияче гәүдәне дөрес торышына карый (гәүдәне төз туры тотабыз, башларны югары күтәрәбез, бер-беребезнең баш артына карыйбыз, бер-беребезгә якынаймыйбыз, араны саклыйбыз)

Үкчәдә йөрү

Яңгыр ява башлады, аякларны чылатмас өчен без үкчәдә барабыз, гәүдәне төз туры тотабыз, башларны югары күтәрәбез
Ходьба приставным шагом 

Тар сукмактан барабыз. Бер аяк башын үкчәгә куеп чиратлаштырып атлыйбыз.
Аякларның тышкы ягында барабыз
Урманнан аю чыккан (гәүдә туры, араларны саклыйбыз)
Тезләрне югары күтәреп атлыйбыз 

Стой раз, два.

Группа на право! Беренче һәм икенчегә саналыгыз!

Икенчеләр ике адым алга атлагыз! Кулларны суздык, бер беребезнең араларын дөресләдек.
Молодцы!

2 нче  нурны ачабыз. “Һава”

Тәрбияче: Балалар, ә һава безгә нәрсә өчен кирәк? Һава булмаса без яши алабызмы? Әйдәгез тикшереп карыйк. Борынны, авызны кул белән каплыйбыз да суламыйча торабыз. Кайсыбыз озаграк суламыйча тора ала.

  • Ни өчен озак суламыйча тора алмадык. Дөрес, безнең тәнебезгә кислород кирәк. Кеше кислородсыз, һавасыз яши алмый.

Әйдәгез әле дөрес итеп сулыш алу күнегүен искә төшерик.

(Тәрбияче шарлар тарата)

(И.С.Красикова ның элементар сулыш күнегүләрен куллану бик отышлы:”Уч  төбеңә өр” “Шар кабарт”.)

Тәрбияче: Сулышны тирән итеп борын белән сулыйбыз, авыз аша чыгарабыз. Молодцы!

3 нче нур – «Сәламәтлек сукмагы»

Тәрбияче: Балалар, безнең аякларыбыз авыртмасын, авырмасын өчен нинди күнегүләр ясарга кирәк? Кем белә?(Массаж ясарга кирәк)

(Массаж нәтиҗәсендә күзәнәкләр киңәяләр, кан йөреше аларның туклануы яхшырта, тән тиресе чистара.)

Әлбәттә, без хәзер аякларыбызга массаж ясау максатыннан менә шушы сәламәтлек сукмагыннан узарга тиеш булабыз. Әйдәгез ашыкмыйчан гына, бер беребез артыннан сәламәтлек сукмагыннан  йореп киләбез.

4 нче нур  - “Су – Джок» терапиясе

Бу безнең традицион булмаган ысул.

“Су” – беләзек, “Джок” – табан дигәнне аңлата.

Хәзер без кул һәм бармакларга массаж ясап алачакбыз.

( балаларга кечкенә туплар таратыла)

Шушы кечкенә тупларны без уч табаннарында тәгәрәтәбез, бармаклар белән кыскалыйбыз.

Я мячом круги катаю,                          Без шар белән түгәрәкләр ясыйбыз,

Взад - вперед его гоняю.                     Алга, артка аны куалыйбыз.

Им поглажу я ладошку.                       Уч табанымны сыйпыймын.

Будто я сметаю крошку,                      Мин аның белән шулай уйныймын.

И сожму его немножко,                       Учларымда мин аны әзрәк кенә кыскалыйм,

Как сжимает лапу кошка,                    Бармакларны да онытмыйм,

Каждым пальцем мяч прижму,           Алар белән баскалыйм.

И другой рукой начну                          Уйнавы кызык икән,

                                                              Башлыйк икенче кул белән.

5 нче нур – “Уен – массаж» (Рояль)

Тәрбияче: Группа равняйсь, смирно! Налево!

(Музыка астындааркаларга массаж ясала) (Дорожка 5)

6 нчынур – «Медитация»

(Тыныч музыка астында эшләнә)

Тәрбияче: балалар, безнең соңгы нурыбыз ачылды. Бу нур “Медитация” дип атала. Без сезнең белән хәзер гәүдәбезне ял иттереп алабыз. Кадерле кунаклар, хөрмәтле коллегалар! Әйдәгез, бу күнегүне бергәләп ясыйбыз. Сез аны урыннарыгызда утырган килеш тә ясый аласыз.

Группа равняйсь! Смирно! Налево! Ә хәзер кечкенә түгәрәк буенча шагом марш! Стой, раз два.

Балалар, идәнгә аякларны күбәләк ясап утырабыз, күзләрне йомабыз.

Әйдәгез, үзебезнең  кечкенә генә йөрәгебезне табабыз. Аны учларыбыз белән кысып тотабыз.Тыңлагыз әле ул ничек тибә: “Тук-тук-тук-тук”.

Ә хәзер күз алдыгызга китерегез әле, сезнең йөрәгегез урынында кечкенә генә, якты, җылы кояш ди. Аның якты, җылы нуры сезнең бөтен тәнегез, кулларыгыз, аякларыгыз  буйлап тарала. Ул сезнең эчегездә генә сыймыйча тышка ташып чыга. Әйдәгез, эчебездәге шул яктылыкны, җылылыкны елмаю аша бер беребезгә бүләк итәбез. (Күзләрне ачабыз. Елмаябыз.)

Ә хәзер бастык балалар. Безнең бүгенге сәламәтлеккә багышланган чарабыз тәмам. Сезгә барыгызга да зур рәхмәт. Кунаклар белән саубуллашабыз. Түгәрәк буенча атлап группага керәбез.

 Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт сезгә!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Серле аланда

Әлеге эшкәртмә- балаларның шөгыльләрен интеллектуаль уеннар белән тулылындыру максатыннан эшләнде....

" Серле сандык"

Максат: балаларда халкыбызнын тарихына карата кызыксыну уяту; татар халкынын милли киемнэре турындагы белемнэрне ныгыту; жырлар, уен пэм бию аша балаларда милли киемнэргэ карата матурлык хисе, туган и...

" Серле сандык"

Через татарские песни, танцы, стихи воспитывать интерес к национальной одежде татарского народа, любовь к традициям и быту татарского народа....

"Серле келәм".

Открытое занятие....

Тәрбияле бала үстерү серләре

Әти - әниләр җыелышы өчен презентация...

"Серле сандык"

Традиции, обычаи и культура края должна войти в сердце ребенка и стать неотъемлемой частью его души. В своём занятии  знакомлю детей с национальным,  татарским  костюмом, стараюсь прибл...

Серле капчык

Җәнлекләр турында балаларның белемнәрен киңәйтү;Җәнлекләрнең исемнәрен балаларның сөйләм телендә активлаштыру; фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлелек үстерү;Җәнлекләргә карата сак караш,бер-береңә булышу к...