Серле аланда
методическая разработка (окружающий мир, средняя группа) по теме

Адгамова Кадрия Васимовна

Әлеге эшкәртмә- балаларның шөгыльләрен интеллектуаль уеннар белән тулылындыру максатыннан эшләнде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon serle_alan.doc46 КБ

Предварительный просмотр:

                     

                                                     

                                           

                         

Максат:

Төрле дидактик һәм интеллектуаль  уеннар, күнегүләр, биремнәр аша  балаларның интеллектуаль үсешенә ирешү, серле аланда яшәүчеләргә ярдәм итү теләге уяту, балаларда кызыксынучанлык булдыру, төрле ситуацияләрдә югалып калмаска өйрәтү,әдәплелек һәм әхлак кагыйдәләреннән тайпылмаска гадәтләндерү.

Җиһазлау:

Конверт, хат, картина,кырыгаяк(дидактик панно),зур һәм кечкенә тиен уенчыклары,куян,төлке(барсы да йомшак уенчык), беренче ярдәм биштәре(анда-бала санынча  төсле фломастерлар,  кырыгаякка төсле аяк киемнәре), подставкаларда-гөмбәләр.

Методик әдәбият:

Соколова Ю.А . Игры и задания  на интеллектуальное развитие ребенка  четырех лет. ООО Издательство “Эксмо2007”

Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы. М.А Василева, В.В.Гербова, Т.С.Комарова.Москва, Мозаика-Синтез, 200

-Хәерле иртә , балалар, кәефләрегез яхшымы? Балалар, мин сезне бүген бер серле хат белән таныштырам әле. Сез үзегезгә уңайлы итеп утырыгыз. (Балалар ярымтүгәрәк ясап ,җәймәгә утыралар).Хатны серле аланда  яшәүчеләр язган .

Хат эчтәлеге: “Исәнмесез, Кадерле балалар!  Без сезнең бик тә акыллы, бик тә тыйнак,  ярдәмчел һәм дә зирәк икәнегезне беләбез. Безгә нәкъ менә сезнең ярдәм кирәк. Сез безгә  булыша алыр идегез . Тылсымлы таяк сезгә юлны күрсәтер. Безне сез рәсемгә карап таный аласыз. Сезне серле аланда көтеп калабыз.

                                          Серле аланда яшәүчеләр”

-Ягез әле балалар , рәсемнән эзләп  табыйк әле , серле аланда яшәүчеләрне.

          Интеллектуаль уен”Яшеренгәннәрне тап!”

-Балалар, барабызмы,Сез ничек уйлыйсыз, без серле аланда яшәүчеләргә  булыша алырбызмы икән соң ?Урманда, аланда йөрү кагыйдәләрен искә төшерик әле.

-артык тавышланырга ярамый, кошларны куркытуың бар;

-чәчәк, үләннәрне  йолкырга ярамый;

-җәнлекләрне рәнҗетергә ярамый;

-бөҗәкләрне үтерергә ярамый;

-сукмактан читкә чыгарга ярамый, бөҗәкләрне таптавың бар;

-агач, куакларны сындырырга ярамый.

 -Кагыйдәләрне беләбез, тик үтәргә генә кирәк,әйеме , дусларым!Димәк, юлга кузгалдык. Тик аланда безгә бик күп биремнәр чишәргә,  кыскасы,сыналырга туры килер, акыллыларым , бик зирәк балалар кирәк , дигәннәр бит. (Тәрбияче балалар белән елга буена килеп туктала). Серле Алан елганың теге  ягында , анда  ничек чыгарбыз икән соң?

Балалар җавабы.

  -Сикереп булмый, елга киң. Урап йөрсәк, вакыт күп кирәк.

-Серле таягыбыз менә бу такта кисәкләренә күрсәтә, балалар.

Ахырда елга аша басма-  басма салырга килешәбез.

-Басманы ничек салсак,чыгарга уңайлы булыр?

Нәтиҗә: басма такталарын  буйга  куеп салсак, без  икешәрләп тизрәк чыгачакбыз.

-Балалар,   басмадан чыкканда без елгадан сүзләр эзлик әле.

Дидактик күнегү: “ Сүзләр эзләп  тап?”

Балалар:балык, зәңгәр, дулкын, камыш, таш, ком, киң,суүсем,су,тамчы, тирән,сай, тар.

Елганың ар ягына чыгалар .Матур сихри көй яңгырый.Балалар янына  күбәләк очып килә.

 Күбәләк: Исәнмесез, дусларым! Көчле җил мин куна торган чәчәкләрнең таҗларын очыртты. Мин хәзер кунарга чәчәк таба алмыйм, булышмассызмы икән?

 

        

        

 Интеллектуаль уен” Кирәкле  өлешне  яса!” Максат: уртадагы түгәрәге нинди төстә булуын ачыклап, чәчәккә шундый ук төстәге таҗлар ясау .

Күбәләк очып йөри:рәхмәт дусларым, чәчәкләр ачылды, алан матурланды.

  1. Балалар ниндидер тавыш килә, сез ишетәсезме?

Балалар  тиенне  күреп алалар .

-Балалар сез ничек уйлыйсыз, тиенкәй ни әйтергә тели икән.

Бер бала тиенне кулына ала да ул булып сөйли:Тиенкәй елый, мин әниемне югалттым, сез күрмәдегезме?,- ди.

-Нинди соң синең әниең, тиенкәй?

-Әнием йомшак тунлы минем!

-Менә бумы?( Куянны тотып китерәләр).

Тиенкәй: Юк, әнием  минеке кебек тун кигән иде.

-Куак төбеннән   җирән койрык чыгып тора, бәлки улдыр?  Төлкене тартып чыгаралар.

Тиенкәй: Юк, минем әнием  матур, ягымлы, куллары да йомшак, кочагы да кайнар. Тиенкәй әнисен күреп йөгерә.

-Балалар, тиеннәр ни ярата соң әле ул? Әйе, гөмбәләр , ә бу серле аланда  гөмбәләр дә серле, кая икән соң аларның  кечкенәләре ?Әйдәгез әле тиенкәйләрне гөмбәләр җыеп сөендерик.

Дидактик уен:” Кечкенәсен тап!”Уен барышы: үсеп утырган гөмбәнең  кечкенәсен  идәндә ятканнары арасыннан  табып килү һәм кушып кую.

- Аланда бер җан иясе дә  калмадымы әллә соң? Кошлар сез кая?Каяле тымсымлы таякны селкеп карыйк. Таяк селкүгә балалар кошлар булып очалар.Тәрбияче”Алан тынды” диюгә катып калалар.

  1. Ау –ау, аю, төлкеләр кая сез?

 Малайлар -аю,  кызлар-төлке булып йөри.

  1. Карагыз әле, куяннар да җыелган  серле аланга .Балалар куяннар булып хәрәкәт итәләр.

Без серле аландагы

Нәзберек куянкайлар .

Ап-ак йонлы , ап-ак тунлы

Тиктормас шаянкайлар.

Башларны боргалыйбыз-

бер уңга, бер сулга.

 таптанып та  алгалыйбыз

кайчакларда  урында.

 Көне буе хәрәкәттә,

Уйныйбыз, сикерәбез.

Кич булгачтын  өйләргә

Арып кайтып керәбез.

-Алан тып- тын.Балалар кая икән соң? Тәрбияче шулай диюгә балалар “ау” “Ау, дип тавыш бирәләр.Тылсымлы таягыбыз менә кая китерде, бу нәрсә, балалар?

-Кырыгаяк.

 Чәчәк астындагы Кырыгаяк эндәшә( аудиоязма) Кадерле балалар , сез килгәнне түземсезләнеп көттем, үлән араларында йөреп аякларым авыртып бетте,  һичнинди дәва да уйлый алмыйм, ярдәм итегез, зинһар!,

-Безнең беренче ярдәм тартмасында кырыгаяк  өчен генә дигән  бик файдалы аяк киемнәре бар, ягез әле, дусларым, җитез генә кырыгаякка ярдәмгә ашыгыгыз!“ Кырыгаякка булыш”Дидактик панно белән эшләү. Максат: кырыгаякның тәпиләренә туры килгән төстән аяк киеме табып кидерү.

Кырыгаяк рәхмәт әйтеп китә.

-Күрәсезме, балалар без күпме җан иясенә ярдәм иттек һәм күпме рәхмәт ишеттек бүген,бер рәхмәт мең бәладан коткарыр дигән өлкәннәр, гел шулай булса иде.Серле аланда яшәүчеләр безгә серле бүләк тә әзерләгән , дусларым, тылсымлы таягым гөмбәләргә күрсәтә, ягез барып карагыз әле гөмбәләр янына (.Балалар эшләпәле киндерлар табып алалар). Сезгә сәяхәтебез ошадымы соң, акыллыларым? Ниләр ошады?Ярый,сәяхәтебез тәмам,кагыйдәләрне бозмыйча гына кайтыр юлга да кузгалыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

" Серле сандык"

Максат: балаларда халкыбызнын тарихына карата кызыксыну уяту; татар халкынын милли киемнэре турындагы белемнэрне ныгыту; жырлар, уен пэм бию аша балаларда милли киемнэргэ карата матурлык хисе, туган и...

" Серле сандык"

Через татарские песни, танцы, стихи воспитывать интерес к национальной одежде татарского народа, любовь к традициям и быту татарского народа....

"Серле келәм".

Открытое занятие....

Тәрбияле бала үстерү серләре

Әти - әниләр җыелышы өчен презентация...

"Сихерле аланда очрашу" эшчәнлек- иртә сценариясе

Этот материал даёт возможность детям прявить себя и друзей, как так они в развлечениях очент открыто общаются друг с другом. Сценарий-утренник помогает ребятам использоват свой умения инавыки в практи...

Көзге аланда Уртанчылар төркемендә ачык шөгыль конспекты

Көзге аландаУртанчылар төркемендә ачык шөгыль конспекты...

“Математик аланда” темасына белем бирү эшчәнлеге язмасы.

             Мәктәпкә әзерлек төркемендә танып белү өлкәсе буенча  “Математик  аланда” темасына белем бирү эшчәнлеге язмасы....