Ачык дәрес үрнәге
план-конспект занятия (младшая группа) на тему
Кечкенәләр төркеме балаларын авыл урамындагы юл билгеләре белән таныштыру
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
avyl_uramynda_transport_hrkte.docx | 31.28 КБ |
berglp_trbiyalibez.docx | 14.99 КБ |
Предварительный просмотр:
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча ачык дәрес үрнәге
Тема: Авыл урамында транспорт хәрәкәтен күзәтү.
Кереш өлеш
Беренче машина барлыкка килү кешелек җәмгыяте өчен гаять зур яңалык була. Бер яктан, аның уңайлыгы, тигезлеге һәм башка төрле мөмкинлекләре белән үзенә җәлеп итсә, икенче яктан, вакытлар үтү белән, юл транспортына кагылышлы проблемалар үзләрен чагылдыра башлый. Бу проблеманың иң аянычы -- кеше гомеренең куркыныч астында булуы, чөнки иминлек нәкъ менә үзебезне транспорт хәрәкәт итә торган урыннарда ничек тотуыбыз, юл кагыйдәләрен белү - белмәвебез белән бәйле. Машиналар хәрәкәте көннән -көн күбәйгән, балалар һәлакәте саны да бертуктаусыз арта барган саен, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү актуаль проблемаларның берсенә әверелде. Аны чишү барышында балаларны алдан үзерләү әһәмиятле, чөнки юл һәлакәтләре күп очракта кечкенә җәяүлеләр аркасында барлыкка килә. Моның сәбәпләре күп төрле. Беренчедән, бу хәлләр транспорт йөртүченең игътибарсызлыгы, битарафсызлыгы, тизлекне арттыру аркасында барлыкка килсә, икенчедән, үзләренең куркыныч астына куючы җәяүлеләр гаепле. Ашыгу, дикъкатьсез булу, бигрәк тә ата -- аналарның, тәрбияче, укытучы, шуның нәтиҗәсе буларак, балаларның әлеге актуаль мәсьәләгә җитди карамау, ягъни элементлар юл кагыйдәләрен, юл билгеләрен белмәү, алар белән кызыксанмау, белгән очракта да тиешле таләпләрне үтәмәү -- болар барысы сәламәтлеккә зыян итүче, хәтта гомернең өзелүенә китерүче кайбер факторлар гына. Шуңа күрә дә урамда, юлда үзеңне дөрес тоту, югалып калмау өчен, инде мәктәпкәчә яшьтән үк сабыйларның булдыра алган кадәр кагыйдәләрне сеңдереп барулары зарури. Әлеге сәләтләрне барлыкка китерү, үстерү кебек җаваплы эшне, беренче чиратта, ата аналар үзләренчә йөкләргә тиеш. Еш кына зурлар сабыйларының урамда, юлда, транспорт эчендә хәвефсез тотуларына, шуның өстенә юл кагыйдәләрен белмәүләренә басым ясамыйча, үзләре дә аларны бозарга күп сорамыйлар. Шуның өчен дә балалар туп белән яки башка уеннар вакытында юл өстенә чыгуны гадәти хәл, дип беләләр. Икенче чиратта, бу эшкә без - балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр алынырга тиеш. Бу эшне төрле формада оештыру үзенең уңай нәтиҗәләрен бирмичә калмаячак. Менә аларның кайберәүләре генә:
- Махсус мәйданчыклардагы дәресләр;
- Юл хәрәкәте буенча мероприятияләр (викторина, экскурсия, ярыш, уен
- шөгыльләр, дидактик уеннар, конкурслар, бәйрәмнәр); - Әти - әниләр белән хезмәттәшлек.
Әлеге чараларны уздыру вакытында, балаларның яшь үзенчәлекләрен аңлап алу сәләтен исәпкә алган, кызыклы рәсемнәр, уеннар, дидактик материаллар белән тулыландырылган презентация куллансаң, алга куелган максатларга ирешү нәтиҗәсе һичшиксез югары булачак
Максат:Балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итү,урамда дөрес йөрергә өйрәтү, җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләрне- хәрәкәт итүче транспортка юл читеннән каршы бару, юлны аркылы чыгу тәртибен аңлату , юл билгеләре турындагы белемнәрен ныгыту, балаларның бер берсенә игътибарлы, ярдәмчел булуына ирешү.
Шөгыльгә кадәр эшләнәсе эшләр: рәсемнәр карау, юл билгеләре белән танышу.
Шөгыль барышы.
Т:Балалар ,бүген без сезнең белән авылыбызның урамнарын күзәтербез .Бу урын безнең бакчага якын.Бу урам авылыбызның үзәк урамы. Ул киң , юлы асфальтланган .Машиналар йөри торган бу юл ничек атала? Б:Шоссе юл.
Т:Дөрес балалар .Җәяүлеләр йөри торган юл тратуар дип йөртелә . Юлның ике ягына йортлар ,кибет , мәктәп һәм башка биналар урнашкан.Юлдан күп төрле машиналар тракторлар, автобуслар үтә. Әйдәгез ,хәзер үзебезгә таныш булган транспорт төрләрен әйтеп карыйк әле .(балалар җавабы).
Т:Әйе балалар,сез бик күп транспорт төрләрен беләсез икән. Юлда тәртип булсын өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен булдырылган. Ул кагыйдәләрне машина йөртүчеләр дә ,безнең кебек җәяүлеләр дә үтәргә тиеш.
Хәрәкәтне күзәтик әле. Машиналар ничә юнәлештә хәрәкәт итә.?
Б: Ике юнәлештә.
Т: Димәк,юл ике яклы дип атала.Ә җәяүлеләр транспортка каршы юл читеннән хәрәкәт итәргә тиешләр.Сез, игътибар белән күзәтсәгез дөрес бармаучы җәяүлеләрне күрерсез. Ә урамны аркылы чыгу өчен махсус билгеләнгән урын бармы?
Б: Юк.
Т :Дөрес ,шуңа күрә юлның ике юнәлештә дә хәрәкәт әйбәт күренгән урыныннан, якында транспорт булмаганда чыгарга , юлдан туп-туры барырга, башта сулга -ә юлның уртасына җиткәч, уңга карап куркыныч булмавына ышанырга кирәк.
Т: Балалар күрәсезме безгә якын гына урында берничә юл билгесе куелган. Хәзер мин сезгә конвертлар бирәм .Анда юл билгеләре салынган.Сез миңа нәк шундый билгене миңа табып күрсәтерсез,аларның ни өчен шушы урыңга куелганын,нәрсә аңлатуынәйтерсез.(дид.уен)
Бу билге мәктәп,балалар бакчасы янына куела. Ул-кисәтүче, юлда балалар дигәнне аңлатучы билге. Кисәтүче билге шулай ук шифаханә, куркыныч борылыш икәнен дә күрсәтә.
Мин дә әтием шикелле
Шофер булырга уйлыйм
Шуның өчен мин һәр вакыт
Машинам белән уйныйм
Тизрәк үсеп шофер булсам
Нишләргә белер идем
Урамдагы бар баланы
Утыртып йөрер идем.
Т:Ә хәзер бакчага кайтыйк.
Предварительный просмотр:
Бергәләп тәрбиялибез.
Милләтебезне саклау, аның киләчәге булган мәктәпкәчә яшьтәге балаларга милли үзаң, тотрыклы интелектуаль, рухи һәм физик үсеш башлангычы бирергә тиешле татар балалар бакчаларын сан ьәм сыйфат ягыннан үстерү бурычы бертуктаусыз эзләнүләр, камиллеккә омтылу таләп итә.
Баланың шәхес булып формалашуы, әлбәттә, беренче чиратта гаилә тәрбиясенә бәйләнгән. Ата -ана -төп тәрбиячеләр. Ләкин, чын тәрбия берьяклы гына була алмый. Тәрбиянең төп асылы -балалар бакчасы белән гаиләнең бердәмлегендә. Мәктәпкәчә тәрбия учреждениесе гаилә белән хезмәттәшлек итеп, ярдәмләшеп эшләгәндә, балага бердәм таләпләр куелганда генә уңай нәтиҗәләргә ирешергә була.
Балачак - нәниләрнең үсү - тернәкләнү чоры гына түгел, ә кеше гомеренең башлангыч өлеше, шәхес буларак формалашу вакыты. Шуңа күрә безгә, педагогларга, әлеге чорда баланы, аның өчен зарур булган эшчәнлеккә - зикен, уен, хезмәт, физик культура, сәнгать эшчәнлегенә юнәлтә белү кирәк. Алай гына да түгел, һәртөрле эшчәнлеккә иҗат төсмерләре, иҗади күнекмәләр дә өстәлергә тиеш. Шуны онытмыйк: Балачакта бала киләчәктә яшәү өчен әзерлек чорын гына үтми, ә кеше буларак, шәхес буларак яши. Моның шулай икәнен аңлап эш итү балада, шәхестә аңлы ихтыяҗ тәрбияләүдә төп шартларның берсе булып тора.
Мәктәпкәчә яшьтәге баланың күп вакыты, тормышы, нигездә, гаиләдә һәм балалар бакчасында үтә. Аның өйдә әти - әнисеннән, әби - бабасыннан алган беренче тәэсирләрен, педагоглар, тәрбиячеләр дәвам иттерә.
Бу чорда педагогларның ьәм тәрбиячеләрнең төп игътибары балада нинди гадәтләр барлыкка килүенә, үз ихтияҗларын канәгатьләндерә алу-алмавына, әлеге очраларда аның үз -үзен тотышына, эмоциональ кичерешләренә юнәлгән булырга тиеш. Нәкъ менә шушы бик тә әһәмиятле күзәтүләр аша баланың үз - үзен тотышы белән идарә итеп, аның омтылышларын үстереп, аң-зиһенен көчәйтеп була.
Балада 3 яшьтән үз -үзләренә мөстәкыйль хезмәт күрсәтү күнекмәләре булдыру (киенгәндә, чишенгәндә, юынганда, ашаганда пөхтәлеккә өйрәтү).
Уен бүлмәсен тәртиптә тотарга күнектерү. Уен тәмамланганнан соң уенчыкларны урыннарына куярга гадәтләндерү. Бала күбрәк өлкәннәр булган бүлмәдә уйнарга ярата. Һәрдаим ярдәмгә, хуплауга мохтаҗ. Мисал өчен 3 яшьлек Алисә уенчыкларын җыярга теләми. Ул бүлмәне, уенчыкларны еламсырап тәртипкә китерә. Бу мәсьәләне уңай хәл итү өчен әнисе ярдәмгә килә:
Син, кызым, үзеңнең уенчыкларыңны җыеп куй, ә мин аш бүлмәсендә савыт - сабаны юам- ди аңа әнисе. Ләкин алдан ук килешенеп куябыз: барысыда чиста итеп, пөхтә итеп җыештырылган булырга тиеш. Эшне кайсыбыз беренче тәмамлар икән? Үзара ярышып эшләп карыйк әле.
Гаиләдә балага кечкенәдән үк никадәр күбрәк игътибар бирелсә, өлкәннәр белән алар арасындагы үзара мөнәсәбәттә шулкадәр җылырак булачак. Балага бервакыттада мактау сүзләрен кызганмаска кирәк. Кечкенә генә эш эшләсә дә аны зур итеп кабул итәргә, ә инде киреләнепторган вакытта аңа кычкырсмаска, орышмаска, ә киресенчә безне тәрбияләгән әби - бабай алымнарын кулланырга кирәк. Мисал өчен кечкенәләр группасында 18 бала тәрбияләнә, 18 ендә 18 характер. Ә мин берүзем. Менә мин аларга кайвакыт шул әби - бабай алымнарын, бер - берсенә уенчык бирмәгән очракта, сорамыйча өстәлдәге уенчыкларга тигәндә озын мыек үсә дип әйткәлим. Балалар аңа ышана да, ышанмый да. Ләкин ул тәрбия чарасы булып тора. Ә инде уенчыклар җыйганда, әйдәгез әле уенчыкларны җыеп куйыйк, алайса уенчыклар зурлар төркеменә чыгып китә, безгә уйнарга уенчыклар калмый, дип әйтәм.
Кечкенәләр төркеме балалары бик тырыш, тәртипле, булган балалар. Алар төрле шөгыльләрдә актив катнашалар, җыр - биюгә бик оста. Альбомнарын караганнан соң да күргәнсездер, Рәсем ясау, ябыштыру шөгыльләрендә балалар тырышып эшләргә тырышалар. Балалар бик теләп шигырьләр, әкиятләр сөйләргә, төрле төсләр белән буярга, аларның исемнәрен әйтә белергә, санарга, өчпочмак, түгәрәк, шакмак төшенчәләрен белергә өйрәнәбез. Балалардан сорасагыз, алар көндәлек өйрәнгән шөгыльләрен сезгә аңлатып, сөйләп бирә беләләрдер. Өйдә дә балаларга пластилин, рәсем ясарга, краскалар белән буярга, китаплар карарга бирергә кирәк. Ул балаларның зиьенен, хәтерен яхшырта.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
ачык дэрес: "Кояш гомере телим мин, энием сина"
Энилэр коненэ багышланган ачые дэрес. Дэрес алдыннан "Безнен энилэр" дигэн рэсемнэр кургэзмэсе эзерлэнэ.Балалар эни сузен тозилэр. Энилэренэ матур сузлэр эйтэлэр."Минем энием" - дигэн хикэя сойлилэр.Э...
Ачык шогел: "Салкын кыш"
Мэктэпкэчэ торемендэ рус балалры очен татар теле шогеле...
Ачык дәрес. Ел фасыллары белән куян кунакта!
Максат: Ел фасыллары турында белемнәрне ныгыту, табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү,матурлыкны күрә һәм тоя белергә өйрәтү,балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, 10 һәм 5 эчендә санау, геомет...
Яз килэ (беренче кече яшьтэгелэр торкемендэ «Танып белу» белем биру эшчэнлеге буенча ачык шогыль конспекты)
Максат: Танып белу. 1. балаларга язгы куренеш...
“Яшелчәләр” темасына ачык шөгыль (Уртанчылар төркеме)
“Яшелчәләр” темасына ачык шөгыль(Уртанчылар төркеме)Максат.1. “Яшелчә” төшенчәсен ныгыту.2. Аларны тышкы кыяфәтләре, формалары, зурлыгы, тәмнәре, ашау ысуллары (пешкән яки чи килеш) буенча аера ...
“Яшелчәләр” темасына ачык шөгыль (Уртанчылар төркеме)
“Яшелчәләр” темасына ачык шөгыль(Уртанчылар төркеме)Максат.1. “Яшелчә” төшенчәсен ныгыту.2. Аларны тышкы кыяфәтләре, формалары, зурлыгы, тәмнәре, ашау ысуллары (пешкән яки чи килеш) буенча аера ...
1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль: “Уенчыклар илендә”.
1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль. ...