Открытое занятие по Познанию "Дети шпионов ищут своих родителей"
проект

Павлова Лейсан Азатовна

Занятие с элементами математики

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zanyatie_vospit-goda.docx23.97 КБ
Файл master_klass_zer.docx21.1 КБ

Предварительный просмотр:

Зурлар төркемендә танып белү һәм математик күзаллаулар формалаштыру буенча эшчәнлек конспекты.

Темасы: “ Суперагент балаларга әтисен һәм әнисен табырга булышабыз”

Максат: төрле биремнәр үтәп, суперагент балаларга югалган прдметларны табырга булышу.

Бурычлар:

Белем бирүче:

  •  балаларда эзләү буенча һөнәрләр турында белемнәр формалаштыру;
  • төрле предметлар кулланып фигуралар ясау ысуллары белән таныштырып, баш миенең ике ягының да эшәләвен стимуллаштыру;
  •  “ Һөнәрләр” темасы буенча сүзлек запасын активлаштыру һәм үстерү.

Үстерүче:

  • сенсор кабул итүне, пространстволы фикерләүне, симметирияне тоемлауны үстерү;
  • реакция тизлеген һәм җитезлекне үстерү, хәрәкәт күнекмәләрен формалаштыру;

Тәрбия бирү бурычлары:

  • бер-береңә  игътибарлылык, хәлгә керү, булышу теләге тәрбияләү, бердәм эшчәнлектә тәрбияче һәм башка балалар белән һәм үзара эшләргә күнектерү.

Җиһазлау: проектор, ноутбук, флешка, 2 команда өчен “ Аяк – кул” сукмагы, һәр балага геобордлар, геоборд өчен схемалар төшерелгән карточкалар, өстәлләр, урындыклар, наушник, смартфон, карандашлар, мольберт, һәр балага турыпочмак формасындагы ике бертөрле йозак төшерелгән язу үрнәкләре ( прописи) , кечкенә чемодан, лупа, сәгат, перчатка, турыпочмаклы йозак.

Сүзлек эше: 

  • пассив: “ эзтабар һөнәре”;
  • актив: һөнәрләр, археолог, детектив, коткаручы, шахтер.

Аерым эш: биремнәрне үтәгәндә ярдәм итү.

Эшчәнлек барышы:

Оештыру моменты.

 Балалар залга керәләр һәм җитәкләшеп түгәрәк ясап басалар.

Тәрбияче: Хәерле иртә, балалар!

Балалар:

 Иртән иртүк тәрәзәгә

Кояш нурларын чиртә.

Күземне ачам, елмаям,

Телим хәерле иртә!

Тәрбияче: менә бүген иртән сез балалар бакчасына килдегез. Әти-әниләрегез кая китте?

Балалар: алар эшкә китте.

Тәрбияче: ә эштә алар нишлиләр?

Балалар: әти машина ясый, йортлар төзи, әни авыруларны дәвалый, кибеттә сата, аптекада эшли, машина йөртә, таксист, тәрбияче, пешекче, укытучы, программист һ.б.

Тәрбияче: әйе, балалар. Сез район  үзәгендә яшисез, ә монда бар да тәртиптә булсын өчен төрле һөнәр ияләре кирәк. Уйлап карагыз әле, әгәр төзүчеләр булмаса нәрсә булыр иде?

Бала: яңа кибетләр,  өйләр булмас иде.

Тәрбияче: укытучылар булмаса нәрсә булыр иде? ( балалар мәктәпкә бара алмас иде)

Табиблар булмаса нәрсә булыр иде? ( бөтен кеше авыру булыр иде)

Пешекчеләр булмаса нәрсә булыр иде? ( ашарга ризык булмас иде, ашыйсы килер иде) ......

Тәрбияче: ә программистлар булмаса нәрсә булыр иде? ( бөтен компьютерлар, телефоннар бозылып бетәр иде) Дөрес әйттегез, барлык һөнәр ияләре дә үз урынында кирәк.

 Кинәт залга шар очып керә, җепкә флешка бәйләнгән.

Тәрбияче: Балалар, бу нәрсә? Кайсыгыз белә?

Балалар: флешка.

Тәрбияче: Ә ул нәрсәгә кирәк? Кемнеке икән бу флешка? Флешканың кемнеке булуын ничек белергә соң? Бәлки ноутбукка куеп карарбыз. Флешкада нәрсә барын экраннан күзәтегез.

Экранда “ Дети шпионов” фильмыннан өзек күрсәтелә. Суперагент балалар чемодан һәм предметлар табуда ярдәм сорыйлар.

 Тәрбияче:  Суперагент балалар бездән ярдәм сорыйлар. Сез ризамы, балалар? Безгә хәзер эзтабарларга әверелергә кирәктер. Безгә нишләргә соң? Аларга нинди ярдәм күрсәтергә кирәк, сез аңладыгызмы?

Төп өлеш.

 Тәрбияче:  Бу суперагент балалар сораган предметларны кайдан эзләргә соң? Эшне кайдан башларга? Карагыз әле, монда бик кызык ике сукмак күрәм. Игътибар иттегезме, сул һәм уң аяклар һәм куллар төшерелгән бу сукмакка. Сез ничек уйлыйсыз, бу сукмактан ничек барырга кирәк икән? Кем уйлап тапты? Әйдәгез, барып карыйк әле, берәр җиргә килеп чыгарбыз. Сукмак ике булгач, безгә дә ике командага бүленергә кирәк дип уйлыйм. ( кызлар һәм малайлар)

“ Аяк- кул” сукмагыннан үт” уены үткәрелә.( Һәр сукмакка кәгазьдән кисеп 21 сул һәм уң аяк - кул төшерелгән рәсемнәр беркетелгән. Балалар дөрес итеп үтергә тиеш) Сукмакны үткәч лупа табып алалар.

Т Тәрбияче: Балалар, лупа нәрсәгә кирәк? Лупаны нинди һөнәр ияләре куллана?  ( җаваплар : тикшерүче – следователь, табиб, лаборант, сәгать төзәтүче һ.б.)

Т Тәрбияче:  Карагыз әле, лупаның тоткычына ниндидер язу беркетелгән, нәрсә язылган икән анда? Монда хәрефләр шундый вак, лупа белән генә укып була. Язуда “ Баш” сүзе язылган. Димәк, безгә башыбызны бик яхшы эшләтергә кирәк. Ә сез башваткычлар чишәргә яратасызмы? ( җаваплар)

 Тәрбияче:  Өстәл янына килеп, карточкалар алыгыз һәм схеманы игътибар белән карагыз. Кирәкле резинкалар сайлап алып, бизәкне геобордта төзегез.

( Биремне үтәгәндә тәрбияче алданрак эшләгән балаларга икенче төрле схема тәкъдим итә, яки авырлык белән эшләгән балаларга ярдәм итүен сорый)

Тәрбияче:  Барыгыз да эшли алдымы?  (җаваплар) Булдырдыгыз! Кемгәдер авыр булса, башка вакытта тагын эшләп карарбыз.

Биремне үтәгәннән соң наушник табып алалар.

Тәрбияче:  Балалар, наушник нәрсәгә кирәк? ( җаваплар)

Тәрбияче:  Хәзер мин тыңлап карыйм әле, бәлки берәр нәрсә ишетермен. Монда музыка ишетәм. Әйдәгез, сезгә дә тыңлатам. Музыка астында аяклар, куллар һәм тел белән төрле хәрәкәтләр ясап ял итеп алырбыз. (биоэнергопластика)

 Тәрбияче:  Булдырдыгыз балалар!

Ял иткәннән соң йозак табып алалар.

Тәрбияче: Тагын бер предмет табылды, димәк тагын бер бирем үтәргә кирәк. Монда  карандашлар күрәм. Карандаш белән нишләргә икән? ( җаваплар)

Биремне үтәү өчен  өстәл артына утырабыз.

Сез рәсем ясаганда карандашны кайсы кулыгызга тотасыз? Ә ике кул белән бергә рәсем ясап караганыгыз бармы? Ясап карыйсыгыз киләме?

Өстәлдәге кәгазьне әйләндереп салыгыз, анда нәрсә ясалган? Шул йозак өстеннән ике кулның да имән  бармагын берьюлы йөртеп чыгабыз. Рәсем ясауны өстән аска таба башкарабыз. Шуннан соң карандашларны уң һәм сул кулга тотып, өстәге кызыл ноктага терәгез һәм йозак рәсемен нокталар буенча берьюлы йөртеп чыгыгыз.

Тәрбияче мольбертта үрнәк күрсәтә, авырсынган балаларга аерым ярдәм итә.

Тәрбияче: Балалар, сез шулхатле тырыштыгыз, ике кул белән берьюлы рәсем ясау ошадымы? Авыр булмадымы? Афәрин!

Биремне үтәгәннәш соң кара перчатка табып алалар.

Тәрбияче: Без бармакларыбызны эшләтәкәч, перчатка да табылды. Алга таба барабызмы? Без нинди предметлар таптык әле? ( җаваплар: лупа, наушник,  йозак, перчатка) Сез булдырдыгыз. Хәзер паласка арканы төз итеп тотып, үзегез теләгәнчә утырыгыз һәм экранга карагыз.

( Табылган предметлар слайдта экранда күрсәтелә.)

Тәрбияче: Сез ничек уйлыйсыз, бу предметлар нинди һөнәр ияләренә кирәк?

Балалар: эзтабар, тикшерүче, доктор, медсестра, кондитер, связист, музыкант, охранник – сакчы , артист, һ.б.  җаваплар.

Тәрбияче: күп һөнәрләрне атадыгыз. Ә без бүген нинди һөнәр ияләре булдык?

Экранда эзтабар ( сыщик ) күрсәтелә.

Бу һөнәр иясе гел нәрсәдер эзли. Әйдәгез карыйк әле , эзләү белән бәйле тагын нинди һөнәрләр бар икән.

Экранда “ Предметлар буенча һөнәрне тап” уены үткәрелә.

Тәрбияче: Без экранда эзтабар һөнәрләрен карадык. Без биремне үтәдек, һәм тагын бер предметны табырга тиеш булабыз. ( смарт сәгать табалар. Смартфон тавышы ишетәләр)

Әйдәгез, сигнал буенча барыйк әле. ( чемодан табалар) Менә чемоданны да таптык, суперагентларның үтенечен башкардык. Табылган предметларны чемоданга салыйк. ( Ватсаптан хәбәр килгән тавыш ишетелә. “Биремнәрне яхшы үтәгән өчен сез суперагентлар мәктәбенә кабул ителдегез! Суперагентлар мәктәбенә кабул ителү турындагы сертификатларны чемоданның яшерен кесәсеннән алыгыз!” дигән хәбәрне тыңлыйлар. Шуннан соң чемоданнан сертификатларны алалар.

Йомгаклау.

Тәрбияче: Балалар, без бергәләп бик яхшы эш эшләдек. Нинди эш ? ( җаваплар) Хәзер суперагантлар чынлап та замокка кереп әтиләре белән әниләрен табачаклар. Ә сез үзегезнең әти һәм әниләрегезгә бүген нәрсә турында сөйләрсез? Сезгә кайсы биремне үтәү ошады? Кайсы бирем авыррак булды? Киләчәктә кайсы һөнәрне сайлар идегез? Кайсы һөнәрне сайласагыз да, барсы да кирәкле, файдалы һөнәрләр.

\



Предварительный просмотр:

Хәерле көн, дусларым,

Әйбәтме хәлләрегез?

Балалар дип, хезмәтем дип,

Тибәме йөрәгегез?

Күпне белгән балалар

Һәрчак кыю булалар.

Тормышта һич югалмыйлар,

Якты юллар табалар.

Тәрбияче максаты шул

Барсын төшендерәсе.

Баланың хыял-сәләтен

Дөрес итеп күрәсе.

Шул максаттан үткәрдем

Балалар белән шөгыль.

Тырышлыгым акланды,

Планым булды дөрес.

ФГОСтан ФОПка күчү

Иң мөхим эш санала

Искедә таптанып булмый,

Алга атлый замана.

Биоэнергопластика

Кулландым дәресемдә.

Нейроуеннар файдасын

Тойдым анда үзем дә.

Инде бүген мастер- класста

Тәҗрибә уртаклашам.

Яңалыгым сезгә дә

Ярдәм булыр дип калам.

1.Укырга да өйрәтә,

Язарга да өйрәтә.

Аны белә һәр кеше,

Ул була... (Укытучы)

2.Авыру янында утыра,

Дәвасын да әйтә ул,

Кирәк булса. тамчы бирә,

Сүз белән дә дәвалый.

Кем ул? (Табиб)

3.Ул тәмле ашлар пешерә,

Балык, котлет кыздыра.

Коймак чыҗлый табада,

Табында бар бары да.

Ул кем була, балалар?пешекче

4.Хат , газета – журналларны

Ул бар өйгә тарата.

Пенсия биргәнгә күрә,

Бар өлкәннәр ярата.   (Почтальон)

5.Без ут белән көрәшергә тиеш,

Без көчле һәм кыюлар.

Бар кешегә кирәк һөнәр –

Әйтегезче, без кемнәр (пожарный)

(пазлны таратып барам)

Сыщикның төп эш коралы ул лупа.Лупа ярдәмендә ул эзләр таба шулай бит. Хәзер мин сезгә нейроуен тәкъдим итәм.Нәрсә сон ул нейроуен диярсез? Нейро уеннар һәм кунегүләр балада баш миенең эшчәнлеген көйли һәм үстерә. Баш мие тиз генә уйлау сәләтеннэн тыш, тәжрибә дә туплап кала,ә бу үз чиратында уйлап эшләү, игътибар, хәтер, фикерләү, кузаллау кебек процессларны булдыра.

Нейроуен балага тубәндәге мәсәләрне чишәргэ ярдәм итә

- бала тирә-юньне тоярга һәм анда уз гәүдәсен тотарга өйрәнә;

- кул-күзне эшкә жигә, ягъни күрү-тою хәрәкәтләрен үстерә;

- кул хәм аякларның дөрес хәрәкәтен формалаштыра;

- хәрәкәтләренең эзлеклелеген булдырырга өйрәнә;

- тавышка һәм күрүгэ игътибарын юнәлтүне үстерә.

Уен балада кызыксыну уята, шуның өчен балаларга нейро уеннар уйнату бик тә мөхим.

Мин үземнең шөгыльләрдә  бу нейро уеннарны еш кулланам.Чонки алар балаларга бик ошый хәм ярдәм итә.

Ә хәзер уземнең яратып куллана торган берничә уенны сезнең белән уйнап алырга тәкдим итәм!

  Өстәлдә сезгә әзерләнгән үрнәк (Образец) һәм шул үрнәккә карап сезсыщикка (эзтабар)  карта төзибез . Музыка куям биибез музыка туктагач сез бер ящейкага туры килгән аяк кулларны алып куясызда биюне янадан дәвам итәсез. Уеныбыз  бирелгән үрнәккәтуры килеп тулып беткәнче дәвам итә.Ә аннары дөреслеген карап чыгабыз.

Ул арада мин аудитория белән эшлим.

1.Интерактив тактада(Бу уенны шөгыль вакытында да, реңим һәм шул ук вакытта төркем яисә  индивидуаль һәм мөстәкыйльдә уйнарга була)

2.Нейроковрик

3.Ручка, карандаш, кәгазь.(уен)

Мастер класста катнашканнар белэн итог (медальләр тарату)

 Хөрмәтле коллегалар нәтиҗә ясап шуны әйтәсем килә,шушы нейро уеннарны даими рәвештә балалар белән уйнасагыз балаларның баш мие эшчәнлеге тагын да арта фикерләү,уйлау сәләте үсә.

Мастер классыбыз тәмам,

Дусларым, сез бер дигән!

Хәзер гадел җавапны

Без көтәбез жюридан!

Игътибарыгыз өчен  рәхмәт.

Т    А     Б    Ы    Ш    М    А     К


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Открытое занятие в подготовительной логопедической группе для родителей

Занятие в форме игры-соревнования с участием родителей.Было очень интересно!...

Открытое занятие посвященное "Дню Матери" совместно с родителями "День открытых дверей в детском саду" Тема: "С чего начинается Родина".

Цель: Формировать чувство патриотизма путём осмысления таких понятий как « Род, Родители, Родина». Воспитание чувства долга, любви к ближним. Пробуждение интереса к истории своего рода и желания...

Конспект открытого занятия в старшей группе совместно с родителями "Путешествие на Остров Радости"разработан совместно с педагогом - психологом

Конспект открытого занятия для детей старшего дошкольного возраста , совместно с родителями "Путешествие на остров Радости", разработан вместе с педагогом - психологом.Интересное занятие, получило выс...

Конспект открытого занятия средней группы Тема: "Поделись своей добротой!"

Цель:Углублять представление детей о доброте, как о ценном, неотъемлемом качестве человека....

Открытое занятие по теме: Поздравительные открытки своими руками.

Цель занятия: научить изготавливать открытки в технике квиллинг....

Конспект открытого занятия люби и знай родной свой край.

Обобщить знания детей о народных промыслах. Систематизировать знания детей о природных зонах России. Формировать знания о животных России....