"Татар малае"
план-конспект занятия (старшая группа)
Предварительный просмотр:
Борын-борын заманда түгел, моннан берничә еллар элек булган бу хәл.
Күк чарлагының ян тәрәзәсе сызык кына ачылып, алсу яктылык төшкән дә, шуннан сирень чәчәкләре кебек зәңгәрләнеп таң беленгән. Аннан соң күкнең чите сөткә манган гәрәбә кебек бертөскә кереп янарга тотынган. Якында гына чын көмеш тавышлар чыгарып, сандугач сайрап җибәргән.
Берзаман бик йомшак кына, бик нәфис кенә бер җил – тәүге таң җиле исеп киткән. Шул уңайга күлдәге камышлар уянып, чын пыяла шикелле чылтырап куйганнар.
Шушы язгы матур иртәдә, саф татар авылында, мөселман гаиләсендә сабый дөньяга килгән.
Исемемне әнием сайлап кушкан
Ислам минем исемем.
Милләтемнең йөзек кашы
Ислам дине – безнең дин.
Әтиемнең таянычы,
Нәселемнең дәвамы.
Әниемнең күз карасы
Мин бит – татар малае.
Татарстан башкаласы
Була Казан каласы.
Горурланам – туган җирем
Минем Байлар Сабасы.
Шул вакыт каяндыр гаҗәеп көй ишетелеп киткән. Бу матур көй, йөрәк өзгеч моң, куе камышлар арасыннан килә икән. Шул камышлар арасында җилдән кипшереп тишелгән бер курай камышы да бар, таң җиле белән сызгырып, шул уйный икән.Чая малай курайны өзеп алып өрә башлаган икән – дөньяга өр – яңа көй, моң – татар моңы туган.
Җыр:
Ислам шушы җырга татар халкының буыннан буынга күчеп килгән моң, сагышын салган. Аны ишетеп хәтта сандугач та сайравыннан туктап калган.
Малай курайны алып уйный башлаган икән – бик күңелле, куанычлы тавыш яңгыраган. Ул түзмәгән шул күңелле көйгә тыпырдап биеп киткән. Шулай итеп дөньяга татар биюе туган.
Бию:
Татар дигән исемемне
Эшем белән аклармын.
Сүз бирәмен үземә
Милләтемне яклармын.
Ашсын әле тормышка
Киләчәк хыяллары.
Әйткән сүземдә торырмын
Мин бит – татар малае.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тиен малае - Җирәнкәй
Балаларның ишетү, ис сизү, тоемлау аша җәйге урман аланын күз аллауларына ирешү, урманда үзенне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерү, ярдәмчел, тапкыр, юмарт булу, җиләк - җимешләрнең һәм яшелчәләрнең ...
"Татар кызы, татар малае 2014"
Күңел ачу, уеннар, җырлар....
Керпе малае дуслар эзли.
Спектакль өчен сценарий....
куян малае шаян
куян малае шаян...
"Керпе малае дуслар эзли"
Рафик Корбонның "Керпе малае дуслар эзли" пьесасыннан кыскартылып алынган театр...
Сказка на татарском языке "Батыр үрдәк малае"
Сценарий сказки, разработанный воспитателями по развитию татарской речи. Предназначен для старшего дошкольного возраста. Цель:обучать татарскому языку детей через театрализованную деятельность.Задачи:...
Авторская инсценированная сказка "Батыр үрдәк малае"
Основной целью является обучение татарскому языку через театрализованную деятельность. предполагаемый материал актуален для педагогов, музыкальных руководителей, применим для изучеия второго государст...