Әбием әкиятләре
методическая разработка (старшая группа)

Сагитова Диляра Василовна

Балалар белән  өйрәнгән әкиятләрне сәхнәләштерәбез. Әкиятләрне сәхнәләштерү балаларның тел байлыгын баета һәм дуслыкларын ныгыта. Балаларның үз сәләтләрен ачу, оялчанлыкларын бетерергә әкиятләр зур ярдәм итә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл biem_kiyatlre.docx13.05 КБ

Предварительный просмотр:

                                                             Үзебезчә ШАЛКАН

Борын-борын заманда яшәгән ди бер әби белән бер бабай. Алар бик  дус-тату, эшчән  булганнар ди. Бер көнне бабай бакчага шалкан утыртырга булган. Озак та тормаган шалкан тишелеп чыккан.Бабай аңа су сипкән,чүпләрен утаган. Шалкан зуууур булып үсеп тә җиткән.

Бер көнне бабай шалканны алырга чыккан.Тартып карый икән тартып чыгара алмый икән. Бабай әбине булышырга чакырган:

-Карчык, карчык чык әле, шалканны бергәләп чыгарып карыйк әле!

Шалкан артыннан бабай, бабай артыннан әби тарталар икән шалканны, тарталар икән, тартып чыгара алмыйлар икән. Әби малаена эндәшкән:

-Улым, улым чык әле шалканны бергәләп чыгарып карыйк әле!

Шалкан артыннан бабай, бабай артыннан әби, әби артыннан малай тарталар икән шалканны, тарталар икән, тартып чыгара алмыйлар икән. Малай сеңлесен чакырган.

-Сеңлем, сеңлем чык әле шалканны бергәләп чыгарып карыйк әле!

Шалкан артыннан бабай, бабай артыннан әби, әби артыннан малай, малай артыннан кыз  тарталар икән шалканны, тарталар икән, тартып чыгара алмыйлар икән.

Малай  шунда әйтеп куйган:

-Әйдәгез дәү әнине чакырып карыйк әле, бәлки ул бер киңәш бирер

Әби әйтә:

-Әйе, әни - йортыбыз терәге. Аннары татар халкы “Киңәшле эш таркалмас” дип тикмәгә генә әйтмәгән бит инде.

Малай белән кыз:

-Дәү әни, дәү әни чык әле шалканны бергәләп чыгарып карыйк әле!

Дәү әни: Карагыз әле бу шалканны ничек зууур булып үскән!!! Төпләрен көрәк белән йомшартып алыйк әле балалар, аннары тартып карарбыз.

Шалкан артыннан бабай, бабай артыннан әби, әби артыннан малай, малай артыннан кыз, кыз артыннан дәү әни  шалканны тартканнар икән....Шалкан килеп тә чыккан

“Әбием әкиятләре” өйрәтә

Матур гаилә булып яшәргә.

Тарихыбызны онытмаска,

Туган телебезне хөрмәт итәргә!!!

БАРЫБЫЗ БЕРГӘ: Бердәмлектә, дуслыкта көч!!!

Хәзерге көндә дә бу гаилә бик матур итеп гомер итә, балалар, оныклар үстерә ди.

Менә шуның белән әкият тә тәмам!!!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әбием, барыбыздан олы ул, өебезнең нуры ул!

Безнең иң кадерле, хөрмәтле,олы кешеләребез-әбиләр. Әбиле гаилә-бәрәкәтле гаилә. Әбиләрнең  тәмле ашлар пешерүче, җылы оекбашлар бәйләүче кадерле кеше, йортка хуҗабикә икәнлеген балаларның ...

Конспект ТЕМА:Гөлшат Зәйнашеваның "Бияләй тугел, перчаткы ” шигыренә нигезләнеп рәсем ясау.

КонспектТЕМА:Гөлшат Зәйнашеваның "Бияләй тугел, перчаткы ” шигыренә нигезләнеп рәсем ясау....

"Әбием - алтыным"

Зурлар төркемендә өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм иртәсе...

сөйләм телен үстерү һәм матур әдәбият белән таныштыру 1 кечкенәләр төркеме "Шигырьләр иленә сәяхәт"

речь играет в жизни человека огромную роль. она служет для общения, передачи информации и опыта, регуляции поведения и деятельности.в дошкольном возрасте речевое развитие тесно связано с формированием...

Беренче кечкенәләр төркеме балаларына әхлак тәрбиясе бирүдә матур әдәбият куллану

Балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү - әти-әниләрнең һәм тәрбиячеләрнең җаваплы һәм изге бурычы. Үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре биру гаиләдә, балалар бакчасында башлана...

Беренче кечкенәләр төркеме балаларына әхлак тәрбиясе бирүдә матур әдәбият куллану

Балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү - әти-әниләрнең һәм тәрбиячеләрнең җаваплы һәм изге бурычы. Үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре биру гаиләдә, балалар бакчасында башлана...