Нуры сүнмәс исем
материал (подготовительная группа)

Ахметшина Ляйсан Мансуровна

Мәктәпкә хәзерлек төркем балалары өчен

Ш.Галиев иҗатына багышланган бәйрәм иртәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shukt_galiev.docx20.19 КБ

Предварительный просмотр:

 Татарстан Республикасы   Апас муниципаль районы  

 муниципаль   бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

 «Апас  « Салават күпере» гомуми үсеш бирүче балалар бакчасы»

Мәктәпкә хәзерлек төркем балалары өчен

Ш.Галиев иҗатына багышланган бәйрәм иртәсе

Нуры сүнмәс исем

                                                             Эшне башкаручы: югары квалификацион    

                                                                                             категорияле тәрбияче,

Әхмәтшина Ләйсән Мансур кызы

                                                Апас  2024

 

 Чараның максаты:

  1. Шәүкәт Галиев  тормышы һәм иҗаты турында  белемнәрне системалаштыру.
  2.  Сәнгатьле   сөйләм күнекмәләрен, хәтер сәләтен үстерү.
  3. Ш. Галиевның күпкырлы иҗатына кызыксыну  уяту. Якташыбыз белән горурлану, ихтирам  хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Ш. Галиев портреты,  китаплары, язучының  әсәрләре буенча эшләнгән  рәсемнәр күргәзмәсе, проектор, ноутбук.

Күңелле көй яңгырый, бәйрәмчә бизәлгән залга балалар керәләр.

         Тәрбияче. И, Тау ягым , туган ягым,

                           Әрнегән, туңган ягым,

             Гомерлеккә илһам булып

             Күңелгә тулган ягым.

             Кемнәрдер әйтсә, әйтсеннәр

             Караңгы як дисеннәр.

             Яктырта безнең тарихны

             Нуры сүнмәс исемнәр.

Бу шигъри юллар безнең якташыбыз, яраткан шагыйребез Шәүкәт абый Галиевнеке. Һәр якның, һәр төбәкнең үзләренең күркәм эшләре, кылган гамәлләре белән киләчәк буыннарга да үзләреннән тирән эз калдырган шәхесләре бар. Безнең Шәүкәт абыебыз шундый шәхесләрнең берсе.1928 нче елның ноябре - районыбызга данлыклы, бөек шагыйрь туган истәлекле көн. Бүгенге кичәбез шушы бөек шагыйребез иҗатына багышлана.  Шәүкәт абыебызның туган ягы Бакырчы авылында Ш. Галиев музее  эшләп килә. Шәүкәт абыебыз турында күбрәк белү өчен әйдәгез шушы музейга сәяхәт ясыйк әле.

Ш. Галиев музеена виртуаль экскурсия

Хәзер аның кайбер шигырьләрен тыңлыйк.

1нче бала. Бабай тикмәгә

             Таянмый таяк.

              Таяк эчендә

              Бар икән аяк.

2 нче бала. Бигрәк куркыныч

             Ул елан чагу-

            Күренеп тора

            Эчендә агу.

               3нче бала. Сикерә дә сикерә гел,

                             Шәп сикерә чикерткә.

                            Алайса, ник исеме дә

                            Түгел аның сикерткә.

4нче бала. Аучы эзли бүрене.

             Табар микән ул аны,

             Төшәр микән эзенә:

              Бүре - бүрек эчендә,

              Бүрек - аучы башында,

              Төшеп тора күзенә.  

           5нче бала. Ачтым капканы,

        Әйттем:

       -Сыер, чык!

       Очты да керде

       Шулчак...

       Сыерчык!

6нче бала.

Алчәчәк бар бакчада,

   Гөлчәчәк бар бакчада,

  Асылгөл бар бакчада,

   Ландыш та бар бакчада,

 

 Роза да бар бакчада,

  Ләлә дә бар бакчада,

 Күңелле бакчасына

 Балалар бакчасында!

(Ишек шакыйлар)

Тәрбияче. Кем бар анда?

               (Шәвәли керә)

              Шәвәли. Исәнмесез, балалар! Нигә шулкадәр күп җыелдыгыз?

Тәрбяче. Безнең монда Шәүкәт абыйга багышланган кичә бара . Ә син кем соң?

Шәвәли.

Мин - Шәвәли,

               Шук малай.

               Үткен малай,

               Ут малай!

               Мин - бик уңган

               Өлгер мин,

        Юк - бар белән  

            көлдермим!

            Бик тапкыр мин

            Җыйнак мин,

            Мин, мин, мин

            Бик тыйнак мин!

Мин Шәвәли, Шәүкәт бабамның оныгы. Кичәгездә катнашырга рөхсәт итегезче.

Тәрбияче. Әйдә, Шәвәли, рәхим ит! Бик вакытында  килеп җиткәнсең. Бүген балалар бабакаеңның күп шигырьләрен сөйләрләр. Сиңа да кызык булыр.

Шәвәли. Минем туган тел турында шигырьләр тыңлыйсым килә.

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез Шәвәлигә туган тел турында шигырьләр сөйләп күрсәтәбез.

7нче бала. Туган тел - иң татлы тел,

            Туган тел - иң тәмле тел.

             Тәмле дип телең йотма -

              Туган телне онытма.

8нче бала. Халкым бер тумыш көндә дә

             Тукайны онытмады:

             Без - “Туган тел”дән туганнар -

             Без - Тукай оныклары.

9нчы бала. Ел да туган көнендә,

            Сынап карый Тукай, яратып.

             “Туган тел”не карый җырлатып.(“Туган тел”җырын җырлау)

Шәвәли. Афәрин балалар. Хәзер мин сезгә бабаем язган табышмакларны әйтәм. Дөрес җавап биргән балаларга бүләгем дә бар.

1.Көзме, кышмы, язмы, җәйме,

           Тыңламый, нишләтәсең -

Кар - буранда, җил - яңгырда

Салмый ул эшләпәсен. (кадак)

2.Авызына башны тыгып

Карадым, курыкмадым.

Аннары, башына менеп,

 Рәхәтләнеп йокладым. (мич)          

 3.Сакаллы булып туган ул,

 Сакаллы сабый булган.

 Парикмахерга кермәгән,

 Сакалын кистермәгән. (кәҗә)

 Шәвәли. Ай-яй күп беләсез икән, балалар (күчтәнәчләрен тарата).  Минем капчыгымда тагын әйберләр бар әле. Минем  сезнең белән  “Кем белә?” дигән уен уйнап аласым килә. Мин капчыктагы предметны күрсәтәм, ә сез аны бабакаемның кайсы шигыреннән икәнен әйтерсез  Уйныбызмы, балалар?

Балалар. Уйныйбыз!

Шәвәли капчыктан светофор макеты ала.

Балалар. “Светофорның өч сүзе” һ.б (балаларның шөгельләрдә өйрәнелгән шигырьләре буенча)

Шәвәли балаларны мактап, үсендереп бара. Соңыннан  капчыгыннан читекләр ала.

Балалар. “Бииләр итек - читекләр”

Шәвәли. Бик шатландым, бабаемны да, иҗатын да яратасыз икән. Шатлыктан биеп алырга да була.

 Барлык балалар, төрле хәрәкәтләр ясап, “Бииләр итек - читекләр” (Ш. Галиев сүзләре, Л. Батыр - Болгари көе) җырын башкаралар (җырлы-хәрәкәтле бию).

Тәрбияче. Шәвәли, безнең балаларыбыз Шәүкәт абыебызның күп кенә шигырьләрен сәхенәләштереп уйный да беләләр (Ш.Галиевның “Курыкма, тимим!” дигән шигыре сәхнәләштерелә.)

Шәвәли. Балалар, сез бабамның минем турында язган шигырьләрен беләсезме?

10нчы бала. Шәвәли күлгә бара,

               Шикәрен суга сала:

               -Ширбәтле су эчсеннәр

               Балыклар тиз үссеннәр!

 11нче бала.  Күл буенда Шәвәли

               Исе китеп ни күрә:

               -Чәнти бармак чикерткә

               Миннән узып сикерә?!

 12нче бала.  “Күземнән ут күренде”- дип

                  Үкереп елаучыга

                  Әйткән Шәвәли:

                  -Кычкырма,

                  Күзләреңнән су чыга!

     13нче бала. Усал эт күргәч,

                  Ул болай диде:

                  -Мин тәмле түгел

                    Ашама мине!...

Шәвәли. Бик зур рәхмәт, балалар. Сезнең белән бик күнелле булды. Ни кызганыч, миңа китәргә вакыт җитте. Бүтән бакчаларга да барасы бар. Сау булыгыз.

Балалар. Сау бул, Шәвәли. Тагын кил. (Шәвәли китә)

Тәрбияче. Безнең Шәүкәт абыебыз шигырьльләренә күп кенә композиторлар көй язганнар. Әйдәгез әле аның сүзләренә язылган “Җирдә миңа ни кирәк?” ( Ш. Галиев сүзләре, Ә Гыймадиев көе) җырын бергәләп җырлыйк

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар! Рәхмәт сезгә!

    Изге теләк белән барыгызга

    Тәмамлана бәйрәм кичәбез.

     Шәүкәт бабабызны искә алып,

     Горурланып кына яшәрбез.

       

Файдаланылган  әдәбият

1. Региональная программа дошкольного образования. Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы /Р.К.Шаехова. –РИЦ, 2012-208с

2. Куаныч: Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы /Р.К.Шаехова. –Казань: Мәгариф -Вакыт, 2024.-154с

3. Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү (Программаның милли төбәк юнәлеше)/төз:К.В.Закирова, Р.А.Борһанова, Г.Ә.Галиева һ.б. -Казан: Тат.кит.нәш., 2010.-167б.

4. Балачак аланы: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия /{төз:Закирова.К.В}-Казан:РИЦ, 2011.-560б

5. Туган телдә сөйләшәбез: 5-7 яшлек балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү буенча методик ярдәмлек / {төз: Зарипова З.М., Вәҗиева Л,Н., Зөфәрова М.С. һ.б.} -Казан: ”Фолиант”, 2012.-304б

6. Галиев Ш. Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр. Казан: Тат.кит.нәш., 1986

7. Галиев Ш. Шәвәли шуклыгы. Казан: Тат.кит.нәш., 1995

8. Зарипова З.М. һ.б. Уйный-уйный үсәбез. Күрсәтмә һәм таратма рәсемнәр, битлекләр, өстәл театры атрибутлары( 5-7 яшь) -Казан: ”Хәтер”, 2012

9. Кашапова М.Ф. Балалар бакчаларында сөйләм үстерү программасы.-Казан: Мәгариф.2004.-63б.

10. Кашапова М.Ф. Уйныйк әле, балалар.-Казан РИЦ «Школа», 2017.-223б


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әбием, барыбыздан олы ул, өебезнең нуры ул!

Безнең иң кадерле, хөрмәтле,олы кешеләребез-әбиләр. Әбиле гаилә-бәрәкәтле гаилә. Әбиләрнең  тәмле ашлар пешерүче, җылы оекбашлар бәйләүче кадерле кеше, йортка хуҗабикә икәнлеген балаларның ...

Собственный инновационный педагогический опыт «Развитие творческих способностей дошкольников средствами рисования» воспитателя МБДОУ «Лямбирский детский сад № 3 комбинированного вида» Фазловой Нурии Растямовны.

        Ведущая идея  педагогического опыта – формирование у дошкольников способности выражать восприятие окружающего их мира, совершенствовать их интеллектуальные и тв...

План по самообразованию воспитателя по обучению детей русскому языку Салимгараевой Нурии Фатхетдиновны по теме: «Знакомство с культурой и традициями русского народа через устное творчество»

План по самообразованиювоспитателя по обучению детей русскому языку  Салимгараевой Нурии Фатхетдиновны по теме: «Знакомство с культурой и традициями русского народа   через устное творч...

"Әнием күз нурым"

Әни... Нинди олы сүз бу!Кеше үз гомереңдә шул сүзне ничәмө-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. А...

Әнием- күз нурым

Зурлар төркемендә бәйрәм иртәсе конспекты...

Әсәйҙәр байрамы “Әсәкәйем – күҙ нурым” Көй аҫтында балалар залға инәләр.

Әсәйҙәр байрамы “Әсәкәйем – күҙ нурым”Көй аҫтында балалар залға инәләр....

"Әнием-күз нурым"

2 нче кечкенәләр төркеме...