Яшьләрнең кичке уеннары
план-конспект занятия (подготовительная группа)
Предварительный просмотр:
Кичке уеннар - татар яшьләренең традицион күңел ачу урыннарының берсе. Кыш көне кич утыру, “Аулак өйләр “ булса, яз җирләр кардан арыну белән көзге салкыннарга кадәр, яшьләр кичләрен шунда күңел ача.
Максат:
1. Балаларны татар халыкның кичке уеннары, аларның үзенчәлекләре, кагыйдәләре белән якыннан таныштыру.
2. Балаларның үзара аралашуына юнәлдерелгән һәм иҗади мөмкинлекләрен ача торган шартлар тудыру.
3. Туган илгә, милли йолаларыбызга, татар халык уеннарына карата кызыксыну һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
Катанашучылар:
Кызлар киенеп ясанып төркем –төркем залга чыга(атауга җыелалар). Гармун уйнап (бер-берсенең иңнәренә кулларын салып) җырлап егетләр килеп керә.
Бер егет:
- Кызлар, әйдәгез уенны башлыйк!
- Кайсы уеннан башлыйк соң?
- Барыбыз да җыелып беткәнче “Йөзек салыш”ны уйнап алыйк. Аннары “Парлы уенга” күчәрбез.
- Кызлар, иң матур кашлы йөзекләрегезне кайсыгыз кызганмый?(бер кыз йөзек бирә) уен башлана.
“Йөзек салыш “ уены
Уйнаучылар скамейкага тезелешеп утыралар. Берсе «Мәүлихә» итеп сайланган була. Ул аларга каршы урындыкта (пүкән) утыра. Өченче берәү кулына йөзек алып, баягы утырган уйнаучыларның барысының да кулларына салып чыккан кебек итеп йөреп чыга, тик берсенә генә салып калдыра. Аннары урындыктагы кыздан:
— Кемдә йөзек, Мәүлихә? — дип сорый.
Уйнаучылар бар да йөзек үз кулларында кебек итенеп, Мәүлихәне саташтырырга тырышалар. Мәүлихә берсенең исемен әйтә. Дөрес әйтсә, йөзек чыккан кешенең урынына барып утыра да, йөзек чыкканы хәзер йөзек салырга тиеш була. Инде башта йөзек салган кыз үзе хәзер Мәүлихә булып, каршыларына утырып, йөзек табарга кала. Белмәсә, ул урында утыра бирә. Озакка китсә, аңар җәза биреп, җырлар җырлаталар яки башка берәр эш эшләтәләр.
- Әйдәгез , “Парлашу” уенына күчик.
"Парлашу”. Балалар зур түгәрәк ясап басалар. Физкультура дәресен искә төшереп 1,2 дип санап чыгалар. Беренчеләр бер адым алга чыга, икенчеләр урында кала. Шулай итеп ике түгәрәк барлыкка килә. Беренчеләр бер якка биеп китә, икенчеләр икенче якка биеп китәләр. Көй туктауга парлашып әйләнергә кирәк.
- Гармунчыбыз ялыгып китмәсен, гармунсыз гына “Чума үрдәк, чума каз” уенын уйнап алыйк.
Балалар бер-берсенә карап (ике саф булып) тезелешеп басалар. Бер бала так кала, ул балаларга карап баса. Балалар бала исемен әйтеп җырлыйлар. Җыр бетүгә, так калган бала саф арасыннан үтә, үзенә пар таба, артка барып басалар. Ялгыз калган бала алга чыгып баса, уен дәвам итә.
Чума үрдәк, чума каз,
Чума үрдәк, чума каз,
Тирән күлне ярата шул, ярата.
Тирән күлне ярата шул, ярата.
Булат үзенә иптәш сайлый
Булат үзенә иптәш сайлый,
Белмим кемне ярата шул, ярата.
Белмим кемне ярата шул, ярата.
- Кызлар-егетләр, “Наза” җырлары калмасын. Бер уйнап, җырлап алыйк.
Уенчылар кулларын тотышып, парлашып (кара- каршы баскан егет белән кызлар) бер сызыкка тезеләләр. Парсыз калган уенчылар , бию хәрәкәтләре ясап, такмак әйтәләр. Такмак ахырында ул үзенә пар алып , артка күчә. Парсыз калган кеше алга чыгып баса. Уен шулай дәвам итә.
Уеннарны тәмамлап, төнге йолдызлар кабына башлау белән яшьләр парлашып кичке уеннан таралышканнар.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Татар халкының “Кем нәрсә ярата” әкиятенә ияреп икенче кечкенәләр төркемендә әкият сәхнәләштерү.
Җиһазлау:ишегалды күренеше, матур бизәкле йорт, агачлар, эскәмия. Катнашалар: балаларның барсында катнаштыру исәбе белән әзерәк өстәмәләр кертелде. Әби,песи-мыраубикә,әтәч-кикрикүк,...
"Пумала патшабикә" турында әкият.
Сынлы сәнгать эшчәнлегендә балаларны пумала һәм буяулар белән таныштырганда куллану өчен әкият....
Әкият – Матур йорт (портфель). Сценарий выпускного.
Балалар бакчасыннан чыгарылыш кичәсе.Сценарий выпускного в детском саду на татарсклм языке....
Зилә-ничек-киенгән.Әкият-бизәгеч
Әкият-бизәгеч...
«Дуслар җыелган җирдә” Өлкәннәр төркеме белән кичке уеннар кичәсе.
Развлечение с детьми старших групп на татарском языке "Дуслар жыелган жирдэ" с использованием фольклора татарских и русских народов....
Күз яшьләре белән килгән җиңү
Тема: Күз яшьләре белән килгән җиңү көне.Чараның максаты: Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән әлеге чара Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның фронтта һәм тылда күрсәткән тиңдәшсез ба...
Авылым тарихы һәм яшьләр.
Фәнни эш...