Күз яшьләре белән килгән җиңү
классный час (старшая группа) на тему
Тема: Күз яшьләре белән килгән җиңү көне.
Чараның максаты: Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән әлеге чара Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның фронтта һәм тылда күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы үрнәкләре белән яшь буынны таныштыру; буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту, балалар күңелендәге сугыш чорын, намуслы хезмәт белән көн күргән сугыш һәм тыл ветераннарына, апаларга ,әбиләргә, тыл ветераннарына олы хөрмәт хисе тәрбияләү, гадел, тату, эшчән, игелекле булырга омтылыш уяту максатын күздә тота
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
җиңү көне | 46.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Күз яшьләре белән килгән җиңү көне.
Чараның максаты: Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән әлеге чара Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның фронтта һәм тылда күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы үрнәкләре белән яшь буынны таныштыру; буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту, балалар күңелендәге сугыш чорын, намуслы хезмәт белән көн күргән сугыш һәм тыл ветераннарына, апаларга ,әбиләргә, тыл ветераннарына олы хөрмәт хисе тәрбияләү, гадел, тату, эшчән, игелекле булырга омтылыш уяту максатын күздә тота
Чараның барышы:
Магнитофон язмасында Левитанның Сугыш башлануы турындагы хәбәре яңгырый.
Тәрбияче: 1941 ел, 22 июнь. Радио менә шундый шомлы хәбәр китерә: фашистлар Германиясе илебезгә бәреп керә.Бөек Ватан сугышы башлана.
Сугыш....
Шушы сүздән хәтта алмагачлар Сөләйман
Уйчанланып калды ул көнне
Яшь бөреләр хәтта чиркангандай,
Калтыранып куйды ул көнне.
Сугыш.... Илина
Монан зуррак хәвеф, зуррак афәт
Булдымы икән җирдә тагын да?
Ач балалар килә күз алдыма
Шул сүз ишетелгән чагымда
Тәрбияче: Җиңү көне якынлаша! Бу көнне кешелек дөньясы түземсезлек белән көтте. Һәм ул көн килде. 1945 елның май ае. Бу көнне безнең күзләрдә шатлыклы күз яшьләре. Әйе, чыннан да бу көн шатлыклы да, тетрәндергеч тә, дулкынландыргыч та. Илебездә сугыш урап узган бер генә гаилә дә юктыр, мөгаен.Шуңа күрә, һәр гаилә сугышта ятып калган һәм аннан исән кайтып, үзләренең тормышларын дәвам иткән батырларыбызны искә ала.Ә инде бу көн, бигрәк тә, сугышның ачысын-төчесен күреп, бүгенге матур тормышта исән – имин гомер итүче бабайларыбызның олуг бәйрәме.Ләкин аларның саны көннән – көн кими һәм шул чорның иң яшь солдатына бүген 70 тән артык, ә күбесенең инде оныклары, оныкчыклары үсә.
Җыр “Бабай югалаган сугыш кырында”
Безнең район зур түгел, Сөмбел
Илем картасында бер төртке.
Шул төрткедән Ватан сагына
Күпме егет, күпме ир китте.
70 ел, 70 ел инде, Рөстәм
Сагынып көтә авылым, кайда сез?
Күпләрегез хыялларда гына
Төштә генә кире кайтасыз,
Кайда соң, сез?
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга быел 70 ел тула.Җиңү бәйрәмнәре тагын шаулап узар. Ләкин, кешеләр йөрәгендә сугыш калдырган яра-җәрәхәтләр һаман да сыкрый. Йөрәк яраларыбыздан һаман да кан саркып тора.Сөекле улларын, яраткан ирләрен югалткан аналарның, хатыннарның, ятим калган балаларның кайгы-хәсрәте мәңге онытылмас, алар йөрәгендә сугыш калдырган яра мәңге төзәләсе түгел. Алар сугышны шулай каһәрләп искә алачаклар. Әйдәгез,без дә сугыштан әйләнеп кайта алмаган солдатларны 1 минут тынлык белән искә алыйк.
(1 минут тынлык)
Ә хәзер сезгә сугыштан исән кайткан бер ветеран бабай белән таныштырып үтәм ул Кашбрази Шәйхелталип бабай
Аның сугыш турындагы истәлекләрен тыңлагыз әле
Җиңү бәйрәменә җыелыйк, дуслар, Ильзат
Ветераннар белән бергәләп.
Сугышчылар – батыр лачын алар,
Бәйрәм итик бүген бергәләп.
Бүген - 9 май,
Бөек бәйрәм көнебез.
Әйдә, кулга – кул тотышып,
Шаулап биеп йөрибез.
БИЮ “Салават күпере”
Авлыбызның иң – иң уртасында Динислам
Иң матур һәм күркәм урында
Һәйкәл булып баскан солдат тора,
Винтовкасын кысып кулына.
Тукта, иптәш тукта” Минем яннан, Азамат
Тыныч кына үтеп китмә син!
Мин бит гади бер сын гына түгел,
Авылдашың синең, иптәшең!
Онытма син! Бик кыйммәткә төште Данил
Сезнең бәхет безгә!
Шул хакта гел сөйләп тору өчен,
- Таш сын булып, һәйкәл булып,
Кайттык бүген сезгә!!!
Һәйкәл булып калка җиңүчеләр, Эльвина
Һәйкәл булып баса батырлар.
Ә батырлар ике тапкыр үлми,
Җирдә алар мәңге балкырлар.
ҖЫР “Ты не бойся мама”
Тәрбияче: Авыл тулып калды нарасыйлар,
Белмичә дә ятим үсәсен.
Кочып елый тол хатыннар,
Ялгыз каеннарның кәүсәсен.
Тол хатыннар калды авыл тулып,
Һәм тол кызлар калды хәтерләтеп,
Сулып барган чәчәк - гөлләрне .
Мендәр читен тешләп үткәрәчәк,
Исәпсез күп кара төннәрне.
Әйе, авыр иде иңне күтәрергә,
Күтәрелә, әмма хатыннар.
Алмадылар орден...
Бирмәделәр
Әмма, алар – герой, батырлар.
Күз яшьләрен йотып чәчү чәчте,
Урак урды
Таңнан алда басып аякка:
Билдән карга батып урман кисте,
“Хезмәт көне” дигән таяка.
Балачагын, яшьлекләрен сугыш урлаган, ач- ялангач килеш эшләп тә үзләрендә яшәргә көч таба алган сугыш чоры яшьләре. Алар кайгыларын җыр – биюләр белән басарга тырышканнар, дөнья мәшәкатьләрен шулай итеп онытып торганнар.
БИЮ: Татар
Мин кайтырмын, балам, тиздән – тиздән, Радмир
Син көтеп тор сагынып әткәңне.
Сөрик кенә изге җиребездән
Каһәр суккан шашкан этләрне.
Мин сугышам синең тормыш өчен, Галлямов Ислам
Синең бәхетең өчен сугышам.
Син уйный тор, бәгърем, иртә-кичен,
Мин кайтырмын тиздән сау булсам.
Күпме аталар яу кырыннан, үзләренең газизләрен шундый эчтәлектәге хатлар язып юатканнар. Балалар бит алар нәфис, назлы чәчәкләр кебек һәрвакыт яклауга, сөюгә, ата-ана назына мохтаҗ. Авыр чакларда сыеныр, төпле киңәш бирер кешең дә булмагач ничек яшәргә кирәк? Шушындый хисләрне без язучыларыбызның әсәрләрендә, шагыйрьләребезнең шигъри юлларында, көйгә салынган әсәрләрдә очратабыз.
ҖЫР “Катюша”
Сугыш тавышлары күптән тынды Айгиз
Төзәлделәр җирнең яралары,
Әтиләрнең окопларын сөреп
Иген чәчә хәзер балалары.
Сугыш тавышлары тынды, Рүзәл
Ләкин, күңелләрдә шомы яши һаман,
Сугыш агачларын аударсак та,
Кайлардадыр әле тамыры калган.
Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Әмма кан койгыч сугышлар турында онытырга беребезнең дә хакы юк! Әле сугышлар бүген дә дәвам итә. Күпме япь-яшь егетләр Әфганстан, Чечня җирләрендә ятып калды. Якты дөньяның һәр таңына сөенеп яшәргә дә яшәргә тиеш булган күпме сөлектәй егетне сугыш алып китте.
Күкләребез мәңге аяз булсын, Сафиуллин Алмаз
“Уф” дип алмыйк әле сулышны
Көннәребез тыныч үтсен берүк,
Беркайчан да күрмик сугышны.....
Күмәк бию
Хөрмәтле укытучылар, укучылар! Безнең барыбызның да теләге бер:дөньялар тыныч, күк йөзебез аяз, киләчәгебез якты булсын иде. Шундый теләкләр белән без чыгышыбызны тәмамлыйбыз. Безне хөрмәт итеп, игътибар белән тыңлаганыгыз өчен зур рәхмәт.
Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Актаныш авылы гомуми үсеш бирүче №2 балалар бакчасы
Күз яшьләре белән килгән җиңү көне.
Югары категорияле
тәрбияче: Л.Г.Лотфуллина.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тема: Куян кунакка килгән. Тирә-юнь белән танышу.Уртанчылар төркеме.
Максат: Балаларны тәрбияче сөйләмен тыңлый һәм аңлый белергә; Кем? Нәрсә? Сорауларына дөрес җавап бирергә өйрәтү; яшелчә исемнәре, төсләр, саннар белән танышуны дәвам итү; фикерләү сәләтен үстерү;тата...
2 КЕЧКЕНӘЛӘР ТӨРКЕМЕНДӘ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ШӨГЫЛЕ. "ӘТӘЧ КУНАККА КИЛГӘН"
Занятие познавательно-речевого цикла для детей 2 младшей группы. Занятие полностью обобщает представления детей о домашних птицах("петух"); В основном решает задачи образовательных областей "Ком...
2 КЕЧКЕНӘЛӘР ТӨРКЕМЕНДӘ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ШӨГЫЛЕ. "ӘТӘЧ КУНАККА КИЛГӘН"
Занятие познавательно-речевого цикла для детей 2 младшей группы. Занятие полностью обобщает представления детей о домашних птицах("петух"); В основном решает задачи образовательных областей "Ком...
Чыршыга кунак килгән
Сценарий новогоднего утренника....
Развлечение «Әби кунакка килгән» («Бабушка пришла в гости»)
Развлечение в средней группе «Әби кунакка килгән» («Бабушка пришла в гости»)Программное содержание:-повторить и закрепить выученные потешки, стихи, песни.-развивать эстетическое восприятие, память, вн...
Авылым тарихы һәм яшьләр.
Фәнни эш...
Яшьләрнең кичке уеннары
Кичке уеннар кичәсе...