«Әбием - алтыным, минем иң якыным» кичәсе сценарие
материал (старшая группа)
«Әбием - алтыным, минем иң якыным» кичәсе сценарие
Хөснетдинова Л.Х.,
беренче квалификацион категорияле татар теле тәрбиячесе,
Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы
МБМБУ «Кызыл Тау «Аленушка» балалар бакчасы»
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
stsenariy-ebiem-altynym.docx | 26.68 КБ |
Предварительный просмотр:
«Әбием - алтыным, минем иң якыным» кичәсе сценарие
Хөснетдинова Л.Х.,
беренче квалификацион категорияле татар теле тәрбиячесе,
Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы
МБМБУ «Кызыл Тау «Аленушка» балалар бакчасы»
Хуҗа кыз:
Ак әбиләр, исәнмесез,
Исән-сау килдегезме?
Сезнең хөрмәткә башлыйбыз
Бүгенге кичәбезне.
Әти-әни өйдә юк. Әбием кунакка китте. Аулак өйгә кызлар чакырыйм әле!
(ишектән чыгып китә, кызларны чакыра)
Кызлар, кызлар! Аулак өйгә килегез!
(өйгә керә, идән себерә, паласларны төзәтә, өстәлне сөртә)
Бераздан, кул эшләре тотып, кызлар керә башлый - барысы да милли киемнән. Магнитофон язмасында “Галиябану” җыры уйнатыла. Сөенәләр, кочаклашалар.
Кунак кызы:
Карап тормый ара еракка,
Дуслар килде сезгә кунакка.
Дуслык бит ул - тормыш үзәге,
Дуслык бит ул - бәйрәм бизәге.
(Җиңелчә көй астында кызлар утырып чигү чигә башлыйлар)
1 нче кыз: Кызлар, эшләгәндә берәр җыр җырласак эшләребез дә тизрәк эшләнер, күңелле дә булыр иде.Әйдәгез әле үзебезнең “Туган тел”ебезне җырлыйк.
(“Туган тел” җыры башкарыла)
2 нче кыз: Кызлар, бергә жыелгач, әйдәгез, борынгы уеннарның берсе “Йөзек салыш” уенын уйнап алабыз.
Уен: “Йөзек салыш” (татар халык көе яңгырый)
Мин башлыйм:
Иске уен, кызык уен –
“Йөзек салыш” уены.
Уч төбеңә йөзек салам –
Аңларсыңмы уемны?
Кемдә йөзек сикереп чык.
1 нче кыз:
- Моңа нинди җәза бирәбез?
- Тизәйткеч сөйләсен.
- Моңа нишләргә?
- Шигырь сөйләсен.
3 нче кыз:
Кояш көлеп уянды да
Нурларын сипте мулдан.
Әбиләр килде бакчага
Язгы кояшлы юлдан.
- Моңа нишләргә?
- Табышмак әйтсен.
4 нче кыз: Мич башында комган, авызын-борынын йомган.(Мәче)
Ак күлмәк кигән, башы түшәмгә тигән. (Мич)
Баш йөз баш, бер койрык. (Чират.)
- Моңа нишләргә?
- Җырласын.
5 нче кыз: Җырларым пәлтә кесәмдә калган бит. Дуслар, сез булышсагыз гына инде?!
- Булышабыз, булышабыз!
Татар халык җыры башкарыла.
Кунак кызы: Бик күңелле ял иттек, уйнадык. Өйгә дә кайтыр вакыт җиткәнен сизми дә калганбыз. Сау булыгыз, кызлар!
(Кызлар чыгып китәләр)
Алып баручы: Хөрмәтле кунаклар! Хәерле көн! Исәнмесез! Сезне безнең бакчабызда күрүебезгә бик шатбыз. Сезнең игътибарга Аулак өй күренешеннән өзек тәкъдим ителде. Аулак өй – халкыбызның борынгыдан килгән йоласы, яшьләр өчен аралашу, сөйләшү, киңәшү, танышу урыны булган. Бергәләшеп чын күңелдән сөйләшү, халкыбызның онытылып барган гореф-гадәтләрен, матур йолаларын искә төшерү өчен һәм балаларыбызга татар халкының әхлак тәрбиясен бирергә дип, сезне бүгенге кичәгә чакырдык.
Сезнең алда “Аленушка” балалар бакчасы малай-кызлары чыгыш ясый. Каршы алыгыз!
Җыр “Кояшлы ил”
Алып баручы: Дәү әниләр, өлкән яшьтәге кешеләр татар гаиләләрендә зур урын билиләр. Алар үз балалары, оныклары өчен дә үрнәк саналалар. Әби тәҗрибәләре, биргән киңәшләре катлаулы тормыш мәсьәләләрен чишәргә, уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирә. Бигрәк тә мондый болгавыр заманда балаларыбызны миһербанлы-шәфкатьле итеп тәрбия кылырга ярдәмегез кирәк. Олы җанлы, киң күңелле, тәмле телле, йомшак куллы әбиләребез, дәү әниләребез, танышып узыйк, сүзне сезнең оныкларыгызга бирәбез.
Әбиләр белән танышу (әби-онык чыгышлары).
Алып баручы: Бүген биредә гаять бай, зур күргәзмәгә игътибар итәсе килә. Монда төрледән-төрле кул эшләре тәкъдим ителгән. Әби-бабаларыбыз элек-электән бик тырыш булган, эш яраткан. Татар хатын-кызларының кулыннан һичбер вакыт эш төшмәде. Алар җеп тә эрләделәр, шәл дә бәйләделәр, ашъяулык, сөлгеләр чиктеләр, тула оеклар бастылар, келәм-паласлар тукыдылар. Карагыз әле, нинди матур бизәкләр!
Матур сөлгеләр элдек без
Бәйрәмнәрдә түр якка.
Күзнең явын алырлыгын
Әби чиккән яшь чакта.
Бүгенге көндә дә сокланып карарлык, мактап сөйләрлек дәү әниләребезнең кул эшләре, пешергән ризыклары.
Алып баручы: Күргәзмәгә яңа экспонатлар тагын да өстәлер дип уйлыйбыз. Оста куллы, уңган дәү әниләребезне оныклары белән Калфак, алъяпкыч бизәргә чакырабыз.
“Калфак, алъяпкыч бизәү”.
(өстәл артына утырып әбиләр оныклар белән калфак, алъяпкыч шаблоннарын орнаментлар белән бизиләр). Шул вакытта кунаклар бию карыйлар.
Алып баручы: калфак, алъяпкычларга матур бизәкләр төшкән арада, татар биюе тәкъдим итәбез:
Аяклар тими идәнгә
Дәртләнеп биегәндә.
Йөрәкләр җырлый берләшеп,
Парлашып биик, әйдә!
Татар халык биюе.
Калфак, алъяпкычларны карау, бәяләү.
Алып баручы: Бик оста башкарып чыктылар әлеге биремне оныклары ярдәме белән әбиләребез. Әфәрин! Берсеннән-берсе матур килеп чыкты калфак-алъяпкычлар.
(Балаларны урыннарына озатабыз әлегә).
Алга таба “Сорау-җавап” уенын тәкъдим итәбез.
Алып баручы:
Хөрмәтле, дәү әниләр! Оныкларны еш кына әбиләр янәшәсендә күрәбез. Төрле хәлләр, кызыклы вакыйгалар да еш килеп чыга бит инде балалар белән. Замана әбиләре оныкларын тәрбияләүдә нинди ысуллар куллана икән соң?! Тәҗрибә белән уртаклашып алыйк әле.
(ситуатив сорауга әбиләр җавап бирәләр)
- Оныгыгыз башка баланың уенчыгына кызыга һәм уйнаганнан соң кире бирми, сез бу очракта нишлисез?
- Телевизордан кызык мультфильм бара, сез ашарга пешердегез. Аш суына. Оныкны ничек мультфильмнан аерып ашарга китерәсез?
- Котырып уйнаган оныкны ничек йокларга яткырырга?
- Кибеттә йөргәндә оныгыгыз үзенә ошаган уенчыкны сатып алырга куша. Сез нишлисез?
- Оныгыгыз урамнан (уен мәйданчыгыннан) елап кайта. Сез нишлисез?
- Оныгыгыз әти-әнисеннән көчек алуларын үтенә. Әти-әни ризалашмый. Оныгыгыз сездән аларны күндерергә сорый. Бу очракта үзегезне ничек тотарсыз?
- Оныгыгыз кунакка килде. Ул Сезгә бик кадерле, истәлекле булган әйберне уйнарга сорый. Сез нишлисез?
- Әбиләрнең татар халык ашларыннан иң яратып әзерли торган ризыклары ниләр икән?
Алып баручы: Рәхмәт, хөрмәтле дәү әниләр, җавапларыгыз өчен! Һәрберегез үзенә файдалы мәгълүмат алган дип ышанып калабыз. Тапкыр, зирәк әбиләребезне алкышлыйк әле! Урыннарыгызга рәхим итегез!
Милләтемнең гасырлардан килгән
Истәлекле гадәтләре бар.
Күркәм гадәтләрне яшәтүче
Олуг телем-татар теле бар
Чал тарихлы горур кешеләр без,
Тынмас моң бар безнең каннарда
Ата-бабай мирас иткән сыман
Дәвам итәр юлын без бар да
Онытылган гореф-гадәтләрне
Яңартабыз хәзер көннән-көн
Уен йолалары, җыр-биюе,
Һәр киләчәк көнне бизәсен.
Алып баручы: Кадерле, кунаклар! Безнең бәйрәмебез ахырына якынлашып килә.
Хөрмәтле, әбиләр!
Һәрвакыт күркәм булыгыз,
Авырмагыз беркайчан.
Кайгыларга бирешмәгез,
Шатлыклар йөрсен алдан!
Оныкларга терәк булып
Яшәгез сез шатлыкта
Сәламәтлек , ак бәхетләр
Юлдаш булсын һәрчакта.
-Сабыр , йомшак күңелле әбиләребез, бүгенге бәйрәмгә килүегез өчен зур рәхмәт сезгә!
Оныкларыгыз Сезгә әзерләгән бүләкне олы бүләк итеп кабул итсәгез иде! (балалар әбиләргә бүләкләр тапшыра)
(Әбиләрне номинацияләрдә бүләкләү)
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сценарий сказки "Золотая бита" по мотивам казахской народной сказки "Алтын сака".
Разработка дяна для постанивки сказки детьми старшего возраста. Можно использовать на празднике "Наурыз"....
"Әбием - алтыным"
Зурлар төркемендә өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм иртәсе...
Көз бәйрәменә сценарий «Алтын көз» бәйрәме.
Сентябрь ...Җирдә сары яфрак ,көз килүнең билгесе.Сары яфрак-көз чибәрнең төшеп калган көзгесе.Күңелләргә якты нур өләшеп, шатлык өстәп һәрбер йөрәккә. Үз муллыгы белән көзләр килә, йомгак ясап, җәйге...
"Әбекәй, алтыным-минем иң якыным"
Балаларны әби-бабайларга мәрхәмәтле, ихтирамлы булырга өйрәтү максатыннан "Әбекәй,алтыным -минем иң якыным" дигән күңел ачу кичәсе уздырылды. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, татар хал...
Күңел асыу сараһы «Минең яратҡан уйынсығым» (Сценарий итогового мероприятия "Моя любимая игрушка")
Белем биреү бурыстары: осор темаһына йомғаҡ яһау әргә-тирәне уратҡан әйберҙең (уйынсыҡтарҙың) атамаларын ҡабатлау;Үҫтереү бурыстары: һаулыҡ һорашыу, һаубуллашыу ғәҙәттәрен нығытыу; уйындар...
“Минем шәҗәрәм” конкурсына сценарий.
ldquo;Минем шәҗәрәм” конкурсына сценарий.Алып баручы: - Исәнмесез!- диеп башлык әле,Танышу бит шулай башлана.Сезнең белән очрашканга , дуслар,Күңелебез шундый шатлана....