«Кунаклашу» (йола бәйрәме)
материал (старшая группа)

Төркем: зурлар-мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары өчен (5-7 яшь).

Максат: балаларга татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары аша сәнгати-эстетик тәрбия бирү.

Бурычлар:

- балаларда татар халкының уеннарына, җыр-биюләренә мәхәббәт уяту;

- сәнгатьле сөйләм телен үстерү;

- төрле милләт халкына ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү.

Әзерлек эшләре: уеннар (“Орчык бөтерү”, “Зәңгәр чәчәк”, “Капкалы” һ.б.), җырлар (“Кунаклар”, “Дуслык турында җыр”) , биюләр өйрәнү; костюмнар (татар, рус, башкорт, чуваш, мордва, мари, удмурт), декорацияләр әзерләү; татар халкының баш, өс киемнәре, көнкүреш товарлары белән танышу; залны бизәү; әбиләребез чиккән сөлгеләр, ашъяулыкларны  җыю.

Җиһазлар:

Зал матур итеп бизәлгән: түрдә өй күренеше - самавыр, чынаяклар, татар халык ашлары (бәлеш, өчпочмак, кыстыбый, чәк-чәк һ.б.) куелган өстәл, өстәлгә татар орнаментлары төшерелгән эскәтер җәелгән; залның бер ягында ярминкә оештырыла: көнкүреш товарлары (уклау, орчык, кәрзин, агач кашыклар, табагач һ.б.), татар халкының баш, өс киемнәре (түбәтәй, калфак, камзул, читек һ.б.); мамык шәлләр; чиккән сөлгеләр, кулъяулыклар; аудиоязмалар: татар халык көе “Галиябану”, “Кунаклар” (минус),  “Дуслык турында җыр” (минус), «Шәл бәйләдем» татар халык җыры, “Зәңгәр чәчәк” җыры (уен өчен мендәр), татар, рус, мордва, чуваш, башкорт, мари, удмурт бию көйләре; музыкаль центр, ноутбук, колонкалар.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy_kunaklashu_yola_beyreme.docx20.51 КБ

Предварительный просмотр:

«Кунаклашу» (йола бәйрәме)

Хөснетдинова Л.Х.,

беренче квалификацион категорияле татар теле тәрбиячесе,

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы

МБМБУ «Кызыл Тау «Аленушка» балалар бакчасы»

Төркем: зурлар-мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары өчен (5-7 яшь).

Максат: балаларга татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары аша сәнгати-эстетик тәрбия бирү.

Бурычлар:

- балаларда татар халкының уеннарына, җыр-биюләренә мәхәббәт уяту;

- сәнгатьле сөйләм телен үстерү;

- төрле милләт халкына ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү.

Әзерлек эшләре: уеннар (“Орчык бөтерү”, “Зәңгәр чәчәк”, “Капкалы” һ.б.), җырлар (“Кунаклар”, “Дуслык турында җыр”) , биюләр өйрәнү; костюмнар (татар, рус, башкорт, чуваш, мордва, мари, удмурт), декорацияләр әзерләү; татар халкының баш, өс киемнәре, көнкүреш товарлары белән танышу; залны бизәү; әбиләребез чиккән сөлгеләр, ашъяулыкларны  җыю.

Җиһазлар:

Зал матур итеп бизәлгән: түрдә өй күренеше - самавыр, чынаяклар, татар халык ашлары (бәлеш, өчпочмак, кыстыбый, чәк-чәк һ.б.) куелган өстәл, өстәлгә татар орнаментлары төшерелгән эскәтер җәелгән; залның бер ягында ярминкә оештырыла: көнкүреш товарлары (уклау, орчык, кәрзин, агач кашыклар, табагач һ.б.), татар халкының баш, өс киемнәре (түбәтәй, калфак, камзул, читек һ.б.); мамык шәлләр; чиккән сөлгеләр, кулъяулыклар; аудиоязмалар: татар халык көе “Галиябану”, “Кунаклар” (минус),  “Дуслык турында җыр” (минус), «Шәл бәйләдем» татар халык җыры, “Зәңгәр чәчәк” җыры (уен өчен мендәр), татар, рус, мордва, чуваш, башкорт, мари, удмурт бию көйләре; музыкаль центр, ноутбук, колонкалар.

Бәйрәм барышы:

Татар халык көе “Галиябану” яңгырый

Алып баручы: Исәнмесез! Хәерле көн, кадерле балалар, кунаклар! Татар халкы элек-электән кунакчыллыгы белән аерылып торган. Бүген без сезнең белән татар халкының иң зур йолаларыннан саналган «Кунаклашу» бәйрәмен искә алырбыз.

Көз һәм кыш алды – авылда муллык чоры һәм аңа туган-тумачаларның,  дус-ишләрнең, егетләр һәм кызларның бер-берсенә кунакка йөрешүе хас булган. Кунаклар базар көн алдыннан килеп төшә торган булганнар, туган-тумачаларга, дус-ишләргә кунакка барганнар, күңел ачканнар.

Хәтерләүдән курыкмагыз сез!

Үткәнегезне онытмагыз сез.

Белегез сез ерак бабаларның,

Ничек итеп көн иткәнен...

Ни иккәнен, ни чиккәнен,

Нинди җырлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

Кадерле кунаклар! Бүген без сезнең белән татар халкының иң зур йолаларыннан саналган «Кунаклашу» бәйрәмен искә алырбыз. Рәхим итеп карагыз!

(Өй эче: Өй хуҗалары һәм 3-4 кыз кунаклар килүгә өстәл әзерлиләр)

Өй хуҗасы: Кызым, самавыр чыжлый! Кунаклар күренми микән, карап кер әле!

Кыз: Кунаклар килә! Кунаклар килә! - дип өйгә йөгереп керә һәм бергәләшеп кунакларны каршы алырга әзерләнәләр.

Хуҗалар: Исәнмесез!

Татар кызы: Исәнмесез!

Рус малайлары: Здравствуйте!

Башкорт: Хаумыхыгыз!

Удмурт: Зечбуресь!

Мордва: Шумбратада!

Мари: Салам лийже!

Чуваш: Сывлах сунатап!  

Өй хуҗасы кызы:
Капкалардан эз кергән,
Безнең өйгә кем килгән?
Кем килгән дип сорамагыз,
Кадерле дуслар килгән. 

Кунак кызы:

Ак өйләргә кергәннәр

Ак челтәрләр элгәннәр,
Самавыр кайнап тора,
Без килгәнне белгәннәр.

(Күрешә-күрешә кунакларны каршылыйлар, табынга утырталар.)

Алып баручы: Ә хәзер, кадерле кунаклар, без сезне табынга чакырабыз! Рәхим итегез!

Җыр: Шәүкәт Галиев “Кунаклар”

Кунак кызы:

Ашадык, эчтек бик зур рәхмәт сезгә. Ә хәзер , әйдәгез, дуслар, күңел ачыйк, биеп алыйк.

- Әйдәгез!

Татар биюе

Бала:

Тыпыр-тыпыр берәү бии,

Аягында чабата.
Чабатасы да чабата,
Аны кемнәр ярата?

Рус биюе

Бала:

 Биюләре, биюләре,
Биюләре бик чибәр.

Биюченең күңеле булсын,

“Ай, маладис!”, дип җибәр.

Чуваш биюе

Мари биюе

Бала:

Әйдә, әйдә,

Әйдә биик!

Тыпыр-тыпыр биибез!

Көе килми димибез!

Удмурт  биюе

Мордва биюе

Башкорт (курайда уйный).

Хуҗа:

Кадерле кунаклар, ә хәзер без сезне

Ярминкәгә чакырабыз!

Рәхим итеп килегез,

Тәмле сыйлар, шәп товарлар

Сезне көтә, күрегез!  

Күңелле көй яңгырый

(Ярминкәгә баралар). (Бүлмәнең бер почмагында ярминкә оештырыла).

Сатучы:

Калфак сатам, кәләпуш сатам

 Дарым–шарым, тәңкә ярым

 Күпмегә алсаң шуңа сатам.

Балалар: Безгә кирәк, без алабыз.

Көнкүреш товарлары сатучы:

Ни кирәк, шул бар!

Җаның теләгәнен сайлап ал.

Чүлмәк, орчык, көянтә

Дустым, сатып ал әйдә.

Балалар: Безгә кирәк, без алабыз. (берсе орчык сатып ала).

Алып баручы: Балалар, аулак өйләрдә кич утырганда кызлар ничә орчык җеп эрли, ул шулкадәр уңган саналган. Ә орчыкны эш коралы буларак кына түгел, уен өчен дә кулланганнар. Яратып “Орчык бөтерү” уенын уйнаганнар. Сезнең дә “Орчык бөтерү” уенын уйныйсыгыз киләме?

Балалар: Әйе.

“Орчык бөтерү” уены (Татар көе яңгырый)

 (Шигыр укыйлар, мәкал, табышмак әйтәләр, әтәч булып кычкалар, бииләр һ.б.).

Алып баручы: Менә шулай күңелле итеп әби-бабаларыбыз эшли дә, ял да итә белгәннәр.

Сатучы:

Сабантуй сөлгеләре,

 Каештыр өлгеләре...

 Чигүчесе кем икән соң,

 Кемнәрнең сөлгеләре?

 Сөлге сатам кем ала?

Балалар: Безгә кирәк, без алабыз.

Сатучы:

Шәл сатам! Ефәк сатам!

Балалар: Безгә кирәк, без алабыз.

Алып баручы:
Оренбурдан мамык шәлләр алдым,
Алтын тәңкә бирдем җәлләми.
Алтын тәңкә бик зур мал түгел,

Бер күрешүләр әллә ни!

Бию «Шәл бәйләдем»

Бала:

- Егетләр, кызлар, инде кичке уеннар вакыты да җиткән бит! Әйдәгез, уйнарга!

-Әйдәгез!

Aлып баручы: Балалар, нинди уен уйныйбыз?

(Санамыш ярдәмендә уенны алып баручы сайлана)

Зәңгәр чәчәк уены

“Капкалы” җырлы-биюле түгәрәк уены

Aлып баручы:

Төн урталарына кадәр гармун, скрипка тавышы яңгыраган, егетләр һәм кызлар әйлән-бәйлән уйнаганнар, биегәннәр, җырлаганнар.

(Барысы да ярым түгәрәк ясап басалар,

“Дуслык турында җыр” башкаралар)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Йола бәйрәме "Карга боткасы"

Ход праздникаХод праздникаЗал празднично украшен. На одной стороне макеты деревенских домов, на другой - пейзаж весенней полянки. Звучит веселая мелодия.Воспитатель. В давние времена думали, что ...

"Ҡар һыуына барыу" йолаһы

Башкортостан Республикаһы Сибай ҡалаһыҡала округының «Ҡояшҡай» дөйөм үҫтереү  балалар баҡсаһымуниципаль мәктәпкәсә белем биреү бюджет учреждениеһы...

Кунаклашу

Музыкальное представление....

"Буҙа бешеү йолаһы"фольклор

Маҡсат:Балаларҙы башҡорт халҡының милли йолалары менән таныштырыуҙы дауам итеү.Буҙа эсемлегенең кеше организмына булған файҙаһы,уның ниндәй компонененттарҙан,нисек эшләнеүе тураһында бәйен итеү.Буҙа б...

"Кейеҙ баҫыу йолаһы" конспект занятия по башкирскому фольклору

цель: познакомить детей с народно -прикладным творчеством башкир- войлоковалянием...

“Ҡот ҡойоу йолаһы» дәресе.

Балаларҙа башҡорт халҡының байрамдарына, ғөрөф-ғәҙәттәренә ҡыҙыҡһыныу уятыу, һүҙлек запасын байытыу, бәйләнешле телмәр үҫтереү, уларҙа етеҙлек, талапсанлыҡ, ныҡышмалылылыҡ, әүҙемлек, тапҡырлыҡ, сослоҡ...

"Бәпескә исем ҡушыу" йолаһы.

laquo;Исем ҡушыу йолаһы башҡорт халҡында Ислам дине талаптарына ярашлы башҡарылған. Мулла саҡырғандар, Кендек инәһен, яҡын туғандарын йыйғандар. Өйгә шайтан инмәһен өсөн, мулла килгәнсе ишек-тәҙрәләр...