Кунаклашу
план-конспект занятия (старшая группа) по теме

Шаманова Альфинур Котдусовна

Музыкальное представление.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kunaklashu.docx21.8 КБ

Предварительный просмотр:

“Кунаклашу” бәйрәме программасы

Төзеделәр: Музыка житэкчесе Сафина Г.Р.тәрбияче  :Шаманова.А.К.

Алып баручы:  

Сәлам сезгә искән таң җиленнән,

Сәлам сезгә роза гөленнән.

Сәлам сезгә барлык балалардан,

Сәлам сезгә моңнар иленнән.

  • Хөрмәтле кунаклар! Минем сезне көзге матур көннәр җиткәч, көзге кыр эшләре беткәч уздырыла торган бәйрәмебез белән таныштырасым килә. Ул “Кунаклашу” дип атала. Бу бәйрәмгә көзен, кыш килер алдыннан туган-тумачаларның, дус-ишләрнең  бер-берсенә кунакка йөрешүе хас булган.

Алып баручы:  Дуслар, килегез тизрәк,

Ясыйк ярым түгәрәк.

Безгә кунаклар килгән,

Уйныйк, җырлыйк бергәләп.

“Хэерле кон” җыры.

Залга самовар күтәреп эби керә.

Эби:   И, никадәр кунаклар җыелган. Исәнмесез, мин дә кунаклар көтәм әле. Самавырым гына озак кайнады. Самавыр озак кайнаса – кунак көтә диләр. Чыннан да,

кунаклар килә бугай.

1 малай:  Исәнмесез, Эбикэй! Менә без дә килеп җиттек.

2 малай: Сезнең белән күрешергә

Матур сүзләр эзлибез.

3 малай: Тормышыгыз матур булсын,

Ак бәхетләр телибез.

 

Эби:   Түрдән узыгыз, балакайларым! Алма бөртекләрем, хөрмә җимешләрем! Яхшы сүз әйткән өчен рәхмәт сезгә. Яхшы сүз, татлы сүз язгы көн кебек җанымны җылытып җибәрде әле.

Йөргән юлыгызга ак чәчәкләр сибелсен,

Һәр яңа таң бетмәс шатлык, озын гомер китерсен.

Хуш киләсез, балалар!

Һәр кешенең үткән гомерендә искә алырлык матур көне бар. Мин дә яшь чагымда кунаклашуны бик көтеп ала идем. Кыш алдыннан, урып-җыюлар беткәч, туган-тумачаларга кунакка йөрешә идек. Андагы биюләр, андагы җырлар, гомергә онытылмаслар инде!

Кыз: Алып килдек без туфлиләр,

Бәйрәмнәрдә киярсез.

Ташлаганчы, сал суларга,

Агып китте, диярсез.

Уенлы – бию: “Булэклэр”

Эби:    Биек тауның башларында

Кем чәчәк чәчте икән?

Балачакны – чәчәк, диләр,

Чыннан да, чәчәк икән.

Әйдәгез әле, балалар,  мәкальләр әйтешеп уйныйк. Кем күбрәк белә икән?

Балалар:  Әйдәгез, уйныйк!

1 бала:   Ашның тәме – тоз белән,

Кешенең кадере – сүз белән.

2 бала:   Ялкау бер эш эшли белә –

Чалкан ятып йоклый белә.

3 бала:   Кунак булырга яратсаң,

Үзең дә кунак чакыр.

4 бала:   Егет булса – батыр булсын,

Кыз булса – матур  булсын.

5 бала:  Белгән – белгәнен эшли,

Белмәгән – бармагын тешли.

6 бала:   Һәрбер эшнең җае бар,

Ботканың да мае бар.

7 бала:  Иң татлы тел – туган тел,

Анам сөйләп торган тел.

8 бала:   Туганлык белән дуслык –

 Байлыктан кадерлерәк.

Эби:      Бигрәк булдыклы егетләр, уңган кызлар икәнсез. Булдырдыгыз бит.

Мин бер табышмак әйтәм, жавабын белсэгез уеннарны дэвам итербез.

Кечкенә генә бер әби

Йөгерә-йөгерә йон җыя?

Балалар:  Орчык.

Эби:  Дөрес әйттегез!

Һәрбер эшнең җае бар, ботканың да мае бар, диләр. Бу орчыкның ике ягы бар: бер яктан – җеп эрләү, икенче яктан – күңел ачу. Әйдә, улым, әйләндер әле орчыкны. Орчык башы кемгә туктаса, шул кеше берәр һөнәрен күрсәтергә тиеш. Аңа берәр җәза бирәбез. (Орчыкны әйләндерәләр).

Уен: “Орчык” кемдэ башы кала, шуна жэза бирелэ (мэсэлэн, этэч булып кычкырыга, бер аякта сикерергэ...)

Эби:  Балакайларым, җырлап, көлеп, уйнап, биеп, әйдәгез, су юлына, бәйрәмне дәвам итәргә киттек.

(Жыр янгырый: челтер-челтер ага чишмэлэре)

Балалар су юлына китәләр. 

“Эйлэн – бэйлэн” жырын башкаралар. (кушымтасында парлашып эйлэнэлэр)

Кыз: Чиләкләрем мөлдерәмә

Малай:  Кызлар, суны нигә күп ташыйсыз?

Кыз: Киптерәбез, белдеңме!

Малай:   Белүен белдем, колагыма элдем,

 Берсеннән керде, икенчесеннән чыгып китте.

Кыз:  Ә сез беләсезме, чиләк кара-каршы  бәрелсә, нәрсә була? (сулы чиләкне кулына ала).

Малай:  Беләбез, шуңа сездән качабыз. (су сибә, балалар качалар).

Эби: Кунаклар каршылап йөреп, әллә эшемне оныттым. Самавырым кайнап, камырларым кабарып беткәндер инде, карап килим әле.(чыгып китә).

Кыз: Эйдэгез, эби килгэнче уйнап алабыз.

Жырлы-биюле уен: “Куш кулым”

Эби:     Менә пешеп чыкты.

Каенның яме – яфрак белән туз,

Өстәлнең яме – икмәк белән тоз.

Әйдәгез, туганнар, балдан рәхмим итегез, майдан авыз итегез, дөньяда балдан татлы, майдан тук булып гомер итегез.

Бала (кулына икмәк алып): 

Эби, бу кадэр тэмле ипи каян килгэн безгэ?

Эби:       Йә, тыңлагыз, алайса,

Ипекәй сөйли алса,

Ул болай дияр иде:

– Туган җирем – кыр минем,

Үстерүче – игенче.

Туган җирнең кадере,

Назы булып үскәнгә,

Юмарт кояш иркендә,

Нурга тулып пешкәнгә,

Мин татлы, тәмле булдым.

Табында балкып торам.

Шуңа мине, олылап,

Ипекәй, дип атыйлар.

Ташламыйлар, атмыйлар,

Изге күреп саклыйлар.

Сез дә, нәни дусларым,

Үсегез моны белеп.

Әрәм итмәгез аны

Һәм рәнҗетмәгез, берүк.

                       

                         

Алып баручы:   Балалар, кунакның әйбәте 2 көн, диләр.(Эбигэ)  Барысы өчен дә рәхмәт сезгә. Исән-сау яшәгез. Һәрвакыт шундый шат күңелле, җитез булыгыз.

Эби:           Хөрмәтегез өчен рәхмәт!

Тәрәзәңнең пәрдәләрен

Күтәреп куй бер читен.

Каршы алулар күңелле,

Озатып калу читен! (Бию)