"Тукай безнең йөрәкләрдә"
методическая разработка (старшая группа)
Зурлар төркеме өчен сөенарий.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
stsenariy_tukay_2.docx | 23.3 КБ |
eniler_beyreme.docx | 18.51 КБ |
Предварительный просмотр:
Сценарий: «Тукай безнең йөрәкләрдә… »
Бакчабызда бәйрәм бүген ,
Бакча ямьләнгән.
Тукай бәйрәменә , диеп,
Барысы да килгән.
Җыр “Хэерле кон”
Алып баручы:
Әйе, бакчабызда Тукай бәрәме. Тукайны искә алу көне.
Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган.
Г. Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, бары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да, ул бик зур байлык калдырган - шигырьләр, җырлар, әкиятләр, хикәяләр язып калдырган.
Эйдәгез эле балалар Габдулла Тукайга багышлап шигырьләр сөйләп алыйк:
1 бала
Апрель ае--яз кояшы
Бүген тантана итә,
Илемә, туган җиремә.
Тукай бәйрәме килә.
2 бала
Бала-чага шау-гөр килә,
Балкып тора йөзләре,
Бу көнне көтеп алалар,
Бездә шигырь бәйрәме.
3 бала
Тукай абый әкиятләрен
Шигырьләрен беләбез,
Туган көнен бәйрәм итеп,
Яттан сөйләп бирәбез.
Җыр: “Тукай абый”
Әле укый белмәсәк тә.
“Туган тел”не җырлыйбыз
Бу Тукай абый бүләге,
Иң гүзәл бер җыр дибез.
И туган тел, и матур тел!
Әкиятләрен сөйләп, тыңлап
Телләребез ачыла.
“Су анасы”, “Шүрәле”ләр
Безгә якын барысы да.
И туган тел, и матур тел!
“РОМАШКА” УЕНЫ.
Алып баручы. Балалар, менә минем кулымда “РОМАШКА”
чәчәге. Бу гади генә ромашка түгел, ә тылсымлы чәчәк. Аның һәр
чугында, кызыклы сораулар. Мин кем янына киләм, шул бер
чукны өзеп ала, мин сорауны укыйм, ә бала җавап бирә. Башладык.
1) Габдулла Тукай туган авыл. (кушлавыч)
2) Ел саен 26нчы апрель көнне нинди бәйрәм үткәрелә? (Шигырь бәйрәме)
3) Габдулла Тукайны асрамага алган карчыкның исеме (Шәрифә)
4) “Шүрәле” поэмасында сурәтләнгән авыл (Кырлай)
5) Тукай ничә ел яшәгән. (27)
6) Соңгы елларында яшәгән шәһәр ( Казан)
7) Габдулла Тукай гыйлем дөньясына беренче адымнарны кайда ясый? (кырлайда)
8) Г.Тукайнын этисе кем булган (Мулла).
Алып баручы. Балалар, ә хәзер мин сезгә әйберләр күрсәтәм,сез, бу әйберләр Тукайның кайсы шигырьләрендә бар, әйтеп бирегез.
У Е Н “Бу әйберләр кайсы әсәрләрдән”. Өстәл өстендә торган әйберләрне
күрсәтергә.
1) Поднос ----“Таз” шигыре
2) Тарак----“Су анасы”
3) Чәчәк----“Бала белән күбәләк”
4) Балта--- “Шүрәле”
5) Капчык---“Кәҗә белән сарык”
6) Китап-- “Китап”, “Эш беткәч уйнарга ярый”
Алып баручы. Балалар, сезгә карап мин шундый сөенәм, сез
Габдулла Тукайның шигырьләрен күп беләсез, Яратып сөйлисез.
Шигырь бәйрәмен әзерлек төркеме балалары дәвам итә.
Татар биюе (3 бала)
А.б.: Балалар,Тукай абыебызнынң бала чагы авылда үткән. Барлык балалар кебек ул халык уеннарын бик яратып уйнаган. Без хәзер сезнең белән
Г. Тукайның яраткан уены “Ачык авыз”ны уйнарбыз.
“Ачык авыз” уены. Балалар икешәрләп (аллы – артлы), түгәрәккә басалар. Бер бала парсыз кала. Музыка уйный башлагач, артта басып торган балалар түгәрәк буйлап биеп йөриләр. Көй туктагач тиз генә парлашып басалар. Парсыз калган бала “ачык авыз” була.
Булдырдыгыз менә шундый кызыклы уен уйнаган Габдулла Тукай бәләки чагында.
А.Б: Балалар карагыз эле ниндидер матур коробка бар монда, ачып карыйк эле нәрсә бар микән аның эчендә. – Балалар бу бит китап, әмма гади генә түгел тылсымлы китап. Бу китапның битләрен ачып карасаң аның эченнэн әкият геройлары килеп чыга.
Музыка волшебства.
Бала белән күбәләк әкиятенә инсценировка.
Музыка волшебства:
Инсценировка: “Бала белэн кубэлэк”
Музыка волшебства:
Инсценировка “ Кәҗә белән сарык” әкиятеннән. Ике герой керә, кулларында капчык. Исәнмесез, сез безгә эллэ бүре башы алып килдегезме? –юююк, без сезнең белән уйнарга килдек. Уен капчыкта сикерешле, ике командага бүленеп. 1нче команда, сарыкныкы, 2 нче кәҗәнеке.
Музыка волшебства:
Шүрәле керә. Шүрәле уенын уйнау. Балаларны кытыклый “Кети-кети уены”.
Шүрәле кара эле син аны, безгэ кунакка килеп балаларны кыерсыта. Нишлисең син? Балалар, кем соң бу?
- Бу бит шүрәле. Әкияттән килгән.
-ӘЙЕ шул, монда күнелле булыр, туйганчы уйнармын дигән идем. Булмады инде( үпкәли).
- Тукта, чү ачуланма, тагын да күңелләр уен бар. Бас эле уртага, без сиңа җыр җырлыйбыз. (Шүрәле җыры.
Шүрәле.
Җен дә түгел, җил дә түгел
Күренеп йөри торган.
Шүрәлене саклап тора
Татарда кара урман.
Кушымта:
Шүрәле,Шүрәле
Баларны күр әле.
Алар бии, алар җырлый
Куллар чабып тор ал әле.
Бер мөгез дә, койрык бер,
Кети, кети уйный ул.
Кием- салым кими ул,
Балаларга тими ул.
Кушымта:
Шүрәле,Шүрәле
Балаларны күр әле.
Алар бии, алар җырлый
Куллар чабып тор ал әле.
Шүрәле: Мин ( “Башмакчы” уены) Башмакны кулында тотып уенны оештыручы җырлый:
Итек-читек энэбез
Матур итеп тегэбез.
Кирэкмиме? Алшмыйсызмы?
Эллэ киеп карыйсызмы?
Уен оештыручы 2 бала янында туктый , иңнәренә кагыла, икесе ике яктан йөгереп башмак янына кайталар. Кем өлгерә, шул башмакны кия. Өлгермәгән бала башмакны кулына алып уйната.
А.Б: Рәхмәт сина Шүрәле.
Шүрәле: Сезгә рәхмэт. Ләкин мина китәргә кирәк инде.
Саубулашу.
Уен ” Куш кулым”
Телсез идек,Тукай безне телле итте,
Җырсыз идек Тукай безне җырлы итте.
Татарча да яхшы бел, урысча да яхшы бел
Икесе дә безнең өчен иң кирәкле затлы тел.
А.Б: Балалар, менә бүгенге кичәбез ахырына да якынлашты. Ә хәзер барыбыз бергә “Туган тел” җырын җырлыйк.
“Туган тел” җыры башкарыла.
Предварительный просмотр:
Әниләр бәйрәменә багышланган бәйрәм сценарие.(уртанчылар төркеме)
А.б.Балалар һәр елның ноябрь аеның соңгы якшәмбе көнендә әниләр бәйрәме билгеләу .үтелэ.
Без дә сезнең белән бүген әниләр бәйрәмен бәйрәм итәбез.
Әни- бары тик өч хәрефтән генә торган сүзләр узләрендә купме наз,йөрәк җылысы.
Әлеге сузне әйткән саен куңел йомшара,ишеткән саен дөнья ямләнә.
Әни б ит ул җир йөзендә һәркемнең дә иң якын,иң кадерле кешесе.
А.б.Көннәр якты булсын өчен,әни кирәк.(Бергә әйтәләр)
А.б.Йокы таталы булсын өчен,әни кирәк.
А.б.Җил яңгырдан саклар өчен әни кирәк.
А.б.Усаллардан яклар өчен,әни кирәк.
А.б.Ашлар тәмле булсын өчен ,әни кирәк.
Җыр “Әниләр бәйрәме”
Бүген әниләр көне,
Буген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә буген,
Гөлләр шуңа шатлана.
Курәсезме,буген кояш
Ничек назлы елмая?
Әниемнең бәйрәмен
Ул да бит көтеп ала.
Нигә буген бөтен җирдә
Чәчәкләр балкый бездә,
Нигә кояш якты карый-
Беләбез һәммәбез дә.
Әнием минем матур,
Кузләре якты,көләч.
Шундый куңелле була,
Ул өйгә кайтып кергәч.
Җыр “Рәхмәт әнием”
Балалар без сезнең белә уйнап алырбыз..Сезнең каршыгызда төрле төстәге шар рәсемнәре.Һәрбер шар рәсеме артында бирем.(Рәсем уенга атрибут). Нинди төстәге шарны сайлыйсыз шул уенны уйный быз.
Уеннар арасында кыңграу чыңлавын ишетсәгез “музыкаль тәнәфескә” туктыйбыз.
( Ике уен саен кынгырау тавышы чыңлый-“музыкаль тәнәфес”).
1 рәсем.Ватман һәм каләм..Уен” Рәссам” дип атала.
(Ватман эленә балалар бер-бер артлы,төсле каләмнәр белән әнинең портретын ясыйлар).
2 рәсем. Уен “Әни эшкә җыена”.
(Кызларны ике командага булеп ,бизәнгеч әйберләрне тагып урап килергә)
Музыкаль тәнәфес
Тугәрәк уен “Эзлә”.
Җырлы-биюле уен“Куш кулым”,”Зәңгәр чәчәк”
3.рәсем.”Әниемә булышам”. Ике команда ашамлыкларны (муляж)сумкага салып өстәлгә ташу.
Балалар,сез әниегезгә ничек булышасыз? (Балаларның җаваплары)
Мин әнине яратуны
Эшем белән белдерәм.
Гөлләргә су сибеп куям,
Идәннәрне себерәм.
Ә мин әни кулмәгенең
Тагып куйдым төймәсе.
И куанды соң әнием:
“Рәхмәт,ди,куз тимәсен!”
Әниемә эш куп өйдә
Мин шуңа да булышам.
Менә әле дә мин аңа
Чинаяклар юышам.
Булышам шул,юышам шул,
Мин бит инде булышчы.
Уф ,арыдым!Һаман бетми!
Әнием кил булышчы!
4 рәсем.Кечкенә шарлар һәм себерке.”Кем куберәк шар җыя”
(Балаларга себеркеләр бирелә,идәнгә таралган шарларны обруч эченә җыярга кирәк).
Музыкаль тәнәфес
Җыр “Мамочка моя”
Сегодня солнышко умылось,
Пораньше на небо взошло,
Природа вся преобразилась,
Нам время праздника пришло!
День матери по всей планете,
Для них единственных,родных,
Цветы к ногам приносят дети,
За ласку и заботу их!
С папой мы давно решили маму в праздник удивить.
Мылигладиливарили и конечно удивили,
Что об этом говорить!
Мама похвалила нас,и уборкой занялась.
Кто найдёт пришьет,приладит
Постирает и погладить,
Драчунам устроит взбучку,
Смело выдернет колючку
Защитит нас от Бабая?
Это мамочка родная!
И об этом знают дети-
Мама лучше всех на свете!
Всех красивейвсех умней,
Всех любимей и добрей!
Мне мама приносит
Игрушкиконфеты,
Но маму люблю я
Совсем не за это.
Весёлые песни
Она напевает,
Нам скучно вдвоем
Никогда не бывает.
Все со мной согласны дети:
Я сказать почту за честь,
Что мы все живём на свете,
Потому,что мамы есть.
5 рәсем “Бубен”
(Бубен тугәрәк буенча җибәрел,.кемндә бубен туктый шул нинди музыка уйный шуна биергә тиеш була)
6 рәсем “Кер юабыз”.(Прищепкалар белән бауга кулъяулыклар элу)
Кайберәүләр кояш бер генә ди
Мин килешмим,икәү ул минем.
Аның берсе балкый кук йөзендә
Икенчесе минем әнием.
Мөмкин булса җыеп учларыма
Бирер идем кояш нурларын.
Әни кеше генә кочагында
Назлый белә кызын,улларын.
Мөмкин булса,менеп зәңгәр куккә
Йолдыз сузар идем кулына.
Әни кеше генә җан сулышын
Өрә синең гомер юлыңа.
Танец “Я рисую солнце”
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Әдәби- музыкаль кичә "Габдулла Тукай безнең йөрәкләрдә"
Музыкально- литературный вечер с детьми средней, старшей группы посвящённый 125-ти летию Габдуллы Тукая на татарском языке....
Тукай - безнең күңелләрдә
Залның түренә гөлләр белән бизәлгән Г.Тукай портреты куела. Залның бер ягында Г.Тукайның китапларыннан күргәзмә урнаштырыла, балалар ясаган әкиятләргә иллюстрацияләр куела. Балалар ярымтүгәрәк я...
Тукай безнең белән. Конспект.
Тукай безнең белән. Конспект....
Тукай безнең йөрэктэ
Сценарий праздника посвященная ко дню дня рождения Г.Тукая для детей старшей группы...
"Тукай - безнең күңелләрдә"
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән бәйрәм иртәсе...
Сценарий "Тукай безнең йөрәкләрдә"
Әлеге сценарий Габдулла Тукайның туган көненә һәм туган тел көненә багышланган....
Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә
Балаларның Г. Тукай турында булган белемнәрен тирәнәйтү, яңа мәгълүматлар бирү...