Тукай безнең йөрэктэ
материал (старшая группа) на тему
Сценарий праздника посвященная ко дню дня рождения Г.Тукая для детей старшей группы
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tukay_zurlar_torkeme_2013.docx | 28.86 КБ |
Предварительный просмотр:
" Тукай безнең йөрәктә."
(Зурлар төркеме балалары белән Г.Тукайның туган
көнен бәйрәм итү сценариясе)
Балтач 2 нче балалар бакчасы .
Музыка җитәкчесе:Юсупова Уралия Закиулловна.
2013 ел
Зал бизәлеше: Түрдә Г.Тукай портреты. Ул чәчәкләр һәм гөлләр белән бизәлә. Магнитофон язмасында "И туган тел" көе яңгырый. Балалар бер- бер артлы кереп, ярым түгәрәк ясап басалар.
Тәрбияче: Нинди таныш монлы көй бу
Тукай җыры "Туган тел".
Истән бер дә чыкмый торган
Халык көе "Туган тел".
-Исәнмесез, кадерле балалар!
Менә без бүген шундый матур залга, татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның туган көн кичәсенә җыелдык.
26 апрель матур бер көн
Тукай туган, менә шул көндә
26 апрель беренче кат
Тавыш биргән Тукай бу көндә.
1-бала: Йөрәкләрне җилкендереп,
Тирә якны ямьгә күмеп
Шаулап гөрләп яз килә.
Җыр: "Яз җыры". Р.Вәлиева суз.
Тәрбияче: Әйе, язның иң матур бер көнеңдә, карлар эреп, бозлар агып
киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта
яраткан шагыйребез Г.Тукай туган.
2-бала: Илдә кояш ,җирдә кояш,
Йөзде кояш,күздә кояш,
Көндәгечә көлә кояш ,
Әмма бүген үзгә кояш.
3-бала: Илдә кояш, җирдә кояш,
Тукай көне канат җәйгән,
Бәйрәм бүген,бәйрәм бүген,
Тукай көне –безнең бәйрәм.
4-бала: Бәйрәмнәрең алда икән әле,
Кара, шагыйрь, бүген текәлеп,
Халкың килде, сиңа мәхәббәтен
Ал чәчәкләр белән белдереп.
(Балалар Тукай портреты янына чәчәкләр куялар.)
5-бала:Син күрмәгән яңа буын килде,
Котлап бүген туган көнеңне,
Киләчәккә барган улларыңнан
Ишетәсең “Туган тел”еңне
6-бала:Һәр яз саен изге туфрагыңда
Гөлләр чәчәк ата бер дигән.
Синең арттан Такташ, Туфаның да,
И туган тел, матур тел,дигән.
7-бала:Заман башка ,әмма халкы аның
Сөйләшә гел синең телеңдә.
Җырлап яши алар җырларыңны,
Юк белмәгән сине илеңдә.
Җыр: _"Тукай абый" М.Шәмсетдинова музыкасы, З.Туфайлова сүзләре.
8-бала: Бик еракта балкып аткан
Бер гүзәл апрель таңы
Бирде сине бу җиһанга
Әй, шагыйрьләр солтаны.
9-бала: Шагыйрьләр солтаны булып
Тусаң да Тукай җиргә
Җәбер, золым, кимсетүләр
Туры килгән күрергә.
Тәрбияче: Әйе, балалар, Г.Тукай сезнең шикелле кечкенә вакытында балалар
бакчасына йөрмәгән. Ул вакытта нәни Габдулла әтисез дә, әнисе
дә калган. Ул әле бер абыйларында, әле икенче абыйларында
торган. Урамда уйнарга иптәшләре күп булган, тик аягына кияргә
матур аяк киемнәре булмаган, җәен, көзен ялан тәпи йөргән.
Тукайның иң истә калган вакыты Кырлай исемле авылда Сәгъди
абзыйда үткән. Хәзер ул авыл, аның хөрмәтенә Тукай Кырлай дип
атала. Ә әзрәк үсә төшкәч, Тукайны шәһәргә алып киткәннәр. Ә
Тукай шәһәргә киткәч тә авылны сагынып искә алган. Ул авылны
бик яраткан. Нәни малай чакта ук нечкә күңелле, табигать сөюче
булган. Урмандагы һәр бөҗәк, һәр чәчәк белән серләшкән. Сезгә
дә табигатьне яратсыннар дип шигырьләр, әкиятләр язып калдыр-
ган.
Көй яңгырый.Чәчәкләр биюе. Залга Күбәләк очып керә, бии. Биеп бетергәч, бер кыз бала Күбәләкне тотмакчы була, куып йөри.
Бию: "Чәчәкләр вальсы" П.И.Чайковский музыкасы
Җыр:“Бала белән Күбәләк” җыры (Г.Тукай сүзләре, З.Хәбибуллин көе)
М.Яруллинның “Шүрәле” балетыннан музыка яңгырый. Залга Шүрәле керә, кыз кача. Шүрәле бии, эзләнә, як-ягына карана.
“Пар ат” көе. Ат туктаган тавыш. Биленә балта кыстырган Былтыр керә, туктап кала, аннары балта белән агач чабарга тотына. Шүрәле аның янына килә.
Шүрәле: Әй, матур егет, әйдә кети-кети уйныйбыз. Син ни атлы?
Былтыр: Мин – Былтыр. Ә син кем?
Шүрәле: Мин – Шүрәле. Әйдә кети-кети уйныйбыз.
Былтыр:Я, ярый, уйнарбыз. Син башта мине тыңла. Әнә бер бүрәнә ята. Башында
ярыгы бар. Син бармагыңны шунда тык, и урман сарыгы. (Шүрәле кушканны эшли. Былтыр бүрәнәдән чөйне балта белән кагып чыгара.)
Шүрәле:(елаган тавыш белән) Кысты, кысты, бармагымны Былтыр кысты. Килегез
ярдәм итегез!
Тәрбияче: Балалар, бигрәк кызганыч бит Шүрәле, әллә аңа ярдәм итәбезме?
(Балалар ярдәмгә килә.)
Уен:“Шүрәле” уены оештырыла. Балалар Шүрәлене уртага алып болай диләр: Балалар җырлый: Ачуланган, турсайган
Шүрәлене күр әле.
Онытырга вакыт инде
Былтыргы үпкәләрне.
куш: Әй, Шүрәле, Шүрәле
Безнең яңа кил әле.
Син яхшы бит, син әйбәт бит,
Бергәләп көлик әле.
Шүрәле җырлый: Бигрәк озын кулларым,
Күзләрем йөреп тора.
Килеш-килбәтемне күргәч,
Көләсем килеп тора.
куш: Мин Шүрәле, Шүрәле,
Чакыргач килдем әле.
Онытып үпкәләрне
Көлдереп алыйм әле.
Шүрәле балаларны кытыклый, ә балалар көлергә тиеш түгел. Кем көлә, шул уеннан чыгып бара. Шүрәле төрлечә кыланып карый. Арып идәнгә утыра.
Тәрбияче: Шүрәле дустым арып киттен бугай, әйдә бераз ял ит . Балалар карагыз
әле безнең Шүрәле көлдерәм дип балаларны шүрәлеләргә әйләндереп
барган түгелме. Ай-яй хәйләкәр дә соң үзен Шүрәле.
Бию: "Шүрәлеләр".
Шүрәле: Минем нәни дусларым
Мин сезгә бик рәхмәтле,
Һәрчак шулай Шүрәлегә
Булыгыз мәрхәмәтле. (чыгып китә)
Тәрбияче: Чү балалар, ишетәсезме урман ягыннан су аккан тавыш килә.Әнә теге
басмада кемдер утыра. Су анасы икән бит! Кулында алтын тарак
ялтырый. Слайд№ (Экранда күренеш)
Су анасы: Суларга карыйм әле,
Чәчемне тарыйм әле.
Чумып бакалар белән
Бер уйнап алыйм әле.
(су анасы, чәчен тарап бетергәч,”суга чума”.)
Бию: "Бакалар биюе".
10-бала:Су анасы, Су анасы,
Су астында ниләр бар?
Әйдә бире чык әле,
Безгә сөйләп бир әле.
Көй яңгырый Су анасы керә. Балалар һәм уенны алып баручы тәрбияче, Су анасын уртага алып, түгәрәккә басалар. Су анасы күзләре бәйләнгән килеш түгәрәк уртасында йөзү хәрәкәтләре ясый, балалар сүзләрен әйтеп бетергәч, бер бала янына килә, аны капшап карый, кем икәнен (малай, кыз) әйтергә тиеш була. Кем булуын дөрес әйтсә, шул бала Су анасы урынына кала. Уен ике-өч тапкыр кабатлана. Уен тәмамлангач, Су анасы басмага килә, ул килеп җиткәнче, малай таракны алып кача.
Су анасы: - Качма,качма,тукта,тукта,и карак.
Ник аласың,ул бит минем алтын тарак.
Балалар этләр булып эрәләр, ”һау-һау”лыйлар.Су анасы, эт өргән тавышларны
ишетеп ,кире борыла
Малай:- Әни,алтын тарак таптым!
Сусадым,арыдым,
Әни,мин бик озак чаптым.
Әни: - Рәхмәт, улым,әйдә ,йокларга ят. (җырлый”Бишек җыры” Ишек
шакыйлар)
Әни: - Ни кирәк,кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри?
Нәрсә бар соң төнлә берлән, и пычагым кергери?
Су анасы: - Су анасы мин,китер, кайда минем алтын тарак?
Бир!Бая көндез качты синең углың, карак!
Әни: (тиз генә таракны тәрәзәдән ташлый, малайны орыша).Нигә
сораусыз кеше әйберене тиясең?Ах ,юньсез малай !Бу һич тә ярый
торган эш түгел. Бүтән болай эшләмә,аңладыңмы мине?
Малай: Аңладым, әни,аңладым , мондый хәл башка кабатланмас.
Көй ишетелә. Ишектән кулына печән тоткан Кәҗә, ә аның артыннан Сарык керә,ул бер читкәрәк барып сузылып ята.
Кәҗә: Безнең Гали мине бигрәк тә ярата инде, гел сусыл печән генә ашатып
тора.(Сарык янына килә.)Әй, кортка ,нишләп ятасың? Әйдә, тор,печән
ашыйбыз(печән ашаган булалар).Әле ярый Гали бар, ул булмаса
нишләр идек, чөнки әбинең дә печәне бетте.
Сарык: Әйдә урманга барыйк, туйганчы бер үлән ашап кайтырбыз. (“Кәҗә
белән Сарык”әкиятеннән кечкенә өзек күрсәтелә)
Кәҗә белән Сарык:(бергә).
Сандугачның балалары
Очып китте усактан
Бүреләр дә качып бетте
Куркып Кәҗә-Сарыктан.
Кәҗә: Инде өйгә кайтыйк, авылны да сагындым.
Кәҗә белән Сарык “Туган авыл” дигән җырны башкара (Г.Тукай сүз. А.Монасыйпов көе).
Сарык: Безнең авылда гади булмаган бер бакча бар, ул – балалар бакчасы.
Әйдә, шунда киттек. Ишек шакып, Кәҗә белән Сарык “балалар
бакчасына” керәләр, исәнләшәләр.
Икесе бергә: Килдек сезгә кунакка,
Балалар бакчасына
Тукай китапларын салдык
Галинең букчасына.
(Портфельдән чыгарып китаплар бирәләр)
Тәрбияче: Рәхмәт инде сезгә, дуслар,
Әйдә,түрдән үтегез.
Безнең белән бергәләшеп,
Сез дә бәйрәм итегез.
Тәрбияче: Балалар сез Г.Тукайның бик күп шигырьләрен беләсез. Хәзер шуларны
тыңлап узыйк.
Кәҗә: Ә мин аларны шушы капчыкка тутыра барырмын, өемә кайткач,
әбиемә сөйләрмен.
11-бала: “Пар ат”
Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап;
Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап.
Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый;
Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый.
12-бала: “Безнең гаилә”
Әткәй- әнкәй, мин,
Апай, әби, бабай һәм бер песи.
Безнең өйдә без җидәү,
Безнең песи җиденчесе.
13-бала: “Сабыйга”
Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр;
Барчасы юк сүз — аларның булганы юктыр гомер.
Җен-фәлән дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул;
Сөйләве яхшы, күңелле — шагыйранә ялган ул.
14-бала: “Эшкә өндәү”
И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә — эш,
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китрер җимеш.
Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,
Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.
15-бала: “Кызыклы шәкерт”
– Әйдәле, Акбай! Өйрән син,
Арт аягың белән тор,
Аума, аума!Туп-туры тор,
Төз утыр, яхшы утыр!
.
16-бала: “Җир йокысы”
Кырга ак кардан
Юрган ябылган;
Җир язга чаклы
Уйкуга талган.
.
17-бала: “Карлыгач”
Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын
Оя итте минем сөйгән Карлыгачым.
Ул көн буе аузы берлән балчык ташый,
Балчык берлән матур итеп оя ясый.
Кәҗә: Булды балалар! Капчыгым тулганын сизмидә калганмын. Сезнен
Г.Тукайның шигырьләрен бик күп беләсез икән.Ә безгә сарык дустым
белән кайтырга кирәк Әби-белән бабай көтәләр дер инде. Рәхмәт
сезгә, сау булыгыз!
Тәрбияче: Балалар. Ә сез беләсезме: Г.Тукайның иң яраткан уеннары нинди
булган?
Балалар:"Ачык авыз", "Чума үрдәк, чума каз".
Тәрбияче:Әйдәгез, бездә "Чума үрдәк, чума каз" уеның уйнап алабыз.
Уен: "Чума үрдәк, чума каз".
18-бала: Күңелемә тәүфыйк орлыкларын
Салган әнкәм туган телемдә.
Сабый чакта “әттә” “ әннә” не дә
Әйткәнмен мин Тукай телендә.
19-бала: Туган телем!
Иң кадерле булып
Күңелемдә урын алгансың.
Бала чактан минем йөрәгемә
Изге сүзләреңне салгансың.
20-бала: Туган телем! Язмышыңа әрнеп,
Күтәрәбез сине үрләргә.
Кадерле һәм якты мирас булып
Яшәрсең син безнең күңелләрдә.
21-бала: Туган телем!
Синдәй изге сүзне
Кабатлыйм мин күңелем булганчы
Чәчәк итеп кадап чыгар идем
Җир өсләре ямьгә тулганчы.
Җыр: "Туган тел". Г.Тукай сүзләре.
Тәрбияче: Хушыгыз, хуш бүгенгә
Безнең бәйгебез тәмам.
Барчагызгакиләчәктә
Уңышлар теләп калам.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Әдәби- музыкаль кичә "Габдулла Тукай безнең йөрәкләрдә"
Музыкально- литературный вечер с детьми средней, старшей группы посвящённый 125-ти летию Габдуллы Тукая на татарском языке....
Тукай - безнең күңелләрдә
Залның түренә гөлләр белән бизәлгән Г.Тукай портреты куела. Залның бер ягында Г.Тукайның китапларыннан күргәзмә урнаштырыла, балалар ясаган әкиятләргә иллюстрацияләр куела. Балалар ярымтүгәрәк я...
Тукай безнең белән. Конспект.
Тукай безнең белән. Конспект....
"Тукай - безнең күңелләрдә"
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәрелгән бәйрәм иртәсе...
Сценарий "Тукай безнең йөрәкләрдә"
Әлеге сценарий Габдулла Тукайның туган көненә һәм туган тел көненә багышланган....
Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә
Балаларның Г. Тукай турында булган белемнәрен тирәнәйтү, яңа мәгълүматлар бирү...