Выпускной в садике
план-конспект занятия (подготовительная группа)

Ибрагимова Гелия Рафиковна

Выпускной в садике

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon stsenariy_vypusknoy_sadik.doc70 КБ

Предварительный просмотр:

Выпускной.

Чыгарылыш кичәсе.

Кадерле әниләр, апалар, килгән кунаклар!  Ел да була торган дулкынландыргыч та, шатлыклы да, моңсу да бәйрәм көне килеп җитте.  Буген без бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле балаларны мәктәпкә белем алырга озатабыз. Көчле алкышлар белән 2024 нче елның мәктәпкә чыгарылыш төркеме балаларын каршы алыгыз!

Сезнең каршыгызда

  1. Иң намуслы (честный) - Гинетуллин Ранил
  2. Иң сабыр (терпеливый) – Багаутдинова Айсылу
  3. Иң батыр (смелый) – Ямалетдинов Булат
  4. Иң ярдәмчел  (помощь) – Ямалетдинова Камиля
  5. Иң игьтибарлы (внимательный) – Санатуллин Юсуф
  6. Иң  кайгыртучан - Хабибуллина Хадиче
  7. Иң күңелле (веселый) - Фейзрахманов Ресил
  8. Иң тәртипле (дисциплинированный) - Шарафутдинова Мерьям
  9. Иң җитди (серьезный)  - Гимальдинов Юныс
  10. Иң тыйнак (скромный) - Гильманова Илюзе
  11. Иң әдәпле (вежливый) - Фейзрахманов Юныс
  12. Иң пөхтә (аккуратный) - Шайдуллина Марьям
  13. Иң искиткеч (замечательный) - Зинетуллина Лилия
  14. Иң җитез (ловкий) - Зарипова Айше
  15. Иң ышанычлы (надежный) - Садертдинов Ислам
  16. Иң игелекле (добрый) - Ибрагимова Амеля
  17. Иң гадел (справедливый) - Гималетдинов Камил
  18. Иң ягымлы (ласковый) - Зарипова Мадина
  19. Иң уңган (умелый) - Ямалетдинов Камиль
  20. Иң әрсез - Айсына Айше
  21. Иң хөзмәт сөючән (трудолюбивый) - Ямалетдинов Карим
  22. Иң туглылыклы (преданный) - Хамзина Сылу
  23. Иң кыю (смелый) - Минетуллин Айназ
  24. Иң зирәк (мудрый) - Ямалетдинова Джамиля
  25. Иң шаян (озорной) - Гинетуллин Ресил
  26. Иң юмарт (щедрый) - Зайнуллина Мадина

Кадерле балалар! Менә мәктәп яшенә кадәр үсеп җиттегез. Бакчага килгән беренче көнегезне хәтерегезгә төшерегез әле. Сөйләшә дә белмәгән, әле яңа тәпи киткән балалар инде мәктәп яшенә җиткәннәр. Әлеге бакчада шатлыкларыбыз да, борчуларыбыз да уртак булды. Бергә көлдек, бергә уйнадык, шаярдык. Балалар безгә күпме күңелле мизгелләр бүләк иттеләр, зур ярдәмчеләребез булдылар. Балалар! Киләсе тормышыгызда да матур истәлекле вакыйгалар күп булсын. Бүгенге бәйрәм көне дә күңелегездә мәңге саклансын иде. Мәктәптә дә тырыш, тәртипле булыгыз. Ак юл сезгә.

1.Олы бәйрәм бүген бездә,
Зурлар инде күбебез.
Бакча белән хушлашабыз –
Бүген соңгы көнебез.
 З. Лилия


2. Бу сәгать тә килеп җитте,
Без аны көтеп алдык,
Шуны бәйрәм итәр өчен
Залыбызга җыелдык.
М.Айназ


3. Бакча безгә бүләк итте,
Җылы караш, шат күңел.
Бакча белән саубуллашу
Бер дә җиңел эш түгел.
 Г.Илюзе


4. Саубуллашыр чак та килеп җиткән,
Сизмәгәнбез вакыт үткәнен.
Сизмәгәнбез айлар, еллар белән
Матур балачакның үткәнен.
Г.Камил

Җыр “До свидания погремушки”

5. Шатлыклар күңелебездә,

Ал кояш күгебездә.

Рәхәтләнеп бәйрәм итик,

Чыгарылыш кичәсендә.З.Айша

6. Бездә бәйрәм!Бездә бәйрәм!

Менә шуңа күрә без.

Шатланабыз, сөенәбез,

Елмаябыз, көләбез.

Гади бәйрәм түгел бүген,

Ул гомергә бер килә.

Бүген менә бакчабызга,

Дуслар, туганнар килә. Я.Карим

7. Бераз гына моңсу да,

Шатлыклы да көнебез.

Балачакның иң кадерле

Баскычын бит үтәбез.

Сагындырыр, сагындырыр,

Бакчабызның һәр көне.

Туган йорттай якын булган,

Һәр бүлмәсе, һәр җире. Я.Джамиля

8.Күп нәрсәне тәүге тапкыр,

Без төшендек бакчада.

Ни өчен яз ел да килә

Карлар явып торса да.

Җәйләр үтеп, көзләр җиткәч,

Без барырбыз мәктәпкә.

Ә бүген без бакчабызда

Җыелыштык бәйрәмгә. Ф.Юныс

Җыр “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

Алып баручы: Әйе, балалар, сезне бүген барыбыз да 1 нче сыйныфка укырга озатабыз. Әнә сезне озатырга дип безнең бүгенге беренче кунакларыбыз да килеп җиткән.

Уртанчылар төркеме керә. Жыр Балачак

Алып баручы: Бу балалар безгә уртанчылар төркеменнән килгәннәр. Әйдәгез аларга сүз бирик.

1.Кечкенә генә булсак та,
Бәйрәмгә сезгә килдек.
Сезгә матур теләкләр,
Бишлеләр алып килдек.

2. Безгә карагач
Сезгә кызыктыр.
Без нинди кечкенә,
Ә сез нинди зур.


3. Сез дә безнең кебек шулай
Кыюсыз булдыгызмы?
Өйгә кайтасы килә дип
Елап тордыгызмы?

4. Мәктәпкә баргач та дуслар,
Бик тырышып укыгыз.
Яңа дуслар табыгыз,
Яманнан сак булыгыз.

Алып баручы: Матур теләкләрегез өчен рәхмәт сезгә балалар. (чыгып китәләр.) Ә без кунаклар килүен кабаттан көтеп бәйрәмебезне дәвам итәбез.

Җыр. “Кояшлы ил, безнең ил”

Әби керә.
Әби: Иии сөбханалла, бигрәкләр дә матур җырлыйлар, читтән генә карап тордым әле. Карале күпме бала җыелган бу бакчага. Шундый матур бәйрәмдә шулай булыр шул. Исән-саулармы барчагыз да? Оныкларым өчен сөенеп килдем әле мин дә. Бигрәкләр уңганнар инде үзләре, бигрәк булганнар. Кая әле бер дога кылыйк утырып. Дога кыла. Мин әйтәм, кайчан үсеп җиткәннәр диген, ә?
Алып баручы: Шулай әбекәй. Үскәннәрен сизми дә калдык. Мәктәпкә барырга да күп калмады.
Әби: Балалар, мәктәптә ничәлегә укырсыз микән соң? (җавап) Ә бишле нинди була ул, һавада булса да язып күрсәтегез әле, балалар. (Язалар)Булдырдыгыз балалар. Ә минем сезгә тагын сорау-табышмакларым бар әле. Җавапларын белерсез микән?
1) балалар кайсы айда мәктәпкә баралар? ( сентябрьдә)
2) дәресләр арасында нәрсә була? (тәнәфес)
3) кайсы зуррак: 10 мы, әллә 15 ме?
4) мәктәп сумкасы? (портфель)
5) нинди геометрик фигураның почмаклары юк? (түгәрәк)
7) атнада ничә көн? (7)
8) алу билгесе ничек атала? (минус)
9) кая укырга баралар? (мәктәпкә)
10) өч почмагы булган геометрик фигура? (өчпочмак)
11) иң кызу ел фасылы? (җәй)
12) кулларда ничә бармак бар? (10)
Күрәм, сез мәктәпкә әзер икәнсез!Монысын да булдырдыгыз, әфәрин!

Әби: Балаллар, сез киләчәктә кем булырга телисез?

Әйдәгез, сынап карыйк әле, киләчәктә кем булырсыз икән?

Уен “Ромашка”

Әби: Булдырдыгыз бит, менә ничек булганнар! Мин балалакайларым кайтыйм әле, мәктәпкә дә кереп чыгармын, мондый уңган балаларны обязательно 1 класска укырга алыгыз дип директор абыегызга әйтеп чыгам әле. Бигрәк күп беләсез шул, булдырасыз. (чыгып китә)

Алып баручы: Ә без бәйрәмебезне дәвам итәбез.


Бию. “Озорная полечка»

Г.Ранил – Я.Джамиля                                                Я.Карим – Айсылу

М.Айназ – Зарипова Мадина                                Ф.Ресил - Хадиче

Г.Юныс – Шайд.Марьям                                        Я.Камиль – З.Лилия


9. Борчылмагыз, апалар, китәсез дип,

Яныгызга килеп йөрербез.

Сез өйрәткән белем, тәрбиянең

Һәр адымда кадерен белербез. Х.Сылу

10.Сез бит безгә бик күп белем биреп,

Өйрәттегез бик күп нәрсәгә.

Намус, хезмәт, тырышлык белән

Өйрәттегез дөрес яшәргә. Г.Ресил

11.Җыр да җырлыйк әле

Апаларны зурлап,

Бу җыр булсын бездән истәлек.

Көе калсын йөрәкләргә үтеп,

Гомер буйларына җитәрлек. Зайн.Мадина

Җыр: “Воспитатели родные”

12.Урамда уйнаган чакта

Сезне күрербез әле.

Бакчаның хәлен белергә

Килеп йөрербез әле.

Сагындырыр төркемдәшләр,

Сагындырыр уенчыклар.

Бик еш кына искә төшәр

Бергә уйнаган чаклар. Ш. Мерьям К.

13.Бүлмәдәге һәр уенчык-

Машиналар,аюлар,

Сау булыгыз

Дигән сыман карыйлар.

Дус яшәдек барыбыз да

Туганнар күк бу йортта.

Сау бул сөекле бакчабыз,

Мәктәп, безне каршыла. С.Ислам

14.Ә курчаклар, әйтерсең лә,

Бездән башка ямь тапмый.

Утырганнар бер почмакта,

Моңаеп безне тыңлый.

Моңаймагыз, курчакларым,

Моңаймагыз, дусларым,

Әйдәгез соң биеп алыйк,

Хушлашканчы дусларым. И.Амеля

                                Буратино белән Мальвина керә.

Мальвина: Сина укырга өйрәнергә кирәк, сентябрьдэ мәктәпкә барырга бит.
Буратино: Минем укыйсым килми. Ә нәрсә  соң ул мәктәп, анда нишлиләр?
Мальвина: Мин сина ничә тапкыр аңлаттым инде. Мәктәп ул... (балаларны күреп ала) Менә монда балалар утыра икән бит, исәнмесез!
Балалар: Исәнмесез!
Мальвина: Балалар, Буратино мәктәпнең нәрсә икәнен белми, бәлки анарга сез аңлатып китәрсез?
Алып баручы: Ярдәм итәбезме, балалар?
Балалар. Әлбәттә. Мәктәптә укырга hәм язарга, уйларга, матур итеп рәсем ясарга, җырларга, биергә өйрәтәләр.
Буратино: Биергә дисез, ник бакчада сезде биергә өйрәтмәделәрмени?
Балалар. Өйрәттеләр.
Буратино: Алайса биеп күрсәтегез. Мальвина, әйт әле, минем аларның биегәннәрен карыйсым килә.

Бию. “Смайлики”

Г.Ресил – Х.Сылу                                        Я.Булат – Зайн.Мадина                

С.Юсуф – Я.Камиля                                        С.Ислам – А.Айше

Г.Камил – И.Амеля          Илюзе-З.Айше            Ф.Юныс- Ш.Мерьям К.


Буратино: Минем хәзер мәктәпкә барасым килә башлады. Мәктәпкә! Мәктәпкә!  (аягы белән тыпырдый)
Мальвина: Сине анда алмыйлар, син бит укый да, саный да белмисең, эле бии дә белмисең.
Буратино: Ничек инде белмим? Ничек инде алмыйлар?  Менә минем портфелем да бар.
Буратино портфелен селки, эчендәге әйберләр коела.
Алып баручы: Буратино, син портфелеңа бик күп кирәкмәгән әйберләр тутыргансың.  Балалар,  әйдәгез Буратиногага портфель тутырырга ярдәм итик.

Уен «Портфель тутыру»

Мальвина: Күрдеңме, Буратино, бу балалар бик белемле балаларга охшаганнар. Ягез, мин дә сезне сынап карыйм әле. Хәзер мин сезгә арифметик мәсьәләләр әйтәм, ә сез аларның җавапларын табарсыз.
-       Алты аю баласы кура җиләге җыярга барганнар. Бер аю баласы арып артта калган. Алда ничә аю баласы бар? (5).
-       Биш малай футбол уйнаганнар. Берсен әнисе төшке ашка чакырып алган. Ашагач, ул малай дусларының уйнаганын тәрәзәдән күзәткән. Урамда ничә малай футбол уйнаган? (4).
-       Җиде чәүкә бер агачның ботакларына кунган. Бер чәүкә очып киткән. Агачта ничә чәүкә калган? (6).
-       Керпе үрдәк бәбкәләренә сигез читек бүләк иткән. Барысы ничә үрдәк бәбкәсе читек киеп йөргәннәр? (4).

Мальвина: Менә бит, чынлап та бу балалар беләләр.  Балалар, әгәр мәктәптә дә тырышып укысагыз, сез киләчәктә белемле, бәхетле кеше булырсыз.
Буратино: Мин дә анладым. Мәктәпкә баргач бик тырышып укырмын. Ә хэзер өйгә кайтып портфелемны тәртипләп куям.
Мальвина: Ярый, Буратино, әйдә бергәләп тутырабыз. Сау булыгыз,  балалар!  Уңышлар сезгә!


   
Мальвина белэн Буратино чыгып китәләр.

Алып баручы: Ә без бәйрәмебезне дәвам итәбез.


Җыр “Без инде хәзур зурлар”

Алып баручы: Әниләр эштә вакытта, үз әниләрен алыштырган, аларны тәмле итеп ашаткан, тыныч итеп йоклаткан, чиста, пөхтә йөрткән, биеткән-җырлаткан, аларга чын йөрәге белән назын, җылысын биргән бакчадагы апаларга да әйтер сүзләре бар балаларыбызның.

15.Өйрәттегез безне бакчаларда,

Хәреф танып, саннар язарга.

Кечеләрне һәрчак яратырга,

Ә зурларны хөрмәт итәргә. Я.Камиль

16.Баш иябез бүген сезнең алда.

Бурычлыбыз сезгә гомергә.

Өйрәттегез дус һәм тату булып.

Яшәгез дип шулай гел бергә. Ф. Ресил

17.Рәхмәт сезгә, бик зур рәхмәт.

Барлык апалар.

Бездән соң да шаулап торсын,

Гөрләп торсын бакчалар. Я.Булат

18.Бик зур рәхмәт барыгызга,

Яшегезгә, олыгызга.

Безнең турыда гел кайгыртып,

Янып – көеп торучыга. Г.Юныс

19.Бакча белән саубуллашу көне –

Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.

Шундый көн бу – олы бәйрәм үзе,

Үзгәртә дә куя кәефне. Я.Камиля

 

20. Кайгыларны сыйпап аласыз,

Хәерле юл теләп каласыз,

Сез бит шундый сабыр, чыдам сез.

Сезне уйлап юлга чыгабыз.

Күзләрегез көлеп торсын гел,

Юлыгызга яусын алсу гөл

Җырыбыз сезгә булсын бүләк,

Апалар, сезгә бик зур рәхмәт! А.Айше


Җыр “Рахмәт әни, рахмәт әти”

Бию “Мама, мне на тебя не наглядеться”

Әниләр җырлый “Бал җимешем”

Әниләр флешмоб

21.Төрле уенчык, курчаклар монда.

Кайтасым килми бит минем шуңа.

Әнием-димен, ашыгып йөрмә,

Мине алырга бик иртә килмә. Б.Айсылу

22. Бакчада без иң зурлар,

Их, шатланып туймыйбыз.

Яраткан җырларыбызны

Яңгыратып җырлыйбыз. Х.Хадиче

23. Туган йорттай ул кадерле

Һәм якын күңелләргә.

Ничек кенә хушлашасы

Китәсе килми бер дә. Г.Ранил

 

24.Нишлисең бит, яшең тулгач,

Тормыш бит шулай куша.

Балачакның бер баскычы

Мәктәп белән тоташа. Зарипова Мадина

 25.Хушлашабыз бакча белән –

Сау булыгыз, апалар.

Кала курчакларыбыз,

Безне көтә парталар. Ш.Марьям А.

26.Әйе, безне мәктәп көтә,

Кыңгыраулы зур мәктәп.

Ә бу юлга безне сез бит

Чыгардыгыз җитәкләп. С.Юсуф

Алып баручы: Безнен балаларыбыз терле конкурсларда катнашалар. Аларга грамоталар тапшырыйк эле.

Вальс

Г.Ранил –Я Джамиля                Я.Булат – Зайн.Мадина               Г.Ресил – Сылу

С.Юсуф – Камиля                      Я.Карим – Айсылу                           М.Айназ – Зар.Мадина

Ф.Ресил – Хадиче                           Ф.Юныс – Мерьям К.                   С.Ислам – А. Айше

Г.Камил –И.Амеля      Г.Юныс – Марьям А        Илюзе – З.Айше       Я.Камиль- Лилия

Алып баручы: 
Тыңлагыз әле тып-тын калып
 Кыңгырау чыңлавы бу,
 Бакчадан сезне мәктәпкә
 Чакырып җырлавы бу.
 Чыңлый-чыңлый хәбәр китерә
 Көтә диеп мәктәп, парталар,
 Белем дөнясы ишеген киң ачып
Көтә сезне укытучы апалар.
(Кыңгырау шалтырый)


 Менә балалар мәктәптә шундый кыңгырау каршы ала инде сезне. Ул сезне белем иленә чакыра. Яңа белемнәр өйрәнергә, яңа дуслар табарга әйди.

Еллар утэ торыр бер-бер артлы
Ерагая барыр аралар.
Кая китеп,кемнэр булсагызда,
Бэхетле булыгыз балалар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«До свиданья, детский садик» (выпускной группы "Сказка")

Данное мероприятие совместная разработка воспитателя Бельковой Алёны Михайловны и музыкального руководителя Манжуриной Натальи Викторовны...

Выпускной утренник: "Прощай, наш любимый садик!"

Сценарий выпускного утренника в детском саду!...

Утренник к выпускному 2019 года. "Ты прощай, наш садик родной"

Цель: Вызвать у детей радостные чувства в предвкушении предстоящего праздника. Задачи: - Создание атмосферы праздника, создание радостного настроения. - Развитие у детей творчески...

Сценарий выпускного праздника "До свидания, наш любимый садик!"

Сценки, стихотворения и разные номера для выпускного вечера в детском саду...

Сценарий выпускного из садика «Фабрика звёзд»

Сценарий-путешествие выпускного «Фабрика звёзд»...

Сценарий выпускного праздника для детей ясельных групп.« Как хорошо в садике живётся.»

Сценарий выпускного праздникадля детей ясельных групп.         « Как хорошо в садике живётся.»...

"Прощай любимый садик!" Выпускной праздник в детском саду для детей с умственной отсталостью

Сценарий выпускного  праздника для детей дошкольного возраста с ОВЗ (умственная отсталость и РАС)...