“Нәүрүз – язгы бәйрәм!”
классный час (старшая группа)
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Саба муниципаль районының “Ике басу Арташ “Күбәләк”
балалар бакчасы”
“Нәүрүз – язгы бәйрәм!”
Тәрбиче: Бариева Гөлнара Фаат кызы.
Тема: “Нәүрүз – язгы бәйрәм!”
Максат һәм бурычлар:
-балаларны татар халкының милли бәйрәмнәре һәм гореф – гадәтләре белән таныштыру.
- “Нәүрүз” – бәйрәме турында белемнәрен баету.
-татар халкының милли уеннары уйнау, күңел ачу.
Залның бизәлеше: стенаның урта өлешендә Нәүрүз рәсеме. Як- якларында агач, умырзая чәчәкләре рәсемнәре.
Алып баручы: Хөрмәтле әти- әниләр, килгән кунаклар, балалар! Без бүген бирегә язны - Нәүрүзбикәне каршы алу бәйрәменә җыелдык. Бәйрәмдә халкыбызның дәртле җырларын, борынгы такмаларын ишетерсез, җырлы – биюле уеннарын күрерсез. Бәйрәм тамашасына рәхим итегез.
Көн әйтәдер – мин озын!
Төн әйтәдер – мин озын!
Күктә кояш көлеп тора –
Икебездә бер бүген!
Көн – кояшка авыша,
Төн авыша – аена.
Көн дә , төн дә әйтә: “Әие,
Икебез дә бер бүген”.
Көн белән төн тигезләшкән, яз килеп җиткән икән,
Һәм хәбәр иткән икән:
Бәрәкәтле булсын язлар,
Нәүрүз мөбарәкбад!
Нәүрүз мөбарәкбад!
1 бала. Әйдә, кояш сип нурыңны,
Кызганма бер дә,
Зур бәйрәм, күңелле бәйрәм
Нәүрүз буген бездә!
2 бала. Тып – тып тама тамчылар
Җырлап бәйрәм көенә,
Бәйрәм бүген, диеп, хәттә
Тамчыларда сөенә.
3 бала.Яз килә, яз килә,
Балалар белән көлә.
Тәрәзәләр ачтырып,
Өйләргә кадәр керә.
Алып баручы: Балалар карагыз әле кара каргалар килгән, алар яз киләсен хәбәр итүчеләр.
Кара каргалар сез кая таба очасыз?
1 карга: Калды ак калын юрган,
Исә язгы җилләр дә,
Без кайтабыз сагындырган
Туган үскән җирләргә.
2 карга: Көннәрне юлда үткәреп,
Куанышып сезгә очтык.
Канатларга күтәреп,
Сезгә яз алып кайттык.
Алып баручы. Кара каргалар сез безгә Нәүрүзбикәне алып килдегезме?
Каргалар: Әие ( очып чыгып китәләр)
Алып баручы: Балалар нәрсә соң ул “Нәүрүз”?
“Нәүрүз” ул – Яңа ел, яңа көн дигән сүз. Бу бәйрәм – борынгыдан килгән бәйрәм. “Нәүрүз” – көн белән төн тигезләшкән чакка 21-22 мартка туры килгән, бу бәйрәм безнең төбәкләрдә язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала.
Балалар, сезгә табышмак әйтәм, ихътибар белән тыңлагыз.
Боз һәм кар эреде, сулар йөгерде,
Елап елгала, яшьләр түгелде.
Көннәр озая, төннәр кыскара,
Бу кайсы вакыт була? Йә, әйтеп кара!
Балалар: Яз.
Алып баручы: Кыш китте, яз килде,
Үрдәк белән каз килде.
Нәүрүз бәйрәмгә килә,
Безнең җырлыйсы килә.
Җыр”Яз килә”.
Музыка (гөрләвек тавышы)
Алып баручы: Балалар тыңлагыз әле, нинди серле чишмә тавышы! Кар сулары да, шушы чишмә суларына кушылып, гөрләвекләр булып агалар. Димәк табигатькә яз килә. Язның килүен хәбәр итеп , беренче умырзая баш калкыта.
Карагыз әле, безгә кунакка умырзаялар килгән. Алар безгә бүләккә бию алып килгәннәр.
Әйдәгез, бергәләшеп карыйк әле.
“Умырзаялар” биюе
Алып баручы: Нинди матур чәчәк белән яз килә икән. Шулай ук язның хуҗабикәседә килеп җитәр, Нәүрүзбикәне бергәләп чакырыйк эле.
Балалар: Нәүрүзбикә, Нәүрүзбикә.
Нәүрүзбикә:Исәнмесез, нәни дуслар! Сез мине таныдыгызмы?
Балалар: Әие! Син Нәүрүзбикә.
Нәүрүзбикә: Әие, мин “ Яз Кызы – Нәүрүзбикә”
Сезгә яз шатлыгы алып килдем, барыгызны да бәйрәм белән котлыйм!
Алып баручы: Исәнме, Нәүрүзбикә.
Хуш килдең, әйдә!
Сине – күптән көтәбез без
Сагынып көтәбез.
Нәүрүзбикә: Кояшлы көннәре белән
Ямьле яз килеп җитте,
Бу чәчәкләрне безгә бәйрәмгә,
Матур яз алып килде.
Уңда чәчәк, сулда чәчәк
Алдымда да чәчәкләр,
Миңа моңсу Миләүшәләр
Изге юл күрсәтәләр.
Кызлар башкаруында: “Чәчәкләр биюе”
Нәүрүзбикә: - Әйдәгез, әле балалар уен уйнап алыйк әле.
“Чума үрдәк, чума каз” уены
“Зәңгәр чәчәк” уены
(Кыш бабай килеп керә)
Кыш бабай: Исәнмесез, нәни дусларым! Бу нинди җыен монда? (Нәүрүз янына килеп)
Миңа әйтми киткәнсең,
Кышны җиңәм дигәнсең, ха-ха-ха.
Бер өрермен – җил исәр
Шыткан чәчәкне кисәр,
Ике өрсәм кар ятар,
Елга – күлгә боз катар.
Кит, Нәүрүз, кит!
Нәүрүз: Шып итсәм – җил тынар.
Елмайсам – карың елар.
Үзең кит , кыш!
Кыш баба: Минем җитез тайларым бар.
Гыйнварь, февраль айларым бар.
Нәүрүзбикә: Минем дә бит тайларым бар.
Җылы апрель, майларым бар!
Кыш бабай: Балалар, мин сезгә нәрсәләр алып килдем?
Балалар: Кар, кышкы уеннар.
Нәүрүзбикә: Ә мин сезгә: җылы көннәр, кошлар, яшел үләннәр, чәчәкләр, бөҗәкләр алып киләм. Сез аларны сагынгансыздыр инде.
Балалар: Бик сагындык.
Кыш бабай: Ә шулайда көч сынашыйк. Болай гына урынымны Нәүрүзбикәгә калдыру юк.
Нәүрүзбикә: Бөтен шартларыңга да күнәрмен.
Кыш бабай: Минем беренче шартым:
Менә кашык, менә күкәй,
Тот кулыңга , чибәркәй!
Син дә йөгер, мин дә калмам,
Кем узар бу ярышта? (2 команда ярыша, Нәүрүзбикә командасы җиңә, Кыш бабай әкрен)
Кыш бабай: Әйдә хәзер биюдә көч сынашыйк. (1 төркем Нәүрүзбикә түгәрәгендә, икенче төркем Кыш бабай төркемендә бии. Кыш бабай хәле бетеп егыла, балалар торгызалар)
Кыш бабай: Бетте, барысы да бетте,
Актык сәгатем сукты,
Сау булыгыз, дусларым,
Хушыгыз, күз нурларым,
Шатланыгыз, көлегез.
Уйнагыз.Саубулыгыз! (кереп китә)
Алып барычы: Салкын кышны яз җиңде,
Моны барчагыз күрде.
Кулны кулга тотынышып
Бәйрәм итик көн буе.
“Коймаклар” уены.
Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәк ясыйлар, Нәүрүзбикә уртада.
Бүген Нәүрүзбәйрәменә
Без чакырдык кунаклар;
Кунакларның килүенә
Без пешердек коймаклар.
Коймакларга карасаң,
Менә шулай күпергән,
Менә шулай җәелгән,
Менә шулай кысылган.
Коймагыңны майлап ал,
Теләгеңне сайлап ал.
(Нәүрүзбикә кунакларны, балаларны коймаклар белән сыйланырга чакыра)
Алып баручы: Еллар имин, илнең күге аяз булсын
Сабыйларның шат авазы яңгырап торсын
Бәйрәмнәр мөбәрәк, табыннар түгәрәк булсын
Хәерле юллар, хәерле еллар насыйп булсын!
Нәүрүзбикә: Саубулыгыз балалар, киләсе очрашканнарга кадәр!
Балалар: Нәүрүзбикә белән саубуллашалар!
Алып баручы:
Язлар, җәйләр имин килсен,
Күк йөзе аяз булсын.
Барчабызга сәламәтлек,
Бәхетләр алып килсен!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
План конспект занятия по развитию речи в старшей группе на тему “Кояш ничек язга булышты".
Тема: Кояш ничек язга булышты.Максат: Кучмэ кошлар, терехэм тере булмаган табигатьтэге язгы узгэрешлэр турындагы белемнэрен ачыклау хэм тирщнщйту. Эзер рэсемнэр(таяну) кулланып язгы узгэрешлэр т...
Полезная прогулка в весенний лес (на татарском языке). Язгы урманга "файдалы сәяхәт".
Язгы урманга “файдалы сәяхәт”.Белгәнебезчә, быел экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы. Шул исәптән балалар бакчаларында да күп эшләр алып барыла. Мин дә бу чараны үз эш тәҗрибәмн...
Язга сәяхәт
Балаларны язгы табигать белән таныштыруны дәвам итү. Яз турында табышмаклар әйтә. Балаларның сөйләм телләрен үстерү өстендә эш алып бару....
Язгы табигать
Конспект занятия...
Лексик -грамматик категорияләрне үзләштерү буенча зурлар торкеме балалары (сөйләм теленең гомуми үсешендә кимчелекләре булган ОНР балалар) белэн үткэрелгэн шогыль “ Язгы урманга сәяхәт
Коррекцияле-белем бирү: Балаларның яз фасылы турындагы белемнэрен тирәнәйтү, язның төп билгеләре белән таныштыруны дәвам итү ,сүз байлыкларын активлаштыру, бәйләнешле сөйләмне...
Язгы әкият
...
язгы агач
«Язгы агач»Дәреснең төре: белемнәрне ныгыту.Мәсәләләр:Обучающие: балаларны кәгазь белән эш итүне өйрәтергә дәвам итү, аппликацияне ясау ысуллары белән таныштыруны дәвам итү; бармак моторикасын үс...