Лексик -грамматик категорияләрне үзләштерү буенча зурлар торкеме балалары (сөйләм теленең гомуми үсешендә кимчелекләре булган ОНР балалар) белэн үткэрелгэн шогыль “ Язгы урманга сәяхәт
план-конспект занятия по логопедии (старшая группа) по теме

Гильметдинова Миляуша Фаритовна

Коррекцияле-белем бирү:

 Балаларның яз фасылы турындагы белемнэрен тирәнәйтү, язның төп билгеләре

белән таныштыруны дәвам итү ,сүз байлыкларын   активлаштыру, бәйләнешле

сөйләмне  камилләштерү өстендә эш алып бару.

Темага караган сүзлэр белэн гади хәм хәм җәенке  җөмләләр төзү өстендә эшне

дәвам итү.

Бирелгән сорау яки рэсем-схемаларга таянып яз фасылына хас билгеләрне әйтү.

Табигатьтәге үзгәрешләрне үзлектән аерып әйтеп  бирүләрен күзүтү .

Яз күренешләрен табигатьнең узгәрүен күзәтеп хайваннар кошлар бөҗәкләр

уянуы турында эңгәмә кору.

Коррекцияле-белем дәрәҗәсен устерү:

Лексик-грамматик категорияләрнең  дөрес  кулланышын  камилләштеру өчен

күнегүлэр  өстендә эшләү :

исемнәргә нинди?соравына җавап булган сүзләрне- сыйфатларны табу: яз

(нинди?) матур ,җилле, яңырлы, кояшлы ; урман (нинди ?) серле ,калын,

куркыныч, экияти,язгы….

исемнәрне берлектә хэм күплектә куллану:агач-агачлар ,боре-бореләр, чәчәк-

әчәкләр ,үлән-уләннәр....

фигыль формаларын дөрес куллану:  кояш (нишли?) елмая, яктыырта,  бата,

балкый, яна,куана, шатлана, уяна, кыздыра, җылыта.

Бармакларның вак кул чуклары моторикасын үстерү .

Сойләм сулышы өстендә эшләүне дәвам итү.

Сузлек остендә эш алып бару исемнәр:ел ,яз ,кояш , янгыр; фигыльләр:яктыра

балкый чыга җылыта узгәрә  җебетә; сыйфатлар:матур ,җылы,кояшлы ,яшел...

Коррекцияле- тәрбия биру:

Тапкыр булырга өндәү- табышмакларга дөрес итеп, уйлап , җавап бирүләрен

күзәтү ,бердэм булырга, бер-береңэ ярдәмчел булырга өндәү.

Башлаган эшне ахыргача эшләп бетерергә өйрәтү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл inet.docx26.06 КБ

Предварительный просмотр:

Лексик -грамматик категорияләрне үзләштерү буенча зурлар торкеме балалары (сөйләм теленең гомуми үсешендә кимчелекләре булган ОНР балалар) белэн үткэрелгэн шогыль “ Язгы урманга сәяхәт”

Максат: лексик –грамматик категорияләрне үзләштерү,бәйләнешле сөйләм

        телен үстерү .

Җиһазлау: интерактив такта, конверт ,кояш рэсемнэре, кер

кыстыргычлары ,яз рәсеме, урман рәсеме,кар бортекләре, туп, кошлар

рәсеме, зәңгәр су ташлар, сулыш гимнастикасына өргечләр, рәсем-

схемалар  , карабодай салынган савыт, суджок шарлар, табышмаклар,

магнитафон, яз кызы рәсеме умырзая чәчәкләре.

                        Шөгыль барышы:

Балалар   ярым түгэрэк ясап басып торалар ( яз музыкасы яңырый )

Логопед :Балалар, карагыз әле бүген безгә күпме кунак килгән. Без аларга

бик шатбыз. Әйдәгез әле, алар белән елмаеп исәнләшәбез!

Балалар :Исәнмесез хормэтле кунакларыбыз!

Логопед: Балалар, мин сезгә  бер табышмак  сөйләп китэм , ә сез игътибар

белэн  тынлагыз эле….

Иң иртә ул күренә,

Менеп китә үренә,

Сокланамын эшенә —

Нур сибә бар кешегә.  ( кояш )

Логопед: нәрсә икән ул ?

Балалар: кояш!

Логопед: әйе кояш!

Логопед:  Барыгыз да тәрәзәгә күз салыгыз, менэ ул, безгә , көлеп карап

тора.Әйдәгез, кояшны бүлмәгә   чакырабыз.  Ул да безнең  белән

уйнасын.(Балалар һәм логопед  кояшны  бүлмәгә  чакыралар):

 Кояш, кил, кояш, кер,

Безнең бүлмәгә.

Уйнарбыз, җырларбыз,

Бергә, бергәләп.          

Логопед безнең кояшыбызның  уклары юк …. Әйдэгез әле,кояш турында

матур сузләр әйтик , укларын  ябыштырып барыйк.Кояш нишли ? cоравына

тулы  җавап бирергэ тырышыгыз . ( кер кыстыргычлары ярдәмендә тугәрәк

кояшка ябыштырып баралар)

Балалар:1бала  кояш  җылыта ,

                  2бала кояш  карый,

                  3 бала кояш елмая,

                  4 бала кояш кыздыра,

                  5 бала кояш балкый ,

                  6 бала кояш  нурлар чәчә.

Менә ничек яктыра уйный башлады кояшкай….

Логопед:  карагыз эле , кояш безгэ нэрсэдер алып килгэн …( конверт  курсәтә)

.Монда нәрсәдер язылган, табышмак ахрысы, әйдэгез укып карыйк ...

«Боз һәм кар эреде, сулар йөгерде;

Елап елгалар, яшьләр түгелде.

Көннәр озая, төннәр кыскара, 

Бу кайсы вакыт? – Я, әйтеп кара.»            (яз)

Балалар : яз ае.

Логопед:  Әйе, яз. Ни өчен соң яз?Cез каян  белдегез?

Балалар : (балалар жавабы )яз көне кояш яктырак яна…боз эри ...

Логопед:  Дөрес,  балалар, табигатьнең матур ае – яз җитте. Бүген, без ,яз

турында сөйләшербез, язгы урманга сәяхәткә  барырбыз. Сез сәяхәт итәргә

яратасызмы  ?

Балалар: әйе.

Логопед: әйдэгез кузлэрне йөмабыз  10 га кадәр саныйбыз….үзебезне матур,

 cерле, язгы урманда  дип хис итегез….

Музыка яңырый….

Логопед: күзләрегезне ачыгыз…карагыз әле мондагы матурлыкны…Сезгә язгы

урман ошыймы?  балалар соклану хисен  йөзлэре белән күрсәтегез әле…

Логопед:без бу юл буенча барыйк әле…. Карагыз балалар нэрсэ соң бу ?

Балалар: Кар бөртекләре…

Логопед: балалар ,безне кыш  җибәрмәскә тели ахрысы, анын бездэн китэсе

килми …безнең юл кар бөртекләре белән капланган.Эйдәгез ,берәм -берәм кар

бөртекләрен  җыябыз, яз хәм  урман турында  матур сузләр әйтәбез.

Җөмләлэрне тулы итеп төзергә онытмагыз! Яз нинди?

Балалар:яз матур ,яз якты, искиткеч,яңырлы, куңелле…

Урман нинди?

Балалар:  урман калын ,урман серле, матур, сихерле, язгы ,әкияти...

( балалар, кар бөртекләренә бармак белэн басалар,алар югала….) 

Логопед:Менә безнең юлыбыз ачылды юлны дәвам иәбез... 

Логопед :  (агачларга игътибар итәбез). Ә менә биредә, агачларда бөреләр

уянган. Тиздән, бу  бөреләрдән, яшел яфраклар чыгар. Карагыз әле, балалар, бу

агачта бөреләр уянып җитмәгән,  алар безгэ нәрсәдер пышылдыйлар…

Бөреләр әйтә, балалар безнең белән уйнап алмаслар  микән диләр….” бер хэм

куп уены”  ( туп белэн уен )

Логопед: мин сезгә туп ыргытам, хәм, мәсәлән, агач дим сез мина

тупны кире ыргытасыз  ,хәм агач сүзен күплек санда әйтәсез…агач- агачлар,

ботак -ботаклар,үлән -үләннәр, бөре -бөреләр, чәчәк- чәчәкләр…

Логопед: Әфәрин булдырдыгыз…менә бөреләр дә ачылып килә…алар сезгә

рәхмәт әйтә!

Логопед: ( кошлар сайравы  ишетелә)

Чү, дуслар, ишетәсезме, бу нинди тавышлар . Әйе, кошлар сайравы безнең

күңелне күтәрә. Ә сез  җылы  яктан  кайтучы нинди кошларны беләсез?

Балалар: Кара карга, сырчык,, торна,күке,карлыгач….

Логопед: Ә ни өчен соң алар ,көз көне ,туган якларын калдырып, җылы якларга

очып китәләр?.

Балалар: Кыш көне, аларның ашарларына чебен-черки, бөҗәкләр юк, шуңа

күрә ачтан,  салкыннан үлү куркынычы яный.

Логопед. Балалар, карагыз әле ,бу кошлар арасында артык кош юк микән?

Балалар:күгәрчен артык,чөнки ул кышлаучы кош ,калган кошлар кучмә

кошлар….

Икенче рәттә, карлыгач артык, чөнки ул кучмэ кош,калганнары кышлаучы

кошлар.

Логопед. Ой ,балалар ,яңыр сибәли башлады…

Әйдәгез эле ,курсәтегез ,ничек яңыр ява ,тамчылар  тама… ( ритм буенча

ташлар белэн өстэлгә сугалар )

Яз яз яз житэ

Тэрэзэне ачтылар,

Тып-тып-тып итэ

Эре эре тамчылар…..

Логопед :безнең кошларыбызның канатларына яңыр сибәли, тамчы тама,

аларга очарга авыр , әйдэгез әле, болытларны өреп ,кудыртып жибэрик ,

кошларыбызның канатларын киптерик… Борын белән тирән сулыш алабыз  

телләрне икегэ булеп әйләндерәбез, тел очларына орәбез һаваны авыздан  әкрен

 генә чыгарыбыз. Иреннәрегезне кысмагыз, битләрегезне кабартмагыз. безнең

шарчыклар әйләнеп  китәргә тиеш …( сулыш гимнастикасы )

Логопед :менә кошлар, сезгә, рәхмәт әйтә….алар сезгә ниндидер савыт

калдырып киттелэр ,ягез карыйк әле… ( карабодай салынган савытта схемалар).

Эйдэгез эле ,балалар,рәсем- схемалар  буенча, яз  куренешләрен әйтеп,

җөмләләр төзеп карыйк.Жөмләләрне яз житкәч дип башлыйбыз хәм тулы итеп

җавап бирәбез….

1бала . Яз җиткәч, көн озыная, төн кыскара.

2бала. Яз җиткэч ,кояш яктырак яна, җылыта.

3бала. Яз җиткәч яшел чирәмнәр чыга.

4бала. Яз җиткэч агачларда борелэр барлыкка килэ.

5бала. Яз җиткэч хайваннар йокыдан уяна.

6бала. Яз җиткэч кошлар жылы яктан очып кайта.

7бала. Яз җиткәч балалар коймә ясап суга жибәреп уйныйлар.

8бала. Яз җиткэч, кешелэр, калын киемнэрен юкага алмаштыралар.

9бала. Яз җиткэч түбәләрдән тамчылар тама .

Логопед: әфәрин балалар!Сезнең җаваплардан  менә ничек язгы урман куана!!!

Логопед:: балалар, урманда яз килгәнен җәнлекләр дә көтеп алалар.Кайберләре

йокыдан уянып килә, кайберсе төсен алмаштыра.

 Әйдәгез язгы урманда, җәнлекләр белән, уйнап алабыз.

Ял минуты: “Җэнлеклэр”( кыргый җәнлекләр маскалары киеп уен

уйныйлар)

Логопед: карагыз әле,кем  йокысыннан торып килә икэн анда?

Балалар: керпе ,ул яз коне йокысыннан уяна, урманда яши .

Логопед: керпе әйтә ,дусларым минем белән дә уйнап алсыннар әле ди...

уйныйбызмы ?

( сузле жырга суджок шарларын әйлэндерэбез…)

 Бу хайваннарарасыннан артыгын табыйк әле...(куян аю толке сыер)Балалар,

 болар бөтенесе  дә бер сүз белән ничек аталалар?

Балалар: хайваннар

Логопед :әйе артыгын таптыгызмы?

Балалар:әйе сыер, чөнки ул йорт хайваны, ә калган хайваннар кыргый ,алар

 урманда яши..

Логопед: бик дөрес!  сез бик зирәкләр. Балалар язның тагын бер табышмагын

тыңлагыз эле.

                                 

                                 Кар ята әле урманда

                                 Әкренлэп әле эри

                                 Бер кечкенә матур чәчәк

                                 Борын чыгарырга уйлый

                                 Оялчан гына елмаеп

                                 Балкып тора урманда

                                 Беренче язгы чәчәк....

                                 Ул була.... ( бергәләп әйтәләр :умырзая...)

Яз кызы сезгә бүлэкләр белән килгән! (логопед умырзая чәчәкләре тарата)

Балалар, безнең урманнан кайтыр вакыт та җиткән. Әйдәгез, җәнлекләрне,

кошларны куркытмыйча, тыныч кына урманнан булмәгә кайтыйк.

Күзләрне йомабыз хәм 10 нан 1 гә кадәр саныйбыз....

Логопед : балалар яз кызы сезгэ рэхмэт эйтте! Сез буген бик тырыш булдыгыз?

 ягез ,исегезгә төшерегез әле,  без кая бардык? Нинди җәнлекләрне күрдек?

Нинди уеннар уйнадык?Сезгә шөгыль ошадымы? Нэрсэ авыр булды ?

Балалар: балалар җаваплары……


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гөлшат Зәйнашева иҗатына багышланган әти-әниләр һәм балалар белән татар теленнән интеграл шөгыль, уртанчылар төркеме

Гөлшат Зәйнашева иҗатына багышланган әти-әниләр һәм балалар белән татар теленнән интеграл шөгыль...

Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча перспектив план

Зурлар төркемендэ аралашу (сөйләм телен үстерү) буенча перспектив планАй№Шөгылнең темасыБурычларКирәкле җиһазларсентябрь1Рәсем карау һәм хикәя төзү. “Балалар бакчасында”1.Тәрбияче хезмәте туранд...

МИЛЛИ БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА БАЛАЛАРНЫ РУС ТЕЛЕНӘ ӨЙРӘТҮГӘ КОМПЛЕКСЛЫ ЯКЫН КИЛҮ

  Татарстан Республикасында ике дәүләт теле – татар һәм рус телләренең киләчәктә чын мәгънәсендә тигез хокуклы булып яшәеше өчен, беренче чиратта, татар телен татарларга гына түгел, башка ...

Экологик тэрбия буенча зурлар торкемендэ шогыль.

Балаларга экологик тэрбия биру буенча материал....

Язгы урманга сәяхәт. Икенче кечкенәләр төркемендә сөйләм теленнән белем бирү эшчәнлеге

Язгы урманга сәяхәт. Икенче кечкенәләр төркемендә сөйләм теленнән белем бирү эшчәнлеге...

“Фликер - балаларга иң яхшы дус” (Зурлар торкеме балалары һәм әти-әниләр катнашында мастер-класс)

Мастер классның максаты:   тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләр арасында яктылыкны кайтаручы элементлар куллануны популярлаштыру.Бурычлар:Ата-аналарның  балаларның юлда куркынычсызлыгы...

Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча эшчәнлек. Тема : “Тукай әкиятләре буйлап ”

Максат: Балаларның Габдулла Тукай әкиятләре турында булган белемнәрен тирәнәйтү.Бурычлар:Тәрбия бурычы: Әкиятләр нигезендә балаларда шәфкатьлелек, миһербанлылык, дуслык, гаделлек, әдәплелек хисләре, ө...