“Язгы матурлык”
план-конспект занятия по конструированию, ручному труду (старшая группа) на тему
Максат: табигатьнең матурлыгына соклану хисләре тәрбияләү; балаларның язгы табигатьтә булган үзгәрешләр турында күзаллауларын үстерү; бәйләнешле сөйләм телен үстерүне дәвам итү, сүзлек байлыгын арттыру.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
konspekt_otkrytogo_uroka.docx | 24.14 КБ |
Предварительный просмотр:
Максат: табигатьнең матурлыгына соклану хисләре тәрбияләү; балаларның язгы табигатьтә булган үзгәрешләр турында күзаллауларын үстерү; бәйләнешле сөйләм телен үстерүне дәвам итү, сүзлек байлыгын арттыру.
Тәрбия бурычы: табигатькә, тереклек ияләренә сак караш, мәхәббәт тәрбияләү.
Үстерү бурычы: хәрәкәт координациясен, ориентлашуны, бәйләнешле сөйләм телен үстерү, лексик базаны баету.
Белем бирү бурычы: табигатьтәге үзгәрешне күрә белергә өйрәтү.
Төп белем бирү өлкәсе: танып-белү.
Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, физик тәрбия, музыка,иҗади-сәнгать.
Методик алымнар hәм чаралар:уен мизгеле, күрсәтмә материал, әңгәмә, аңлату, үссендерү – мактау, сораулар.
Җиһазлау: компьютер (ноутбук), мультимедийный проектр, язгы күренешләрһәмкояш,кошлар,хайваннар,агачлар,чәчәкләррәсемнәре, магнитофон язмасында көй,пластилин, картон,клей,салфетка.
Алдан эшләгән эшләр:
- Язгы табигатьне күзәтү;
- “Яз”, “Язгы урман” темасына иллюстрацияләр карау.
Эшчәнлек барышы:
Тәрбияче: Исәнмесез, балалар!
Балалар: Исәнмесез.
Тәрбияче: Ничек хәлләрегез?
Балалар: Яхшы, рәхмәт.
Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, бʏген бездә кунаклар, әйдәгез әле урындыклар янына басыйк та кунакларыбыз, бер-беребез белән исәнләшеп алыйк.
Хәерле көн сиңа,
Хәерле көн миңа,
Хәерле көн безгә,
Хәерле көн сезгә,
Хәерле көн барыбызга!
– Булдырдыгыз, балалар. Афәрин!
- Без сезнең белән бүген экология эшчәнлегендә яз, язгы урман турында сөйләшербез.
Тәрбияче: Әйдәгез, күзләрне йомабыз, 5кә кадәр саныйбыз, үзебезне матур, cерле, язгы урманда дип хис итәбез.
Музыка яңгырый(кошлар тавышы).
Тәрбияче: Балалар күзләрегезне ачыгыз, без сезнең белән язгы урманга килеп тә җиттек. Сезгә язгы урман ошыймы?
Балалар: Әйе.
Тәрбияче: Балалар язгы урманга кергәнче, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшереп үтик әле.
«Ярый-ярамый» дигән уен уйнап алыйк.
• Агачларны һәм ботакларны сындырырга (ярамый).
• Күбрәк агачлар утыртырга(ярый)
•Кырмыска оясын таптарга,күбәләкләрне тотарга(ярамый)
•Чәчәкләрне таптарга (ярамый)
•Сукмактан гына йөрергә(ярый)
• Урманда чүп калдырырга (ярамый).
• Урманда шауларга (ярамый).
Тәрбияче:Булдырдыгыз, балалар. Менә без сезнең белән урманда үзеңне ничек тоту кагыйдәләрен дә карап чыктык.
-Урманда бик күп агачлар үсә, кошлар, кыргый хайваннар яши. Урман – ул кешенең дусты.
Тәрбияче: Язгы урман бигрәк матур,сихри тоела. Балалар әйтегез әле миңа,яз килгәч табигатьтә нинди үзгәрешләр була?
Балалар. Кар эри, гөрләвекләр ага. Агачлар яфрак яралар, чәчәк аталар, кошлар кайталар.
Тәрбияче: Әйе, дөрес. Ә менә язгы табигатьнең тагын нинди билгеләрен беләсез?
Балалар: Кояш җылыта. Тамчы тама. Яңгырлар ява. Көннәр озая, төннәр кыскара.
Тәрбияче: Әйе, бик дөрес балалар.
-Балалар, урманда кояш төсендә нинди чәчәкләр бар? Без сезнең белән ул чәчәкне инде урамда да күзәткән идек инде.
Балалар: Тузганак.
Тәрбияче: Бик дөрес,бу тузганак чәчәге.
Ул нинди төстә була?(сары).Ләкин ул гел шул килеш кенә тормый, озак та үтми ул ап-ак йомшак чәчәккә әверелә.
Кояштай сары тузганак
Әйтерсең безне көтә,
Үсеп җиткәч, мамык булып,
Ул җилгә очып китә.
- Тузганак җил чыккач нишли, балалар?
Балалар: Әйе, дөрес, очып китә.
Тәрбияче: Әйдәгез әле, без дә тузганак кебек уйнап алыйк.
Сары матур чәчәкләр
Тын гына ачылалар.
Җил искәндә серләшәләр
Пышылдап чайкалалар.
Балалар сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар.
- Балалар, чәчәккә өрик әле, аның парашют сыман орлыклары очып китсен.
Балалар учларына өрәләр.
Тәрбияче: - Булдырдыгыз, балалар. Хәзер без тузганак чәчәген картон битенә ябыштырырбыз.
Тәрбияче: Безнең тузганак чәчәге нинди өлешләрдән тора әле балалар?
Балалар: Сабак, яфрак, чәчәк.
Тәрбияче: Иң башта пластилиннан тузганакның сабагын әвәләрбез. Аннан яфракларын ябыштырабыз һәм иң соңыннан гына әзер мамыктын ясалган чәчәген ябыштырырбыз.
Тәрбияче: Балалар, ә хәзер безнең кайтыр вакыт та җитте. Әйдәгез, урыннарыбызга басыйк та 5 кадәр санап, кире төркемебезгә кайтыйк.
– Менә, балалар, кайтып та җиттек. Балалар, без сезнең белән кая бардык бүген? Сезгә сәяхәтебез ошадымы? Без нәрсәләр турында сөйләштек? Нинди чәчәкне картонга ябыштырдык?
Балалар җавабы тыңлана.
Тәрбияче: Сез барыгызда бик акыллылар, уңган-булган балалар икәнсез, молодцы! Шуның белән безнең белем бирү эшчәнлеге тәмам. Кунакларыбыз белән саубуллашыйк.
– Сау булыгыз!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Көзге матурлык"
2 нче кечкенәләр төркеме балалары өчен физик тәрбиядән саф һавада күңел ачу....
Матурлык тудыручылар.
Шагыйрә С.Нуриева иҗатыны багышланган кичә....
Конспект фрагмента игровой деятельности в подготовительной группе "Чисталыкта - матурлык" по мотивам сказки К. Чуковского "Федорино горе"
Конспект фрагмента игровой деятельности в подготовительной группе по закреплению лексики по татарскому языку, развитию навыков театральной деятельности, воспитанию культурно-гигиенических навыков....
Конспект занятия “Язгы матурлык”
Конспект занятия “Язгы матурлык” ...
Уртанчылар төркемендә "Көзге матурлык" темасына шөгыль конспекты
Кереш өлеш:Уен "Кояш".Төп өлеш:1. Көз турында табышмак.2. Проектордагы рәсемнәр ярдәмендә көз билгеләрен атау.3. Күчмә кошлар.4. "Шаяннар" ял минуты.5. 3 бала яшелчә турында ...
Конспект итогового занятия в средней группе "Көзге матурлык"
Конспект итогового занятия в средней группе "Көзге матурлык"...