Сөмбелә бәйрәме
методическая разработка (старшая группа)

 

Сөмбелә (гарәп. سنبله‎ сөнбелә — «башак»[1]) — татарларда көзге көн-төн тигезлеге (22–23 сентябрь), яучылык һәм уңыш бәйрәме. Заманалар, чорлар аша сакланып калып “Сөмбел” “сөнбел-сөнбеләгә”, бүгенге “Сөмбелә”гә әйләнгән

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sombel_beyreme1.doc45 КБ

Предварительный просмотр:

Сөмбелә

Балалар  кулларына яфрак  тотып  биеп керәләр.

1.Бүген  бездә  зур  бәйрәм –

Уңыш   бәйрәме.

Алып   килдек   бәйрәмгә

Яфрак  бәйләме.

А.Б.  Ни арада җәй  үтте

Матур  көз  килеп  җитте.

Шатлык  тулы  бу  бәйрәмне

Без  инде  күптән  көттек.

Балалар, без  сезнең  беләп  бергәләп “Сөмбелә” бәйрәме турында сөйләшеп алыйк әле. Бәйрәм   22  сентябрьдә-  көн белән  төн  тигезләшкәндә  бәйрәм  ителгән. Уңыш җыю   тәмамлангач  көзге   чәчү  беткәннән соң өстәлләрдә  мул итеп сый- ризык  әзерләнә, кешеләр өйдән – өйгә  кереп  күңел  ачалар. Бәйрәмнең  хуҗабикәсе-  Сөмбелә  исемле,  алтын – сары  толымлы  кыз. Аның  башында  алтын  башаклардан үрелгән  тәкыя  булган. Без дә бүген Сөмбеләне  каршы  алырбыз, шигырьләр  сөйләрбез, уйнарбыз, җырларбыз, күңел ачарбыз.                                                                                                                                    

2.Көз  килде.

Чирәмнәр  саргайды,

Сап  -  сары  яфраклар

Җиргә  сибелде.

3.Урман , кырларга

Килде  матур  көз.

Җәй  үтте  диеп  

Үкенмибез  без.

4.Алсу  яфрактан,

Алтын  яфрактан

Бәйрәмчә  итеп  

Көз  ник  киенгән?

Көз  ник  сөенгән.

ҖЫР: “Көз- көз  әйт әле.”

5.Җәйләр үтте, көз  дә  җитте,

Яфрак  коела.

Тезелешеп  кошлар  киткәндә

Күңел  боега.

Ә хәзер урманнарда  көз

Тантана  итә.

Яфрак  яңгыры  яудырып

Җилләре  исә.

6.Йөгерешкән   болытларны узып,

Кыр  казлары  очып  баралар,

Хушыгыз, хуш, яз  кайтырбыз,-  диеп

Саубуллашып  канат  кагалар.

7.Көз  дә  аяк  басты  инде

Гүзәл  туган  ягыма.

Көз  дә  ошый,  күңел   генә

Никтер  җәйне  сагына.

Көз  җитте, дип  моңсуланмыйк,

Күңелләрне   телгәләп.

Озакламый   яз  да  килер,

Каршыларбыз  бергәләп.

А.Б  Зифа буйлы, җитен  чәчле,

Зәңгәр  күзле  шушы  кызның

Исемнәре  ничек  икән

Әйтегезче, кем  белә?

Б.Р.  Сөмбелә, Сөмбелә!

СӨМБЕЛӘ:  Исәнмесез, дусларым!  Берүзем  моңаеп, агачларда  калган  соңгы  яфраклар  белән  сөйләшеп  йөрдем. Кошларга  изге  юллар   теләп   озатып  калдым. Колакка  шат  тавышларыгыз  ишетелде  дә,  сезнең  янга  йөгердем.

А.Б. Рәхим  ит, Сөмбелә, бүлмә  түренә.

Һәр көз  үзенчә килә  ул .

Һәр көз үзенчә матур

Елмаешып бер биесәк

Көзне ярату булыр.

Бию.  Гөмбә биюе.

Сөмбелә: Ай – һай матур биеделәр .

 А . Б.  Сөмбелә, сиңа балаларның әйтер сүзләре бар .

8.Ачтым синең сихри ямеңне.

Күрдем синдә бик зур көч барын.

Я, әйт әле, каян килә сиңа.

Бу матурлык,  дахи осталык.

Идәнеңә сары  келәм  җәйдең.

Фирүзәләр  балкый  күгендә.

Аңламастай гүзәллек бар синдә.

Гаҗәеп бер  тылсым  үзеңдә.

Сөмбелә: Әйе, миндә сихри көч – табигать      көче бар.

9.Моңлы, гүзәл,

Матур, аяз көннәр,

Мул игеннәр,-

Синең бүләгең.

Сокландыргыч синең табигатең

Бигрәк матур, ай – һай, күлмәгең!

Сөмбелә:

Рәхмәт, дуслар мине шулай  яратканга. Табигатьне бик яратасыз икән. Сезнең авылыгыз да  табигатьнең  матур җиренә урнашкан. Сокланып йөрдем әле.

А. Б.  Сөмбелә, син безнең  җырыбызны да тыңла әле.

Җыр. “Көз турында.”

Сөмбелә: Бигрәк оста балалар  икәнсез. Авылыгыз да матур,  җырыгыз да матур.

Бергә:

Әткәм кебек тырыш көз, Әнкәм кебек юмарт көз.

Көзләр юмарт булганга. Бик бәхетле, бик шат без.

(Бакча карачкасы керә )

Карачкы: Кш, кш, кыркылдап туймадыгызмы? ( балаларны күрә ). Ой, исәнмесез!  Ә сез монда нишлисез, ә? Нишләп эндәшмисез?  Сездән сорыйм? Мин дәүләт  хезмәтендә торам,   монда көн- төн бакча саклыйм. Ә сез берәр экскурсиядәдер инде .  Минем бакчаны  талыйсызмы ? (юк ) .  Ярар,  алайса калыгыз.  Сезнең белән танышырга онытканмын.  Мине беләсезме?  ( юк ). Мин –Бакча карачкысы.

А. Б. Исәнме, Бакча карачкысы!  Телисеңме без синең нинди яхшы икәнеңне  башкаларга да сөйлибез.  Көн- төн  бакчаны саклыйсың, ару- талуны белмисең.

Карачкы: Ничек кенә әле. Кояшта да, яңгырда да селкенмичә торып карагыз әле.

10.Аннан курка барысы

Тиеннәр Һәм куяннар

Кайчан китәр инде бу,- диеп,

Койма янында көтәләр.

Белдекле һәм данлыклы

Ул- Бакча карачкысы.

Үзе – ямьсез булса да

Ул- бакчаның сакчысы.

 Карачкы:  Бик  шәп әйттегез.  Әгәр  бакчаны  сакламасам, бер  нәрсә  дә  ашый  алмас  идегез. Минем   бакчада  банан, апельсин, гранат  юк.  Ләкин  яшелчә -  җимешләр  усә. Ә хәзер  мин  сезгә  табышмаклар  әйтеп  карыйм  әле, белерсез  микән?

  1. Катлы – катлы  булып  үсә

Җир өстендә, ул нәрсә?  (кәбестә)

  1. Йодрык – йодрык  булып  үсә,

Алма  кебек  кызарып  пешә.

Үзе бик  матур, аны  кем  белә? (помидор)

  1. Ул  җир  астында  үсә

Ашка  тәм  һәм  төс  бирә

Аны  кем  әйтер? (чөгендер)

  1. Түгәрәк  -түгәрәк  шар  кебек,

Кызыл  - кызыл  кан  кебек,

Әчедер  дә  татлыдыр,

Йотыйм  дисәң  татлыдыр. ( чия)

  1. Алсу  битле  кыз  үсте,

Кызарып  җиргә  төште.( алма)

КАРАЧКЫ:  Ай  булдырдыгыз. Яшелчә -  җимешләрне  бик  яратасыз  икән?  Чөнки  аларда  витамин  күп  бит. Уйныйсыгыз  киләме  соң? Әйдәгез  әле  уйнап  алыйк  әле?

Уен ”Уңыш  җыю” (яшелчәләр   чәчә-  чәчә  сөйли)

Бөтенесе  өлгерде, бөтенесе  җитеште,

Бик  мул  булыр  бу  уңыш.

Барыгызга  да  эш  табылыр,

Ялкауланма, кил, җыеш.

(Б-р  яшелчәләр  җыялар. Күп  җыючылар, танып  дөрес  әйтүчеләр  җиңүчеләр   дип  билгеләнә.)

КАРАЧКЫ:   Минем  тырышлыгым  бушка  китмәгән. Бик күп уңыш  җыйдыгыз. Кышка  салып  та  куярсыз.

ҖЫР:  “урожайная.”

 А.Б. Син,  Карачкы  бабай,  ял  итеп  тор. Без  бик   матур  итеп  бии  дә  беләбез.

БИЮ: Күмәк   татар  бию.

Карачкы: Бигрәк  оста   биисез  дә  икән. Безгә  китәргә  вакыт. Уңыш  җыелгач, ял  итеп,  киләсе  елга көч  җыясы  гына  калды.

Сөмбелә: Без, Карачкы  бабай  белән, сезгә күчтәнәч   калдырырга  булдык. Менә  сезгә  зур  кабак. Аның   эчендә  сезгә  күчтәнәчләр.

Барысы  өчен  дә  сезгә  зур  рәхмәт.

Алдагы   көннәрдә дә

Телибез  зур  уңышлар.

Муллыкта, рәхәт  тормышта

Яшәгез, нәни  дуслар!

Сау  булыгыз!

Балалар:  Сау  булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сөмбелә бәйрәме сценариесе

Сценарий на татарском языке...

Сөмбелә бәйрәме

Зурлар төркемендә бәйрәм иртәсе конспекты...

Сөмбелә күңел ачу кичәсе.

Максат : балаларны алдан Сөмбелә бәйрәме белән таныштыру, көзге уңышны җыеп йомгак ясалу, эшләгән эшкә нәтиҗә ясау, күтәренке кәеф булдыру, яшелчәләрнең файдалы яклары турындагыбелемнәрне ныгыту...

Конспект развлечения для детей старшего дошколҗного возраста "Сау бул, Сөмбелә"

Конспект развлечения для детей старшего дошкольного возраста "Сау бул,Сөмбелә!"....

Сөмбелә - көз бәйрәме.

Сөмбелә - көз бәйрәме.(зурлар төркемендә күңел ачу өчен)«Гомуми үсеш бирүче №7 нче Актаныш...

"Сөмбелә".

Көзге бәйрәм....

"Сөмбелә "

" Көз бәйрәме" - җырлы - биюле чара...