Сөмбелә бәйрәме
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) по теме

Исмагилова Раушания Нургаяновна

Зурлар төркемендә бәйрәм иртәсе конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sombel_byrme.docx24.41 КБ

Предварительный просмотр:

“Сөмбелә” бәйрәме.

 Бәйрәмнең максаты: Уеннар, җырлар, биюләр аша балаларда татар халкының милли традицияләренә, милли йолаларына ихтирам тәрбияләү; балаларның иҗади сәләт  күнекмәләрен үстерү.

Җиһазлау: Кечкенә йорт, агачлар, бакча күренеше, бакчада яшелчәләр, чәчәкләр үсә. Йорттан күңелле музыка  яңгырый.

Катнашалар: Әби, бабай, Сөмбелә, Акбай, Песи, Тычкан, балалар, яшелчәләр.

Зал  бәйрәмчә  бизәлгән. Бер  якта  өй  күренеше, икенче  якта  көзге  байлыктан  күргәзмә  оештырылган.

“Яфраклар  биюе”   Вальс  әйләнеп  залга  балалар  керә.

Алып баручы. Балалар, елның  нинди  фасылы  җитте  хәзер? (көз) Әйе, матур җәй үтте. Урман-кырларга матур көз килде.  Яфраклар сары, кызыл, алтын-су төстә. баручы   Көз – табигатьнең иң гүзәл мизгеледер бу!   Балалар, күрегез әле!   Миләш агачы кызгылт “күлмәген” кигән, ә аның янәшәсендәге каен алтын-сары төскә кергән.

Көз җиттеме, бар агачлар

Алтынга манган  кебек.                    Илфар

Кызыл яфраклы чаганнар

Утларда янган кебек.

Көз җиттеме, җир өстенә

Алтын яфрак җәелә.                         Миләүшә

Карап туеп булмый һич тә

Бу фасылның яменә.

Көз  көнендә  урман,кырлар  алтын  була

Яфракларда  сары, кызыл  ялкын  була.                      Гөлия

Игенченең  хезмәтенә  бүләк  өчен

Амбарларга  өем-өем  ашлык  тула.

Әйе, бүген  көз  бәйрәме

Яфракларны  күр  әле.

Алтын  төскә  кергәннәр                   Айнур

Бар  дөньяны  күмгәннәр.

Җил  чыкканда  шаулашалар

Оча-оча  уйнашалар

Һавада  әйләнәләр

Һәм  җиргә  сибеләләр.

Җыр  “Көз килде”

Бигрәк җитез сары көз.

Килә дә җитә тыз-быз.

Җәйнең узып киткәнен        Г.Әдилә

Сизми  дә калабыз без.

Көннәр суынды

Яфраклар сулды

Көз килдеме әллә               Илназ

Кошлар юк булды.

Нинди салкын көз,

Тышта күңелсез!

Ничек яшәрбез                      Сөмбел

Чәчәксез ,гөлсез.?

Уңыш  җыелды

Һәм  кошлар  китте.             Раил

Чөнки  көз  ае

Сентябрь  җитте.

Сандугачлар,карлыгачлар

Очып ките еракка,                              Нәргизә

Торналар да ялга ките

Җылы якка көньякка.

Бию “Девочка  моя”

Көз  кызлары  чыга (Кәрзинендә яшелчәләр, агач яфраклары сибә, сибә килеп керә.)

Исәнмесез, дусларым

 Сезне сагынып килдек без

 Агачларга куакларга                                Камилә

 Сары чуклар элдек без

 Сезгә матур көннәр дә

Уңыш та китердек  без.

Без көз кызлары килдек сезгә

Көзге байлык кулыбызда.

Муллык белән байлык телибез               Ф. Алия

Кем очраса юлыбызда.

Исәнмесез, балалар

Матур  кызлар, малайлар!

Сез  шат  күңелле  булганга          Миләүшә

Килергә  булдык  монда.

Сезгә  уеным да  бар.

Кем  минем  белән  уйнар?

Алып  баручы: Кая, нинди  уеннар  алып  килдегез безгә?

(Табышмаклар  әйтү)

Алып  баручы: Көз кызлары  әйтегезче

Кәрҗинегездә ниләр бар?

Көз кызлары:

1.Кәрҗинемдә кыярлар,помидор һәм алмалар. (Камилә)

2.Кәрҗинемдә яңгырлар, салкын суык көннәр бар.(Алия)

3.Кәрҗинемдә яшел ,сары,алтын кызыл төсләр бар.(Миләүшә)

Алып  баручы: Быел уңыш бигрәк мул булды! Ул кишер, помидор, суган! Үзләре шундый эре! Күрдегезме, уңыш ничек күп!

Яшелчәләр  чыга

Помидор: Хуҗабикәнең кызы

Бик тырыш бала булды.

Су сипте, чүп утады,

Шуңа уңыш күп булды.                Азат

Бу  бакчага йөридер, дип,

Рәхмәт әйтергә килдем.

Уңган, тырыш, тәртипле дип,

Һәр җирдә сөйләп йөрдем.


Минем исемем – кишер.
Теләсәң болай пешер,
Теләсәң ашка тура.                         Динар
Мине яраткан бала
Озын гомерле була.


Минем исемем – суган,
Мин Һиндстанда туган.
Мине бик тә мактыйлар,                           Айнур
Шифалы дип атыйлар,
Салатка да турыйлар,
Тураганда елыйлар.


Карагыз әле бер генә
Менә миңа – кабакка.                                         Илдан
Турап куйсагыз, мин сыймыйм,
Хәтта  тугыз табакка.

Көз көннәре бик күңелле,

Бик күп җимешләр пешә.

Помидор,карбыз өлгерә,         М. Искәндәр

Алмалар өзелеп төшә.

 

Кәрзин тулы алмалар,

Помидор һәм кыярлар,        З. Искәндәр

Кәбестә, кишер, суган,

Алтын көз безнең уңган.

Аудиоязмада салмак кына яңгыр яуган тавыш ишетелә.

Алып баручы.  Кемдер бу якка килә. Тавышы ишетелә...

Яңгыр яуган тавыш катырак ишетелә. Залга Болыт йөгереп керә. Кулында

яңа ел ялтыравыгы белән бизәлгән таякчыклар.

Мин  көзге болыт булам!

Җиргә  яңгыр яудырам.                              Илдан

Телим икән, сезне дә мин

Яңгыр белән чылатам!

Күңелле көй уйный. Болыт балалар янында йөгереп йөри, таякчыклары белән

хәрәкәтләр ясый: “яңгыр яудыра”.

Алып баручы.  Болыт, Болыт, тукта әле,

Син алай шаярма әле.

Без сиңа бер  матур җыр җырлап  күрсәтәбез.

Җыр “Яңгыр ява”

Яңгыр ява иләкләп,

Яңгыр ява чиләкләп.                           Таңсылу

Тып та тып, тып та тып,

Тәрәзә шакылдытып.

Шаян, нәни тамчылар

Уйнарга чакыралар:

“Чыланам дип курыкма,

Зонтик ал син кулыңа”.

Зонтиклар белән  бию

Болыт.  Сез бик  җитез  икән. Яңгырдан  да   курыкмыйсыз.

Алып баручы.   Юк, без яңгырдан курыкмыйбыз. Яңгыр безгә бик кирәк. Яңгыр җиләк-җимеш, яшелчәләрне үстерә, һаваларны сафландыра. Ләкин хәзергә яңгыр туктап торсын, кояш чыксын иде.

 Кояш, чык, чык, чык!

Майлы ботка бирермен.                       М. Искәндәр

Майлы ботка казанда,

Тәти кашык базарда.

Барысы бергә.  Кояш, чык!

Болыт, кач!

Без уйнарбыз җылыткач!

Матур көй  астында залга Кояш керә.

Кояш.   Исәнмесез, мин килдем,

Чакыруыгызны ишеттем.

Мин Кояш – алтын Кояш!                      Н.Гөлия

Мин Кояш – матур Кояш!

Бар дөньяны яктыртам,

Бар дөньяны җылытам!

Болыт.  Әйе, Кояш, син якты да, син җылы да. Ә менә миңа кара әле. Мин су белән тулы. Ә сусыз яшәп тә булмый. Димәк,син  дә,  мин дә кирәк бу җирдә.

Болыт  белән  Кояш  биюе.

Кигән ап-ак эшләпә,

Төшереп кашына ук.                       Алып  баручы

Эшләпәсен салдырсаң,

Каш түгел, башы да юк.

Бу нәрсә соң, балалар?

Балалар.        Гөмбә!

 Кәрзиннәрне алабыз,

Урманга без барабыз.

Барабыз, барабыз,                                         Г.Ирек

Гөмбә күреп алабыз.

Иеләбез, алабыз

Һәм кәрзингә салабыз.

Гөмбәләр  биюе

“Шалкан” әкиятен  сәхнәләштерү

Алып  баручы  Яз  көнендә  бакчада  бабай  шалкан  утырткан. Шалкан  зу-ур булып  үскән. Шалканны  тартып  чыгарырга  дип  бабай  балаларын  көткән.

Бабай. 

               Көттем. Сезне бик көттем.

                Сез килүгә эш бетте.

                Әнә, теге зу-ур шалкан

                 Сезнең килүне көтте.

             Шундый зур булып үсте.

             Ә тартып чыгарырга

              Минем көч инде бетте.

                   Әйдәгез әле бергә

Тартып  чыгарып карыйк.

( 1-2 бала  килеп шалканны  тарталар. Тарталар, тарталар, шалкан чыкмый.)

1 бала  Бабай, шалкан  бит чыкмый. Әбине ярдәмгә чакырабызмы?

Бергә. Әби! Әби! Кил әле,

             Безгә ярдәм ит әле.

(Әби чыга.)

Әби. Ник шаулашасыз? Нәрсә булды инде тагын? Әллә миннән башка шул шалканны тартып чыгара алмыйсызмы?                  Миләүшә

(Балаларны күреп ала.)

       Менә, менә  балалар булышырлар хәзер.

          Әйдәгез әле, тартыйк

            Һәм бергә ашап карыйк.

(Тарталар, тарталар, шалкан һаман чыкмый.)

Кая йөри соң безнең кыз? Кызым, кил  әле монда.

Кыз Нәрсә  инде. Минем  вакытым  юк бит , эшем  күп. Телевизор карыйсым  бар, компьютерда  уйныйсым  бар.

Әби  Әйдә, күп  сөйләнеп  торма. Тот  ныгытып, тартыйк  шалканны.

Алып  баручы Тарталар, тарталар, шалкан һаман чыкмый

Бала.    Бабай! Бабай! Бабакай!

              Кайда соң безнең Акбай?

Бергә. Акбай! Акбай! Кил әле!

                Безгә син булыш әле.

( Өрә, өрә Акбай килеп чыга.)

              Нәрсә булды? Нишләдегез?

              Ник күптән килмәдегез?

              Шалкан зур түгел иде

              Сез шуны белмәдегез.                          Илфар

              Тиз генә тартып чыгарып,

              Ашап та булыр иде.

              Әйдәгез, тартыйк, тартыйк!

              Болай тик карап тормыйк.

(Тарталар,тарталар, тик шалкан һаман чыкмый.)

(Шул вакыт, кычкырып Песи килеп чыга.)

Песи.( Кычкырып)   Мияу! Мияу! Ничек күп дуслар шулай?

              Булышмый булмас болай.                                       Ф.Әдилә

Бабай. Әйдәгез. Тартыйк бергә! 1,2, 3, ...

(1,2,3, дип санап тарталар, шалкан барыбер урыныннан кузгалмый.)

Әби.  (Аптырап)  Инде хәзер нишләргә?

( Тычкан килеп чыга.)

Тычкан. Ничек инде, нишләргә?

                Ә-ә-ә! Миннән башка булмыймы?

                Үзем кечкенә булсам да,                        Н.Алинә

                 Көчем зур минем.

                 Әйдәгез тартыйк булмаса.

                 1, 2, 3.!

                 Миндә бик күп көч!

(Тарталар, Ниһаять, шалкан килеп чыга, барысы да егылалар, Бабай торып баса һәм башын кашый.)

Бабай.     Шалкан чыкты чыгуын,

                  Ә хәзер нишләтәбез?(барлык геройлар да бабай белән бакчада эскәмиядә утыралар)

Балалар: Шалканны  биетәбез

Бию “Әннәги-генәми”

Җыр “Бииләр итек-читекләр”

Көзнең иң олы бүләге –

Икмәк тора табында.                        Азат

Тормышыбыз ямьле булыр,

Икмәк булган чагында.

Һәммәбездән  өлкәнрәк  ул

Яшәсәк  тә  җирдә  нихәтле.

Киң кырларда иген булса,
Табыныбыз уң булыр,                               Илдан
Ә табында икмәк булса,
Күңелебез көр булыр

Әткәм  кебек  тырыш  көз,

Әнкәм  кебек  юмарт  көз

Көзләр  юмарт  булганга                   Ф.Әдилә

Бик  бәхетле, бик  шат  без

“Әйлән - бәйлән” җыры башкарыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сөмбелә бәйрәме сценариесе

Сценарий на татарском языке...

Сөмбелә күңел ачу кичәсе.

Максат : балаларны алдан Сөмбелә бәйрәме белән таныштыру, көзге уңышны җыеп йомгак ясалу, эшләгән эшкә нәтиҗә ясау, күтәренке кәеф булдыру, яшелчәләрнең файдалы яклары турындагыбелемнәрне ныгыту...

Конспект развлечения для детей старшего дошколҗного возраста "Сау бул, Сөмбелә"

Конспект развлечения для детей старшего дошкольного возраста "Сау бул,Сөмбелә!"....

Сөмбелә - көз бәйрәме.

Сөмбелә - көз бәйрәме.(зурлар төркемендә күңел ачу өчен)«Гомуми үсеш бирүче №7 нче Актаныш...

"Сөмбелә".

Көзге бәйрәм....

"Сөмбелә "

" Көз бәйрәме" - җырлы - биюле чара...

Сөмбелә бәйрәме.

Көз турында....