Без - Тукай оныклары
план-конспект занятия (старшая группа)
Конспект литературно - музыкального развлечения, посвященного дню рождения Габдуллы Тукая для детей старшей группы
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
g.tukay_.stsenariy.docx | 40.45 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы
муниципаль үзидарә мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
83 нче санлы гомуми үстерешле балалар бакчасы
“Без Тукай оныклары”
Зурлар төркеме балалары өчен
Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби – музыкаль
күңел ачу иртәсе сценарие
Төзеде: татар һәм рус
телләре тәрбиячесе
Сәламова Л.Ә.
Максат: балаларны татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның тормышы hәм иҗаты белән таныштыруны дәвам иттерү, белемнәрен киңәйтү.
Бурычлар:
1) балаларның уйлау, фикерләү, тыңлый һəм аңлый белү сəлəтен, эчтəлеге буенча сорауларга тулы җавап бирə белү күнекмəлəрен үстерү, күзаллау сәләтләрен камилләштерү;
2) балаларда шатлык хисләре уяту, сөйләм теленең сәнгатьлелеген үстерү;
3) шагыйрнең иҗаты аша туган телгә кызыксыну hәм мәхәббәт тәрбияләү.
Зал бизәлеше: үзәк стенада Г.Тукайнын портреты, залда урман күренеше.
Җиһазлау: урман күренешен сүрəтлəү өчен агачлар, чəчəклəр, җилəклəр,
балта, күбəлəк өчен канатлар, музыка уен кораллары, проектор, экран, ноутбук.
Персонажлар: Су Анасы, Шүрәле, Былтыр.
Алып баручы:
- Исәнмесез, кадерле балалар, килгән кунаклар. Зәңгәр күк йөзендә язгы кояш нурларын балкытып, табигатьне җылытып туган якларыбызга апрель ае килде. Нәкъ мeнә шушы айда безнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукай дөньяга килгэн. Без буген аны искә алырга, туган көнен билгеләп үтәргә җыелдык.
l нче бала:
Илдә кояш, җирдә кояш
Тукай көне канат җәйгән.
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген
Тукай көне – безнең бәйрәм!
2 нче бала:
Тылсымлы шигырьләреңне
Укыйбыз кабат-кабат.
Балачак хыялларына
Бирәләр алар канат.
3 нче бала:
Шүрәлеләр яшәгәнгә
Ышанмый кемнәр генә.
Су анасы әкият сөйли
Серле җәй төннәрендә.
4 нче бала:
Апрель җитсә, исемен
Җырына куша тургай.
Милләтемнең кояшы ул
Нурлы Габдулла Тукай!
Балалар башкаруында җыр “Тукай” (Гөлназ Гарифзянова сүзләре һәм көе)
Алып баручы:
- Әйе, сөекле шагыйребезне яратабыз, зурлыйбыз, беркайчан да истән чыгармыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә ойрәнәбез.
Алып баручы:
-Балалар, мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез җавабын әзләгез:
Нәкь кеше төсле үзе
Ә шулай да шаккатыра:
-Былтыр кысты,–дип кычкыра
Туганнарын чакыра.
-Кем икән ул?
Балалар җавабы:
- Шүрәле.
Алып баручы:
- Бик дөрес, эйдәгез чакырыйк әле үзен.
“Шүрәле” балетыннан музыка яңгырый. Залга Шүрәле кepә.
Шүрәле бии, эзләнә, як-ягына карана.
Шүрәле:
Бигрәк озын кулларым
Күзләрем йөреп тора
Килеш-килбәтемне кургәч
Көләсе килеп тора.
Мин Шурәле, Шурәле
Чакыргач килдем әле
Көлдереп алыйм әле.
Шурәле балалар алдында бармакларын тырпайтып йөри.
“Пар ат” көе. Ат туктаган тавыш. Биленә балта кыстырган. Былтыр кepә, туктап кала, аннары балта белән агач чабарга тотына. Шүрәле аның янына килә.
Шүрәле:
- Әй, матур егет, әйдә кети-кети уйныйбыз. Син ни атлы?
Былтыр:
-Мин – Былтыр. Ә син кем?
Шүрәле:
- Мин – Шүрәле. Әйдә, кети-кети уйныйбыз.
Былтыр:
- Я, ярый, уйнарбыз. Син башта мине тыңла. Әнә бер бүрәнә ята. Башында ярыгы бар. Син бармагыңны шунда тык, и урман сарыгы.
Шүрәле кушканны үти. Былтыр бүрәнәдән чөйне балта белән кагып чыгара һәм залдан чыгып китә.
Шүрәле(елаган тавыш белән):
- Кысты, кысты, бармагымны Былтыр кысты. Килегез, ярдәм итегез!
Алып баручы:
-Балалар, бигрәк кызганыч бит, Шүрәле, әллә аңа ярдәм итәбезме?
Балалар Шүрәлене уртага алып киләләр
Алып баручы:
Ачуланган, турсайган
Шүрәлене күр әле.
Онытырга вакыт инде
Былтырга үпкәләрне.
Әй, Шүрәле, Шүрәле,
Безнең яңа кил әле.
Син яхшы бит,
Син әйбәт бит,
Бергәләп җырлыйк әле.
Балалар башкаруында “Шүрәле” – җырлы–биюле уен
Шүрәле:
-Балалар, мин сезгә бик рәхмәтле,
Һәрчак шулай Шүрәлегә
Булыгыз мәрхәмәтле.
Әйдәгез әле бергәләп тагын бер уен уйнап алыйк.
“Кулъяулыгым яшел” уены уйнала, уен тәмамлангач балалар урыннарына утыралар.
Залга Су анасы керә
Алып баручы:
- Карагыз әле, балалар, безгә Су анасы килэ. Исәнме, Су анасы, уйныйк бергәләп.
Су анасы.
- Юк! Юк! Чэчлэремне тарарга тарагымны эзлисем бар. Таралмаган чэчлэр белэн ничек Тукай бэйрэменэ барыйм?
Алып баручы:
- Син Бэйрэмгә килдең бит инде !?
Су анасы.
- Шулай мени? Исәнмесез, балалар! Г. Тукай дөньяда бары тик егерме җиде ел гына яшәгән, бары сигез ел гына иҗат иткән. Шулай булса да, ул зур рухи байлык калдырган. Сез Тукайның иҗатын беләсез микән? Тикшереп карыйсым килә. Экрандагы рәсемнәргә карап, шигырләрнең исемнәрен искә төшереп китик. Бу рәсем нинди шигырдән?
Балалар җавабы:
-“Бала белән күбәләк”
Залга кубэлэк (кубэлэк булып киенгэн кыз бала) "очып" керэ. Аның артыннан бала куренэ һэм кубэлэкне куа. Бала аны куып тота.
“Бала белән Күбәләк” шигыре башкарыла.
Бала:
Әйт эле, күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр күп очып,
Армыйсың син ничек?
Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?
Күбәләк:
Мин торам кырларда,
Больнда, урманда,
Уйныймын, очамын,
Якты көн булганда.
Иркәли hэм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.
Тик гомрем бик кыска:
Бары Бер көн генә,-
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа!
Су анасы:
- Балалар, игътибар белән алдагы рәсемгә карагыз әле, бу рәсемне күргәч,кайсы шигырь күз алдыгызга килеп баса?
Балалар җавабы:
- “Гали белән Кәҗә”
Экранда бер-бер атлы рәсемнәр чыга.Балалар рәсемгә карап әсәрнен исемен атыйлар
(“Сарык белән Кәҗә”, “Эш беткәч уйнарга ярый”)
Су анасы:
- Балалар, бу әсәрләр нәрсәгә өйрәтә?
Балалар җавабы:
- Хезмәтне яратырга, алдашмаска, белемле, көчле булырга өйрәтәләр.
Алып баручы:
- Су анасы, Шүрәле, ял итеп алыйк әле. Музыка уен кораллары белән уен.
Су анасы:
- Балалар, минем Г.Тукайның шигырләрен ишетәсем килә?
Алып баручы:
-Рәхим итеп тыңлагыз, Су анасы, Шүрәле.
Балалар башкаруында Габдулла Тукайның шигырләре янгырый.
Су анасы.
-Рәхмәт, балалар, шундый матур итеп шигырьләр сөйләдегез.
Алып баручы
-Су анасы, Шүрәле, безнең балалар сезнең өчен бик матур бию әзерләделәр.
Татар халык биюе
Шүрәле:
-Рәхмәт балалар, сезнең белән кызык!!!
Су анасы:
- Сезнең белән күңелле!!! Без бүген бу бәйрәмдә рәхәтләнеп ял иттек. Әмма безгә китергә вакыт җитте. Сау булыгыз!!!
Урман ияләре чыгып китәләр
1 нче бала:
Дөньяда иң матур ил
Ул минем туган илем.
Дөньяда иң матур тел
Ул минем туган телем!
2 нче бала:
Иң изге хисләремне мин
Туган телдә аңлатам.
Шуңа курә туган телне
Хөрмәтлим мин, яратам.
“Туган тел” җыры башкарыла (Г.Тукай сүзләре, халык көе)
Алып баручы:
-Балалар, сез бүген бик матур итеп җырладыгыз, биедегез, шигырьләр сөйләдегез, Сез Тукайның әсәрләрен бик яхшы беләсез икән. Димәк, сез – яшь Тукайчылар. Киләчәктә газиз Тукаебыз теленә тугрылыклы булып Туган илебезнең сөекле уллары һәм кызлары булып үсегез! Сау булыгыз, балалар. Рәхмәт сезгә. Бәйрәм иртәбез шуның белән тәмам.
Г.Тукай иҗатына багышланган квест сценарие
“Тукай безнең күңелләрдә”
(мәктәпкә әзерлек төркеме өчен).
Максат: балаларны татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның тормышы hәм иҗаты белән таныштыруны дәвам иттерү, белемнәрен киңәйтү.
Бурычлар:
1) балаларның уйлау, фикерләү, тыңлый һəм аңлый белү сəлəтен, эчтəлеге буенча сорауларга тулы җавап бирə белү күнекмəлəрен үстерү, күзаллау сәләтләрен камилләштерү;
2) балаларда шатлык хисләре уяту, сөйләм теленең сәнгатьлелеген үстерү;
3) шагыйрнең иҗаты аша туган телгә кызыксыну hәм мәхәббәт тәрбияләү.
Зал бизәлеше: үзәк стенада Г.Тукайнын портреты, залда урман күренеше.
Реквизитлар: урман күренешен сурəтлəү өчен агачлар, балта, күбəлəк өчен канатлар, музыка уен кораллары, проектор, экран, ноутбук.
Персонажлар: Су Анасы, Шүрәле, Былтыр.
Алып баручы:
- Исәнмесез, кадерле балалар, килгән кунаклар. Зәңгәр күк йөзендә язгы кояш нурларын балкытып, табигатьне җылытып туган якларыбызга апрель ае килде. Нәкъ мeнә шушы айда безнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукай дөньяга килгән. Без буген аны искә алырга,аның иҗаты белән якыннанрак танышырга – әкиятләре,шигырьләрен искә төшерергә җыелдык. Безнең бүгенге очрашу квест рәвешендә булачак.Бәйге барышында без сезнең белән сорауларга җавап табарга тиеш булабыз. Бүгенге ярышта 3 төркем балалары катнаша:10,11,12нче төркемнәр.Уен барышында сезгә конверт бирелә. Алар эчендә рәсем өлешләре булачак.Квест тәмамланганда шулардан тулы рәсем килеп чыгарга тиеш. Сезгә уңышлар телим,балалар.Башлыйбызмы уенны? Хәерле сәгатьтә!
l нче бала:
Илдә кояш, җирдә кояш
Тукай көне канат җәйгән.
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген
Тукай көне – безнең бәйрәм!
Апрель җитсә, исемен
Җырына куша тургай.
Милләтемнең кояшы ул
Нурлы Габдулла Тукай!
Алып баручы: Балалар, кем әйтә алыр икән Г.Тукай нинди числода туган?
Балалар: 26 нчы апрель.
Алып баручы: Әйе,дөрес.Г.Тукай туган авылның исемен кем әйтер икән,балалар?
Балалар: Кушлавыч
Диләрә Ядикаровна башкаруында җыр “Туган авыл” (Г.Тукай сүзләре,А.Монасыйпов көе)
Алып баручы:
- Әйе, сөекле шагыйребезне яратабыз, зурлыйбыз, беркайчан да истән чыгармыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез.
Алып баручы:
-Балалар, мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез җавабын әзләгез:
Нәкь кеше төсле үзе
Ә шулай да шаккатыра:
-Былтыр кысты,–дип кычкыра
Туганнарын чакыра.
-Кем икән ул?
Балалар җавабы:
- Шүрәле.
Алып баручы:
- Бик дөрес, әйдәгез бер өзек карап китик әле.
”Шүрәле” балетыннан бер күренеш.Өзек тәмамлангач, залга Шүрәле кepә. Шүрәле бии, эзләнә, як-ягына карана.
Шүрәле:
Бигрәк озын кулларым
Күзләрем йөреп тора
Килеш-килбәтемне кургәч
Көләсе килеп тора.
Мин Шүрәле, Шүрәле
Чакыргач килдем әле
Көлдереп алыйм әле.
Шүрәле балалар алдында бармакларын тырпайтып йөри.
Шүрәле: Я,әйтегез әле,мин кайсы әкият герое? Кем язган ул әкиятне? Тагын кемнәр катнаша ул әкияттә? Минем бармагымны кем кысты?
“Пар ат” көе. Ат туктаган тавыш. Биленә балта кыстырган. Былтыр кepә, туктап кала, аннары балта белән агач чабарга тотына. Шүрәле аның янына килә.
Шүрәле:
- Әй, матур егет, әйдә кети-кети уйныйбыз. Син ни атлы?
Былтыр:
-Мин – Былтыр. Ә син кем?
Шүрәле:
- Мин – Шүрәле. Әйдә, кети-кети уйныйбыз.
Былтыр:
- Я, ярый, уйнарбыз. Син башта мине тыңла. Әнә бер бүрәнә ята. Башында ярыгы бар. Син бармагыңны шунда тык, и урман сарыгы.
Шүрәле кушканны үти. Былтыр бүрәнәдән чөйне балта белән кагып чыгара һәм залдан чыгып китә.
Шүрәле(елаган тавыш белән):
- Кысты, кысты, бармагымны Былтыр кысты. Килегез, ярдәм итегез!
Алып баручы:
-Балалар, бигрәк кызганыч бит, Шүрәле, әллә аңа ярдәм итәбезме?
Балалар Шүрәлене уртага алып киләләр
“Шүрәле”җырлы – биюен башкару.
Алып баручы:
Ачуланган, турсайган
Шүрәлене күр әле.
Онытырга вакыт инде
Былтырга үпкәләрне.
Әй, Шүрәле, Шүрәле,
Безнең яңа кил әле.
Син яхшы бит,
Син әйбәт бит,
Бергәләп уйныйк әле.
Шүрәле:
-Балалар, мин сезгә бик рәхмәтле,
Һәрчак шулай Шүрәлегә
Булыгыз мәрхәмәтле.
Әйдәгез уйныйк әле.
Урындык белән уен.Һәр төркемнән икешәр бала чыга.Уен тәмамлангач балалар урыннарына утыралар.
Су тавышы. Залга Су анасы керә
Алып баручы:
- Карагыз әле, балалар, безгә Су анасы килә. Исәнме, Су анасы, уйныйк бергәләп.
Су анасы.
- Юк! Юк! Чәчләремне тарарга тарагымны эзлисем бар. Таралмаган чәчләр белән ничек Тукай бәйрәменә барыйм?
Алып баручы:
- Син бәйрәмгә килдең бит инде !
Су анасы.
- Шулай мени? Исәнмесез, балалар! Г. Тукай дөньяда бары тик егерме җиде ел гына яшәгән, бары сигез ел гына иҗат иткән. Шулай булса да, ул зур рухи байлык калдырган. Сез Тукайның иҗатын беләсез микән? Тикшереп карыйсым килә. Экрандагы рәсемнәргә карап, шигырьләрнең исемнәрен искә төшереп китик. Бу рәсем нинди шигырьдән?
Балалар җавабы:
-“Бала белән күбәләк”
Залга күбәләк (күбәләк булып киенгән кыз бала) "очып" керә. Аның артыннан бала күренә һәм күбәләкне куа. Бала аны куып тота.
Хәзер Сәйдә безгә “Бала белән Күбәләк” шигыре башкара.
Су анасы:
- Балалар, игътибар белән алдагы рәсемгә карагыз эле, бу рәсемне күргәч,кайсы шигыр күз алдыгызга килеп баса?
Балалар җавабы:
- “Гали белән Кәҗә”
Экранда бер-бер атлы рәсемнәр чыга.Балалар рәсемгә карап әсәрнен исемен атыйлар
(“Сарык белән Кәҗә”, “Эш беткәч уйнарга ярый”)
Су анасы:
- Балалар, бу әсәрләр нәрсәгә өйрәтә?
Балалар җавабы:
- Хезмәтне яратырга, алдашмаска, белемле, көчле булырга өйрәтәләр.
Алып баручы:
- Су анасы, Шүрәле, ял итеп алыйк әле. Музыка уен кораллары белән уен.
Су анасы:
- Балалар, минем Г.Тукайның шигырьләрен ишетәсем килә?
Алып баручы:
-Рәхим итеп тыңлагыз, Су анасы, Шүрәле.
Балалар башкаруында Габдулла Тукайның шигырьләре янгырый.
Су анасы.
-Рәхмәт, балалар, шундый матур итеп шигырьләр сөйләдегез.
Алып баручы
-Су анасы, Шүрәле, безнең балалар сезнең өчен хәрефләрдән сүзләр җыярлар.
Һәр төркемнән 1 бала чыгып.бирелгән хәрефләрдән Г.Тукай әкияте герое исемен язар. Су анасы,Шүрәле,Былтыр сүзләре.
“Туган тел” җыры башкарыла (Г.Тукай сүзләре, халык көе)
Шүрәле:
-Рәхмәт балалар, сезнең белән кызык!!!
Су анасы:
- Сезнең белән күңелле!!! Без бүген бу бәйрәмдә рәхәтләнеп ял иттек. Әмма безгә китергә вакыт җитте. Сау булыгыз!!!
Урман ияләре чыгып китәләр
Алып баручы:
-Балалар, сез бүген бик матур итеп җырладыгыз, биедегез, шигырьләр сөйләдегез, Сез Тукайның әсәрләрен бик яхшы беләсез икән. Димәк, сез – яшь Тукайчылар. Киләчәктә газиз Тукаебыз теленә тугрылыклы булып Туган илебезнең сөекле уллары һәм кызлары булып үсегез! Рәхмәт сезгә.Сау булыгыз, балалар.
"Кызыклы шәкерт"
Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың берлә тор;
Аума, аума! туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!
"Гали белән кәҗә"
Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән,
Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән.
Гали аны чирәм белән кунак итә,
Кәҗә рәхмәт укый — сакалын селкетә.
"Карлыгач"
Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын
Оя итте минем сөйгән Карлыгачым.
Ул көн буе аузы берлән балчык ташый,
Балчык берлән матур итеп оя ясый.
"Бала белән күбәләк"
Бала:
Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр куп очып
Армыйсың син ничек?
"Бишек җыруы"
Әлли-бәлли итәр бу,
Мәдрәсәгә китәр бу;
Тыршып сабак укыгач,
Галим булып җитәр бу.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Без Тукай оныклары"
Балаларны Г. Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру эшен дәвам итʏ, аның кʏпкырлы иҗатына мәхәббәт тәрбияләү....
Без - Тукай оныклары.
отрытие мини - музея Габдуллы Тукая....
Открытое мероприятие"Без Тукай оныклары"
Проводился художественно - познавательный вечер ко дню рожденияГ.Тукая "Без Тукай оныклары"...
Проектная работа "Без - Тукай оныклары"
Проектная работа с воспитанниками младшей группы и их родителями ко дня рождения Г. Тукая...
Презентация "Без - Тукай оныклары"
Презентация по проекту "Без - Тукай оныклары" ко дня рождения Г. Тукая...
Без Тукай оныклары.
Праздник -развлечение для детей дошкольного возраста, посвященное творчеству Г. Тукая....
«Без Тукай оныклары»
Уртанчылар төркемендә Габдулла Тукайның 131 еллыгына багышланган бәйрәм кичәсе...