Открытое мероприятие"Без Тукай оныклары"
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Габдрахманова Илзира Илгизовна

Проводился художественно - познавательный вечер ко дню  рожденияГ.Тукая "Без Тукай оныклары"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bez_tukay_onyklary_-stsenariysadik.docx29.19 КБ

Предварительный просмотр:

                                                  Без Тукай оныклары.

А.б. Хәерле көн , кадерле балалар, хөрмәтле килгән кунаклар! Апрель ае-безгә яраткан татар язучыбыз Габдулла Тукайны бүләк иткән ай  буларак күңелебездә саклана.

      Тукай иҗаты җиһанга ямь, яктылык чыганагы, яшәү көче бөркеп, җирне, күңелләрне җылытып торучы мәңгелек кояш кебек үзенә күрә илаһи көчкә ия. Аның шигырьләре моңлы бер җыр кебек, гасырлардан гасырларга күчеп, күңел кылларын тибрәндерә, еларга да, көләргә дә , уйланырга да мәҗбүр итә.

     Тукай- безнең юлдашыбыз! Балалар, ә сез аның нинди әкиятләрен беләсез соң? Әйе,  дөрес, аның Шүрәлесе, Су анасы, Кәҗә белән Сарыгы һәм башка геройлары безне буыннан-буынга озатып килә. “Туган теле” ана телебезгә хөрмәтебезне үстерсә, “ Туган авыл”ы газиз туган җиребезгә мәхәббәтебезне көчәйтә. Үзебезнең татар телендә, Тукай телендә Әссәламегаләйкем диеп, бәйрәмебезне башлыйбыз!  (Балалар чыгып басалар.)

ДАНИЛ

Таң ата да, кояш чыга,

Кояшны сәламли көн.

-Саумы, кояш, сүнмәс учак!

Әссәламегаләйкем!

ЭВЕЛИНА

Ачыйк бәхет ишекләрен,

Бәхетле булсын һәркем.

Әй кардәшләр, милләттәшләр,

Әссәламегаләйкем!

АДЕЛЬ

Тел ачкычы иман биргән

Сөекле туган телем!

Үзебезчә сиңа сәлам,

Әссәламегаләйкем!

ТИМУР

Таң ата да, кояш чыга,

Кояшлы бездә һәр көн.

Кояш белән сәлам юллыйм,

Әссәламегаләйкем!

ЭНҖЕ

Әй, игенче, күкрәп үссен

Кырларда синең иген.

Икмәк тотып сәлам юллыйм,

Әссәламегаләйкем!

Балалар барсы да коридорда басып торалар .Менә без дә бүген яраткан шагыйребезне искә алып, “Без- Тукай оныклары” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәгә җыелдык. Бүгенге кичәбезне мин Габдулла Тукайның “Туган авыл” шигыренә ияреп иҗат иттем. Рәхим итеп карагыз!

Тау астына салынгандыр безнең авыл,

Бер елга бар, якын безнең авылга ул.

Ул елгада элек заман йөзгән диләр,

Зур балыклар, матур кошлар һәм аккошлар.

Тирәләре куе камыш булган, диләр.

Биек-биек таллар үскән икән, диләр.

Болынында кызарышып тулып-тулып,

Кура җиләк һәм җир җиләк пешкән, диләр.

Чыр- чу килеп матур, гүзәл яшь балалар

Шул елгада су кергәннәр, коенганнар.

Ә кичләрен исә килеп су буена

Ярышканнар  һәм дә уен уйнаганнар.

Җырлы – бию - “Эх, зилем, зиләйле”.( Балалар тотынышып , бер-бер артлы чыгалар).4-диск, № 9.

АЙНУР

Әйдәгез әле, бергәләп, “Йөзек салыш”лы уенын уйныйбыз!

  1. Бурнышев Адель, Бурнышев  Данил шигырь “Кызыклы шәкерт”.

      АДЕЛЬ :

  • Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың белән тор;

 Аума, аума! Туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

ДАНИЛ:

  • Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;

Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;

Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

     АДЕЛЬ:

  • Ах,юләр маэмай! Тырыш яшьләй,- зурайгач җайсыз ул;

Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул!

  1. Фаррахов Ислам шигырь “ Гали белән кәҗә”.

Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән,

Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән.

Гали аны чирәм белән кунак итә,

Кәҗә рәхмәт укый, сакалын селкетә.

Рольләрдә катнаштылар: Гали- Мусин Тимур, кәҗә- Фархушин Айнур.

  1. Ибатуллина Эвелина җыр: “ Бииләр итек-читекләр”.диск “Биилэр итек, читеклэр”, №1.

  1. Шарипова Энҗе шигырь : Габдулла Тукай шигыре  “Безнең гаилә”

Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи-

Безнең өйдә без җидәү: безнең песи- җиденчесе.

Бергә ашый, чәй эчә, безнең белән бергә йоклый ул,

Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.

  1. Мусин Тимур шигырь: “Карлыгач”

Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын

Оя итте минем сөйгән карлыгачым.

Ул көн буе авызы белән балчык ташый,

Балчык белән матур итеп оя ясый.

Күп эшләде иренмичә; бара-бара

Чыгарды ул матур-матур балалар да.

Ачыксалар карлыгачның балалары,

Чебен-черки тотып кайта аналары.

 А.б.

Нинди  матур безнең су буйлары,

 Куе таллар үсә, җиләк пешә.

Ә берсеннән-берсе матур кызлар

Пар чиләкләр асып суга төшә.

( Кызлар башкаруында бию “Пар чиләкләр”-“ Талы-талы” көенә)

Җыр .

  1. Парлы-парлы чиләкләр,

Ә  чиләктә җиләкләр.

Су буйларына барам,

Чиләк тутырып су алам.

Кушымта:

Җиләк, җиләк,

Җиләк кызарып пешкән.

Матур кызлар чиләгенә

Җиләк өзелеп төшкән.

  1. Су буйлары бигрәк ямьле

Алсуланып таң аткач.

Зәңгәр күктә ай калыккач

Сайрый моңлы сандугач.

Кушымта шул ук.

А.б.

Ә төннәрен исә тулган айның яктысында

Су анасы чыга икән су өстенә.

Су астындагы алтын тәңкәләрдән тегеп

Күлмәк кигән булган икән ул өстенә.

(Бии, бии Су анасы чыга)

Су анасы күбәләкләр телен белгән икән,

Алар белән таң атканда җырлый икән.

“Бала белән күбәләк” җыр .

Су анасы:

Әйт, әле, күбәләк,

Сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр күп очып,

Армыйсың син ничек?

Күбәләк:

Мин торам кырларда,

Болында, урманда;

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.

Су анасы:

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табалмасың ризык?

Күбәләк:

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомерем бик кыска:

Бары бер көн генә,-

Бул яхшы рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа!

А.б. Һәр көн шулай су буйлары гөрләп торган.

Су анасы читтән генә карап торган.

Кызлар белән дуслашасы килгән аның.

Дуслары булмаган шул Су ананың.

Бик моңаеп утырган ул төнлә белән,

Чәчләрен дә тарамаган тарак белән.

Зәңгәр күккә алтын кояш күтәрелгән,

Коенырга су буена Таһир килгән.

“Су анасы” әкиятеннән өзек. Су анасы чыгып утыра,чәчен тарый.

Җәй көне. Эссе һавада мин суда койна, йөзәм;

Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.

Шул рәвешчә бер сәгать ярым уйнагач,

Инде шаять бер сәгатьсез тирләмәм дип уйлагач,

Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз киендем өс башым,

Куркам үзем әллә нидән, юк янымда юлдашым.

Бервакыт китәм дигәндә, төште күзем басмага;

Карасам: Бер куркыныч хатын утырган басмада.

Көнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак;

Шул тарак берлән утыра тузгыган сачен тарап.

Тын да алмыйча торам, куркып кына, тешне кысып,

Шунда яр буендагы куе агачларга посып.

Сачләрен үргәч тарап, сикерде төште суга ул;

Чумды да китте, тәмам юк булды күздән ул.

Инде мин әкрен генә килдем дә кердем басмага,

Җен оныткан ахыры, - калган тарагы басмада.

Як-ягымда һич кеше юклыгын белдем дә мин,

Чаптым авылга таракны тиз генә элдем дә мин.

Күрмимен алны вә артны , и чабам мин, и чабам;

Ашыгам, тирлим, пешәм һм кып-кызу уттай янам.

Бер заманны әйләнеп баккан идем артка таба,-

Аһ, харап эш, су анасы да минем арттан чаба.

Кычкырадыр: “ Качма! Качма! Тукта! Тукта, и карак!

Ник аласың син аны,- ул бит минем алтын тарак!”

Мин качамын – ул куадыр, ул куадыр – мин качам;

Шулкадәрле кыр тыныч, һичбер кеше юк ичмасам.

Шул рәвешчә чабышып җиттек авылга бервакыт,

Су анасын куарга күтәрелде барча эт!

Вау да вау да! Һау да, һау! Бертуктамый этләр өрә;

Су анасы куркып этләрдән кирегә йөгерә...

Бу этләрдән Су анасы бик курыккан.

Бик моңаеп кына басмасында ул утырган.

Бервакытны курай тавышын ул ишеткән,

Шүрәле дус карурманнан килә икән.

Курай тавышы астында Шүрәле булып киенгән бала керә.

  • Исән –саумы, Су анасы, ничек хәлләр?

Күзләреңнән тама синең нигә яшьләр?

  • Бер малай алып китте бүген тарагымны,

Ничек кенә табыйм икән инде аны?

  • Син борчылма, Су анасы, булышырмын,

Ул малайга каршы хәйлә корышырмын.

Су анасы белән Шүрәле чыгып китәләр.

А. Б. Чыккан кояш, су буйларын нурга күмгән,

Һәм уйнарга дип балалар да монда килгән.

Уйнарга дип, су буена Таһир килгән.

Ә кулында аның алтын тарак икән.

Мактанган ул тарак белән балаларга,

Һәм сөйләгән урлаганын ул аларга.

ТАҺИР:

Мин бер көнне су керергә диеп килдем,

Йөздем рәхәтләнеп суда, балык сөздем.

Һәм кайтырга диеп кенә киенгәндә

Бу басмада ялтырап торган тарак күрдем.

Алдым инде, бигрәк матур ялтырый бит.

Һәм янында хуҗасы да юк иде бит.

Су анасы тарагы бу- серле тарак,

Гади генә тарак түгел- алтын тарак!

ТИМУР:

Эх, син, Таһир, ярый мени инде шулай,

Әйбер урлаучы син- карак малай.

АЗАЛИЯ:

Уйнамыйбыз синең белән бүгеннән без,

Ялгызыңа булыр сиңа бик күңелсез.

А.б. Бик күңелле уен алар уйнаганнар,

Ә Таһирны яннарына алмаганнар.

Татар халык уены “Чума үрдәк, чума каз”

Басып торган Таһир читтә моңсу гына.

Су анасы һәм Шүрәле килгән яннарына.

ШҮРӘЛЕ:

Исәнмесез, матур кызлар һәм малайлар!

Курыкмагыз, тимим сезгә, балакайлар.

Алтын тарак кирәк иде безгә,

Кайтарсагыз  рәхмәт әйтер идек сезгә.  

Шүрәле һәм Су анасы янына Таһир килә.

ТАҺИР:

  • Су анасы һәм Шүрәле ялгыштым мин,

Сорамыйча алтын тарак урладым мин.

Кичер инде, Су анасы, зинһар мине.

Тапшырамын тарагыңны сиңа кире.

СУ АНАСЫ:

Гаебеңне таныгансың, сиңа рәхмәт!

Сорамыйча әйбер алу, начар гадәт.

ШҮРӘЛЕ:

Бүләк итәм сиңа Таһир, бу курайны,

Югалтмыйча гына сакла инде аны.

Уен .

А.б. Кич җиткәнче уйнаганнар алар бергә,

Таралганнар зәңгәр ай күтәрелгәч күккә.

Су анасы төшеп яткан су астына,

Ә Шүрәле кайтып киткән урманына.

Тау астына салынгандыр безнең авыл.

Бер елга бар, якын безнең  авылга ул.

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән.

Кадерле балалар, килгән кунаклар. Бу кичәбезне татар халкыбызның гимнына әйләнгән “Туган тел” җыры белән тәмамламасак дөрес булмас иде, минемчә.

“Туган тел”

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөьяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,

Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Без Тукай оныклары"

Балаларны Г. Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру эшен дәвам итʏ, аның кʏпкырлы иҗатына мәхәббәт тәрбияләү....

Без - Тукай оныклары.

отрытие  мини - музея  Габдуллы  Тукая....

Проектная работа "Без - Тукай оныклары"

Проектная работа с воспитанниками младшей группы и их родителями ко дня рождения Г. Тукая...

Презентация "Без - Тукай оныклары"

Презентация по проекту "Без - Тукай оныклары"  ко дня рождения Г. Тукая...

Без Тукай оныклары.

Праздник -развлечение для детей дошкольного возраста, посвященное творчеству Г. Тукая....

«Без Тукай оныклары»

Уртанчылар төркемендә Габдулла Тукайның 131 еллыгына багышланган бәйрәм кичәсе...

Без Тукай оныклары

Сценарий праздника посвящённый творчеству Г. Тукая«Без – Тукай оныклары» Цель: Повышение эффективности работы по приобщению детей к творчеству Габдуллы Тукая.Задачи:1. Познакоми...